🕥 35-minute read
Әлдермештән Әлмәндәр - 23
Total number of words is 4518
Total number of unique words is 1730
40.3 of words are in the 2000 most common words
54.6 of words are in the 5000 most common words
62.3 of words are in the 8000 most common words
Хәлим (Вахитка). Әйдә.
Китәләр. Хәйдәр утыргычка утыра. Аркасы белән өстәлгә сөялеп карап кала.
Хәйдәр. Ялыныр көнегез алда әле. Хәйдәрне күп куып карадылар инде.
Күлдә балык йөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер, һай, сизәдер…
Әминә керә.
Нишләп йөрисең монда?
Әминә. Сезгә барыбер түгелмени?
Хәйдәр. Әллә агитатормы? Ну, табалар да соң инде. Агитатор дисәң дә агитатор. Ату, үткән ел илле яшьлек Нәҗип абыйны куеп үзәккә үткәннәр иде. Йә, агитациялә инде, гәзитләрдә ниләр язалар? Кычкырып торып укып җибәр, ә мин синең тезләреңә башым куеп тыңлармын.
Әминә. Тәрбиясез.
Хәйдәр. Сөйгән егетең дә миңа шулай дигән иде, кычкырыштык.
Авылыбызда бер чибәр бар,
Үзәгемне өзәдер, әй, өзәдер,
Әкрен кирәк, ипләп кирәк…
Әминә аңа әһәмият бирми, Хәлимнәр киткән якка карап тора.
Слушай, синең акчаң күпме? Әйт инде, курыкма, таламыйм. Булмаса, үзем биреп тора алам.
Әминә эндәшми. Хәйдәр торып, аның янына килә.
Нигә дәшмисең?
Әминә. Китегез биредән!
Хәйдәр. Кая китим? Мин аш пешкәнне көтәм. Менә син ник килдең? Хәлимне эзләпме? Кара әле, слушай, син зоотехник түгелмени хәзер? Беркөн правлениедә колагыма чалынды. Ташлады, диләр, дөресме ул?
Әминә. Анда синең эшең булмасын.
Хәйдәр. Болай гына әйтүем. Молодец. Син укыган кеше, ничывы тирес арасында йөрергә. Синең бит, авылда туып үссәң дә, тирес арасында буталырга натураң килешми. Син картинка кебек, үкчәле туфли киеп, егетләрнең борынына чиртеп йөрергә генә яратылган.
Әминә. Нигә сез һаман миңа бәйләнәсез?
Хәйдәр. Менә әкәмәт, нигә бәйләним? Мактыйм. Эшләү ул – ирләр эше, безнең эш. Чык миңа, слушай, Хәлимгә чыгып уңмыйсың син, эшләтеп җаныңа тиячәк. Ә мин сине, пожалысты, яңа өйнең түрендә генә утыртырмын. Әни карчыкка иптәш булырсың.
Әминә китмәкче була.
Тукта инде, слушай. Әйдә, загарать итәргә барасыңмы? Су әйбәт монда: әле яңа гына коенып чыктым.
Әминә. Җибәрегез, дим.
Вагоннан Фәния чыга. Хәйдәр аны күреп ала.
Хәйдәр (Фәниягә). Нәрсә авызыңны ачып тыңлап торасың? Кулларыңны уйнатма син, слушай. Менә синнән олырак апаңнар да сукмый миңа. (Өстәл читендә яткан бер газетаны алып.) Слушай, бу гәзитне миңа бир әле. Мотоциклның свичәсенә тузан кунган.
Фәния. Куй урынына.
Хәйдәр. Ике тиенлек гәзитеңне жәлләмә инде. Ярый, сезнең белән чүбек чәйнәп май чыкмас. (Фәниягә.) Хәлим килсә, әйт, мин елга янында булам. Загарать итә, диген. (Җырлый-җырлый китә.)
Күлдә балык йөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер, һай, сизәдер…
Әминә Фәнияне күреп аптырап кала. Фәния, килеп, газетаны рәтләп куя, табак-савытларны җыя.
Әминә. Син нишләп биредә?
Фәния. Эшлим.
Әминә. Синең эш урының монда түгел.
Фәния. Сезнеке дә монда түгел бит.
Әминә. Ах, шулаймы? Без синең белән Хәлимне бүлешәбезмени?
Фәния. Хәлим абый алма түгел ул, нигә бүлешә-сең?
Әминә. Синең өчен алма ул. Син, койма башына менеп, аңа кызыгып торгансың ич. Бар, хәзер үк кайтып кит.
Фәния. Минем эшләрем бар, мин аш пешерәм.
Әминә. Нинди аш пешергәнеңне беләм мин.
Фәния (кызып китә). Әминә апа, сез әле генә Хәйдәр абыйны тәрбиясез дип атадыгыз. Сезнең авылда ничектер, безнең авылда әдәплерәк итеп сөйләшәләр.
Әминә (кычкырып). Әдәплерәк! Әдәпле сөйләшкәнне аңлыйсыңмы соң син?!
Фәния. Сез миңа андый гаеп ыргытмагыз. Һәм миңа кычкырырга да хакыгыз юк сезнең.
Әминә. Әллә рәхмәт әйтимме?
