🕥 32-minute read
Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 17
Total number of words is 4221
Total number of unique words is 1960
37.7 of words are in the 2000 most common words
54.2 of words are in the 5000 most common words
62.3 of words are in the 8000 most common words
Менә ул ашын эчеп бетерде, тәлинкәсенең читләрен ялап куйды, җиңе белән авыз читләрен сөртте, аннары гына, бәхет кошы тоткан кеше кебек, йөзендәге бөтен җыерчыклары белән елмаеп җибәрде. Шундук ике як кесәсеннән ике шешә аракы тартып чыгарды.
— Булды, егетләр! Мөштәри — безнеке! Базар минеке булды. Менә савыт-сабага да калды әле…
— Чынмы, Чүлмәк?
— Неужели?
— Круто!
Һәрвакыттагыча артыгын сөйләшми торган Бөке тыныч кына әйтеп куйды:
— Кеше эшне түгел, эш кешене таба…
Барсы да дәррәү шул якка борылдылар. Күлмәк җиңенә ямау салып утырган Бөке бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләде соң? Нәрсә әйтергә теләсә дә барыбер түгелмени? Иң мөһиме, аларның эшләре бар! Бүген аларга бәхет елмайды! Ә бәхет, мәгълүм булганча, өмет булып килә…
Шешәләрне дә бушатып алгач, йортка тәмам җан керде. Сало үзенең яшьлектәге мәхәббәт маҗараларын сөйли башлады. Люмин белән Кирпеч кәрт сугарга керештеләр, Бөке кичә җыйган шешәләрен юарга тотынды, Таһир балта, кораллар тутырылган иске шкафка барып ябышты. Ашаганнан соң алар шулай “ял итәләр”. Ашыгасы юк. Калдык-постык ризык белән корсакларын тутырып куялар да, аракы кабып, тәмәке суырып, иңке-миңке бер халәттә яшәп алалар…
Һәрвакыттагыча бүген дә аларны Бөкенең акыллы, әмма бик үк аңлашылып бетми торган сүзе сискәндереп, айнытып җибәрде.
— Дөньяның гына түгел, һәр кешенең дә кыйбласы була. Кузгалыйк…
Кем “бисмилла”сын укып, кем “урам теле” белән теләкләрен теләп, дәррәү юлга кузгалдылар. Таһирның күп мәртәбәләр уйланганы бар: шушы сәләмә, иләмсез, бәхетсез кешеләр дә үз иманнарын югалтмыйча яшәргә тырышалар бит. Паспортлары юк, әмма күңелләре сау. Үзенчә ярата да аларны Таһир. Кешелекле, ярдәмчел булганнары өчен үз итә. Кеше булу өчен кеше булу гына җитми, әлбәттә. Ләкин кеше булу өчен иң элек кеше булу кирәк. Бөтен башка сыйфатлары булып та кешелеген, иманын саткан җаннар күпме йөри бу гөнаһлы җир өстендә?!
Әнә алар — әзмәвердәй алты ир, алты татар — таушалган, тузанга, корымга буялып, майланып каткан йөзләренә җитди кыяфәт чыгарып, ниндидер бер мөһим җаваплылык тоеп, эшкә баралар. Алар эшне сагынганнар, җаваплылык тойгысын, өмет хисен сагынганнар. Тормышларының кайсыдыр бер борылышында вакыт арбасыннан төшеп калган бу адәми затлар, Хода бәндәләре, кайсыдыр бер мизгелдә йомшаклык күрсәткәннәр, сынатканнар, рухларын какшатканнар, тормышның иң караңгы почмагына тәгәрәгәннәр. Ләкин кешелек сыйфатларын югалтмаганнар!
Андыйлар да бар бомжлар арасында. Ләкин алар — ялгыз “бүреләр”. Яисә “төлкеләр”, “куяннар”, “күселәр”… Әмма алар — ялгызлар! Читкә тибелгәннәр, каргалганнар! Ул бичлар хәленә төшәргә Ходай язмасын! Таһирның да, менә бу кешеләрнең дә чүплектән ашаганы юк әле. Ачлык бугазларыннан алса, урлап ашадылар, әмма бервакытта да түбәнлеккә төшмәделәр…
Мөштәри урамына барганда, Таһир шулар хакында уйлады. Әнә ул йорт. Ике катлы бина. Тәрәзәләре дә урынында. Ишекләре генә каерып ташланган… Аның Зөһрәсе дә шушы тирәләрдә яшәде. Кайда, кайсы йортта яшәгәндер, Таһир төгәл генә хәтерләми инде. Әмма конверт тышына “Мөштәри урамы” дип акка кара белән язып куя иде.
Утыз хат язды ул Зөһрәсенә. Төгәл бер ай буе, көн саен бер хат язды. Аз да түгел, күп тә түгел — утыз хат! Кайда, нинди чүплектә, кайсы караңгы чоланда яисә чормада ята икән ул хатлар? Әллә учакта көл булып очтылармы? Юк, утка атмас аларны Зөһрә. Ул да ярата иде бит Таһирны… Их!.. Менә шушы йортларның кайсынадыр почтальон көн саен хат китергән… Зөһрә көн саен аларны йөгереп чыгып алган, укыган… Кайда икән ул хатлар, ә, кайда икән?
