Latin

Әнием Хаты

Total number of words is 1267
Total number of unique words is 818
47.4 of words are in the 2000 most common words
59.7 of words are in the 5000 most common words
65.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
“Вакыт” программасын карарга утырырга!” дигән команда яңгырады. Солдатлар һәрберсе үз урындыгын күтәреп барып утырыша башладылар. Утыралар да идән тактасына карап урындык аякларын тигезлиләр. Армия һәр җирдә тигезлекне, пөхтәлекне ярата. Солдатлар аркаларын тигез тотып, ияләкләре күтәребрәк карашларын түшәмдә эленеп торган төсле телевизорга төбиләр. Бераздан тапшыру башланып та китә.
Әле ротада бер ай да хезмәт итмәгән Фәнис бу тапшыруны карарга шулкадәр күнегеп китте ки, хәтта көне бу кич җитүен көтеп ала башлады. “Гражданка”да вакытта берәр караганы булды микән аның “Вакыт”ны? Юктыр, аның мондый “пүчтәк”ләргә бик исе китми иде. Ә монда башкача телевизор карарга мөмкинлек юк. Барча яңалыкларны да шуннан ишетәсең. Дөньяда нинди хәлләр булуын белмичә яшәп ятуы әй авыр шул эчендә җаны бар кешегә.
Якшәмбе көнне солдатлар “Советлар Союзына хезмәт итәм” программасын да карый. Тик тапшыру бетәргә биш минут калгач тезеп, казармадан алып чыгып китәләр. Солдатка ял көне дә эш табылып кына тора: я плац себерәсең, я чүп җыясың, я юл буйларын тырмалыйсың. Әгәр һич тә булмаса, казарма артына чыгып сары чәчкәләрне җыйдыралар. Хәрби яшел төсне бозып тормасыннар, янәсе.
“Вакыт” башланды. Фәнис бүген әллә арыды, әллә сагыну басты егетне, көн дә көтеп ала торган тапшыруын карыйсы килмәде аның. Ул башын түбән иеп татлы уйларга чумды.
Эх, кайтып бер күз чите белән генә булса дә күрәсе иде туган авылны. Әле өйдә нәрсә эшлиләр икән? Әнисе көтү кайтуын көтәдер. Тик әле көтү кайтырга иртәрәк. Бераздан тузан күтәрелер, урамда мал исе таралыр. “Актый” (әнисе сыерга шундый исем кушкан) көтүдән иң алда кайта.
– Синең фамилияңне кычкыралар,– дип керәшен егете Николай аның татлы уйларын бүлде. Фәнис аптырап калды, каушап нәрсә эшләргә белмәде. Шулчак арттан:
– Хәбиров! Бармы шундый солдат?– дип дәштеләр.
Фәнис торып басты. Ул вакытта кече сержант Сергей Агина аның янына очып килеп җиткән иде инде.
– Син нәрсә, селәгәй, замполитка җавап та бирә алмыйсыңмыни? Әллә йоклап утырасың?– дип аны сүгеп ташлады. – Ник басып каттың, йөгер канцеляриягә!
Фәнис китмәкче генә иде, Агина аны янә туктатты: “Пилоткаң кыйшайган, аңгыра!” Егет пилоткасын төзәтте дә коридорның икенче башына йөгерде. Кече сержант аның артыннан: “Замполит янына кергәч, честь бирергә онытма”, – дип кычкырып калды.
Фәнис барып кергәндә рота замполиты өлкән лейненант Федулов берүзе иде. “Товарищ старший лейтенант. Рядовой...”, – ди генә башлаган иде, тегесе ымлап туктатты.
– Сиңа хат бар, – дип, Фәниснең кулына конверт тоттырды. Егет бер хатка, бер замполитка карап алды.
– Кемнән, әниеңнәнме, әллә сөйгәнеңнәнме?
– Әниемнән,– диде Фәнис шатлыклы тавыш белән. – Китәргә рөхсәт итегез!
Замполит баш какты.
Коридорга чыккач, хатка карап ул чак кына кече сержант Маковеевка барып бәрелмәде. Тегесенең ачуы чыгып: “Күзең чыкканмы, йөгер урыныңа!”– дип тозлап-борычлап яшь солдатка кычкырды.