Фәния. Мин аңа мохтаҗ түгел. Мин сезне элек тә яратмый идем. Хәлим абый белән таныш икәнегезне белгәнче үк. Ни өченме? Хәйдәр абый әйткәндәй, тирес-тузан арасында йөрергә натурагыз килешмәгән өчен. Авылда үсеп, авылдан җирәнүегез өчен. Сез бит, бер ел зоотехник булып эшләп, терлек абзарларына кереп тә карамадыгыз. Чебиләр янына килгәндә дә борыныгызны яулык белән каплый идегез. Дөрес түгелме? Хәзер бөтенләй ташлагансыз. Киенеп-ясанып, авылдан авылга чабып йөрисез. Мин эш урынымда, мин эшлим. Сез нишләп йөрисездер – билгесез. Ә инде беркөн сөйләшкән сүзләрне искә төшерәсез икән, мин аны сезгә тагын кабатлый алам. Әйе, яратам мин аны. Ә сез аны яратмыйсыз. Хәлим абыйны хөрмәт итсәгез, бу кыяфәтегез белән аның эш урынына килмәс идегез сез. (Табак-савытларны күтәреп чыгып китә.)
Хәлим керә.
Хәлим. Әминә? Нишләп йөрисең син монда?
Әминә (йөзенә бәреп). Синең янга килдем. Көтмәгән идеңме?
Әминәнең бәйрәмчә киенүен күреп, Хәлимнең кәефе кырыла, дөресрәге, уңайсызлана.
Нәрсә, Хәлим, әллә минем килүем сиңа ошамадымы?
Хәлим. Эшкә бардыңмы?
Әминә. Юк.
Хәлим. Сөйләшкән идек ич. Ничек инде, Әминә, югары уку йортын бетереп, зоотехник дипломы алып, шул эшне ташларга мөмкин? Мин аңламыйм.
Әминә. Аңларсың әле, Хәлим. Мин бер ел эшләдем. Туйдым, ардым. Ә синең эшли башлавыңа ай да тулмаган.
Хәлим. Минем эшли башлавыма сигез ел инде. Мин укып чыккач ничек буласын укырга киткәнче үк белдем.
Әминә. Ә мин укып кайткач кына белдем. Баштук белсәм, авыл хуҗалыгы институтына аягымны да атламаган булыр идем. Фермада йөрер өчен югары белем кирәкми икән.
Хәлим. Соң хәзер нишләргә уйлыйсың?
Әминә. Белмим, син әйт.
Хәлим. Юк, Әминә, алай булмый. Бүген сезгә барам, әниең белән сөйләшергә кирәк.
Әминә. Мин бала-чага түгел, үзем өчен үзем җавап бирә алам.
Хәлим. Андый җавап ишетәсем килми минем синнән, Әминә. Чөнки яратам мин сине.
Әминә. Кемне яратасың соң син? Минеме? Әллә зоотехникнымы? Ә мин синең үзеңне яратам. Шуңа килдем дә. Син мине ничек куарга белми аптырыйсың, яратумы бу? Безнең бирешкән вәгъдәләребез шуның өчен идемени? Кайткач ук өйләнешәбез дигән вәгъдә зоотехникка гына бирелгән идемени? Син кайтканга никадәр вакыт узды.
Хәлим. Үзең күреп торасың бит, Әминә.
Әминә. Мин күп нәрсәләрне күреп торам. Менә шуңа күрә сине алырга килдем дә.
Хәлим. Кая?
Әминә. Загска.
Хәлим. Загска?! Бүген үкме?
Әминә. Әйе. Бүген үк! Хәзер үк! Мин көтә-көтә арыдым. Минем кеше кебек яшәп каласым килә. Миңа хәзер егерме биш яшь. Мин ышанып яшәдем. Сиңа! Ә син… (Еларга тели.)
Хәлим. Кирәкми, Әминә.
Әминә. Юатма мине. Миңа теләсә кем кычкыра. Имеш, мин сиңа тиң түгел.
Хәлим. Әминә, нигә инде андый сүзләр? Тукта, Әминә, мин Хәйдәрне генә табып киләм, югыйсә…
Әминә. К чёрту, к чёрту миңа Хәйдәрләрегез. Беләм мин ни өчен миннән качуыңны. Сиңа Фәния кирәк.
Хәлим (кинәт туктап). Нинди Фәния?
Әминә. Белмәгән булып кыланма!
Хәлим. Тукта әле, син, Фәния кирәк, дидеңме? Ни өчен?
Әминә. Ни өчен икәнен үзеннән сора. Ул бит сине ярата.
Хәлим. Кем әйтте?
Әминә. Үзе.
Хәлим. Кайчан?
Әминә. Сиңа барыбер түгелмени?
Хәлим. Шаяртадыр ул.
Әминә. Шаярту белән шаяртмауны аера беләм мин.
Хәлим. Димәк, син шуңа… Юк, ничек алай булсын? (Кинәт.) Ә минем моңа ни катнашым бар?
Әминә. Ул бит синең кочагыңда үскән.
Хәлим. Үссә?
Әминә (үзгәреп). Хәлим, мин беләм. Син алдашмыйсың. Мин сине гаепләп әйтүем түгел. Ә аның яратуы дөрес. Хатын-кыз күңелен хатын-кыз аңлый. Ул сине миннән тартып алачак. Аның явызлыгы җитәрлек. Ул хатын-кыз кыяфәтендәге Демон.
Хәлим. Ничек инде, Фәния ярата дип, бөтен эшне ташлап, шундый көндә загска чабыйкмы?
Әминә. Мин куркам…
Хәлим (зиһене таралган). Юк-юк. Күрәм, минем артта әллә нәрсәләр эшләнә, мин бернәрсә дә белмим. Син миңа ышанмый ук башлагач, димәк, бу җитди. Кайда ул?
Әминә. Кирәкми, Хәлим.