Шул вакыт янәшәдә барган Бөке, Таһирның уйларын укыган кебек, авыз эченнән генә мыгырданып әйтеп куйды:
— Бөтен нәрсә дә хакыйкатьтән килә һәм хакыйкатькә китә…
Таһирның йөрәге жу итеп алды, җаны бәрелә-сугыла әллә кая аска — күңеленең иң тирән чоңгылларына төшеп китте. Күңел йөзлегендә бер генә уй торып калды: “Ә бит дөрес әйтә! Бер нәрсә дә юктан бар булмый, бер нәрсә дә юкка чыкмый! Бу бит… Бу… өмет һәрвакыт бар дигән сүз! Хакыйкать өметнең яшәү рәвеше түгелмени?!”
Алты татардан торган “гаилә” язмышына төшкән йорт аларны бик моңсу каршы алды. Ә менә тәрәзәләре көлеп торалар! Үксез, бәхетсез кеше күңелендә калган өмет нурлары кебек!
Ишек төбендә туктап, бераз тын алдылар, тәмәке кабыздылар. Чүлмәк алдан кереп китте, Кирпеч йортның кирпеч стеналарын җентекләп карый башлады. Сало, куеныннан таушалып беткән блокнот чыгарып, нидер язарга кереште. Ул шулай һәр сүтелгән йорт хакында мәгълүмат туплап бара. Нәрсәгә кирәктер бу — беркем дә белми. Үзе дә белми, ахры. Бервакыт Таһир сораша башлаган иде, кулбашын гына сикертеп куйды. Люмин дә тик тормый, әнә өзгәләнеп беткән электр чыбыкларын күзли, койма тишекләренә ямау итеп салынган алюмин калайларны “өйрәнә”…
Ярты сәгать дигәндә ишектә кабат Чүлмәк күренде. Авызы — колагында! Нидер тапкан бу, билләһи! Бу кадәр дә түбәсе күккә тимәс иде.
— Ник елмаясың? Алтын таптыңмы әллә? Йә, күрсәт…
— Менә нәрсә таптым мин, егетләр, — Чүлмәк түш кесәсеннән көмеш беләзек тартып чыгарды. — Ачуланмагыз, көмеш кенә булды. Мең сум акча сыгып чыгарырга була моннан. Менә бу китек урынын күрмәсәләр…
— Каяле, кая… — Таһир, нидер сизенеп, Чүлмәк янына килде. Аның кайдадыр күргәне бар бугай мондый беләзекне. Тик кайда, кайчан? Әй, булмас ла… Беткәнмени беләзек тагып йөрүче кызлар?! Беткәнмени мондый беләзекләр!
Чүлмәк чыгуга, өйгә каударланып, хәтта бәреп диярлек барып керделәр. Керделәр дә җан-фәрманга эшкә тотындылар. Кирпеч подвалга төшеп китте, Сало ишек-тәрәзәләрне сүтә башлады, Бөке калдык-постык йорт җиһазларын, табак-савытны, төрле җирдә чәчелеп яткан шешә-банкаларны барларга кереште. Люмин тимер-томыр җыярга тотынды. Чүлмәк кенә бер читтә теге табылдык беләзекне әйләндергәләп утыра. Менә ул аны түш кесәсенә ипләп кенә салып куйды да бүлмәләр буенча йөреп китте. Читтән карап торган кеше аны тиле бер бәндә дип уйлар иде, мөгаен. Уйларсың да шул. Әнә бит — бер-ике адым атлый да туктап тыңлап тора, бер-ике атлый да, туктап тыңлый… Нәрсә тыңлый ул? Алтын-көмеш чыңы ишетеләме аның колагына, әллә акча исен сизенәме ул? “Ниндидер мистика бу, чын түгелдер”,— дип уйлап куйды Таһир.
Таһир үзе дә бу вакытта бөтен өй эченә чәчелеп яткан кәгазь әйберләрне өйрәнә иде. Өйрәнә дию дөресрәк булыр, чөнки ул кулына алган һәр кәгазь кисәген җентекләп карый, тикшерә һәм үзенә тиешле өемгә куеп бара. Шулай итеп, газеталар өеме, журналлар, китаплар өеме, мәктәп тормышы белән бәйле язмалар, ниндидер өй документлары, иске страховкалар, рецептлар һәм… телефон кенәгәләре…
Соңгылары үзе бер өем. Укытучылар яшәгән булырга тиеш монда. Шулкадәр күп кәгазь укытучы өендә генә була. Әнә мәктәп белән бәйле язмалар да бихисап. Табигать, хайваннар, үсемлекләр хакында белешмәләр, рәсемнәр, схема-таблицалар… Биология укыткандыр бу йортның хуҗасы. Хатын-кыз затыннан булуы да бик мөмкин. Әнә ничек матур, тигез итеп яза ул. Әйбәт холыклы, итагатьле, игелекле булырга тиеш бу укытучы ханым. Язуы, почеркы буенча кешенең холкын, әхлагын, хәтта язмышын ачыкларга була, ди бит. Бу кеше бик ипле, җайлы һәм бәхетле кешедер. Димәк, укучылары да бәхетле булгандыр аның…
Зөһрә дә укытучы булырга укый иде. Ул да биология укытырга тиеш иде! Туры килүен әйт инде, ә! Юк, туры килеп бетми. Аның Зөһрәсе кияүгә чыкты, гаилә корды. Хәзер балалары да үсеп беткәндер…
Ә монда… Бала-чаганың эзе дә, әсәре дә юк. Хет бер бала рәсеме чыксын! Балалы йортта, бала искеләре белән бергә, бала рәсемнәре, альбомнар, төсле журналлар, тышы купкан, сызылып, ертылып, чәйнәлеп беткән китаплар чыга. Ә монда берни дә юк. Дәреслекләр, дневниклар, гербарийлар юк та юк инде. Барысы да ап-ачык: бу йортта, нәкъ менә шушы фатирда, япа-ялгыз биология укытучысы яшәгән.