Урыныннан килеп утыруга дусты Николай пышылдап кына: “Нәрсә чакырган?” – дип сорады. Фәнис хатны күрсәтте, тегесе елмаеп баш какты, “шәп” янәсе. Алда һәм артта утыручылар да нигә замполитның чакыруы белән кызыксына башладылар. Чыш-пыш сөйләшү китте. Боларның иркенләп китүләрен читтән күзәтеп торган “Пиночет” кушаматлы өлкән сержант
– Әйе, сез, базар әбиләре, ябыгыз авызларыгызны! Прогулкада тел чарларсыз. Әлегә барыбыз да телевизор карыйбыз,– диюгә яшь солдатлар шым булдылар. Шулвакыт артта кемдер көлеп җибәрде. Әле генә тыныч сөйләнеп торган “Пиночет”ның ярасына тоз сиптеләрмени, ул бер мизгелдә көлүченең янында иде инде. Көлүче мари егете Толя Савельев икән. Дечканец Толикның маңгаена “чәп” итеп берне салды да, “Минем арттан!”, – дип, тегене кроватьлар арасына алып кереп китте. “Тәрбияләү” ике-өч минут эчендә булды. Тумыштан бер грамм ит йокмаган Савельевның кызарынып үз урынына килеп утырган йөзеннән елмаю билгеләре качкан иде.
Фәнискә кесәсенә салып куйган әнисенең хатын тынгылык бирмәде. Алып карыйсы килә, хәтта әле ачылмаган да бит. Сержантларның якында гына булмауларына инангач, кесәсеннән хатны алды. Тавышсыз гына ачып укый башлады.
“Исәнме, балакаем!
Сиңа сагынычлы сәламнәр белән хат яза әниең. Сәлам шулай ук әтиеңнән һәм туганнарыңнан. Балам, киткәнеңә бер ай да юк, мин инде синең...”
– Тык кесәңә хатыңны, салага. Ачуны кабартасаң, ертып ташлыйм, – аның янында каешып болгап кече сержант Маковеев басып тора иде. Фәнис хатын тизрәк яшерү ягын карады. Кече сержант ары китте, барып телевизорны сүндерде.
– Рота встать! Урындыкларны – урыннарын. Аста – плацта, тезелергә!
Берничә минуттан казарма бушап калды. Плацта җыр тавышы ишетелә:
Письма нежные очень мне нужны,
Я их выучу наизусть...
Армиядә солдатның вакыты минутлап бүленгән. Һәр эш үз вакытында башкарылырга тиеш: төшке ашка барумы ул, клубка киногамы яки кичке прогулкага чыгумы. Яңгыр явамы, кармы – берсе дә комачаулый алмый. Рәхәтләнеп җырлап, саф һавада йөреп кергәннән соң йокларга ятуның рәхәтлеген тик солдат булган кеше генә белә торгандыр.
Прогулкадан кергәндә замполит казармадан чыгып килә иде, өенә кайтып китте. Димәк, рота сержантлар кулында.
Берничә минуттан ротада иң өлкән кеше, өлкән сержант Дечканец кичке барлау үткәрә иде. Каешыңны кысып буып, иягеңне югары тотып, үз фамилияңне ишетүгә казарманы яңгыратып, “мин” дип кычкырсаң, “Пиночет” синең яныңда туктап тормый. Ә инде тавыш кәҗә бәтиенекедәй зәгыйфь ишетелсә... төнлә бәдрәфтә “мин” дип кычкырырга туры киләчәк. Унитазга карап...
Дечканецның кәефе шәп ахыры, ротаның исемлеген тиз-тиз укып чыкты да: “Рота, отбой”,– дип канцеляриягә кереп китте. Солдатлар йөгерешеп йокларга әзерләнә башлады. Фәнис чишенеп, хатны алды да юынырга йөгерде. Аяк юарга чират көткәндә булса да хатны укып бетерәсе иде. Ләкин хатның бер-ике юлын укыдымы-юкмы юыну бүлмәсенә кече сержант Агина килеп керде.
– Тизрәк кыймылдагыз, тагын өч минуттан берәрегез ятмаган булса, ротаны яңдана күтәрәм,– диде ул, тәмәке кабызып. Юынырга да өлгермәгән солдатлар кроватьларына чумдылар.