Хәлим. Юк, болай ярамый, Фәния!..
Әминә китә башлый.
Әминә, китмә!.. Фәния!
Әминә китә.
Әминә…
Фәния керә. Хәлим үзен кулга ала.
Фәния, утыр әле. Безгә сөйләшергә кирәк.
Фәния. Әминә апа куштымы?
Әминә вагон читенә килеп тыңлап тора.
Хәлим. Бәлки, шулайдыр да. Әминә апаңа әйткән сүзләрең дөресме?
Фәния. Әйе.
Хәлим. Нигә кирәк булды инде ул?
Фәния. Хәлим абый, сез миннән сорау алмагыз, ачуланасыз икән ачуланыгыз…
Хәлим. Юк, мин ачуланырга җыенмыйм. Ләкин бу шаяра торган нәрсә түгел.
Фәния. Мин шаярмыйм, Хәлим абый.
Хәлим. Ничек инде?
Фәния. Әгәр Әминә апа сезгә сөйләгән икән, белегез, аңа әйткәннәрем чын.
Хәлим. Бу турыда сөйләшүе дә уңайсыз. Син мине бит авыр хәлгә куйдың. Миңа синең алда оят.
Фәния. Сез оялмагыз, Хәлим абый. Монда мин оялырга тиеш.
Хәлим. Димәк, сүзне шуның белән бетердек? Икенче тапкыр кабатланмас бит?
Фәния. Белмим.
Хәлим. Ничек инде «белмим»? Аңлаштык ич.
Фәния. Юк.
Хәлим. Менә сиңа кирәк булса! Йә, син үзең аңлат, алайса.
Фәния. Минем хыялларымның ни өчен юкка чыкканын белергә телим мин.
Хәлим. Нинди хыяллар?
Фәния. Сез мине кечкенәдән үк дөньяны, җирне яратырга өйрәттегез. Сез мине яшәргә өйрәттегез. Сез миңа олы мәхәббәт турында сөйли идегез. Мин мәхәббәтне аңлый башладым. Мин аны таптым дип уйлаган идем.
Хәлим. Син яшь әле, Фәния. Күп нәрсәләрне аңлап бетермисең.
Фәния. Аңлатыгыз.
Хәлим. Ничек дип? Билгеле, синең белән сөйләшкән сүзләр күп булды. Мәхәббәт турында да. Әмма алар икенче төрлерәк иделәр. Ничек әйтим, гомумән мәхәббәт турында. Аларны үзеңчә кабул итәрсең дип башыма да китермәгәнмен. Күрәсең, синең олыгая баруыңны сизмәгәнмен. Болай буласын белсәм…
Фәния. Ничек соң сез, Хәлим абый, бөтен эштә уйлап эшли торган абый, ничек сез аны күрә алмадыгыз? Нигә мине һаман өмет белән яшәттегез? Хәзер мин нишләргә тиеш? Юк, сез уйламагыз, мин сездән мәхәббәт теләнмим. Тик киңәш бирегез миңа. Ничек миңа бөтенесен дә онытырга, ничек сезне очраткан саен, берни булмагандай гади итеп, чит кешеләр белән сөйләшкән кебек сөйләшергә? Киңәш бирегез.
Хәлим ни әйтергә белми. Әминә атылып чыга.
Әминә. Киңәш бир, Хәлим! Нигә бирмисең? Алайса, мин бирәм. Менә сиңа иң яхшы киңәш! (Фәниянең яңагына суга.)
Хәлим. Әминә!
Әминә. Нәрсә «Әминә»! Синнән киңәш сорый бит. Син дәшмисең. Ни өчен дәшмәгәнеңне беләм мин. Алдакчы! Алдакчы! (Йөгереп чыгып китә.)
Хәлим. Гафу ит, Фәния.
Кинәт артта, елга янында, чырылдап кычкырган тавыш. Әминә тавышы. Хәлим йөгереп чыга. Артта кешеләр йөгерешкән, сөйләшкән тавышлар. Бераздан, Әминәне күтәреп, Хәйдәр керә. Хәйдәр бил тиңентен ялангач. Башкалар да керә.
Хәлим. Әминә! Әминә!
Әминә дәшми.
Хәйретдин (Хәйдәргә). Аңлатып сөйлә, нәрсә булды?
Хәйдәр. Ну, нәрсә, йөгереп бара иде, егылды. Аяк астындагы җир ишелде дә, суга килеп төште. Анда биек ташлар. Башы шунда бәрелгәндер.
Вахит. Врач чакырырга кирәк.
Хәйдәр. Синең врачыңны көтеп ята ди ул. Мин аны авылга алып кайтам. (Әминәгә карап торучы Хәлимне читкә этеп.) Кит әле, мишәйт итмә. (Әминәне күтәреп чыгып китә.)
Аның артыннан башкалар да чыга. Фәния, төсе киткән килеш, сәхнә уртасында басып кала. Мотоцикл кузгалып киткән тавыш. Фәния елап җибәрә.
Дүртенче күренеш
Район больницасының ишегалды. Бакча. Эскәмияләр. Эскәмияләрнең берсендә Әминә утыра. Мотоцикл килеп туктаган тавыш. Эш киеменнән, тузанга батып, Хәйдәр керә. Туп-туры Әминә янына уза.
Хәйдәр. Сәлам! Бу нишләп йөри дип ачуланма, бик ашыгам. Хәлеңне белергә чаптым. (Сәгатенә карап.) Унбиш минут вакытым бар. Комбайнны теге малайга гына калдырып тордым. Йә, ничек?
Әминә (коры). Күреп торасыз.