Ник бер хат табылсын! Таһир хәтта аптырый башлады: хет бер хат кисәге яисә конверт калдыгы чыгарга тиеш бит инде! Әллә болар беркем белән дә хат алышмаганнармы? Аралашмаганнармы? Кешеләрдән, дөньядан ваз кичеп яшәгәннәрме? Дуслары, туганнары, сөйгәннәре юкмы аларның? Балалары юк та юк инде. Ләкин бит һәр кешенең ата-анасы, туган-тумачасы була! Кемнәр яшәгән монда? Нинди гаилә яшәгән?
Таһир үзе кәгазьләр актара, үзе эченнән генә кемнедер битәрли, хәтта аңа үпкәләмәкче була, шулай үзенең кеше булуын, дөресрәге, һаман да әле кеше булып калуын расларга тырыша. Хәтта… үзенең кызганыч һәм бәхетсез тормышын онытып, башкаларны яшәргә өйрәтмәкче була…
Бәй, хат язмыйча яшәү мөмкинме соң? Хат бит ул — җаннарның бер-берсе белән сөйләшүе, аралашуы, җырдагыча:
Минем сиңа язган хатларымны
Җаннар йөри канат иттереп…
Теге вакытта, Казаннан Түбән Камага кайтып төшкәч, Таһир да җан сызлавын җиңеләйтүнең бердәнбер чарасын тапты — Зөһрәгә хатлар яза башлады. Беренче хатын газаплы кичерешләр белән, күңелендәге хисләрнең ташып-түгелеп китүен чак-чак тыеп торып, әмма кешелеген, ир-егетлеген югалтмаска тырышып язды. Ул гүя Казанга үзенең җанын очырып җибәрде.
“Зөһрәм, кадерлем!
Бу хатым белән мин синең күңелеңне яуларга да, нәрсәгәдер ышандырырга да, үгетләргә дә, бәхетеңне чикләргә дә теләмим. Соң икәнен беләм. Тагын шуны беләм: мин шушы ай эчендә күп нәрсәгә төшенергә, бөтен үткәнемне, киләчәгемне, язмышымны моңлы-сагышлы йөрәгем аша үткәрергә тиеш. Бу хатлар күбрәк минем үзем өчен кирәк, ә син… Син сабыр гына тыңла. Ләкин көлмә дә, кызганма да… Кайчан да булса берәр вакыт, бәхетле минутларыңның берсендә, кинәт мине исеңә төшерерсең дә моңсу гына елмаеп куярсың. Мин шуңа да риза.
Мин сине табарга да өлгермичә югалттым. Тапмыйча гына югалткан да кадерле, газиз була икән! Мин кемне югалтканымны хәзер генә аңладым. Аңламадым да, аңларга тырышам гына. Бу югалту белән йөрәгемә гомерлек авырту алдым, борчу алдым, анысын төгәл беләм.
Гомер — ярату өчен бирелгән вакыт. Ә бит мин гомеремне яши генә башлаган идем. Яратуның ни икәнен дә ныклап белми калдым. Гашыйк булып, шул серле-илаһи хис шаукымында яшәгән гомер кисәгеннән башка бернәрсәм дә юк хәзер минем…”
Шулай башланып китә Таһирның беренче хаты. Аһлы-зарлы иде бу хат. Хәзер килеп ояла анда язганнары өчен. Һәм аңлый: ул вакытта ниндидер өмет булган әле, шушы хатымны укыр да, күңелемдә сызылып яткан хисләремне йөрәгенә алып, миңа булган мәхәббәтен яңартыр, кабат үзенә чакырыр, дип уйлаган.
Икенче, өченче, дүртенче хатларда да өмет, ышаныч булган әле. Аннары инде бу өмет, ышаныч сүнә-сүрелә башлаган, ниндидер бер билгесез, моңа кадәр кешелеккә таныш булмаган хис булып кына калган…
“Зөһрә, кадерлем! — дип язды ул бер хатында. — Мин сине бары тик бер мәртәбә күреп калдым, синең белән бер мәртәбә биеп калдым. Ләкин гомер буе синең белән яшәп аерылышкан кебек аерылыштым. Үз язмышыңа, үз бәхетеңә тигән кеше белән аерылышканда шулай буладыр ул. Яшәүнең мәгънәсе булса, син минем өчен шул яшәү мәгънәсе, сөйгән ярның минем өчен яратылганы, хәләл җанның язмышыма язганы идең…”
Тагын бер хат исендә. Анда инде күңеле утырган, хисләре тынычланган.
“Зөһрә, кадерлем!
Син миннән көн саен, хат саен ераклаша барасың. Син ераклашкан саен, язмышым да ерагая, тоныклана. Мин инде аны күрмим, тоймыйм… Шулай да яшәргә кирәк, бәхетле булам дип түгел, бәхетсез булмыйм дип яшәргә кирәк…”
4
Беренче каттагы кәгазьләрне, китап-журналларны җыеп бетереп, түр почмакка туплап-өеп куйганын гына көтеп торган кебек, Таһирны өске катка дәштеләр:
— Әй, Почта! Монда синең өчен хатлар бар! Гони сюда!
