🕥 33-minute read
Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 08
Total number of words is 4335
Total number of unique words is 2011
41.1 of words are in the 2000 most common words
57.9 of words are in the 5000 most common words
65.6 of words are in the 8000 most common words
Авыл көтүендәге сыерларның сөтсез кайтуы хакындагы хәбәрләр моңа кадәр дә ишетелгәли иде. Бу хәлне төрлечә юрап карадылар. Кемдер әлеге хилаф эшне яланда уйнап көн итүче авыл балаларыннан күрде, кемдер урманнарда яткан качкыннар, әтрәк-әләмнәр хакында гәп куертты, өченче берәүләр: “Бу теге Су җененең эше генә, бүтәнчә түгел”, — дип, авыл халкының болай да шик-шөбһәле күңеленә шом җибәрде…
2
Ул — Аллаһ — күктән яңгыр иңдерде дә һәр елга үзенең микъдарынча агар булды; кечкенә булса да, зур булса да, елгадагы ташу суы үз өстенә чыккан күбекне күтәреп агар…
Су — Коръәннең мисалыдыр, әмма күбекләре — батыйль диннең мисалыдыр…”
“ Коръән тәфсире”,
“ Күк күкрәү” сүрәсеннән 17 нче аять
Бүген көн аеруча матур. Үзенчә матур. Әле кояшлы, әле яңгырлы. Яңгыр явып китә дә кояш чыга, явып китә дә кояш чыга. Гел шулай — җәйнең тап уртасында шундый берничә көн булып ала. Борынгылар бу мәлне “Тәңре туган көннәр” диләр. Ягъни дөнья яралган көн. Су белән уттан яралган бит ул. Кешеләр дә, бөтен тереклек тә… Шулай да иң беренче су булгандыр. Чөнки бүтән бөтен нәрсәләргә дә җан Тәңребез тарафыннан иңдерелгән, ә су башта ук җанлы булган. “Су — дөньядагы иң тере әйбер,— ди иде Сайдәнең әтисе. — Су — тормышның, яшәүнең нигезе; җан да уттан түгел, судан укмашкандыр әле, әнә бит фәндә язылган: кешенең күпчелек өлеше судан тора, диелгән…”
Бер чыланып, бер кибенеп Җидесуга таба баручы Сайдә үзенең уйларыннан үзе куркып китте. Куркырлык та, аптырарлык та шул — ул соңгы вакытта дөнья, галәм, кешелек, тереклек гаменә бирелеп, яшәешнең асылы, тормышның мәгънәсе хакында күп уйлана икән. Дөресен генә әйткәндә, ул зур дөнья өчен җаваплылык тоеп яши башлаган икән.
Кеше якындагы бәхетен, дөресрәге, язмышын тойганда шулай була. Гүя менә хәзер, берничә мизгелдән аның тормыш юлы, кискен борылып, бөтенләй бүтән якка кереп китәчәк, бу юлның очында аны изгелек һәм ихлас мәхәббәт каршы алачак…
Җидесу буенда Сайдәне юл читендә печән чабып йөрүче Мәннән карт каршы алды. Сайдәләр урамында яшәүче бу карт аларга әтисе ягыннан туган тиешле. Ләкин алар аралашмыйлар. Сайдәнең әтисе аны яратмаган, алар арасында ниндидер серле мөнәсәбәтләр булган. Ул серне мәрхүм үзе белән кабергә алып киткән.
— Нишләп кенә йөрисең, кызым?
— Менә су буена төштем әле…
— Анысын күрәм. Нинди эшең төште, димен…
— Эшем юк. Болай гына йөрим.
— Сәер бит бу, балакай. Ялгызың гына су буенда йөрүең, димен.
— Сәер? Ә нишләп сәер булсын?
— Хәзер бит без барыбыз да эш кешеләре. Ә син… эшсез генә йөрисең… Шул сәер дә.
— Бер дә сәер түгел, Мәннән абзый. Мин йөрим, уйлыйм, җырлыйм…
— Кара аны, балам, урманның да, суның да шаукымы тиеп куя кайчакта адәм баласына. Урман зәхмәте, су сихере кагылмасын, шуңа борчылып әйтүем…
— Борчылуың өчен рәхмәт, Мәннән абзый. Син дә әни әйткәнне әйтәсең. Бернәрсә дә булмас, бездә табигать әйбәт ул, игелекле, мәрхәмәтле…
— Шулай була күрсен. Тик… барыбер… озак йөрмә, яме?..
