🕥 33-minute read
Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 14
Total number of words is 4228
Total number of unique words is 1944
39.6 of words are in the 2000 most common words
55.8 of words are in the 5000 most common words
63.8 of words are in the 8000 most common words
— Табынмасам нишләтәсең?
— Табынырсың… Акча, байлык шундук табындыра… Мин әйтте диярсең…
— Ә мин баерга теләмәсәм?
— Теләмәсәң дә баерсың. Тәкъдиргә язылган булса, байлык күктән булса да ишелеп төшә ул…
— Икесе берьюлы була алмыймыни? Байлык белән иманны әйтәм…
— Юк, байлыкның үз алласы. Ул Нәфес дип йөртелә. Иманның үз алласы. Анысын Вөҗдан диләр. Алар мәңгелек каршылыкта. Мәңгелек көрәштә… Ләкин алар бер-берсеннән башка тора да алмыйлар…
— Ничек инде?
— Шулай. Алар хакыйкатьнең ике чиге кебек — берсе кешеләргә мал, байлык тойгысы китерә, икенчесе игелеклелек, шәфкатьлелек хисе алып килә. Ә син шуларның Нәфес дигәненә баш орып ант иттең. Мин дә нәкъ менә аның ихтыяры белән килдем.
— Хәзер миңа нишләргә соң?
— Яшәргә. Калганы безнең ихтыярда. Тәкъдирең безнең ихтыярда бит. Ничек кирәк булса, шулай язарбыз. Без инде бер язган идек. Күңелең көчлерәк булып чыкты. Мәхәббәткә юлыгып, аның ни икәнен белдең, татый алдың син. Мәхәббәт Нәфес белән бергә була алмый. Шуңа күрә, мин синең күңелеңнән мәхәббәт хисен кире алам. Йә, хуш хәзергә… Миңа һәйкәл куячагыңны онытма, кара аны! Тизрәк эшлә моны. Юкса…
Өянәге тоткан авыру кебек, түшәгендә калтыранып утырган Газинурның иләс-миләс хәлгә төшүен чамалап, Гөлнәзирә үзе дә исен-акылын җуя язды.
Шулай да, барлы-юклы һушын җыеп, сорый алды:
— Нәрсә булды сиңа, Газинур? Кем белән сөйләшәсең болай?
Газинур тынычлана башлаган иде инде.
— Алла белән… Аллам белән сөйләштем мин, Гөлнәзирә. Безнең бит үз аллабыз бар, беләсеңме шуны? Әйбәт, игелекле, итагатьле алла ул…
— Кем? Алла? Ни сөйлисең син, Газинур?
— Барысы да җайланыр, борчылма, яме. Байлыгыбыз бик тиз артачак, дөнья безнең кулда булачак… Шул. Ә хәзер… Бар, эшеңне кара. Миңа да эшемә барырга кирәк. Байлык юлы — авыр юл. Миңа хәзер өйдә бик сирәк булырга туры киләчәк, син аңларга тырыш, яме…
Газинур кискен хәрәкәтләр белән торып басты, ашык-пошык киенде һәм, салкын гына саубуллашып, эшенә чыгып китте. Әле генә хискә тулышып тантана иткән мәхәббәтле шәрә тәнен кочаклаган Гөлнәзирә таушалып, изелеп беткән түшәк читендә берьялгызы утырып калды…
4
Газинурның тормышы тагын кискен борылышка кереп китте. Ул үз эченә йомылыбрак яши башлады. Көне-төне эштә булды, ярсып, үҗәтләнеп байлык туплады. Озакламый ул беренче кибетен ачты. Аннары икенчесен, өченчесен, унынчысын. “Газинур” дигән аракы кибетләрен Казанның һәр урамында очратырга мөмкин хәзер.
Гөлнәзирә үзенең балага узганлыгын белгән көнне Газинур өйдә юк иде. Ул бу вакытта чит илдә фирма кибетләре белән танышып йөри иде. Телефоннан сөйләшеп белгәч, бик күп бүләкләр төяп кайтты. Ләкин артыгын эшләмәде — назламады, иркәләмәде, матур сүзләр дә әйтмәде хатынына, бер-ике көн уйчан гына йөрде дә тагын юкка чыкты, эшенә күмелде…
Гөлнәзирә карынындагы балага җан кергәндә дә Газинур товар юнәтеп Кытайда — дөнья читендә йөри иде. Бу йөрүеннән ул кеше буе алтын сын алып кайтты. Бик зур акча түләп, бер кытай монахыннан алган. Алтын йөгертелгән булса да, нурлар балкытып торса да, ул гайрәтне чигерерлек дәрәҗәдә килбәтсез һәм котсыз иде.
— Шундый бүләк буламыни? — дип аптырады Гөлнәзирә.
— Бусы — бүләк түгел. Алла кебек бу, изге сын, изге пот. Бик борынгы заманнардан — җиргә аллалар төшкән дәверләрдән калган. Мондый сыннарның эчендә җаны була, диләр…
— Әбәү, әстәгъфирулла! Ни сөйлисең син, Газинур? Теге вакытта да “Аллам белән сөйләшәм” дип аптыраткан идең… Күңелең борчылган синең, мәчеткә барып, хәер-садака биреп, иман сафландырып кайт, бар… Бала көткәндә күңел тыныч, иман якты булырга тиеш ул…
Газинур дәшмәде. Гүя хатынының өзгәләнеп әйткән сүзләрен ишетмәде дә. Ул йокы бүлмәсенең иң түренә кереп баскан, олы таба кебек корсаклы, ыржаеп торган шыксыз авызлы, киң, калку яңаклы, киң йөзле “алласы”ның кара төрткеле алсу-кызыл күзләренә текәлеп карап тора иде. Шулай сүзсез генә алар үзара сөйләшәләр кебек иде.