Кайчандыр Зөһрәсенә язган хатларны күңеленнән кабат кичереп утыручы Таһир бу хәбәргә сискәнеп китте, хәтта бер мәлгә каушап калды. Теге тавыш янә кабатланды:
— Дөмектеңме әллә, Почта? Тебе же говорят!
Бу юлы Таһирның зиһене тиз эшләде. Ул, җавап биреп тә тормастан, биек баскычларны бер-ике генә сикереп, өске катка атылып менде. Аның каршысында, пөхтә итеп бәйләнгән хатлар төргәге тотып, Чүлмәк басып тора иде.
— Мә, әзи, ал. Болар — синең өлеш…
— Хәзер карыйбыз, нинди хәзинә таптың икән бу юлы…
— Иң кыйммәтле хәзинәләрдән кыйммәтлерәктер шул бу хатлар. Кеше язмышлары бардыр монда, ей-богу! Әнә күпме душу мотали!
— Рәхмәт, Чүлмәк… Миңа бу шактыйга җитә әле. Рәхмәт…
— Да я знаю… И завидую…
Шунда нидер эшләп булашкан Бөке, гадәттәгечә, беркемгә дә аңлашылмаган телдә “бака боты” кыстырып куйды:
— Яр сөйгәннәр күп, җан сөйгәннәр аз…
Шуның белән сүз дә бетте. Чүлмәк чормага менеп китте, Таһир, кабат аска төшеп, бер буш бүлмәгә кереп “яшеренде”.
Шундук ябырылып укый башламады әле ул бу табылдык хатларны. Гадәтенчә, иң элек, уйларга бирелеп, хат ияләрен күз алдына китерергә тырышты.
Кеме бар икән соң бу биология укытучысының? Кеме булган? Булган да онытылганмы? Онытылмаса, бу хатлар чүп-чар эчендә ятмаслар иде…
Менә бит ул ничек! Кемдер кемгәдер үзенең иң матур, иң ихлас, иң газиз хисләрен багышлый, бу хисләрне бөртекләп түгә-түгә, күңелен, җанын ача, язмышын баглый, ә шул… “кемгәдер” бу “кемдер”не уена кертеп тә чыгармый… Ә бит иң бәхетле кеше — кеше хәтерендә калган кеше. Онытылган, һай онытылган бу хатларны язган кеше! Үзе бу хакта белсә, үзәкләре өзгәләнер иде мескенкәйнең…
Туктале-туктале… Нигә алай уйлый соң әле ул? Ә бәлки, бу хатларны язган бәндә өй хуҗасының тырнак очына да тормыйдыр? Юк, барыбер, кем генә язса да, хатнамәләрне кеше типкесенә калдырырга ярамый. Яндыр син аны, көл итеп галәмгә очыр, тик кеше йөри торган сукмакка ташлама!
Хат һәрвакыт ике канатлы бит ул. Хат язган кеше бар, хат алган кеше бар. Димәк, бу күңел елъязмасында шушы йортта гомер кичергән биология укытучысының да язмыш гаме бар. Ул да кайчандыр ике канатлы, бәхетле булгандыр?.. Шулай булып чыга. Шуңа күрә аның бу гамәлен берничек тә акларга ярамый…
Таһир, тынгысыз, борчулы уйларын төйнәп куеп, кулындагы төргәкне сүтәргә кереште. Вакыт кояшы астында уңа башлаган зәңгәр тасма идәнгә шуып төшеп китүгә, ничә еллар буе интегеп, кысылып яткан хатлар, канатларын җәеп, Таһирның алдын тутырып ташладылар. Иң өстә яткан, күп укылудан читләре, почмаклары таушалып беткән беренче конвертның язуы, укысаң-укымасаң да, үзе күзгә кереп тора иде: “Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 18 нче йорт, Фәйзуллина Зөһрәгә…”
Менә сиңа мә! Монда да Зөһрә исемле кеше яшәгән икән… Анысы да Фәйзуллина… Әллә? Юктыр… Таһирның Зөһрәсе әллә кайчан кияүдә бит, бүтән Таһирда тормышта…
Таһирның күңеленә, күңел ярларында гына туктап калмыйча, җанына ук серле дә, шомлы да, әмма үтә дә ымсындыргыч җылы дулкын йөгерде. Ул һич кичекмәстән хатларның каян килүен, аларның иясен ачыкларга тиеш иде. Шул… Шул? Шул! Шул таныш адрес: “Түбән Кама, Химиклар проспекты, 15 нче йорт, Сәлмәнов Таһирдан…”
Нәрсә бу? Нинди әкият? Нинди сихер, ырым?
Нинди әкият, ырым булсын?! Әнә бит аның язуы, аның кулы! Ничек башта ук искәрмәгән ул моны?.. Шулай да ниндидер сер бар монда, ниндидер шаукым бар… Әллә… Әллә язмыш аның үксез, ятим җаны белән тагын бер мәртәбә шаярырга уйлыймы? Сынарга яисә сындырырга телиме аны?
Ничек кенә булмасын, хакыйкатьтән чыгарма юк. Бөке шулай ди. Таһир да бу чынлыкны, бу хакыйкатьне нык күңел, олы йөрәк белән кабул итәргә тиеш.