“Отбой” булуга берничә минутта казарма эче гырылдаган тавышка күмелде. Ә “каптерка” ягынан гитара тавышы гына ишетелә. Яшь солдат Козлов сержантлар өчен уйный, тегеләрнең күңелен ача. Әйбәт уйный Сережа, сәнгать институтында укый шул.
Фәнис одеялына төренеп ятты да: “Йокламаска, ничек тә йокламаска. Ярты гына сәгать түзәргә”, – дип кабатлый башлады.
Егерме минутлап үткәч, бер кулына чәйнек, икенчесенә ике котелок тоткан Иванов үтеп китте. Ул “каптерка”ның ишеген шакуга музыка тынып калды. Акрын гына ишек ачылды. Аны сержантлар шау-гөр килеп каршы алдылар. Аркаша көн дә ашханәгә йөри. Ул прогулкадан азат кеше. Шул арада ашханәгә барып чәй кайната, бәрәңге кыздыра да, үзенә генә таныш сукмаклар белән казармага кайта.
Тәки түзде Фәнис. Нәкъ ярты сәгать булуга хатын алып кроватьтан төшеп бәдрәфкә китте. Тавыш-тынсыз гына килеп тәрәзә төбенә утырып алды да укый башлады;
“Балам, без барыбыз да исән-саулар. Сиңа да шуны ук телибез. Фәнисем, үзеңне сакла! Авырдыр, беләм, түз балам. Әйтми булдыра алмыйм. Авылыбызда зур кайгы. Күптән түгел дустын, Ришатны алып кайтып күмделәр. Җиде генә ай хезмәт иткән иде бит. Хезмәт иткән җирендә бик кайнаганнар, кыерсытканнар дип сөйлиләр авылда. Түзәр әмәле калмагач атылып үлгән, балакаем. Иптәшләре тимер табутка салып алып кайтканнр. Күмәргә бөтен авыл барды, читләр дә күп иде. Еламаган кеше булмагандыр. Әнисе көне-төне елый, хыялыйга әйләнеп бара.
Фәнис улым түз. Андый афәтләрдән Ходай сакласын. Ярый, күп итеп үзең хат яз! Көтәм. Әниең”.
Хатны укып беткәч егетнең күзенә яшь тулды, бугазына төер тыгылды. Дусты, иң якын дусты атылып үлгән. Әнисен, аннан бигрәк дустын жәлләде Фәнис.
Хәзер үк аз гына булса да җавап хаты язып салырга. Йокламаса-йокламас, язарга кирәк. Егет тиз генә барып кәгазь-каләм алып килергә карара итте.
Хәерчегә җил каршы, ул бәдрәф ишеген ачып чыгуга булды “каптерка”дан сержант Дечканец килеп чыкты.
– Нәрсә, йокы килмиме әллә?
Фәнис хатын крсәтте.
– Ә-ә, хат укыйсың. Хат укыр өчен көн җитми алайса. Т-ә-әк, т-ә-әк, көн җитмәсә – төн озын. Хәзер барасың рота буенча дежурный янына, себерке сорап аласың, и, давай, идән себерергә. Әгәр берәр чүп калса – бәдрәфтәге барча унитазлар синеке. Аңлашылдымы?! Бар, йөгер!
Фәнис коридор идәнен себереп бетерүгә сәгать бер тулды. Барча халык гырылдап йоклый. Дечканец та ятып йоклады. Йокы вакыты кыскарса да, Фәнис әнисенең хатына җавап язарга булды. Кәгазь-каләм алып “Ленин бүлмәсе”нә керде дә, яза башлады:
“Исәнме, әнием!
Сиңа сагынып хат язучы солдат улың Фәнис, Сәлам шулай ук әтигә, туганнарга һәм авыл яшьләренә. Әни, син минем өчен борчылып ятма. Хезмәт итәргә мин бик әйбәт җиргә эләктем. Яхшы ашаталар, зарланырлык түгел. Бездә закон бик каты, андый син язган кеше кыйнау, кыерсыту дигән нәрсә бөтенләй дә юк. Солдат хезмәтенә өйрәнеп бетеп киләм инде. Тик бераз сагындыра гына. Сезне, туган авылымны төшләремдә күрәм. Әни, минем барсы да яхшы. Минем өчен борчылмагыз. Инде күп тә калмады бит – егерме өч ай гына...”
1991 ел, 20 ноябрь.
You have read 1 text from Tatar literature.