Хәйдәр. Болай әйбәт күренә. Слушай, мин монда синең турыда бер әкәмәт әйбер ишетеп килдем бит әле.
Әминә (нидер сизенгән сыман). Нәрсә бар?
Хәйдәр. Түлке, мин уйлап чыгарган, димә. Бөтен кеше сөйләгәнгә генә әйтәм. Мин бит теге вакытта сине ярдан егылып төште дип уйлаган идем, син үзең сикергәнсең икән ич.
Әминә. Кем әйтте?
Хәйдәр. Бөтен кеше шулай сөйли. Хәлимгә ачу итеп сикергәнсең диләр. Дөресме?
Әминә. Китегез моннан.
Хәйдәр. Кума инде. Менә кеше. Рәхмәт әйтәсе урында куа. Мин коткармасам, үлә идең бит. Мин әле синең өчен медаль сорарга җыенып йөрим. Суга баткан кешене коткарганга медаль бирәләр, ди. (Кәефе килеп көлә.) Ну, хәйләкәр дә үзең, слушай. Даромга гына укымагансың икән. Әйтәм аны, әкәмәт кенә егылып төштең. Ярның тәбәнәк урынын гына эзләп. Нәрсә, анда суның тирән икәнен белмәгән идеңмени? Әйтәләр аны, мин шунда ич, Хәйдәр, мин суга сикерәм, кайсы җире сайрак, дип сорыйлар аны. Уеннан уймак чыгарып, үлеп куюың бар. Нәрсә, Хәлим ташладымы әллә? Фәнияне ярата башлаганмыни? Син миңа әйбәт әйбер өйрәттең бит әле, слушай, кайтам да, мин дә сикерәм. Әминә өчен сикердем дип, язу язып калдырам.
Әминә урыныннан торып китә башлый. Хәйдәр кинәт җитдиләнә, Әминәнең юлына аркылы төшә.
Әминә. Җибәрегез!
Хәйдәр. Ашыкма. Син миңа характерың күрсәтмә, ярыймы! Каян беләсең, әллә мин сине серьёзно ярата торганмындыр. Шуның өчен килгәнмендер. Дурак, суга сикереп ачу алалармыни? Барып Хәлимнәрнең капка баганасына асылынасың калган. Кызганырлар иде. Хәлимнән башка кеше беткәнмени? Мин сиңа кайчаннан бирле әйтеп киләм. Хәлим, имеш. Ул синең яныңа да килеп карамады. Мотоцикл белән мин алып килдем. Мин! Беләсеңме? Шуңа күрә миңа булырга тиеш тә син!
Әминә (кычкырып). Сестра!
Хәйдәр (каушап). Аңламагач та аңламыйсың икән, ярый, кычкырма, китәм. Вакыт та җитте. Иртәгә тагын килермен, ярыймы? (Кесәсеннән кыйммәтле шоколад плиткалары чыгарып.) Мә, боларны ал. Курыкма, мин аны болай гына. Кичә зарплат алдым. Әйбәт шоколад ул. Больницаның манный боткасы түгел. Ятып чыктым инде мин монда, беләм. Курыкма, шоколадның зыяны юк аның. Син диет түгел бит.
Әминә китә, Хәйдәр бер больница ишегенә, бер шоколадларына карап тора да ачу белән шоколадларны җиргә бәрә.
Дурак!
Капкага таба бара. Хәлим белән очраша.
Хәлим. Нишләп йөрисең монда?
Хәйдәр. Син нишләп йөрисең соң?
Хәлим. Җитте сиңа, Хәйдәр, уйнама!
Хәйдәр. Кем уйный?! Син ул авылдагы бөтен кызларны берүзеңә алып бетердең дә… Бүтәннәр теләсә нишләсен! Белмиләр дип беләсеңме әллә? Бөтен кеше белә.
Хәлим. Нәрсә? Нәрсә беләсең? Нәрсә беләләр?
Хәйдәр. Шуны беләм – син кешене чак кына үтермәдең. Синең аркада кеше суга сикергән.
Хәлим. Син нәрсә?
Хәйдәр. Җикеренмә, пажалысты. Ачуымның кабарган чагы. Унбиш суткы дип тормам, колак төбеңә берне генә ямармын. Сөякләреңне җыеп ала алмассың. (Чыга.)
Хәлим, нишләргә белми, аңа карап кала. Артта, әллә нинди яман тавышлар чыгарып, мотоцикл кузгалып китә. Хәлим больницага кереп китә. Шулвакыт унике-унөч яшьләрендәге бер малай килеп чыга. Үзе больница ягына карана, үзе җирдә аунап яткан шоколадны җыеп кесәсенә тутыра. Ишектән Хәлим чыга. Малай агачлар арасына кереп югала. Хәлим, утыргычка утырып, тәмәке кабыза. Малай килеп, Хәлим янына чүгәли.
Малай. Исәнме, Хәлим абый!
Хәлим (гаҗәпләнеп карап). Син мине каян беләсең?
Малай. Белмәс. Абыеңның белмәгәне юк аның. Әминә апаның сөйгән егете бит син. Мин монда бөтенесен белеп бетердем инде. Мин Әминә апа белән бер авылдан. Шәпкәнеке мин. Габдуллаҗаннарны беләсеңме? Шуларныкы.
Хәлим. Кайсы җирең авырта соң синең?
Малай. Бер җирем дә авыртмый.
Хәлим. Нигә больницада ятасың?