Көтелмәгән хәлдән исәнгери башлаган зиһене, ниһаять, кабат үз урынына утырып, аны аек акыллы булырга, аһ-зардан өстен булырга чакырды…
Таһир, бу табылдык хатлар төргәге белән бергә кулына, кулына гына түгел, тормышына килеп кергән олы серне тизрәк ачыкларга теләгәндәй, дулкынланудан каушап-каударланып, алдында яткан беренче хатны ачып укый башлады.
“Зөһрә, кадерлем!
Бу хатым белән мин синең күңелеңне яуларга да, нәрсәгәдер ышандырырга да, үгетләргә дә, бәхетеңне чикләргә дә теләмим. Соң икәнен беләм. Тагын шуны беләм: мин шушы ай эчендә күп нәрсәгә төшенергә, бөтен үткәнемне, киләчәгемне, язмышымны моңлы-сагышлы йөрәгем аша үткәрергә тиеш…”
Ниһаять, Таһир ышанып бетте. Шулкадәр таныш иде аңа бу юллар. Ул кәгазьгә төшеп калган бу хис-тойгыларны үз күңелендә җиде ел буе түкми-чәчми саклап яшәде. Ә Зөһрә аларны ташлап калдырган… Бу хатлар аның күңелен кузгата алмады микәнни? Нишләп кузгатсын, ул бит тормышта, кешедә, бүтән дөньяда…
Таһир, күңелен талкыган сорауларга җавап эзләгәндәй, ашыга-кабалана кулына эләккән хатлардан күзгә керерлек, күзләр аша җанга төшәрлек сүзләр барлады: “Мин сине табарга да өлгермичә югалттым…” Менә тагын: “Гомер — ярату өчен бирелгән вакыт…”
Тукта! Нигә болай кабалана соң әле ул? Кем куа аны? Кая куа? Тормыш арбасы аның язмыш тукталышын күптән узып киткән инде. Утыр да рәхәтләнеп укы үзеңнең күңел догаларыңны, сөю догаларыңны…
Таһир шулай итте дә. Әмма ул бу юлы хатлардагы хисләр ташкынын күңеленә бик якын җибәрмәде, үзен чит-ят кеше хатларын укыгандагы кебек хис итәргә тырышты.
“Зөһрә, кадерлем!
Мин Сиңа тиңләр өчен сүзләр күп эзләдем. Хатымны “кадерлем” дип башласам да, бу сүз генә Сиңа булган ихлас мөнәсәбәтемне белдереп җиткерә алмый. “Сөйгәнем”, “сөйгән ярым” сүзләренә дә тормышның бөтен матурлыгы, күңелемнең бөтен төсмерләре сыеп бетмәгән әле. Тормыш бит сөюдән генә тормый, көю дә җитәрлек анда. “Җанкисәгем” сүзе дә ошап бетми. Чөнки Син җанымның бер кисәге генә түгел, Син шул җанымның үзе инде! “Алмам”, “җимешем” сүзләрендә төчелек, ясалмалылык бар. “Кошчыгым”, “сандугачым”, “былбылым” сүзләрен әйтергә куркам, кошка тиңләп әйтсәм, очарсың да китәрсең кебек… “Күбәләгем” димим, чөнки аның гомере бик кыска… “Чәчәгем”, “гөлем” дияр идем, үзем дә гөлләр яратам, ләкин аларның гомере дә бер җәйлек кенә шул…
Мин Сиңа “язмышым” дип дәшәм.
Минеке булсаң-булмасаң да, Син инде минем язмышымда, юк-юк, Син — минем Язмышым!”
“Зөһрә, кадерлем!
Сагыш та таң кебек икән — башы бар, ахыры юк. Тик аерма шунда — таң ата, көн туа, ә менә миндәге сагыш күбрәк шәфәкъны хәтерләтә, минем кояшым — кара, көнем — караңгы… Ләкин һәр караңгылык артында ниндидер яктылык була. Якты Кояш була. Кояшы булмаса, Ае була… Минем Кояшым сүнгән, Аем әле калыкмаган…”
“Зөһрә, кадерлем!
Мин үземне бәхетсез дигән булам. Ә мин барыбер бәхетле кеше. Ни өченме? Син мине онытмаячаксың, шулай бит? Онытма мине. Бәхетнең дә төрлесе була. Кеше хәтерендә калган кеше бәхетле түгелмени? Мине бәхетле итәсең килсә, онытма!..”
“Зөһрә, кадерлем!
Бүген шул хакта уйладым әле: нинди төстә иде соң Синең күзләрең? Күк төсендәме? Шомырт кебек карамы? Өрәңге яфрагы төсле көрәнме? Әллә тагын башка берәр төстәме? Белмим… Онытканмын… Ул вакытта мин күбрәк синең күңелеңә, җаныңа карап калырга тырыштым шул. Шуңа күрә дә күзләреңнең төсен хәтерләмим, ә менә ачык, нурлы, мөлаем, мәхәббәтле карашыңны мәңгегә ятлап калдым. Күзләреңдәге бу сихри балкышта дөньяның чагылышын тоеп калгандай булдым. Ә дөньяда бәхетле минутлар да, сагыш, аһ-зар да, өметле, хыялый минутлар да, күңел төшенкелектә яшәгән чаклар да җитәрлек…
Мин тагын… Синең күзләреңнең төсен оныттым дигән булам. Баксаң, алар тормыш төсендә, мәхәббәт төсендә булган икән…”
“Зөһрә, кадерлем!