Гөлнәзирә беренче мәртәбә ирен танымады, беренче мәртәбә тетрәнеп тойды: Газинурдан дөнья гаме китеп бара иде. Аның ире үзенә ниндидер яңа дөнья, яңа гамь уйлап чыгарган да, шул дөньяда, шул гамь белән яши башлаган иде. Ләкин Гөлнәзирә бер сүз дә эндәшә алмады, халат кесәсеннән кулъяулыгын капшый-капшый, кухня ягына чыгып китте. Газинур исә кесәсеннән бер төргәк акча чыгарып, аны алтын сынның ачык авызына төшереп җибәрде дә хатыны артыннан иярде.
Гөлнәзирәнең күңеленә корт керде. Аның ире мал, байлык, акча колына әйләнеп бара ласа. Ул хәзер сихерләнгән кеше кебек йөри. Китә, кайта, китә, кайта… Күп сөйләшми, көлми, шаярмый… Бала хакында да сүз юк, гамь юк. Гөлнәзирә әйтсә генә теленә ала. Анда да: “Нишли анда минем банкирым?” — дип бер елмая да, тагын “сүнә”, тагын җитди, моңсу битлеген киеп куя…
Ул хәзер яңа коттедж төзи. Гөлнәзирәнең әле анда барганы юк. Газинур бик чакырам дип тә тормый. “Кызыгы бетә”,— ди. Шулай да кайсы катта нинди бүлмә булачагы хакында хәбәр итеп тора.
Алып кайткан сызымнарын өстәлгә җәеп салып:
— Менә бусы йокы бүлмәсе, монысы ашханә, ял бүлмәсе, балалар бүлмәсе, сейф… — дип хисап биреп бара.
— Сейф? — дип сорый Гөлнәзирә.— Өйдә нигә кирәк инде ул? Без бит банк түгел!
— Кирәк. Кирәк булгач кирәк, — ди Газинур. — Без бит акчалы, хәлле кешеләр. Ә акчалы кешенең сейфы булырга тиеш.
Газинур күрсәткән сызымда бер генә бүлмә хакында сүз булмады. Гөлнәзирә бу хакта сорарга курыкты. Чөнки өйнең иң түрендә урнашкан ул олы шакмакка кызыл кара белән “Алла” дип язып куелган иде.
Бердән бер көнне Газинур белән Гөлнәзирә аерым бүлмәләрдә яши башладылар. Ир кешенең әйткән сүзе бәхәсләшергә урын калдырмады:
— Син бала көтәсең. Мин җайсызлыйм гына… Болай да соң кайтып бимазалап бетерәм, иң яхшысы — аерым йоклау…
Гөлнәзирә көндезләрен күптән ялгыз иде инде. Хәзер төнгелеккә дә япа-ялгыз калды. Ялгызлыктан курка ул. Бигрәк тә әнкәсе үлгәч, күршедәге исерек ирләр ишек-тәрәзәләрен дөбердәтеп йөри башлагач... Ул чакта чак кына акылдан язмый калды Гөлнәзирә. Шуңа да иң беренче кулын сораган Газинурга кияүгә чыгып китте. Хәзер ишек шакып, акырып-бакырып йөрүче юк, әмма барыбер куркыныч. Әллә нинди рухи затлар яши ди бит кешеләр белән янәшәдә. Ялгызларга тиз ияләшәләр икән. Бигрәк тә авырлы хатыннарны ялгыштырырга тырышалар, ди. Ана карынында яткан бала җаны — рухларның иң олы нияте, иң нәфесле теләге, аларны изгелеккә, мәңгелеккә якынайтучы сихри тәгам икән. Шуңа күрә, кояш баегач, түбән рухлар авырлы хатыннарны ауларга чыгалар, имеш…
Шуларны уйлый да Гөлнәзирә калтыранып сикереп тора, күрше бүлмәдә изрәп йоклап яткан Газинур янына атылып барып керә…
— Нишлисең син, ә, хатын? Кем тисен сиңа?! Кемгә кирәк син? Аннары… менә шушы алла саклый безне… Безнең бит аллабыз бар!