Малай. Җибәрмиләр. Киемнәрне бикләп куйдылар да менә боларны кидерделәр. Шуларны киеп качып кайткан идем, тотып китерделәр. Хәзер ияләштем инде. Кайт дисәләр дә кайтмыйм.
Хәлим. Юкка тотмыйлардыр, авыруың бардыр.
Малай. Аның ише авыру! Трахум. Күзем минем бинокль кебек күрә. Авылдагы сестра бәйләнде. Авылда берүзең генә, ди. Башкаларга йоктырырсың дип, монда китерделәр. Үзе бозып бетерде дә. Трахум да түгел, чүп кергән иде. (Кесәсеннән алмалар чыгара.) Хәлим абый, алма ашыйсыңмы?
Хәлим. Каян алдың ул кадәр алманы?
Малай. Минем күп ул. Аша. Менә монда, күрше бакчада гына. Мин аны ямь-яшел вакытыннан ашыйм инде. Хәзер өзеп бетерделәр, соң өлгерә торганнары гына калды.
Хәлим. Урлыйсыңмы?
Малай. Эһе. Бер тапкыр да тотканнары юк. Син әйтмә тагын, Хәлим абый.
Хәлим. Урларга ярамый бит.
Малай. Ярамаса җибәрсеннәр. Мин аларның бөтен әйберләрен урлап бетерәм әле.
Хәлим. Ярамый. Әти-әниең ишетсә?
Малай. Әти-әни юк минем.
Хәлим. Кайда соң?
Малай. Белмим. Аерылыштылар да киттеләр. Берсе Ташкентта, берсе Казанда. Мин әби белән торам.
Хәлим. Әбиең белсә?
Малай. Белә инде ул, күзе начар күрә аның. Кыйнарга дип мине куа башласа, абына да егыла. Детдомга бирәм, хәерсез, ди, әйтерсең мин куркам. Бирсен. Александр Матросов та детдомда үскән әле.
Хәлим. Әтиең белән әниең хат язалармы соң?
Малай. Юк. Аларга яхшы. Аерылыштылар да киттеләр. Синең өчен мин нужа чигәм, ди әби. Чикмәсен… Ренат та монда ята әле.
Хәлим. Кем ул Ренат?
Малай. Сезнең авылныкы. Сукыр эчәген кисеп ыргытканнар. (Көлеп.) Башта болай бөкрәеп кенә йөрде. Аны, бакчадан чыгып килгәндә, сестралар тотып алдылар әле. Мин ычкындым. Хәзер Ренатка эләгә инде. Без дус. Ренатка өеннән гел әйберләр җибәреп торалар. Башта бөтенесен миңа биреп барды. Хәзер икәү ашыйбыз. Берсекөнгә ул да китә инде…
Хәлим. Нәрсә, монда ашарга бирмиләрмени?
Малай. Бирәләр. Өйдән килгән тәмлерәк була. (Кесәсеннән шоколад чыгарып.) Күрдеңме, нәрсәләр! Юк, боларын урламадым, теге, сиңа сугып җибәрермен дигән кешенеке. Ай, син шунда карап тордың. Миңа эләксә! Урак бетәме әле, Хәлим абый?
Хәлим. Бетә.
Малай. Монда ятып уракны да күрми калдым. Бригадир Нурмый абый әйткән иде, комбайнда салам төшереп йөрерсең, дигән иде. Хәзер Вәкил йөри торгандыр инде, мактанып, комбайнга утырып. Укырга вакыт җитә, укыйсы да килми. Ренат ул, гел бишлегә укыйм, ди. Әллә аңардан үрнәк аласы инде? Аның яхшы, әтисе-әнисе бар! (Кисәк алмаларны, шоколадларны җиргә бәрә.)
Хәлим. Нигә ташлыйсың?
Малай. Кирәкми лә! Кеше әйбере белән нишлим? Хәлим абый, тетя Мутя белән сөйләш әле, җибәрсен. Ул – күз врачы.
Хәлим. Ярый, сөйләшермен. Тик бу әйберләрне җыеп, кертеп куй. Икенче тапкыр урлашма.
Малай. Беләм лә инде! Кайчакта котырынып кителә. Тыелып калып булмый. Әминә апаны чакырыйммы?
Хәлим. Кирәкми. Үзе дә чыга ул.
Малай. Хәлим абый, ул суга юри генә сикердемени? Сине куркытыр өчен генәме?
Хәлим (шикләнеп). Ничек, ничек?
Малай. Сөйлиләр инде монда. Мин бөтенесен тыңлап торам. Минем әни дә шулай иде. Әти белән кычкырышсалар, барыбер яшәмим, үземне юк итәм, җавап бирерсең, дип куркыта иде. Ул суга сикермәде, аерылыштылар гына. Яратышмагач нигә өйләнешәләр диген. Менә хәзер ятим булып йөр инде. Әбигә дә җиңел түгел бит. Минем кебек хулиганны үстерү уен эшмени?! Детдомга китми булмас, ахры. Ренат та шулай ди. Әби берүзе генә кала шул. Хәлим абый, бу малай юләр икән дип уйлама. Мин сиңа бер киңәш итәм.
Хәлим. Нинди киңәш?
Малай. Әминә апага өйләнмә син.
Хәлим. Нигә?