Бүген күңелемдә бер якты хис тә юк. Шуңа күрә, үземне үртәп, синең бәхетле җаныңны үртәп, берни дә язмыйм. Күңел халәтемә туры килә торган бер шигырь күчерәм дә, шуннан барысын да аңларсың…
Күзләремә дөнья сыйган,
Күңелемдә — иман.
Тик шулай да синең күзгә
Карарга кыймам.
Көндез якты кояшым син,
Төннәрен — аем.
Сиңа багып, таңда торам,
Кичләрен байыйм…
Кояшка карап булмавын
Беләм, бик беләм.
Иман тәкъдирне чакыра,
Тын гына үләм…
Мең үлеп һәм мең терелеп
Яши йөрәгем.
Иманым белән сөюем —
Күңел терәгем!..”
“Зөһрә, кадерлем!
Соңгы вакытларда күңел, иман, илаһият хакында уйланам. Күк, оҗмах, тәмуг, Ходай Тәгалә ихтыяры, аның мәрхәмәте, Тәкъдир көче, Язмышның язганы хакында уйланырга кирәк икән ул. Бу арада мин дә уйларымны, зиһенемне, күңелемне тәртипкә китердем. Үз-үземә күп нәрсә ачыкларга өлгердем. Хәтта бер ныклы фикергә килдем: Үзе күктә яшәсә дә, Аллаһы Тәгаләнең көче җирдә…”
“Зөһрә, кадерлем!
Бүген бик кызык төш күрдем. Мин дөньяга Синең күзләрең аша карап йөрдем. Бу дөньяның нинди матур, күркәм булуына сокланып, шаккатып йөрдем. Моңа кадәр ничек күрмәгәнмен бу матурлыкны?! Ничек тоймаганмын аны?! Беләсеңме, синең күзләрдә күк аязрак, кояш яктырак, урман-кырлар җетерәк, алардагы кошлар моңлырак, агымсулар тәэсирлерәк… Иң мөһиме, кешеләр әйбәтрәк, миһербанлырак, рәхимлерәк, аларның йөзләре яктырак, күңелләре изгерәк, хыяллары өметлерәк…
Шуны аңладым: мәхәббәт ул — дөньяга икенче кеше күзләре белән карау икән…”
“Зөһрә, кадерлем!
Сине азга гына булса да онытырга, авыр сагыштан котылырга теләп, бөтен көнемне эш белән, мәшәкать белән шыплап тутырырга тырышып яшим. Сиңа булган мәхәббәтемне кеше күзенә күрсәтәсем килми. Сөюемне дә, сагышымны да беркем белән дә уртаклашасым килми. Син — минеке генә. Мин синеке түгел, әмма син — минеке! Син моның белән берни дә эшли алмыйсың, белеп тор. Мин сине үземнең хәтер чоңгылларыма алып кереп адаштырдым, күңелемнең иң ерак почмакларында югалтып калдырдым… Бу хакта якыннарымнан, дусларымнан беркем дә белми. Белмәсен дә! Чөнки чын мәхәббәт кеше күңеленнән читтә яши…”
“Зөһрә, кадерлем!
Моңа кадәр дусларым, остазларым хакында Сиңа бер авыз сүз дә язганым булмады. Мин мондагы бер остаханәдә хезмәт итәм. Училище буенча укытучым Хәсәнша ага кул астында эшлим. Бик әйбәт кеше ул. Изге җан иясе. Шушы карт мине рәсем ясарга өйрәтте. Портрет, сурәт төшерергә өйрәтте. Беләсеңме сурәттә иң мөһиме нәрсә? Күзләр! Менә шул күзләргә җан өрергә өйрәтте Хәсәнша ага.
Ачуланма, бу хатымда бүгенге халәтем, күңел хисләрем хакында язмадым. Әгәр язган булсам, ул хаттагы һәр сүз бертөрле генә яңгырар иде: сагынам, сагынам, сагынам, сагынам, сагынам…”
“Зөһрә, кадерлем!
Мин кулыма тагын кәгазь һәм карандаш алдым. Сурәтеңне төшерәм. Мин бит кайчандыр бик күп ясый идем, хәтта яшь рәссамнар күргәзмәсендә дә катнашканым булды.
Кулым каләм-карандашны сагынган. Ә күзләрем синең гүзәл образыңны өзелеп сагынган… Тагы ни кирәк? Менә дигән портрет килеп чыкты. Әмма… барыбер үзең түгел инде. Син бит үз сурәтеңнең иң уңышлы, иң талантлы варианты!..”
“Зөһрә, кадерлем!
Мин һаман үз-үземне тиргим. “Соңгы очрашуда нигә ышандыра алмадың? Ышандырырлык сүзләр уйлап тапмадың… Шундук бирештең, сындың, сыгылдың, хәтта җебеп төштең, — дип битәрлим. — Яратмаса соң, яратырга да өйрәнергә мөмкин бит. Өйрәнер иде әле, Сиңа бераз сабыр, түзем, чыдам гына булырга кирәк иде. Һәм… аның үзен дә өзелеп-өзелеп яратырга кирәк иде… Их, син, пешмәгән!..” — дим”.
“Зөһрә, кадерлем!