Гөлнәзирә, җәймәсенә төренеп, кире чыгып китә. Ярсыган күңелендә авыр тойгылар кала. Рәнҗеми ул Газинурга, үпкәли. Ярый ла аның алласы бар… Бөтен буш вакытын шуның белән сөйләшеп үткәрә ул хәзер… Әллә инде яратмый башлады Гөлнәзирәне? Аның хатыны да, гаиләсе дә, мәхәббәте дә шул алтын пот бугай…
Ул алтын сын Гөлнәзирәнең төшенә кереп тә җәфалый. Җәфаламый да, өстенә ава. Ыржайган авызын турсайтып, күзләрен акайтып авып төштем дигәндә генә томан кебек таралып юкка чыга, Гөлнәзирә үзе дә дертләп уянып китә…
Берәр вакыт уянып өлгерә алмаса, алтын пот өстенә төшәр, изеп, сытып бетерер кебек тоела Гөлнәзирәгә. Ул үзе өчен дә курыкмый, йөрәк янында яткан баласын уйлап борчыла… Теге пот нәкъ менә шул туачак балага каныккан кебек шул. Чөнки ул нәкъ менә Гөлнәзирә балага узгач килеп керде аларның өенә, керде дә Газинурны әллә нишләтте, аның күңелен йомшартты, рухын зәгыйфьләде, иманын какшатты. Аннары хатыныннан, баласыннан аерып алды, мәхәббәтен томалап куйды…
Гөлнәзирә бу шомлы уйларыннан арынырга тырышты, бөтен күңелен, гамен туачак баласына бирде. Бүген аның иманы да, алласы да әнә шул бала иде. Газинурдан ерагайган саен, ул баласына ныграк якынайды, иренә булган хисләре суына барган саен, баласына булган мәхәббәте артты. Ләкин ул иреннән китеп өлгермәде баласына килеп җитә алмады, үз язмышын үзе хәл кылганчы, кояшлы көзнең бер көне аның гомер юлын бөтенләй башка якка борып җибәрде…
5
Беркөнне Гөлнәзирәне Иван дәдәй чакырып алды. Аның авырып китүе хакында хәбәр килеп ирешкән иде инде. “Керәм, керәм”, — дип, эчтән көеп йөрсә дә, Гөлнәзирә бу керәшен карты янына һич барып җитә алмады. Бүген килеп үк алдылар.
— Сине дә күрер көннәрем бар икән, кызым, — дип каршы алды аны үлем түшәгендә яткан карт. Янында берничә шәм пыскый, почмакка икона сөяп куелган. Ишек төбендә карадан киенгән ике карчык чукына-чукына ниндидер дога укыналар…
— Исәнме, дядя Ваня…
— Исән дисәң дә ярый, үлгән дисәң дә була… Ярым-йорты шунда…
Үзе елмаерга тырыша. Үлем чигендә яткан бу картның күңел көрлеге, яшәүгә омтылышы Гөлнәзирәнең күңелен нечкәртеп җибәрде.
Аның күз яшьләрен Иван дәдәй күреп тә калган.
— Җылама, кызым. Мин сине җылап утырырга чакырмадым. Сөйләшергә дәштем. Ә сөйләшер сүзләр күп җыелды... Мин синең өчен бик борчылам, кызым. Тормышың гына түгел, язмышың куркыныч астында синең. Сәбәбен үзеңнән эзләп интекмә. Сәбәбен иреңнән эзлә…
— Шул хакта әйтергә чакырдыңмы мине, дядя Ваня?
— Шул хакта да. Бүтән нәрсә өчен дә… Анысы соңрак. Ә хәзер әйтә башлаган сүземне әйтеп бетерәм, бүлдермә мине…
— Әйт, дядя Ваня, нәрсә әйтәсең килсә, шуны әйт. Мин барысын да күтәрәм…
— Әйтәм… Тыңла… — Иван дәдәй күзләрен йомган килеш сөйләп китте: — Иманы какшаса, рухи ярлары җимерелсә, кеше кешелеген югалта башлый, ул үз ниятенең, үз хыялының колына әверелә… Ул ният, ул хыял еш кына Нәфес булып килә кешегә. Ирең Газинур белән дә әнә шул Нәфес дигән шайтан эш йөртә башлады, сизәсеңме, килен?
— Шуны әйтергә чакырдыңмы, дядя Ваня? Болай сөйләшсәң, китәм…
Әллә үпкәләп, әллә кыенсынып әйтелгән сүз үлем түшәгендә ятучы картны сискәндереп җибәрде.
Ул шундук бая әйткәнен төзәтергә ашыкты:
— Юк-юк, кызым, сиңа әйтәсе сүзем ул хакта түгел иде. Боларын мин күккә — фәрештәләргә якынрак торган кеше буларак кына әйтәм. Мин аларны күрәм, хәтта сөйләшәм дә. Алар арасында Нәфес тә бар. Сез аны Иблис дисез… Мин аларның күз карашларын тоям. Әнә шул Иблис Газинурга карап тора…
— Җитте, җитте, дядя Ваня! Җитте, кирәкми! Әйтәсе сүзеңне әйт тә мин китәм…
— Әйтәм… Шуңа чакырдым да. — Карт бер мәлгә башын артка ташлап, күзләрен йомып торды. — Озакламый мин үләрмен… Менә шул чакта миңа дога чыгарсың… Хак мөселманча, үзегезчә… Минем ерак бабамнар күңелләрен Аллаһыга баглаган булганнар, телләрендә Коръән догасы йөргән. Димәк, алар хәзер дога сорап яталар, минем изге юлымда аларның да катнашы бар…
Гөлнәзирә үз күзләренә үзе ышанмый иде. Аның каршында гомер буе почмактагы иконага чукынып яшәгән, ә хәзер мөселман Алласына иманын багышлаган керәшен карты ята иде…
“Ярар” димәде, “юк” димәде, тәмам вәсвәсәгә төшкән Гөлнәзирә, кискен генә урыныннан торып, чыгып китәргә җыенды. Ишеккә җиткәч, артына борылып карады. Куркынып түгел. Шундый итеп карады, гүя бу йортта, бу нигездә бер гөнаһсыз күңеленең матур бер өлеше төшеп калган иде…
Өенә кайтып керүгә, ул Газинурның авыр, усал карашы белән очрашты.