— Ярар, Мәннән абзый, озак йөрмәм. Сау булып тор…
Сайдә елга буйлап эчкәрәк керде. Авыл күздән югалып, алда иске су тегермәненең килбәтсез шәүләсе караеп күренә башлады. Ләкин Сайдә бер тамчы да курыкмады, хәтта шикләнмәде дә. Әле урман эченнән, әле елга буендагы үзәнлекләрдән чалгы кайраган тавышлар ишетелеп кала, әле машина-трактор тавышлары гөрләп куя, кайдадыр якында гына көтү йөри. Беренче карашка гына тыныч кебек; искә алып торсаң — бөтен җирдә тормыш кайный, дөнья шаулап тора…
Сайдә тагын да эчкәрәк керергә булды. Янәшә пар сукмакны хәтерләткән иске арба юлыннан атлый торгач, ул җил-яңгырдан караеп торган мәһабәт тегермәнгә килеп чыкты. Шунда ук алъяпкыч кесәсендә йөргән түгәрәк көзгене капшап куйды. Ялт кына кулына алып, үрелеп карады. Ап-ачык йөзе дә, зур зәңгәрсу күзләре дә, ярым ай кебек зифа кашлары да, тар, матур иреннәре дә, яңгырда чыланып, кояш астында бераз бөдрәләнеп кибә башлаган чәчләре дә үз урынында иде. Хәтта бит очларындагы мәхәббәт чокырлары да кояшлы яңгыр астында уңмаган, юылмаган булып чыкты…
Кинәт көзгене исенә төшерүе юктан түгел. Бу да әтисеннән калган гадәт. Явыз рухлар, җен-пәриләр куа чыкса, артка ташлап калдыру өчен кирәк ул. Әкиятләрдәге кебек. Ике арага ташласаң, көзге шунда ук үтеп булмаслык дәрья-суга әверелә дә явыз затларның юлын бүлә, сиңа якын җибәрми…
Дөрестерме, юкмы, әмма Сайдә моңа ышана, үзе белән һәрвакыт көзге йөртә. Аның әтисе бервакытта да ялган сөйләми иде. Шүрәленең судан курыкканын да, өрәкләрдән су сибеп котылып булганын да, күз тиюдән җиде вакыт чишмә суы яисә иртәнге чык белән юынып терелеп булганын ул әтисеннән ишетте. Менә әле дә әтисенең рухы аның белән кебек; ул кызын төрле бәлаләрдән саклап, аралап бара кебек…
Әтисен исенә төшергәч, Сайдә батыраеп китте. Кара такталары белән өркетеп каршы алган су тегермәне аның күзенә бераздан җимерек алачык булып кына күренә башлады. Аның инде чыгыры юк, ялгашлары тузып, чәчелеп ярда ята. Ишек-тәрәзәләре шар ачык; су эчендәге терәү баганалар янтаеп авып төшкән дә, тегермән диварларын җимереп, эчкә кергән… Тирә-ягында ватык арба тәгәрмәчләре, мичкә кыршаулары, иске-москы такта-киртәләр ята.
Кошлар күп икән монда. Каргалар… Шулай да иң күбе күгәрченнәр… Араларында аклары да бар. Ак күгәрченнең әйбәткә юралуын Сайдә белә. Шуңа күрәме ул, тагын да ышанычлырак атлап, тегермәнне узып киткәнен сизми дә калды. Тиздән иске ат юлыннан калган пар эз ялгыз сукмакка әверелде. “Кеше йөри икән әле моннан, — дип уйлап куйды Сайдә, тирә-якка шом биреп торган мәһабәт нарат-чыршыларга, биек усакларга игътибар итмәскә тырышып. — Балыкчылар, аучылар йөридер инде. Әллә… рухлар эземе бу? Әнә бит сукмак юлында бер эз дә юк. Кешеләрдән соң эз булырга тиеш иде! Йөргәннәр, ә эз юк… Сәер бу… Нишләп булмасын, әнә бер эз. Сайдә алдыннан гына кемдер ялан тәпи үтеп киткән. Ләкин бала-чага түгел бу. Нишләп? Олылар яланаяк йөрмиме әллә? Кыр сукмагында яисә юл тузанында яланаяк йөрү үзе рәхәт ләса…”
Сайдә дә чүпрәк чүәкләрен салып кулына тотты. Шунда ук сукмакның дымлы комында, баягы зур эз янында, Сайдәнең ялан тәпиеннән төшеп калган кечкенә тамга пәйда булды.
Алда Җидесуның туган бишеге — киң дәрья күренде. Елга да, дәрья да тынгысызланып, күбекләнеп ага бүген. Яңгыр явып торган көнне су күбекле була шул. “Кешеләр судан яралса, яман затлар аның күбегеннән барлыкка килгән”, — дип сөйли иде Сайдәнең әтисе.
Бер сөзәк урынны сайлап, кыз су буена йөгереп төште, аннары, тубыктан суга кереп, аягына килеп сырпаланган дулкыннар назына рәхәтләнеп, түргәрәк узды… Әтисе белән балык тотып утырган урыннарны карап үтте, каршы ярдагы карлыгач ояларын күзәтте…
Кинәт ява башлаган яңгыр шулай ук кинәт кенә туктап калды. Сайдә, яр башына менеп, якындагы куш каен төбенә барып сыенганчы, манма су булды. Юкка йөгергән икән, ул арада кояш чыгып, бөтен тереклекне өтеп-яндырып алырга теләгәндәй, зәһәр кыздыра башлады. Сайдә, күлмәген салып, каен ботагына элде, үзе, шәрә тәнен кояшка күрсәтергә кыенсынып, каенның җиләс ышыгында урын җайлады…
Яңгырдан соң су өсте караеп тора. Хәтта кояш та яктыртып бетерә алмый аны. Әкиятләрдә генә сулар сөттәй ак була бит ул… Әкиятләрдә генә сөт дәрьялары була…
Шунда ук Сайдәнең ниндидер сер-могҗиза сизенеп җилкенә башлаган күңелендә Түләк белән Сусылу хакындагы дастан яңарды.
“Сусылу, Түләкне каратып, үзе суга чумды. Алтмыш карыш чәченең алты карышы суга кермәгән иде — Түләк кызның чәчен үзенең беләгенә урап алды. Шулай барып, кыз судан чыкканчы, беләгеннән җибәрмәде.