Малай. Син аның кемлеген миннән сора. Беләм инде мин аны. Әнисе белән икәүләп сине эләктереп алсалармы, мәңге котыла алмассың. Син аларның кушаматларын беләсеңме? Төлке. Койрыгын болгап җибәрсә, бүре дә ермакка мәтәлеп төшә. Аның әнисе, авырыйм дигән булып, колхозда эшләми. Үзе трактор кебек таза. Әби әйтә, аптырыйм, ди, бу Төлке Фатыйма акча кайдан ала, ди. Беләм мин аның кайдан алганын. Базардан базарга чабып йөри ул. Әминә апа укыган башы белән әнисенә дәшми. Зоотехник, имеш! Бик инде. Бер ел эшләмәде, унбиш баш сыерны үтерде.
Хәлим. Җитәр.
Малай. Әллә үпкәләдеңме, Хәлим абый? Сине кызганып кына әйтүем. Хәзердән үк суга сикерәм дип йөргәч булмый инде ул. Аерылышасыз. Күренеп тора инде.
Ишек ачыла. Әминә чыга.
Ярый, Хәлим абый, күрешербез әле. (Кул биреп күрешә, Әминәгә ымлый.) Син аңа әйтмә, Хәлим абый, мин әйткәнне.
Әминә (малайга). Нәрсә йөрисең монда, бар, сине эзлиләр. Тәрбиясез!
Малай. Хуш иттек, Хәлим абый!
Хәлим. Хуш!
Әминә. Исәнме, Хәлим! (Иронияле.) Кызу эш вакытыгыз бит, мәшәкатьләнеп килеп йөрмәскә иде…
Хәлим. Кирәкми алай, Әминә. Йә, ничек?
Әминә. Кичә күреп киттең ич, үзгәреш юк. Авыртмый. Озакламый чыгаралар.
Хәлим. Хәйдәр нигә килгән?
Әминә. Син аны күрдеңмени? (Сүзне икенчегә борып алып китү өчен.) Кичә синнән соң, теге, кем әле, Хәйретдин исемле карт килде. Юл уңаенда кереп чыктым, ди. Синең әниең белән килгәннәр. Син әйт аларга, йөрмәсеннәр.
Хәлим. Без кичә әни белән сөйләштек. Ул мине ачулана. Авылда төрле кирәкмәгән сүзләр йөри. Хәзер мин үземнән үзем шикләнә башладым инде. Бәлки, мин гаепледер дигән шик килә. Уйлап карасаң, ниндидер бер… Әминә, бәлки, сине җибәрерләр? Әйдә, кайтыйк… Безгә… Болай итеп булмый. Моның бер ахыры булырга тиеш. Миңа җинаятьче дип карауларын теләмим.
Пауза.
Әминә. Нинди ахмаклык! Больницада ятам. Нинди ахмаклык!
Хәлим. Кирәкми, Әминә, искә алма.
Әминә. Авылыгызда нәрсә сөйлиләр?
Хәлим. Әминә, сөйләшмик ул турыда.
Әминә. Сөйлиләрдер шул, сөйләсеннәр. Югыйсә авылыгызда сиңа Аллага табынган кебек табыналар. Янәсе, менә безнең авылдан да нинди кешеләр чыга. Юк, мин андый ук фикердә түгел хәзер. Син – гап-гади бер авыл егете. Кичә уйлап яттым. Безнең беренче танышкан көннәрне. Кызык. Институтта кичә бара. Танцының кызган чагы. Вальс әйләнәләр. Янымда бер төркем кызлар басып тора. Алар кем турындадыр сөйләшәләр. Мактыйлар. Галим булачак, диләр. Кем икән ул, дип кызыксынам. Ниһаять, сүзнең кем турында барганы ачыклана. Ул егет күрше авыл егете икән. Менә ул мине биергә чакыра. Биибез. Сөйләшәбез. Икенче кич тә очрашабыз. Тагын очрашабыз. Тагын, тагын… Яратам, ди. Мине авылга кайтарып җибәрәләр, аның тагын бер ел укыйсы бар. Вәгъдәләр бирешәбез. Ул кайта… һәм аның мине яратмавы ачыклана.
Хәлим. Минем бит, Әминә, алай дип әйткәнем юк.
Әминә. Аңа мин кирәкмим, аңа зоотехник кирәк икән. Ахмаклык! Теге кызны искә алмаганга гаҗәпләнәсеңме? Сәбәбе ачык. Исемен телгә аласым килми. Хәлим, бар кайт, сине эш көтә, бар.
Хәлим. Юк, мин бүген синсез кайтмыйм.
Әминә. Син акыллы кеше, уйлап сөйлә.
Хәлим. Миңа хәзер барыбер.
Әминә. Мине җибәрмиләр. Җибәрсәләр дә, мин ашыкмыйм әле. Бераз ял итеп алырга исәп.
Хәлим. Тик син, зинһар, әллә ниләр уйлама.
Әминә. Ярый, сау бул, миңа керергә кирәк.
Хәлим. Мин иртәгә килермен.
Әминә. Рәхим ит.
Хәлим. Иртәгә кадәр.
Хәлим китә башлый. Әминә башта аны тыныч кына озата. Аннары кинәт Хәлим артыннан ташлана.
Әминә. Хәлим, китмә, тукта!
Хәлим туктый. Әминә аның кулларына ябыша.
Әйт, Хәлим!
Хәлим. Нәрсә әйтим?
Әминә. Кил, иртәгә кил!
Фәния күренә. Ул, Хәлим белән Әминәне күреп, читкә китә.
Кил, килми калма. Хәлим, нигә син шундый? Син бүген ниндидер ят кешегә охшагансың.
Хәлим. Юк. Нигә алай булсын?
Әминә. Булма, ят булма… Ярат син мине, Хәлим! Син мине яратырга тиеш… Ә хәзер бар, кайт…
Хәлим китә. Әминә уйланып басып тора. Аннан әкрен генә ишеккә юнәлә. Ашыгып, Фәния керә.