Бүген күңелем белән Синең янда булып кайттым. Имеш, Син якын дусларыңны туган көн мәҗлесенә җыйгансың… Һәркем тост әйтә, матур теләкләр тели, котлый, бүләкләр бирә… Миңа да чират җитте. Ләкин ни бу? Әйтергә дип әзерләгән бөтен матур сүзләремне оныттым да куйдым. Торам шунда бүкән кебек. Син дә үзеңнең матур күзләреңне мөлдерәмә тутырып карап торасың, җитмәсә… Шунда бер могҗиза булды — Ходай Тәгалә колагыма бер матур теләк пышылдады. Мин ул илаһи теләкне шундук Сиңа җиткердем: “Зөһрә, кадерлем! Гомерең бәхетле, бәхетең гомерле булсын!” — дидем.
“Зөһрә, кадерлем!
Әнкәй минем янга кунакка килде. Аның белән рәхәт. Мин торган фатир хуҗасы Мөршидә әби дә аны шундук үз итте. Чөкердәшеп яшиләр. Бергә намазга басалар, бергә авыз ачалар, кибеткә йөриләр…
Әнкәй бит ул — күңелемдәге борчуларны шундук сизде. “Нәрсә булды? — ди. — Күзләреңдә сагыш бар, моң бар, кем рәнҗетте?” — ди. Нәрсә диим инде. Шаярган булып, елмаеп-көлеп, сүзне икенче якка борып җибәрдем.
Әнкәйнең шул соравына да күңелем була тагын. Ул үзе дә җавап өчен сорамый кебек. Хәлен, сагышын, кайгысын җиңеләйтим дип сорый бугай…”
“Зөһрә, кадерлем!
Әнкәй Синең сурәтеңне табып алган. Юк, мин аны яшермәдем дә. Шүрлектәге китаплар арасына гына кыстырып куйган идем. Әнкәй озак кына шул сурәтеңә карап торды да: “Чибәр бала. Самими җан. Акыллы. Тәүфыйклы. Тик ул синеке түгел”,— диде. Каян белгән ул? Мин бит Синең хакта аңа берни дә әйтмәдем. Күрәсең, бу сурәткә мин үземнең иң ихлас хисләремне, бетмәс-төкәнмәс сагышымны, күңел тетрәнүләрен төшергәнмендер… Шулайдыр…
Дәшмәдем. Сүземне йотып, хисемне тыеп калдым. Ә әйтәсем бик тә килгән иде. “Мин аны сөям, яратам. Ул минем язмышым, киләчәгем, бәхетем…” — диясем килде. Дәшмәдем. “Яратам” дигәч, “ә ул мине яратмый” дияргә тиеш идем шул мин. “Син каты авырып егылгач, яныңа кайтып торганда, икенче бер Таһирга язмышын баглаган ул”, — дип әйтә алмыйм бит инде…”
“Зөһрә, кадерлем!
Мин шул хакта уйлыйм: мин Сине аз яратканмын. Бер кеше икенче кешене болай яратырга тиеш түгел. Берәүнең яратуы икенчесенә ап-ачык булып, аяз көндәй, киң офыктай аңлашылып торырга тиеш! Кояш кебек балкып янарга тиеш сөю! Аның моңы, көе, кош сайравы кебек, бөтен дөньяга ишетелеп торырга тиеш! Сөйгән яр, бу көйдән, бу моңнан үзенә аталган ноталарны шунда ук танып алып, үзенең күңел кылларында яңгырата башларга тиеш…
Сөюнең төне юк, көне генә бар! Сөюнең кышы да юк, язы гына бар! Мин моны белмәгәнмен… Мин, йөрәгем белән сөйсәм дә, бу сөюемне, сөю булып калыккан күңел кояшымны сиңа белдермичә, күрсәтмичә яшәгәнмен. Мин аз яратканмын. Күбрәк яраткан булсам, син барыбер бер тояр идең, сизәр идең һәм минеке булу өчен барысын да эшләр идең. Мин моңа ышанам”.
“Зөһрә, кадерлем!
Соңгы вакытта мәхәббәт темасына язылган әсәрләр күп укыйм. Үземнең күңел тарихын, җан тарихын башкаларныкы белән чагыштырып карыйм. Гыйбрәт алам. Көнләшәм. Битәрлим. Сокланам. Үпкәлим. Яратам. Яратмыйм… Күп кенә “мәхәббәт геройлары”на нәфрәтләнәм дә! Нәфрәт — коллык хисе. Һәр нәфрәтләнү, һәр рәнҗү — кешене бераз үтерә. Әмма бу мине куркытмый. Яшь йөрәкләрне кыерсытып, тузгытып йөрүче шакшы җаннарга барыбер рәнҗим мин!
Әллә күпме мәхәббәт тарихлары белән танышып чыкканнан соң күңелемә бер тойгы кереп урнашты: күпчелек әсәрләрдә ничек яратырга кирәклеге турында язмыйлар, ничек яратмаска кирәклеге хакында язалар. Менә шул шул: минем тарихны да кемдер роман итеп язса, ул әсәр дә шушындый сафсата романнар рәтенә өстәлер иде…”
“Зөһрә, кадерлем!
Бүген инде меңенче тапкыр Сине күз алдына китерергә тырыштым. Син курчак кебек, коеп куйган чибәр зат түгел, син — матур, күркәм, мөлаем кеше. Синең бөтен җиреңнән нур балкып тора. Син… Син фәрештә дә түгел. Синең җаның, күңелең генә фәрештәнеке. Чөнки Синең йөзең, күз карашларың моңсу. Фәрештәләр гел шат, гел бәхетле булырга тиештер ул. Ә Синдә сагыш бар…
Бүген мин Синең сурәтеңне өр-яңадан төшердем”.