Берзаман Түләк көн, ай күренмәс җиргә чыкты. Бер пулат-сарай торыр. Аның алдыннан бертөрле инешләр агып барыр — берсе балдан, берсе сөттән, берсе нурдан, калган дүртесе судан иде. Түләк кызның чәчен һаман җибәрмәде. Кыз Түләккә әйтте: “Инде син — минеке, мин — синеке, чәчемнән җибәр; мин сарайга керим, түшәк салыйм, аннан соң сине чакырып алыйм”.
Түләк кызга әйтте:
Алты көн дә җиде көн
Атым алып килердер;
Алдамачы, Сусылу,
Ай йөзеңнән бер үпми,
Һич җибәрмәм, Сусылу!
Аннан соң кыз әйтте:
Алты көн дә җиде көн
Атың алып килердер;
Ашыкмачы, бай углы,
Бар буем синекедер;
Сабыр итче, бай углы!
Кыз шулай дигәч, Түләк аның чәчен җибәрде. Кыз, сарайга кереп, бикләрен төшерде. Шул сәгатьтә сарайның Түләк басып торган җире һавага калыкты, әмма өч көн, өч төн үтсә дә, кыз Түләк янына чыкмады. Түләк намаз өстендә догалар укып әйтте: “Илаһи, бу кызны, кауме-халкы, малы-туары белән бергә, көн эсселеге белән бергә дәрмансыз ит!” — диде.
Шул сәгатьтә сарай тирәсендә аккан җиде елга да — бер бал елгасы, бер сөт елгасы, бер нур елгасы һәм дүрт саф сулы елга — барысы да тәмам корып беттеләр, һичбер эчәрлек су калмады, тереклек ияләре тәкатьсез булдылар…”
Сайдә, үзен-үзе белештермичә, үзалдына пышылдап әйтеп куйды: “Җиде су, монда да җиде су!” Аның әтисе дә белгән бу хакта! Шуңа да Сайдәгә Сусылу белән Түләк әкиятен сөйләгән…
Сайдә уйларының очына чыгып җитә алмады, елга өстендәге күк йөзендә яшен чыбыркысы уйнап алды, аннары бөтенләй икенче яктан — су тегермәне тирәсеннән — галәм арбасы гөрелдәп узды. Ап-аяз көнне яшенле яңгыр башланды. Сайдә, күлмәген аннан-моннан гына эләктереп, каенның куерак ышыгына кереп чумды. Тирә-якны сырып алган сәрби куаклары арасыннан башын чыгарып, Җидесу дәрьясына төбәлде.
Һәм шунда ук ах итте! Телсез калды. Телсез генә түгел, аңсыз, хәтта җансыз кала язды. Яңгыр тамчылары биюеннән шадраланып, кытыршыланып торган су йөзе буйлап Сайдәгә таба бер сәер җан иясе йөзеп килә иде! Әллә яңгыр пәрдәсе шулай котсыз итеп күрсәтәме аны? Бер нәрсә ап-ачык иде — бөтен су өслеген тутырып таралган озын чәчле, алгарак чыгып торган зур күзле, килбәтсез озын куллы, гәрәбә тәнле бу җан иясенең адәми затлар белән бернинди уртаклыгы да юк иде.
Әллә яңгырдан, әллә куркудан Сайдә калтырана башлады. Тагын яшен яшьнәде, күк күкрәде.
Кыз, елга өстеннән күзен алмыйча гына, яшенгә карата әйтелә торган әфсенне исенә төшерде:
Ялт итте, йолт итте,
Елгага төшеп китте…
Тфү, тфү, тфү!
Елгага төшеп китте…
Сайдә бер нәрсәне чамалап алган иде: бу гыйбрәтле зат — су заты, бәлки әле аның ияседер, рухыдыр? Су анасыдыр? Риваятьләрдәге кебек, чәчләре ничек озын… Юктыр. Су анасы түгелдер. Әнә бит ул ничек киң алып йөзә, яурыннары калын, аркасындагы мускуллары бөкрәеп өскә калкып чыккан…
Яңгыр басылгандай булды. Су заты, йөзеп килгән җиреннән кинәт туктап калды, бермәл нәкъ Сайдә басып торган якка, яр буендагы куш каенга төбәлде… Сайдә тын алырга да, күзләрен йомарга да куркып, баскан урынында тораташ кебек катып калды. Су заты тагын бераз карап торса, билләһи, йөрәге ярылып, җан тәслим кылыр иде. Ярый әле теге хәшәрәт, бу якка карап торган килеш, салмак кына су астына чумып китте. Бүтән күренмәде. Һичшиксез бу Су җене иде, юкса ул су астында ничек яши алыр иде?
Сайдә, куышыннан чыгып, авылга таба йөгерде. Юлда тагын Мәннән карт очрады. Ул аты-ние белән бергә, иске тегермән ышыгында басып тора иде.
— Нәрсә булды, кызым, җеннәр куамы әллә?
— Мәннән… абзый… анда… анда… Су җене бар… Үзем күрдем… Елгада йөзеп йөри иде…
— Ә? Җен дисеңме? Беләм мин ул җенне.
— Беләсең? Каян беләсең?
— Күргәнем бар.
— Ничек инде? Ник бу хакта беркемгә дә әйтмисең?
— Ни файда?.. Барыбер беркем дә ышанмаячак… Көләчәкләр генә…
— Нигә көлсеннәр, чын бит ул, чын! Үз күзләрем белән күрдем!..