— Кайда йөрисең син?
— Дядя Ваня янына барып килдем.
— Ә, ул карт янынамы? Акылдан калып бара диләр, сак бул аның белән…
— Бер дә тиле түгел ул, миннән синнән акыллырактыр әле…
— Шулай булмый ни… Нәрсә калган сиңа анда?
— Үлем көтеп ята карт. Үзең дә бер барып күренер идең, хәлен белер идең, чит кеше түгел бит…
— Әллә берәр туганмы ул? Юк инде, үлем көтеп ятучы һәрбер карт янына барып йөри башласам, минем бөтен бизнесым тукталачак…
— Ул бизнесны сез бергә башладыгыз түгелме соң?
— Йә, туктале, нәрсә син бәйдән ычкынган эт кебек ябыштың әле?! Болай да эш муеннан, син дә юк белән башны катырма… Бар, әйберләрне җыя башла, бүген күченәбез…
Гөлнәзирә бу юлы берни эндәшмәде, буйсынучан кыяфәт чыгарып, үз бүлмәсенә кереп китте, Газинур да үз бүлмәсенә узды. Бераздан ул, затлы бәрхеткә төрелгән “кытай алласын” күтәреп, тагын ишек төбендә пәйда булды. Нидер сорашырга дип үз бүлмәсеннән ашыгып чыгып килүче хатыны белән йөзгә-йөз бәрелеште…
Авыр пот үз эшен эшләде: Газинур белән кочаклашкан килеш, шактый юанаеп киткән Гөлнәзирә өстенә авып төште. Шул ук кичтә “ашыгыч ярдәм” машинасы алып киткән хатын әле яңа гына йөрәге тибә башлаган газиз баласыннан мәхрүм калды…
6
Бу көннәрдә шатлык-сөенеченнән балкып йөрүче Газинурны танырлык түгел иде. Ул бит яңа фатирга күчте, дөресрәге, шәһәр читендә җиткезелгән мәһабәт йортында көн күрә башлады. Төннәрен, ниндидер шаукымга бирелеп, күк катында яшәүче рухлар, аллалар белән саташып чыга иде ул…
Андый алла Газинурның үз өендә үк яши. Хатыны яңа коттеджларына күчүдән баш тарткач, аның күңел юанычы булып шул алтын пот калды. Эче акча белән шыплап тутырылган бу алла сыны күз явын гына түгел, һушны, зиһенне дә алырлык иде шул. Көндезен байлык артыннан куып, акча эшләп вакыт узганын сизмичә йөргән Газинурның җаны, төн җитсә, нишләргә дә белми бәргәләнә иде. Үзе түгел, үзе күптән әнә шул пот-алла кулында инде, җаны өзгәләнә иде аның. Үзе табып алып кайткан сынга төннәр буе табынып утыручы бу Хода бәндәсе хакыйкатьтән, иманнан һаман ераклаша бара иде шул…
Әйе, Газинур Иван дәдәйнең үлем түшәгенә егылганына да, хатыны, яңа йортка күчмичә, элекке фатирларында аерылып, каерылып калганына да артык кайгырмады. Киресенчә, олы бер эштән, җаваплылыктан котылган кеше кебек дәртләнеп, көлеп-елмаеп йөри башлады. Гөлнәзирә үзенең элеккеге фатирына кайтып киткәч, Газинурның язмыш юлында аның эзе бөтенләй уралып юкка чыкты. Хатыныннан бушап калган күңеленә шундук, ургылып, иләс-миләс уйлар, шомлы шаукымнар керә башлады.
Менә алар дөнья каршында икәүдән-икәү генә калдылар: үз күңелендә айнымаслык булып саташкан, адашкан адәм заты һәм иманын дөнья гаменә, байлык вәсвәсәсенә алыштырган рухи зат, алла. Затлы кәнәфидәге йомшак мендәрләренә таянып, үзалдына сөйләнеп утыручы Газинур читтән караганда тиле-миле кешене хәтерләтә иде. Ләкин болай уйлау һич дөрес түгел. Искиткеч максатчан, тырыш һәм тәвәккәл кеше аллага якынайса, күп нәрсәгә ирешә бит ул.
— Бүген көнең ничек үтте? — дип сорый алла Газинурдан.
— Әйбәт үтте. Әйбәт табыш керде. Тагын ике кибет ачу буенча эш башладым, банкта яңа счет ачтым…
— Анысы әйбәт. Ә менә күңелең… күңелең ничек соң?
— Күңел? Нәрсә күңел? Күңел күңел инде. Мин аннан бөтен чүп-чарны, кешене түбәнлеккә төшерә торган вак хисне чыгарып түктем. Минем үземә генә дә әйбәт. Миңа болай әйбәтрәк тә әле. Тынычрак…
— Ә Гөлнәзирә? Гөлнәзирәне дә күңелеңнән чыгарып ташладыңмы? Син аны ярата идең бит.
