Latin

Алтын Күсе

Total number of words is 733
Total number of unique words is 436
50.8 of words are in the 2000 most common words
64.5 of words are in the 5000 most common words
70.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Сәйфи үз гомерендә ике тупас хата ясады. Беренчесе... Әйе, күптән булды инде. Ул көнне Сәйфи кичтән ярыйсы гына төшергән иде. Иртә белән уянып китте: баш чатный, гәүдә калтырый, йөрәк тә менә үләм, менә бетәм, дип кенә тибә. Сәйфи, сөйрәлеп кенә, чоланга чыкты. Бер чүмеч тутырып, боз шикелле салкын су чөмерде. Бераз рәт кергәндәй булса да, биш-ун минут узды микән, хәле тагын мөшкелләнде. Шунда гына, илле грамм капмаса, тәпиен сузачагын аңлап алды ул. Тик каян табасы?! Кичтән тамчысына кадәр эчеп бетергән бит, каһәр. Хатынының җыеп куйган «ынзы»сы бардыр да, тик ул аны бирмәячәк. Үләм дигәндә, авызга бер тамчы аракы сала торган бәндә түгел. Шулай булгач, аны уятмау хәерлерәк.
Сәйфи акылын эшкә җикте. Кайда яшереп сакларга мөмкин соң хатыны аракыны? Әһә, узган ел бер-ике мәртәбә идән астындагы баз киштәсендә тозлы кыяр банкалары артыннан берәр шешә аракы табып алган иде. Шуның өчен хатыны белән ачуланышып та йөрделәр әле...
Сәйфи баз капкачын ачып, аска төште. Ни күзе белән күрсен, киштәдәге аракы җиргә төшеп челпәрәмә килгән, шунда ук капкынга эләккән күсе тыпырчына. Бер аягы кысылган мескеннең.
Сәйфи акыллы кеше шул, ярылырга җиткән башы белән дә, бу капкынны киштәдәге аракы янына хатыны Гөлниса куйганын шунда ук чамалап алды. Ирен капкынга эләктереп, узган елгы аракылар өчен үч кайтармакчы инде бу. Ярый әле, күсе маладис, Сәйфидән алда өлгергән. Үтеп барышлый ялгыш кына орынгандыр инде мескен.
Маладисын-маладис та, тик менә әйләнгәләп-тулгангалап йөри торгач, аракы шешәсен дә төшереп ваткан. Әнә шунысын гафу итә алмады Сәйфи. Ул үкереп күсегә ташланды:
- Әһә, каптыңмы, сбу­лыч! Минем авызга керәсе аракыны түккән өчен... - дип муенын борып ташларга иде исәбе, тик күсе гади күсе булып чыкмады. Кинәт кенә телгә килде дә:
- И-и, адәм, син мине үтермә, җибәр, мин гади күсе түгел, алтын күсе,- дип әйтеп салмасынмы.
Гаҗәпләнүдән Сәйфинең күзләре маңгаена менде. Тик ничек тиз менсәләр, шулай тиз төштеләр дә. Чөнки маңгае чатнап авырта иде. Шунда ук кабат махмырдан икәнен исенә төшерде:
- Тә-әк, - дип сузды ул, - димәк, җибәрсәм, алтын балык әкиятендәгечә, өч теләгемне үтисең инде?
- Юк, мин өч теләкне үти алмыйм,- дип каршы төште күсе.
Сәйфи:
- Ә алтын балык... - дип авызын ачкан иде.
- Мин бер теләкне генә үтим. Мин бит балык түгел, күсе,- дип чинады күсе.
Сәйфинең озаклап сөйләшеп торырга рәте юк иде.
- Латны,- диде ул,- чурт с тобой, әйдә үтә теләгемне, бер ярты тап!
- Башта җибәр, үтәрмен!
Нишләсен, җибәрде Сәйфи. Теге аксаклый-туксаклый якындагы тишеккә кереп шылды. Шул мизгелдә каршыдагы киштәдә аракы белән мөлдерәмә тулы шешә пәйда булды. Сәйфи шунда ук шешәнең «гурла»сыннан аракыны авызына койды. Күңелле булып китте. Күсе кереп киткән тишеккә карап: «Тирә-ягын себереп, чистартып куярга, балчык коелмасын өчен чит-читен агач белән кысалап алырга кирәк. Йөрергә уңайлы булсын»,- дип уйлады.
Ярты сәгать узды микән, Сәйфи шешәне бушаткан иде инде. Тик аракының мичкәсенә төшәргә өйрәнгән кеше өчен бер ярты - бер йотым гына икән ул. Их, диде ул, эчтән үкенеп, баш эшләмәде, бер ящик аракы сорыйсы калган алтын күседән. Ләкин эш узган иде шул. Бу Сәйфинең беренче зур хатасы булды. Аннан соң күпме генә көтеп утырса да, күсе бүтән чыкмады...
Икенче хатасы да шул салган баштан булды инде. Ул көнне, ничектер, эштән иртәрәк кайтты Сәйфи. Шуңадыр, күрәсең, эчкән кадәресе җитеп-җитмәгән. Гадәттәгечә соң кайтса, мичкәсенә төшеп кайта иде инде ул. Иртә кайткангадыр инде, хатыны да көтмәгән. Ишекне озак кына ачмый торды, мәлгунь. Соңыннан, бераз «черем» итеп алган идем, шакыганыңны ишетмәдем, дип акланды да, кырын-кырын гына күршеләргә, ахирәте янына чыгып китү ягын карады.
Сәйфигә шул кирәк тә инде. Тагын берәр ярты табып булмасмы, дип күңеле эзләнә башлады. Баз капкачын да шул аракы табу максаты белән ачкан иде. Тик, ни күзе белән күрсен... базда бөтенләй таныш түгел ир-ат утыра. Теп-тере ир. Үзе шәрә. Үзе калтырый.
- Әһә, каптыңмы,- диде Сәйфи, ни өчендер теге алтын күсе белән булган вакыйганы исенә төшереп.
Шул чак теге адәм телгә килде:
- Зинһар, тимә миңа, җибәр, ни теләсәң, шуны үтим, - дип үкерде ул.
Сәйфи буталды. Шул аракы гына бутады ла башын...
- Нәрсә, өч теләгемнеме, әллә берне генәме?
- Хет меңне,- дип шыңшыды ир-ат.
Сәйфи ике дә уйламады, җибәрде. Хәтта үзе киенергә дә булышты әле тегеңә. Шулай булмыйни, теләгеңне үтим, дип торганда...
Әлеге адәм чыгып киткәч, Сәйфи кулын-кулга шапылдатып алды да:
- Мин бер ящик аракы телим,- дип пышылдады.
Ләкин ящик түгел, бер такта кисәге дә пәйда булмады. Шешә турында әйтеп тә торасы юк инде. Соңыннан бу теләген Сәйфи берничә мәртәбә кычкырып та кабатлады. Әмма...
Бу Сәйфинең икенче зур хатасы иде.
You have read 1 text from Tatar literature.