— Үзе күрдеме соң сине? Күрсә — әйбәткә түгел.
— Белмим… Бәлки, күргәндер дә… Бик озак карап торды. Аннары чумып китте… Кем ул, Мәннән абзый, ә? Кем ул?
— Кем булсын, Ходай бәндәсе…
— Җен түгелмени?
— Эчендә кем утырадыр, тыштан кеше ул.
— Су кызымы?
— Юк шул, Су егете.
— Ә? Су егете дә буламыни? Су кызы, Су анасы хакында гына сөйлиләр бит…
— Артык күп сорашасың син, балакай, әйдә утыр, кайтыйк булмаса… Әнә яңгыр да туктаган…
Алар кайтканчы сөйләшмәделәр. Карт атын тиргәп кайтты. Сайдә бу гаҗәеп хәлләрне ничек итеп әнисенә сөйләячәге хакында уйлап барды.
Ләкин аңа бу хакта кемгә дә булса сөйләргә туры килмәде.
Аерылышырга вакыт җиткәч, Мәннән карт кискен генә әйтеп куйды:
— Кызым, бу хакта дәшмәвең хәерлерәк. Хәтта әниеңә дә әйтмә. Шулай кирәк.
Сайдә, каршы әйтеп, сорашып тормады. “Ярар”, — диде дә өенә йөгерде. Җидесуда йөзеп йөргән Су егете хакында беркемгә дә әйтмәде ул. Әнисенә бик әйтәсе килсә дә, телен тешләп түзде; әйтсә, аның үзенең тормышы, язмышы гына түгел, бөтен дөнья кителер, уалыр төсле тоелды аңа.
3
Аллаһ кешене бер тамчы судан халык кылды…
Вә ул — Аллаһ — җир өстендә дәрьяларны бар кылды һәм файдаланырга сезгә имкяният бирде…
Вә ул, җир тетрәсен өчен, аның өстенә мәхкәм тауларны ныгытты вә сезгә елгалар бар кылды, җирдә һәм диндә юллар бар итте; шаять, Аллаһ күрсәткән туры юлдан китәрсез!
“ Коръән тәфсире”, “Нәхел”
(Умарта кортлары) сүрәсенең 4,
14—15 аятьләре
Җен-пәри күргән кешенең холкы үзгәрә, диләр иде, дөрес икән. Сайдәне күрше-күлән генә түгел, әнисе дә таный алмады. Аның кызын бер көндә алыштырдылар да куйдылар. Ул Җидесуга бармас булды, моңаеп-сагышланып утырмас булды, әнисеннән бер тотам да калмыйча, көйсез бала кебек ияреп тик йөрде. Моңа кадәр сөйләшмәгәннәрен кире кайтарырга теләгәндәй, бертуктаусыз сөйләнде, мең сорау биреп, әнисен йөдәтеп бетерде.
— Әнием, әйт әле, син яшь чакта нинди идең?
— Әнием, син әтиемә яратып чыктыңмы?
— Әнием, мине каян алдыгыз, кәбестәдәнме, әллә Җидесудан тоттыгызмы?
— Әнием, мәхәббәт нәрсә ул?
Иң ахырдан бөтенләй сәер сораулар бирә башлый.
— Әнием, син җен-пәриләргә ышанасыңмы?
— Алар нинди була? Акмы, карамы? Күзләре нинди?
— Шул ук кешеләрдер, әмма алар ниндидер бер могҗиза ярдәмендә табигатьтән туганнардыр, әйеме?
— Әнием, Су аналары, Су кызлары бар бит, ә менә Су егете буламы, юкмы? Ә?
Баштагыларына Рәхилә ничек тә җавап бирергә тырыша, ә менә җен-пәриләр хакында сүз чыккач, аптырабрак кала. Бар, дисә, хәвеф-хәтәрдән, кызның күңеленә тәшвиш кертүдән курка. Юк, дисә, хакыйкатькә хилафлык килер кебек. Бар бит алар, бар, моны бөтен кеше белә. Күзгә генә күренеп йөрмиләр. Су кызы булгач, Су егете дә бардыр; ул булмаса, алар нәселләрен ничек дәвам итәрләр иде соң…
Шуларны уйлый да, Рәхилә кызының соңгы сорауларын җавапсыз калдыра. Ул белми шул, Сайдә аңардан Су егете хакында болай гына сорый, ул аның бар икәнен белә инде, әнисенә караганда да, бүтәннәргә караганда да яхшырак белә. Ул аны күрде, юк, юк, алар бер-берсен күрделәр, таныдылар… Сайдә аны бераз гына ошата да, хәтта ярата да башлады инде… Аның бүгенге күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте, ургылып, ташып торган йөрәк ярсуы шушы ымсындыргыч, серле-сихри тойгы белән бәйләнгән дә…
Өч көннән Сайдә үзенең элеккеге халәтенә кайтып төште. Элеккечә моңсу-ямансу кызына карап, Рәхиләнең җаны өзгәләнде. Ләкин ул бу юлы да үз җаныннан өзелеп төшкән бәгырь кисәген аңлый алмады. Бу шулай булырга тиеш иде. Ходай Тәгалә табигать кануннарын шулай яраткан инде: кеше үзенең язмышын мәхәббәт булган җирдән эзли, ә мәхәббәт сер булган җирдә яши, сер — табигатьнең асылы. Шул рәвешле кеше үзенең тәкъдирен түгел, язмышын эзләп, кешеләр арасына түгел, иң элек табигатькә, аның серенә, могҗизасына бара. Бигрәк тә бу сергә кагылып, аны тоеп өлгергән булса, ул инде аннан китә алмый, аны табуны, үзенеке итүне тормыш максаты, хәтта яшәү мәгънәсе итеп куя.