— Ә хәзер яратмыйм. Ул минем күңелгә авырлык кына китерә. Ышанычымны какшата. Уйларымны, хисләремне бутый. Син бит беләсең: хис дигән нәрсә кешенең рухын йомшарта. Мәхәббәт дип, гаилә, бала дип, мин дә үземнең ихтыяр көчемне, рухи асылымны югалта яздым…
— Ә бәлки, киресенчәдер?
— Юк, көч бөтенләй башка нәрсәдә — акчада, байлыкта. Синдә!
— Миндә?
— Синдә. Сиңа биргән антым, сиңа булган ышанычым, өметем мине саклап калды, кыенлыкларны җиңәргә булышты, кеше итте!
— Кеше итте? Син кешеме?
— Ә син алламы?
— Әйе, мин — алла.
— Мин дә кеше. Кеше аллага тартыла, ә мин сиңа ымсынам, димәк, мин — кеше!
— Син кеше генә түгел, син — акыллы кеше. Юктан бар итеп, дөнья кадәр байлык тупладың. Әмма күңелең зәгыйфь синең. Күккә баккан кешенең күңеле саф, таза, бөтен булырга тиеш.
— Тиеш! Тиеш!… Тиеш нәрсә күп лә ул… Миңа күп кирәк түгел, миңа син җиткән. Син — минем аллам!
— Ә бит аллалар күктә яши, шуны беләсеңме? Алласын сөйгән кеше күкне дә хөрмәт итәргә тиеш. Сиңа да күк белән исәпләшергә туры киләчәк.
— Күкне син ярат, ә мин сине үз итәм. Шул җитмәгәнмени?
— Чынлыкта син мине түгел, миндәге акчаны яратасың, шулаймы?
— Алай түгел, түгел!
— Аңлатып бир.
— Ничек аңлатыйм соң? Син бит алла, үзең аңларга тиеш…
— Аңлат, югыйсә мин ачуланам…
— Хәзер, аллам… Әгәр мин акча гына яратсам, мин ул акча, байлык, мал дигәннәрен Гөлнәзирә белән ничек тә яраклаштырырга тырышыр идем. Ә мин, Гөлнәзирәдән баш тартып, сине сайладым. Дөресен генә әйткәндә, гаиләмнән, киләчәгемнән баш тарттым мин… Сиңа шул дәлил җитмимени?
— Җитә, бик җитә. Мин боларны беләм. Үзеңнең аңлавың мөһим иде. Ачуланма, җаныңны бераз кузгатып җибәрдем.
— Ачуланмыйм. Ул җан урынында күптән таш утыра инде...
Беркөнне Газинурның юлы уңмады. Ул сөйләшкән, килешкән алыш-биреш аның ай буе ниятләп йөргән уйларын пыран-заран китерде, хыялларын җимерде. Кабат аякка басу өчен бик күп көч һәм акча кирәк булачак.
— Нәрсә булды? Кайда акчаң?
— Юк, бүген сиңа акча юк…
— Алай булмый, син һәр көнне миңа акча салып, бәхилләп торырга тиеш!
— Нахал син. Юк диләр бит сиңа, юк, юк, и баста!
Җене, дөресрәге, җаны кузгалып өлгергән Газинур барысын да әйтеп бетерергә булды. Ул, хәтта караватта капланып яткан җиреннән сикереп торып ук утырды.
— Син нәрсә авызыңны ыржайтасың? Алла булдыңмы? Миннән башка булыр идең пычагым! Мин тудырдым сине! Мин сине үтерә дә алам!
Шул вакыт әллә нәрсә булды. Газинур сикереп торып, алласы каршында кизәнгән генә иде, ниндидер көчле җил-давыл чыгып, аны кабат түшәгенә атты, атып кына калмады, баш та калкытмаслык итеп сылап, ябыштырып куйгандай итте.
Давыл туктап, дөнья бераз тынычлангач, алтын пот яныннан тонык кына тавыш ишетелде:
— Минем белән алай сөйләшмә. Сабыр булырга өйрән. Юкса эшне бозып куюың бар…
— Нинди эш?
— Син шуны бел, адәм баласы: мине тудыруың хак, әлбәттә. Ләкин аллалар күктә яшиләр. Мин инде күктә. Мин синеке түгел. Мин хәзер үзем синең өчен күк алдында җавап бирәм. Бүгенге кыланышың өчен дә җавап бирергә кирәк булачак.
— Кичер мине, аллам…
— Кичерәм…
— Рәхмәт.
— Аллаларга дога багышлыйлар. Кая синең догаң?
— Укыйм-укыйм, догасын да укыйм… Кичер генә, ташлама гына мине, зинһар… И аллам! Сиңа да, үземә дә сабырлыклар телим…
— Син тутырган акчалар бераз кысанлый кысанлавын, шулай да түзәм, байлыгыңның алласы бит мин. Мал, нәфес алласы, ягьни мәсәлән.
— Нәфес алласы? Ә үзең ипле генә сөйләшкән буласың…
— Мин бит алла! Начар алла юк. Аның җиргә, адәм балаларына иңдергән ихтыяры гына төрлечә булырга мөмкин.
— Ә-ә, хәзер аңладым. Алайса, алтынга манылган бу сын — син үзең түгел, синең кабыгың гына!..