…Айнып киткәндә Таһирның йөрәге тибүдән туктыйм-туктыйм дип тибә иде. Шулай булмый ни — кайсыдыр ташландык йорт идәнендә үзенең иң газиз, иң якты хисләрен кушып язган хатларны укып утыр, имеш! Таһир тоя, хәтта белә, әмма бу могҗизага һаман да ышанып җитә алмый…
Язмыш, бер шаярса, ахырына кадәр шаяра бит ул. Бу юлы да шулай булды.
Таһир, үз хатлары белән иләсләнеп, дөньясын онытып утыра иде, кайсыдыр бүлмәдән Сало шәрран ярды:
— Почта, ә, Почта?!
Таһир дәшмәде. Дәшәсе килмәде. Берәр вак-төяк хакында сорап аптыратадыр әле.
— Почта, син кайда? Әй, Почта!
— Нәрсә кирәк? — Таһир ялкау гына җавап бирде, әмма урыныннан кузгалмады.
— Почта, сиңа килгәннәр монда… Чык давай… Хатлар синдәме?
— Миндә…
Сулышы капланып, ашыгып килеп кергән Салоны күргәч, Таһир телдән кала язды.
— Ну… миндә… Шуннан ни булган?
— Шуннан шул, әнә хатлар артыннан килгәннәр.
Таһир идәндә чәчелеп яткан хатларны ашык-пошык кына җыештырды да, күкрәгенә кысып, Сало артыннан иярде. Ул берни дә аңлый алмады: кем килгән, ни өчен килгән, нигә килгән?
Йортның урталыктагы олы бүлмәсенә килеп кергән Таһир ниндидер таныш түгел хатын белән йөзгә-йөз очрашты. Туктале… Нишләп таныш булмасын… Таныш… Бик таныш… Таһирның күңеле гөлт итеп кабынып, балкып китте! Ул шунда ук барсын да аңлап, төшенеп алды. Әлеге балкышлы җаны тетрәнеп куйды да, бөтен авырлыгы белән аһ итеп, табанына төшеп китте… Таһир шул мәлдә үлеп терелүен тойды. Һәм кайчандыр язмыш бүләк иткән олы серне югалтуын, аңа алмашка кечкенә өмет уты табуын аңлады…
Зөһрә бит бу! Зөһрәсе! Сөйгәне! Аның газизе, хәләле, бәгырь кисәге, җан иркәсе… Бәхете һәм бәхетсезлеге… Язмышы һәм… ялгышы. Үткәне һәм… киләчәге…
Таһир Зөһрәне күрүгә каушап төште, уңайсызланудан нишләргә дә белмәде, баскан урынында таптанып, ык-мык итеп тик торды. Бу кыен хәлдән аны идәнгә коела башлаган хатлар коткарды. Алар да кыенсыналар, оялалар иде, ахры. Әллә бу бәхетсез җаннардан тәмам өмет өзеп, берәр кая качарга, яшеренергә телиләр идеме?
Идәнгә чәчелгән хатларны җыяр өчен, икәүләп аска чүгәләделәр. Зәңгәрле-аклы конвертларны җыеп бетереп кабат Таһир кулына туплаганчы сөйләшмәделәр. Гүя бу хатлар инде Таһирныкы, ә Зөһрә аларны үзенә ниндидер тылсымлы, серле юллар белән сорап алырга тиеш.
Бәй, алар исәнләшмәгән дә бит әле!
— Исәнмесез!
— Исән… месез… Исәнмесез! — Бу бомж тормышы белән яшәп, Таһир кешечә исәнләшергә дә оныта язган ласа…
— Мин шушы йортның хуҗасы булам. Исемем — Зөһрә…
— Беләм… Беләм дип… Хуҗа икәнегезне аңладым димәкче идем.
— Ә сез кем?
— Минме? Мин — Почта… То есть… Таһир.
— Таһир? Таһир… Матур исем.
Зөһрә ниндидер күңел сагышы белән, тирән сулыш белән, әмма яратып әйтте бу сүзне. Ләкин ул бу минутта каршында басып торган бомж Таһир хакында түгел, бүтән Таһир хакында, үз Таһиры хакында уйлый иде.
Таһир шунда гына аңлап алды: Зөһрә аны танымады! Ул һаман әле үткәндәге тормышы, элеккеге Таһиры белән яши!
— Сезгә нәрсә кирәк? — Зөһрәнең танымаганын белгәч, Таһир кыюланып китте.
— Менә… шушы… хатлар кирәк иде.
— Шушы хатлармы? — Нигә кабатлап сораган буладыр — Таһир үзе дә аңламый. Берәр нәрсәгә өметләнәме? Нинди өмет инде монда? Тизрәк хатларны бирергә дә мәңгелеккә саубуллашырга кирәк! Бомж бит ул хәзер… Каян танысын… Йөз-бите генә түгел, күңеле, йөрәге дә гел җәрәхәттән, җөйдән тора… Корымга, тузанга батып беткән, сакал-мыек баскан бу чыраен әнисе булып әнисе дә танымас иде, билләһи! Адәм мәсхәрәсе!.. Аерылышканнарына җиде генә ел. Ә танымады… Танымады-ы-ы!..
— Әйе, шушы хатлар. Нәкъ утыз хат.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 18
- Parts
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 01
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 02
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 03
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 04
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 05
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 06
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 07
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 08
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 09
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 10
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 11
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 12
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 13
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 14
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 15
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 16
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 17
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 18
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 19
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 20
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 21
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 22
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 23