Сайдә белән дә шулай булды. Сер кайда, чынлык шунда, ди бит. Өченче көнгә чыккач, ул, ашык-пошык кына җыенды да, әнисенә дә әйтеп тормыйча, йөгерә-атлый Җидесу буена төшеп китте. Ул хәтта һәр барганда тукталып, суын кабып үтә торган чишмәләргә дә игътибар итеп тормады, иске тегермән яныннан да артык дулкынланмыйча, күңеленә якын алмыйча, шомланмыйча гына узып китте. Таныш куш каенга җиткәнче йөрәгенә кагылмады, күңелен җилкендермәде.
Ләкин, күзләрен авырттырып, кая ул күзләрен генә, йөрәген авырттырып, күпме генә күзәтсә дә, бу көнне Җидесу дәрьясында Су егете күренмәде.
Икенче, өченче көннәрне дә Сайдә теләгенә ирешә алмады. Аннары туп-туры Мәннән картларга китте. Карт барысын да белә икән инде.
Сайдәне күрүгә үк, исәнләшеп тә тормыйча әйтте дә салды:
— Син, балакай, яңгырлы көнне бар. Яңгыр яуганда чыга ул, диде. Үзе, Сайдәнең, берәр сүз әйтеп, бөтен эшне бозып куюыннан курыккандай, тиз-тиз генә өенә кереп китте.
Яңгыр озак көттерде. Сайдә, дөньядан ваз кичеп, яшерен уйлары белән яшәде дә яшәде. Рәхилә баштарак борчылып йөргән иде дә, соңрак кызының элеккеге халәтенә, үзенә, асылына кайтуын күреп сөенде генә. Чөнки ул белә, — Сайдәнең күңел халәте — әкиятләрдән, риваятьләрдән күчкән рухи образлар, каһарман йөрәкләр, тетрәндергеч язмышлар…
“Көнсез, кояшсыз илдә су дәрьясы тәмам корыды, эчәргә су калмады, барысы да тәкатьсез булдылар.
Ул кызның сарае тирәсендә кырык хезмәтче бар иде, барчасы зифа йөзле пәриләр иде. Алар, җыелышып, кыз сараена килделәр, кычкырыштылар. Кыз тәрәзәләрен дә, ишекләрен дә ачмады.
Бу халыклар Түләкне күреп калдылар, аның бик матур егет булуын белделәр. “Кыз бу егеттән качып бикләнмеш икән, бу хәтәр эш шушы егеттән тора икән! — диделәр.— Инде ни кылмак кирәк, бу хакта кызның атасы Чачдарга барып әйтергә кирәк”.
Аннан Чачдар ханга барып әйттеләр.
Чачдар хан ачуланып әйтте: “Ни өчен андагы халыкны һәлак итә ул? Егетне үзе кабул итмәгән булса, ул адәм бу җиргә килер идемени?! Барып кызыма әйтегез: сарайның ишек-тәрәзәсен ачсын, ул егетне үз катына алсын, гозерләр теләсен, дога үтенсен”,— диде.
Атасы әйткәч, кыз сарайның ишекләрен, тәрәзәләрен ачты. Шул вакыт кызның тәненә кояш яктысы төште һәм, күкрәгеннән кереп, аркасыннан чыкты,— кыз янып үлде. Пулат-сарай да ут эчендә калды. Шунда Түләк сарайга керде, кызны күрде, аның чәченнән урап алды, пулат-сарайның ишегенә сукты — кызның зиһене кайтты. Ул исен җыйды, күзләрен ачты һәм Түләкне күрде…”
Андый яңгырлар җәйгә бер генә ява. Коеп кына түгел, чиләкләп яуды ул көнне кара яңгыр. Төшкә кадәр урамга да чыга алмады Сайдә. Иртән болай да соңга калып чыккан көтү, таралып, төшлеккә авылга кайта башлады. Алмакайны абзарга кертеп япкач та Сайдә тәрәзә каршында шактый утырды әле.
Ниһаять, көн ачылгандай булды. Кара яңгыр Агыйдел ягына китеп барды, җир өстенә томан кебек капланып сибәләп торганы Камышлы тирәсендәге урманнарга, әрәмәләргә ябышып калды.
Сайдә су үткәрми торган япмасын бөркәнде дә үзенең таныш сукмагына төште. Ләкин ул көнне аңа Җидесу ярындагы куш каенга барып җитәргә насыйп булмады. Иске тегермән ышыгында шашлык кыздырып торучы өч исерек егет аның изге юлына аркылы төштеләр. Мондый чакта нишләргә кирәген белми иде Сайдә.
Егетләрнең:
— Кая барасың бу яңгырда, әйдә безнең белән генә кал, бергә күңел ачарбыз, — дигән бәйләнчек сүзләренә:
— Китегез юлдан, юкса бөтен авылга рисвай итәм, — дип янады, аларны оялтмакчы, хәтта куркытмакчы булды.
