- Read the next literature work for 4th Grade
- Әткәм-әнкәмнең теле... («Агымсуларга карап» повестеннан өзек)
🕙 1-minute read
Арыслан илә Тычкан
Total number of words is 193
Total number of unique words is 167
59.2 of words are in the 2000 most common words
68.5 of words are in the 5000 most common words
73.6 of words are in the 8000 most common words
Тычкан, Арыслан янына килеп, тегъзим берла генә, шул якын-тирәдә бер агач төбенә ояларга рөхсәт сорады вә диде: «И падишаһ! Син гәрчә урманда иң көчле вә гайрәтле бер зат булсаң да, гәрчә синең бер нәгьрәң бөтен җанварларны тетрәтергә җитсә дә, киләчәкне белеп булмый бит. Кем белә? Бәлки, мин шушы кадәр зәгыйфь вә көчсез бер мәхлук булсам да, бервакыт сезгә бер файда тиерермен».
Арыслан, Тычканның бу сүзләренә гаять тә ачуланып: «Синме?! И кызганыч җанвар! Кит, югал хәзер күземнән! Тере вакытта тизрәк башыңны алып кач. Югыйсә мин сине дөньяга килмәгән шикелле итәрмен. Миңа, Арысланга, файдам тияр дигән була бит! Ах, әдәпсез нәрсә!» — дип, бик каты гайрәтләнде.
Тычкан мискин бар хәле белән, җан коткарыр өчен, качып, күздән югалды.
Ләкин Арысланның бу тәкәбберлеге буш кына калмады.
Бервакыт ул, үзенә азык эзләргә чыкканда, яңлыш аучының уләннәр арасына корган авына әләкте. Монда инде нәгьрәләр, үкерүләр файда бирми.
Мискин Арыслан, никадәр тартылса да, җолкынса да, аучының табышы гына булып калды: аны шәһәргә алып кайтып, кешеләргә күрсәтер өчен, тимер читлеккә ябып куйдылар.
Арыслан читлек эчендә теге Тычканны исенә төшерде. Әгәр Тычканга шәфкать иткән булса, ул, ауның җепләрен кимереп өзеп, Арысланны бәладән коткара алачак иде.
Коега төкермә, бервакыт су эчәргә кирәк булыр, диләр.

You have read 1 text from Tatar literature.