— Син дә шундый. Синең асылың — җаныңда, ә тәнең… Тәнең күк өчен мөһим түгел. Алып китсәм дә, мин синең нәфескә табынган җаныңны гына алып китәчәкмен…
— Ә акча? Бу кадәр акча белән нишлибез? Кибетләр дә, банклардагы счетлар да монда каламы? Бу бит дөрес түгел!
— Дөрес, күк белән бәйләнгән бөтен нәрсә дөрес, хәтта илаһи, изге!
— Бу кадәр акча җирдә калгач, нигә дип җыя соң кеше ул байлыкны, малны, акчаны?
— Белмим, монысын мин дә белмим. Аллаларга да бөтен нәрсә мәгълүм түгел…
…Газинур белән алла һәр төн саен сөйләшеп, гәпләшеп утыра башладылар. Һәр төн саен Газинур алласына ныграк якынайды, алласы исә, киресенчә, күккә, үз ватанына омтылды. Бердән бер көнне ул Газинурны да күккә — аллалар янына чакырды. Аңлап бетермәсә дә, Газинур тәкъдимне кире какты, әмма күңеленә билгесез бер шом кереп өлгергән иде инде.
— Син көн саен күккә менеп йөрисеңме? — дип сорады ул бер кичтә. — Ничек менәсең, бу бит мөмкин түгел!
— Мөмкин. Син бу кытай чыраена карама, минем асылым эчтә, үзәгемдә…
Газинур, күк гаменә бирелеп, дөнья гамен онытыбрак җибәрде, эшенә салкын карый башлады, дусларыннан, хәтта якыннарыннан бизде. Әнкәсен кайтып алырга, үз янында яшәтергә булган иде, анысын да онытты.
Беркөнне аңа кайчандыр тулай торакта бергә торган танышы очрады. Бу танышын, ай-ваена карамыйча, өенә алып кайтты, үзенчә кунак итәргә тырышты. Әмма күңелләр төрле иде, берни дә барып чыкмады, алар салкын гына аерылышып, икесе ике якка китеп бардылар. Газинур аңлады — адәм балалары аны яратмый башлаган, ул үзе дә кешеләрне ятсынып өлгергән инде…
Газинур үз язмышын җир белән бәйләп торучы җан тамырларының көннән-көн өзгәләнеп-тузып баруын тойды. Иң элек ул бакыйлыктан иңгән илаһи сын белән бәхәскә керде, аннары тыныч кына, дустанә сөйләшергә, гәпләшергә өйрәнде, бераздан алласының һәр әйткәненә, һәр ымына разый булып, баш кагып тора башлады…
Ә беркөнне… Бер кичне… Бер төнне ул үзен бөтенләе белән алласына, күккә багышлады… Бу хакта гөнаһлы җир дөньясы белмичә дә калды, ә күк дөньясы үзенең бихисап күп серенә тагын бер сер өстәде.
7
Аның үле гәүдәсен алтын йөгертелгән кытай статуясы кыйпылчыклары арасыннан табып алганнар. Алтын сын эчендәге акча байлыгы юкка чыккан, статуяның ыржайган авызыннан бер тәңкә илле тиенлек кенә тәгәрәп килеп төшкән, диделәр. Бер шешә бәясе. Газинурны табындырган, нәфесенә абындырган бер сум илле тиен!
Кемдер: “Караклар эше генә — әнә бит акчасын сыпырып алып киткәннәр”, — дип, җир гамен сөйләсә, икенче берәүләр: “Ходай Тәгалә ихтыяры белән эшләнгән гамәл бу; акчага чукынган кешеләрне ул гына шушы хәлгә төшерә ала”, — дип, болай да шомлы күңелләргә тагын шом гына өстәделәр.
Җинаять эшен алып барган тикшерүче бик нык аптырашта калган, диделәр. Мәетнең тәнендә бер күгәргән, имгәнгән урын да юк икән. Йөрәге дә сау-сәламәт, зиһене дә тәртиптә булган, ди. Алайса, кеше тик торганнан гына ятып җан төслим кыла аламы?
Ала икән шул. Бу хакта үләргә ниятләп тә үлми калган Иван дәдәй әйтте.
— Кешедә яшәү гаме бетсә, ул үлә, — диде ул. — Яшәү гаме бетмәсә, үлем дә ала алмый аны.
— Яшәү гаме дигәнең язмыш буламы инде? — дип сорап куйды кемдер.
— Юк, язмыш башка. Яшәү гаме ул… яшәү гаме. Шуның белән барысы да әйтелгән. Язмыш — Ходай Тәгалә ихтыяры, ә яшәү гаме — кешенең үз ихтыяры, аңладыңмы инде?
— Аңладым…
Шул ук тикшерүче Иван дәдәйгә ияреп килгән, бер читтә мыштым гына басып торучы Гөлнәзирәгә бер кәгазь кисәге тоттырды:
— Менә васыяте… Күптән язылган булса да, дөрес. Ирегез бөтен малын, байлыгын сезгә һәм булачак сабыегызга калдыра…
Гөлнәзирә кәгазьне алды алуын, аны укыгандай да итте… Тик түземлеге, тәкате озакка бармады, башын Иван дәдәйнең кулбашына куеп, сулкылдап елап җибәрде.