Ләкин егетләр курка торганнардан түгел иде. Алар өчесе өч яктан Сайдәгә табан килә башладылар. Берсе кинәт туктап калды:
— Стоп, егетләр! Бу бит Рәзилнең булачак хәләле. Әйдә китсен үз юлына, бәласеннән баш-аяк!..
Икенчесе аңа каршы төште:
— Булса соң! Без белмәдек, и баста! Ә кызы шәп, моны ычкындырырга ярамый… Рәзил үзе дә кызлар ярата, безне аңлар…
Өченчесе Сайдәнең язмышын тәмам хәл итәргә тиеш иде. Ә аның сүзе кыз файдасына булып чыкмады.
— Рәзил үзе әйтеп торды, минеке булмаса, тотып сезгә бирәм, чиратка салырсыз, диде. Так что… рөхсәт бар…
Өч кешелек төркемдә явызлык күбрәк булып чыкты. Шулай да Сайдә аларга караганда көчлерәк иде. Чөнки аның максаты бар, барыр юлы, сукмагы бар, сере бар, могҗизасы бар… Бу серле могҗизага ирешми торып, явызлык кулына бирелә алмый ул, илаһи мәхәббәт ләззәтен татымаган килеш исерек ирләр астына да ята алмый!
Сайдә, бер якка кискен генә тайпылып, бөтен көченә йөгерә башлады. Ул үзенең авылдан каршы якка — Җидесу култыгына таба йөгерүен бераз баргач кына төшенеп алды. Куучыларның үзләрен күрмәсә дә, аларның аяк тавышларын, сүгенү сүзләрен, ара-тирә, берәр нәрсәгә абынып егылгач, ахылдап сүгенеп куюларын аермачык ишетеп барды. Сайдәнең зиһененә бик авыр барып җитте — ни өчен Карурман эченә, Җидесу дәрьясына таба йөгерә соң ул? Ни өчен авылга кайтмый, ни дип үз афәтенә таба чаба?
Сайдә бу сорауларга җавап бирә алмый иде. Аның катлаулы тормыш борылмаларыннан тукылган язмышы хакында, әле туып-яралып кына килүче, сәер, әмма саф, изге, бөек мәхәббәте турында Ходай Тәгаләдән башка беркем дә белми иде шул.
Сайдә, алдын-артын карамыйча, үлеменә барган кебек йөгерде дә йөгерде. Кагылган саен агачлардан сибелеп калган яңгыр чыгына чыланып, манма су булды, тотып калырга теләгәндәй каршына чыккан гөлҗимеш, сәрби куакларына сыдырылып, тырналып бетте, аягы таеп, берничә мәртәбә тайган сукмак ләменә капланып төште, торып тагын йөгерде, тагын егылды, тагын торды… Куркудан онытылган һәм, кайсыдыр егылуында кесәсеннән төшеп калган көзге хакында да белми калды...
Җидесу дәрьясы ярына килеп чыккан Сайдә, адәм балаларыннан бигрәк, өрәкне хәтерләтә иде. Үзе күз иярмәс тизлектә чаба, үзе эчке бер ачыргалану белән сулкылдап, шыңшып, хәтта чыелдап елый, кемнедер ярдәмгә чакыра, кемнедер сүгә, каргый…
Менә ул үзенең куш каены белән тигезләште һәм… беренче мәртәбә аны узып китте… Каен исә, туктале, болай тиз генә миңа хыянәт итә алмассың дигән кебек, суларын коя-коя шаулап, җилләнеп алгандай булды; шул вакыт Сайдәнең аягы таеп китте, һәм ул, тотынып калырга теләгәндәй, кулларын як-якка җәеп җибәрде, әмма тотыныр терәк таба алмыйча, текә ярдан аска — Җидесуның күбекләнеп кайнап торган суына егылып төшеп китте…
Җидесу аңа ят иде; ул Сайдәне, аның кечкенә вакытында әтисе белән килеп йөргән чакларын, һәр килгәнендә, күлмәгеннән бер җеп өзеп: “Алма мине, менә сиңа корбаным”,— дип, аны суга салуын оныткан иде.
Бу юлы күлмәгеннән җеп өзеп яисә берәр бөртек чәчен алып суга бирергә вакыты булмады аның. Бүген ул, ихлас җанын, саф тәнен яман бәндәләрдән саклап, үлемнең күзенә карап килде…
Шуңа күрә дә бу юлы Җидесу аңа ярдәм итмәде. Сайдә, ничек ярдан яралы кош сыман очкан булса, шул килеш Җидесуның төбенә төшеп тә китте.
Су төбенә төшә-төшә, ул егылганда кычкырган соңгы иңрәүле авазын да ишеткән кебек булды хәтта: “А-а-аһ!..”