Фәния. Әминә апа!
Әминә яшен суккандай борыла.
Әминә. Син? Тагын син?!
Фәния. Әминә апа, мин гафу үтенергә килдем. Хәлим абыйны яратуым өчен сездән гафу үтенәм. Мин башка бервакытта да, беркайчан да… Мин сезнең бәхетле булуыгызны гына телим.
Әминә. Килдеңме, ниһаять? Иртәме-соңмы, минем алдыма киләчәгеңне белдем мин, көттем мин сине.
Фәния. Тик Хәлим абыйны барыбер яратам мин, яратам. Гафу итегез.
Пәрдә.
Өченче пәрдә
Бишенче күренеш
Чишмә буе. Агачлык. Төрле юллар, сукмаклар киселешеп үткән.
Кич. Пәрдә ачылганда, Хәйретдин карт чишмә акканын күзәтеп тора.
Хәйретдин. Челтер-челтер, челтер-челтер агасың да агасың, җанкисәгем. Җырлый-җырлый агасың. Мин белгәннән бирле агасың. Ә суың кимеми. Син һаман да яшь. Мин картаям, чишмә. Бер ялгызым картаям. Моңайма, тирә-ягыңда кешеләр күп, дисеңме? Шулаен ул шулай, кешеләр күп, яхшы кешеләр күп. Тик менә Нәфисә юк бит. Без Нәфисә белән беренче тапкыр синең яныңда күрешкән идек. Һәй, күңелле булганые. Аны җирләгәннән бирле күңелсез миңа. Кешеләр арасында уйныйм, көләм, үзем генә калгач моңаям шул, чишмә. Ни хәл итим? Синең яныңа килеп утырып юаныч табам. Ак әйдә, җанкисәгем, ак. Син бик күп кешеләрне күрерсең әле. Синең яныңда күпләр вәгъдә бирешәләр. Бәхетле булсыннар. Нәфисә белән минем кебек яшәсеннәр…
Нурлидә керә.
Нурлидә. Абау! Хәйретдин абый, син икәнсең әле.
Хәйретдин. Ә-ә, Нурлидә! Нишләп йөрисең?
Нурлидә. Аптырап килдем, Хәйретдин абый. Фәниям югалды.
Хәйретдин. Ничек югалды?
Нурлидә. Эшеннән кайтты да сөйләшми-нитми каядыр чыгып йөгерде.
Хәйретдин. Кая китте икән?
Нурлидә. Синең янда түгел микән дип, сезгә бардым.
Хәйретдин. Килмәде шул. Сирәк килә.
Нурлидә. Бик борчулы чагы. Әллә нигә күңелем тыныч түгел. Ул-бу булмагае дип куркам.
Хәйретдин. Кызым минем сүземнән чыкмас, дигән идең, Нурлидә килен.
Нурлидә. Әллә нишләде шул. Көннән-көн үзгәрә. Хәерлегә түгел. Сорашып та карыйм, дәшми. Теге кызның шулай булуына син гаеплеме дим, әйтми.
Хәйретдин. Ничек ул гаепле?
Нурлидә. Соң бит ишеткәнсең. Үзең дә шунда булгансың. Бөтен кеше сөйли ич. Минем Фәниям, имеш, араларына кергән. Теге кыз шуның хурлыгыннан…
Хәйретдин. Син, Нурлидә килен, гайбәтче хатыннар сүзен тыңлама.
Нурлидә. Һәй, Хәйретдин абый, гайбәт түгел шул. Фәниянең араларына керүе хак. Үз теле белән әйтте.
Хәйретдин. Шулай укмыни?
Нурлидә. Ичмасам, син бер киңәш бир, Хәйретдин абый.
Хәйретдин. Мин нәрсә әйтим инде? Монда синең белән минем киңәшнең файдасы тияр микән? Менә теге чакта ни өчен елаган икән ул! Шуның өчен икән. Әй бу дөнья дигәнең!
Нурлидә. Кем уйлаган бит, кем уйлаган.
Хәйретдин. Монда кайгырып торып булмый. Эзләргә кирәк. Син күл буена барып кил. Мин басуга барам. Бәлки, эшендәдер, комбайннар тирәсендәдер?
Нурлидә. И Ходаем! (Китә.)
Хәйретдин дә китәргә җыена. Үтеп баручы Хәлим белән очраша.
Хәлим (туктап). Исәнмесез, Хәйретдин бабай!
Хәйретдин. Шөкер әле, олан. Каян киләсең?
Хәлим. Районнан.
Хәйретдин. Бульнистанмы?
Хәлим. Әйе.
Хәйретдин. Савыгамы?
Хәлим. Әйе.
Хәйретдин. Син, ни… күңелеңә авыр алма, синең болай итеп йөрүең миңа бер дә ошамый, олан. Нәрсә инде бу? Әйбәт түгел бит. Икегез дә укыган кешеләр. Вәгъдәләшкәнсез дип ишетәм. Ник алай тәмсезләнеп йөрисез?
Хәлим. Минем ни гаебем бар?
Хәйретдин. Синең бабаң авылның күрке иде, атаңны мактап туя алмыйбыз. Син нәрсә? Ярамый бит.
Хәлим. Син берни дә аңламыйсың шул, Хәйретдин бабай.