— Ник ташладым икән аны?.. Нигә дип шушы котсыз алласына ташлап киттем икән?.. Шул гына үтерде аны, шул гына үзенә тартып алды…
Гөлнәзирәнең әрнүле сүзләре тирә-яктагыларны сискәндереп җибәрде. Тикшерүче дә өстәл өстеннән башын күтәрде. Аннары, күзләрен кыса төшеп, җирдә аунап яткан җимерек статуяга борылып карады. Әмма шунда ук, йөзен тагын да чытыбрак, кабат кәгазьләре өстенә иелде.
Аның кәефе төшүен аңларга була: аллаларны эшләгән җинаятьләре өчен кулга алып та, җәзага тарттырып та булмый. Чөнки аллалар, кешеләрдән аермалы буларак, күктә яшиләр.
* * *
Язманы тәмамлап, басмага бирергә җыенып кына тора идем, күптәнге бер танышым шылтыратты. Өзек-өзек сөйләшүеннән бик нык дулкынлануы, хәтта шик-шөбһәгә төшүе аңлашылып тора иде.
— Ни бит, ишеттеңме әле, общагада бергә яшәгән күршебез үлгән… Теге… ни… синең уң ягыңда тора иде бит әле… Мактанчыграк… Соңгы вакытта бик баеп киткән иде… Күргәнең булмадымы? Соңгы вакытта ниндидер аллага табынып йөргән, хәерсез!.. Әллә чын, әллә ялган… Менә шул үлгән, әллә үтергәннәрме? Анысы да булыр… Таш потына тутырылган акчасын ватып алганнар… Тиеннәр генә калган… Вәт малай, байлык артыннан кусаң… Барыбер жәл, үзебезнеке бит, күз алдында йөргән кеше… Әлү, син тыңлыйсыңмы мине?
— Тыңлыйм… Кызганыч… Үзе дә… Аерылып калган хатыны да, тумас борын ахирәткә китеп барган баласы да, авыру әнисе дә кызганыч, бик кызганыч…
— Ә? Аларын каян беләсең? Хатыны, баласы, анасы хакында ишеткәнең булдымы әллә?
— Беләм… Булды… Кызганыч, бик кызганыч…
— Мин дә шулай димен бит. Син үзең дә бик сәер әле бүген: серле сөйләшәсең. Бер-бер хәл булмагандыр бит?
Булды шул, булды! Күптән күрешмәгән танышым минем күңелемне каян гына, ничек кенә аңлап бетерсен?! Бу ачы, аянычлы язмыш минем үземне дә, җирдән куптарып, җанымны кузгатты, күңел терәүләремне какшатты, офыкларымны артка чигерде… Бу хакта һәр кешегә сөйләп йөреп буламыни. Мин бит… Мин бүген үзем дә бераз гына шул серле дә, шомлы да күккә якынайган кебек булдым.
2004
ТИМЕРЧЕ
(Кыйсса)
1. Фәлсәфә
Давыт нәселендәге ирләрдә ике генә исем бар — беренчесе Давыт булса, икенчесе — Тимершәех. Шулай алмашынып торган: Давытның атасы — Тимершәех, бабасы — Давыт, аның атасы — Тимершәех, аның атасы — Давыт… Тимерчеләрдә шулай булырга тиеш, шулай гына була ала икән. Йола шундый, борынгылардан килә торган гадәт шундый…
Давыт — нәселләрендә сигезенче буын тимерче. Бәлки, алдарак та тимерчеләр булгандыр. Алары төгәл билгеле түгел. Ә менә җиде буын билгеле. Чөнки аларның авылына да җиде буын кеше гомере инде! Ырыс авылының беренче кешеләре белән бергә килеп утырган Давытның ерак бабасы. Утыруын утырган, әмма аңа авыл эчендә яшәргә рөхсәт булмаган. Борынгылар уйлавынча, тимерчеләр — имчеләр-сихерчеләр, шаманнар, әүлиялар белән бер. Аларга кешеләр арасында яшәргә ярамаган. Начарлыктан да түгел бу. Гадәти кеше булмагангадыр, күрәсең. Чөнки тимерче җир тәнен сыгып тимер коя, шул җир тәнен кыяр өчен кораллар ясый. Ул Ходай Тәгалә өлешенә керә, тимерченең язмышы да Ходай Тәгалә мәрхәмәтеннән һәм бәхиллегеннән тора. Аңа Ходай зәхмәте төшсә, бу зәхмәт бөтен халыкны харап итәчәк икән. Әлбәттә инде, Ходайның рәхмәте дә төшәргә мөмкин. Тимерчеләр бит алар кешене — кеше, ирне — ир, илне ил итә торган кораллар ясыйлар, шул рәвешле илдәшләренә иген игәргә, җан асрарга, дошманнарына каршы көрәшергә булышалар. Шулай да адәм баласы, Ходайның рәхмәтенә караганда, аның зәхмәтен, каргышын күбрәк көтә. Шуңа да тимерчеләрне авылдан читкә куа. Ә бәлки… Кумыйдыр да. “Безнең кебек гөнаһлы бәндәләр белән яшәмә, әнә үзеңә аерым урын, шунда гомер сөр, ә без сиңа, синең оста кулыңа табынып яшәрбез…” димәкче булалардыр?