Сайдә үз хәлен бик яхшы аңлый иде. Зиһене яшен тизлегендә эшләсә дә, куллары-аяклары аны тыңларга теләмәделәр. Юк-юк, суга батып үләчәген тоеп һич үкенмәде ул. Аның бөтен үкенече, күпме көтеп тә, күпме ымсынып та күрешмичә калган Су егете белән бәйле иде. “Их, күреп тә, сөйләшеп тә калып булмады, ичмасам,— дип уйлады кыз,— аңлашып өлгергән булсам, ул мине бу хәлдә калдырмас та иде…”
Аннары Түләк белән Сусылу хакында уйлады Сайдә. Менә алар су астында яши алганнар… Бер-берсен ярата, сөя алганнар… Әкиятләрдә генә була шул мондый хәлләр… Ә Сайдә чынбарлыктан, хакыйкатьтән ерагайды. Иң мөһиме, хакыйкать… Аның каравы һәр туу — хакыйкатьне раслау, һәр үлем дә хакыйкатьне раслау, шул гына…
Сайдәнең, сулышы буылып, зиһене томалана башлады. Гомеренең соңгы мизгелләрен тоеп, ул киң итеп күзләрен ачып җибәрде. Җидесуның караңгы, шомлы төбендә нәрсә күрергә теләгәндер ул, әмма бу карашта ниндидер билгесез өмет чаткысы, алай гына да түгел, илаһи бер ишарә бар иде…
Бу өмет, бу ишарә Сайдәгә су төбеннән менеп килүче яктылык булып күренде. Ул яктылык йомгагы, як-якка нурларын чәчеп, һаман якыная барды. Тик шунысы гына, бу кояшның нурлары таралган чәч кебек кап-кара иде. Аннары бу кояшның күзләре бар иде, кашлары, калын матур иреннәре, куллары бар иде…
Менә бервакыт шул көчле куллар Сайдәнең үлеп баручы, хәлсез гәүдәсенә килеп кагылдылар да өскә — җем-җем итеп торган яктылыкка күтәреп алып менеп киттеләр… Әллә тыны-сулышы тәмам бетеп, әллә инде көтелмәгән очрашудан зиһене таралып, Сайдә аңын югалтты һәм илаһи нурдан гына торган бүтән сихри дөньяга китеп барды…
4
Әйт: “Корыда һәм суда караңгылыктагы курыкынычлардан сезне кем коткарыр?” Ул Коткаручы заттан түбәнчелек белән әшкәрәдә һәм яшерендә һәлакәтләрдән коткаруын сорыйсыз, әгәр бу һәлакәтләрдән коткарса, әлбәттә, Аллаһыга итагать итеп һәм гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрдән булыр идек, дисез…
“ Коръән тәфсире”,
“ Терлек” сүрәсеннән 63 нче аять
Сайдәне авыл башындагы чирәмлектән Мәннән карт табып алып кайтты. Кыз җир белән күк арасында калган иде, шулай да инде үлем афәте узган, яшәү өчен көрәштә тереклек җиңгән иде.
Кыз бертуктаусыз әтисен чакыра, аннары ниндидер Түләк, Сусылу белән сөйләшә, шушы изге сүзләргә ияреп, кабат тормышка кайтмакчы була иде…
“Берзаман кыз исенә килде, күзләрен ачып карады, Түләкне күрде, әйтте: “Әй егет, бу эшне мин нәүмизлегемнән кылмадым. Мин җир-су асты патшасының кызы булам. Бу эшне дә атама фаш булсын дип кенә эшләдем”. Ул янә әйтте: “Әй егет, моңа кадәр эшебез хәтәр иде, хәзер, Хак Тәгаләгә шөкер, эшебез дөрес булды. Атамнан рөхсәт бар, сине җефетлеккә алырга хәбәр килде…”
Түләк, Сусылуның бу сүзләрен ишетеп, олы мәхәббәт белән кызның муенына кулын салды. Кыз Түләккә әйтте: “Инде минем гаебемне кичер, — диде, — бу эсселектән хәлебез мөшкел булды, инде Хак Тәгаләдән үтенеп дога кыл, ул, гафу кылып, безне бу михнәтләрдән коткарсын. Егет әйтте: “Әй җаным, мәхәббәтем минем, бер сәгатькә генә сабыр бул, мин аулак җиргә барып, Хак Тәгаләдән хаҗәт теләрмен, син теләктә тор”, — диде. Һәм, сарайдан чыгып, ике рәкәгать намаз кылды, “Исме әгъзам” догасына иман китерде, башын сәҗдәгә куйды, әйтте: “Илаһым, барча мөшкел эшләр дә сиңа җиңел торыр; бу кавемгә дә рәхмәт кылып, көн эсселеген китәреп, аларга мәхәббәтле яшәү бир”,— диде. Шул вакытта ягымлы салкын җил исеп, бал дәрьясы, сөт дәрьясы, нур дәрьясы, аннары дүрт яктан су дәрьялары ага башлады. Халыклар туйганчы йоклап, хәл җыеп, өч көннән соң тордылар, мал-туарларын карадылар…
Шул көннән соң Түләк белән Сусылуның мәхәббәтләре көннән-көн артыграк була барды…”
Ап-ак түшәк өстендә тормышка кайтырга тырышып, саташып ятучы кызы өчен бигрәк тә Рәхилә өзгәләнде. Аңа күршедән кергән Сания абыстай белән Нәзилә ахирәте кушылдылар. Сания абыстай, ак яулык чылатып, “су ырымы” белән өшкереп-имләп тә алды:
Синнән — саулык, миннән — яулык,
Киртә тоттым, казык кактым,
Име-томы шул булсын!
Сайдәнең битенә капланган юеш яулыкны чеметеп алып, Нәзилә Җидесуга чыгып йөгерде, ә Рәхилә яулык чылатылган суны бакчаларындагы җиде еллык алмагач төбенә кертеп сипте…
Бөтен им-том шул булды. Әллә шушы ырымлы йола тәэсир итте, әллә әнисенең ягымлы сүзләрен ишетте, бераздан Сайдә күзләрен ачты, башын калкытты.
— И балакаем, исән генә булсаң иде инде, зәхмәтләрдән, шаукымнардан арынсаң иде; бер-беребезне кадерләп, бер-беребезгә таяныч булып, бик бәхетле тормышта яшәр идек… Ачсаң иде син күзләреңне, и кызым…
— Әнием?..
— Ә? Әү, кызым… Тордыңмы, уяндыңмы?
— Кайда ул?
— Кем, кызым? Кем?
— Түләк… Су төбендәге егет…
— Белмим, балам… Кемне әйтәсең соң син? Су төбендә кеше яшәми бит…
Куркынып калтыранган ана, йөрәген авырттырып булса да, кызының сәер сүзенә кушылып китте.
— Яши, әнием… Ул мине коткарды…
— Кем иде соң ул, балам?.. Мин берни дә аңламыйм. Нәрсә булды синең белән? Нишләттеләр сине?
— Мине… Рәзилнең егетләре куды…
— Сине?.. Мәсхәрә иттеләрме?…
— Юк… Су егете… Түләк коткарды…
Рәхилә бүтән каршы эндәшмәде, кызының сүзен җөпләп кенә торды:
— Бик әйбәт булган, кызым. Нинди изге җан очраган юлыңа… Мең рәхмәтләр аңа… Саулыклар, бәхетләр…
— Кайда ул, әнием?
— Белмим шул, балам. Түләк исемле егет безнең авылда юк бит. Сине бәбкә яланыннан Мәннән абзый табып алып кайтты…
— Мәннән абзый? Ул белә, әнием, ул барысын да белә… Су төбендә яшәүче Түләк хакында да… Минем аның янына барасым килә, аны күрәсем килә, әнием…
— Мәннән абзыйнымы?
— Су егетен, Түләкне!
Рәхиләнең бүтән әйтерлеге дә, түзәрлеге дә калмады.
Ул:
— И кызым, бу юлы нинди зәхмәтләр генә кагылды икән үзеңә? Хәерлегә генә булсын иде инде, хәерлегә генә… — диде дә, йөзен итәге белән каплап, кычкырып елап җибәрде.
Сайдәнең Җидесу буеннан иләс-миләсләнеп кайтуы хакындагы хәбәр шундук бөтен авылга таралды. Камышлы бер атна буе гөжләп торды. Ләкин баштарак кара сихер шаукымы дип кенә уйласалар да, берничә көннән килеп ирешкән хәбәр авылны сагаерга, Сайдә алып кайткан сүзгә ышанырга мәҗбүр итте. Хәбәр шуннан гыйбарәт иде: көтүчеләр Рәзилнең өч куштанын, иске сөзгеч-җылымнарга уралган килеш, Җидесу буендагы куш каен башыннан табып алганнар. Гади авыл кешесе генә күтәреп менгерә торган эш түгел бу. Димәк, рухлар эше. Теге Су рухы хакындагы сүзләр дөрес булып чыга. Рәзилнең хәчтерүшләре һаман да сөйләшә алмыйлар, ди. Күзләрен шардай итеп, ык-мык килеп тик торалар, ди. Аларның телләре ачылгач, хәл ачыкланыр анысы, әлегә Сайдә сөйләгәннәргә ышанырга туры килә; ышанмаган очракта да уйланырга, шикләнергә урын бар монда, гөнаһ шомлыгына каршы…
Чакыртылган фельдшер хатын Сайдәне озаклап карады, башын селки-селки, кабат-кабат кан басымын, йөрәк тибешен тикшерде.
Аның сүзе сискәндерерлек дәрәҗәдә сәер иде:
— Үлеп терелгән бу кызый… Йөрәге туктаган булган. Әнә әле дә ныклап эшләп китә алмый. Болай электрошок кына терелтә ала.— Гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, аптырабрак калган фельдшер тагын бер нәрсә хакында сорап куюны кирәк тапты.— Миңа кадәр беркем дә карамаган идеме, “скорый” чакыртмадыгызмы?
Каян килсен Камышлыга “скорый”?! Аның килмәгәнен фельдшер үзе дә белә. Тик ул үз күзләренә һаман ышана алмый,— бу кызга карата ниндидер көчле шаукым кулланганнар. Шифалы, әйбәт шаукым. Су егете коткарган, Су рухы терелткән дигән сүз дөрес булып чыга микәнни?
Сайдә бик тиз терелде. Икенче көнне үк аягына басты, өченче көнне урамга чыкты. Һәм шунда ук кешеләрнең шик-шөбһәле, хәтта каһәрле карашы белән очрашты. Монысын һич тә көтмәгән иде ул. Аның нинди гаебе бар соң? Үзенең шундый булуында, табигатьнең, дөньяның шундый булуында нинди гаебе бар? Артыннан күрше урам башында яшәүче Сапый карчык таш атып калгач, Сайдә әнә шул хакта уйланды. Иң кыены алда булган әле — ул тиле-миле карчыкка ияреп, урам балалары да Сайдәгә таш ата башладылар…
Ул урамга чыкмас, кеше белән аралашмас булды. Үз тарихының шаһиты булган Мәннән карт аңа ничектер якынаеп киткән иде; бер кичне, эңгер-меңгер төшә башлагач, Сайдә кача-поса шул карт янына китте.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 09
- Parts
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 01
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 02
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 03
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 04
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 05
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 06
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 07
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 08
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 09
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 10
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 11
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 12
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 13
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 14
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 15
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 16
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 17
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 18
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 19
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 20
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 21
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 22
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 23