Давытлар нәселе дә элек-электән авылдан читтәрәк, сөзәк кенә бер тау куенында нигез корып яшәгән. Давыт үзенең хатыны белән, малае белән хәзер дә шул ялгыз йортта тора. Алачыгы да шунда гына. Сарайлары, мунчасы, ындыры, келәтләре дә, утар булып, шул тау итәгенә чәчелгәннәр…
Давытның сигезенче буын тимерче булуы әйбәт фал, әлбәттә. Әмма бу изге фал аның өчен язмыш шаяруы булып та чыкмагае… Чөнки, шул ук борынгылар сүзе буенча, җиденче буыннан соң, сигезенче буын тимерче иң көчле сихерче булып исәпләнгән, ул кубыз коярга тиеш булган, бу кубыз кешеләрне дәвалаган яисә, киресенчә, уйдан, зиһеннән яздырган, төрле шаукымнарга дучар иткән, хәзергечә әйтсәк — гипнозлаган…
Боларның барысын да белә Давыт. Каян беләме? Ә менә каян белгәнен белми. Анысы мөһим дә түгел. Белүе хак — шул җитә. Аның хәтта кубыз да эшләгәне бар. Мәктәптә оештырылган балалар ансамбле өчен җиде кубыз коеп бирде ул. Сигезне койды, берсен үзенә калдырды. Тирәнгә кереп уйлап тормады, бары тик калдырды гына. Хәтта, ирененә куеп, өреп тә карамады. Ләкин барыбер дә колагында кубыз моңы яңгырап киткәндәй булды: ж-ж-ж җ-җ-җ… з-з-з… Зың-ң… зың-ң… ж-ж-җ-җ-з-з…
Ул бу кубызны кая куйганын да белми. Беләсе дә килми. Шаукым, гипноз белән бәйле әйберләргә кагыласы килеп тормый әле. Болай да “имче” дигән даны чыга язды…
Бервакыт “кот койдырдылар” аңардан. Һай… Ул хакта сөйләп китсәң… Бүтән уена да алмаска уйлаган иде, алмыйча булмас, ахры…
Авылдан Хәерниса дигән карчык килеп сорамаса, мәңге эшли торган эше түгел иде югыйсә. Давыт бу хәерсез йоланы ул карчык өчен дә түгел, аның үлем каршында калган оныгы өчен эшләде.
Тагын шул ук сорау: каян белә соң ул бу йоланы? Каян белсен — әнә шул җиде буын бабасыннан. Ничекме? Ә-ә… Белер идегез бугай… Шуңа күрә Давыт бу хакта дәшми кала…
Ә йоласы болай. Иң элек бөтен мич алларын, мич юлларын ачып куясың. Аннары почмакка карап, тәрәзәдән, ишектән урамга карап һәм мич авызына карап яки аңа башны тыгып кычкырасың… Шуннан соң иң кызыгы башлана: ногыт борчагы кадәр генә кургаш бөртеге аласың да корыч кашыкка салып эретәсең, аннары сулы табакка коясың. Суга килеп төшү белән, сыек кургаш бер рәвешкә кереп ката, шул каткан кургаш нәрсәне, кемне хәтерләтсә, шуңа карап фал ачалар — кешенең күңелен, гомерен, бәхетен юрыйлар…
Сүз дә юк, Давыт Ырыс авылы халкы китергән табак-савытларны рәтләп биргәли иде. Кемгә барсыннар инде — тимер-томыр, бакыр-чакыр әйберләрен күтәреп һаман шул тимерчегә киләләр. Кирәк булгач, Давыт ялындырып тормый — ямап, чүкеп, тишек урыннарына кургаш коеп, тагын берничә елга чыдарлык итеп бөтәштереп җибәрә. Ә менә им–том белән шөгыльләнгәне бик юк иде...
Иң элек авыру баланы алып кереп, түшәккә салдылар, аның янына, буе буенча сузып, ак сөлге җәйделәр. Аннары Хәерниса карчык дога укып алды, теләкләр теләде. Давыт сабыр гына үзенә чират җитүен көтте, коралларын рәтләштерде.
Хәерниса карчык имләп китергән кургаш борчак тимер мичендә бик тиз эреде.
Ул эрегән арада, Давыт кирәкле әфсенне укып алды:
Әй син, котым, син, котым,
Чакырганда кил, котым.
Хаста төште башыма,
Иясен табып бир, котым!..
Кургаш тамчысы чажылдап суга килеп төшүгә, Давытның сүзләренә Хәерниса карчык үз әфсенен ялгап китте:
Улкаемның коты чыккан,
Кил коты, кил коты!
Күгәрчен күк гөрләп кил!
Кыр казы күк тезелеп кил!
Ак җилен күк савылып кил!
Кил коты! Кил коты!
Давыт су эченнән кургаш кисәген алырга ашыкмады. Ул кургаш тамчысының су эчендә нинди рәвешкә керергә мөмкин булуын үзенчә юрарга кереште.
Кер коты, кер,
Ишектән дә кер,
Тишектән дә кер,
Ат булып кешнәп кер,
Сыер булып мөгрәп кер,
Каз булып какылдап кер,
Үрдәк булып бакылдап кер…
Кер коты, кер!..

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 15
- Parts
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 01
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 02
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 03
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 04
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 05
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 06
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 07
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 08
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 09
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 10
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 11
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 12
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 13
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 14
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 15
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 16
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 17
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 18
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 19
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 20
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 21
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 22
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 23