Хәйретдин. Авыл белән күреп торабыз. Аңламаслык хикмәте юк. Дөресен әйтим, безнең авыл халкы ошатмый ул кызны. Эшлексез, диләр. Үзем дә күргәлим, бар эше киенеп-ясанып урам буйлап йөрүдә. Хәер, анысын үзегез беләсездер. Сез бездән акыллырак, укыган. Ә болай килешми. Тәмле итеп яши белергә кирәк. Уйла, олан. Аннан соң… әле генә Нурлидә килен монда сугылган иде. Фәниясен эзли.
Хәлим. Фәния нишләгән?
Хәйретдин (сынаулы карап). Нәрсә сезнең аның белән?
Хәлим. Берни дә юк.
Хәйретдин. Берни дә юк дисеңме?
Хәлим. Нәрсә дип әйтим инде?
Хәйретдин. Мин сиңа, киңәш биреп, тегеләй эшлә, болай эшлә дип әйтмим. Шулай да син, олан, ызанда үсә торган хуҗасыз агач булма. Аны да бит шулай үткән-сүткән кеше сындырып китә. Син Нурлидә кызы белән сөйләш әле.
Хәлим. Сөйләштем. Фәниянең гаебе юк.
Хәйретдин. Мин дә аны гаепләмим. Аның шундый канат кагынып очарга җыенган чагы. Син уйлап эшлә. Канаты каерылмасын. Син егет кеше бит.
Хәлим. Миңа шул турыда гына уйларгамы? Болай да инде эшемне җүнләп эшләгәнем юк. Ә миннән эш көтәләр.
Хәйретдин. Мәхәббәтең җимерек булса, барыбер җүнле эш башкара алмассың.
Хәлим. Мин аңа әйттем бит инде.
Хәйретдин. Кемгә?
Хәлим. Әминәгә.
Хәйретдин. Соң?
Хәлим. Әллә ничек шунда. Куркам мин, Хәйретдин бабай. Мин хәзер бөтенесенә риза. Теләсә нишләсен.
Хәйретдин. Алай булмый. Хәзердән үк әнә нинди бит. Сиңа шул ошыймы?
Хәлим. Шайтан алсын!
Хәйретдин (урыныннан торып). Шайтан дигәнең бик явыз, хәвефле нәрсә, диләр. Сине дә эләктереп алмагае. (Китә.)
Хәлим уйга чумып утырып кала. Җырлый-җырлый, Вахит кайтып килә. Хәлим янына җиткәч туктый.
Вахит. Хәлим абый, сәлам бирдек!
Хәлим. Хәерле кич, Вахит!
Вахит. План үтәлде, Хәлим абый, йөз илле процент.
Хәлим. Ул-бу юкмы?
Вахит. Нәрсә булсын? Соңгы участокка күчтек. Эх, рәхәт тә булды соң бүген! Ике сәгать берүзем генә эшләдем. Хәйдәр абыйдан башка. Әле кайтырга исәп юк иде. Ул куып кайтарды. Эзең булмасын, ди. Ай-яй, кеше. Нигә алайдыр инде? Миндә ни ачуы бардыр? Мотоцикл белән жуылдап килеп җитте дә штурвалдан мине куып төшерде. Смена бетте, кайтып йокла, ди, мин бүген гулять итәм, ди.
Хәлим. Кайда ул хәзер?
Вахит. Кырда. Мотоциклы бозылган, шуны төзәтә калды. Әминә апа янына бардыгызмы, Хәлим абый?
Хәлим. Бардым.
Вахит. Кайчан кайта?
Хәлим. Озакламас.
Вахит (паузадан соң). Хәлим абый, мин сездән бер әйбер сорасам көлмәссезме?
Хәлим. Нәрсә?
Вахит. Чын мәхәббәт буламы, Хәлим абый?
Хәлим (Вахитка карап торып). Үзең ничек уйлыйсың соң?
Вахит. Белмим шул, китапларда була, анысын беләм. Менә китапта язган кебек яшәсәң иде ул, Хәлим абый. Миңа бер папирос бирегез әле, Хәлим абый?
Хәлим. Нигә ул?
Вахит. Йөрәк яна.
Хәлим. Тәмәке тарткач басыламы?
Вахит. Кем белә инде! Болай бит ул, Хәлим абый. Әгәр мин яратам икән, шул яратуымны аңа әйтәм икән, мин ялганламыйм бит инде. Чынлап әйткәнне белергә тиеш ич инде ул. Яратканыңны башка төрле белдереп булмый бит. Ә ул… Бир инде бер папирос, Хәлим абый. (Хәлим аңа папирос бирә. Вахит кабыза, ләкин тарта белми, бер суыруга ташлый.) Әче… Хәлим абый, сез мине әллә нинди дип уйламагыз. Сезне беләм мин. Сез алай эшли торган кеше түгел. Сез яхшы кеше. Әйтегез әле аңа. Күреп тора бит ул. Аңламый бит.
Хәлим. Сиңа Әминә апаң ошыймы, Вахит?
Вахит. Ник, Хәлим абый?
Хәлим. Яратасыңмы син аны?
Вахит (шикләнеп). Кызык кына әйтеп куйдыгыз. Нишләп мин Әминә апаны яратыйм ди… Ә нигә алай дип сорадыгыз, Хәлим абый? Әллә берәр сүз ишеттерделәрме?
Хәлим. Бая син мине яхшы кеше дидең. Ярый, синеңчә булсын, мин бик яхшы кеше ди. Ә Әминә апаң ничек?
Вахит. Үзегез беләсездер инде.
Хәлим. Юк, син боргаланмыйча әйт. Менә миңа бөтенесе дә әйтәләр, Әминә фәлән, Әминә төгән, диләр. Сиңа тиң түгел, син аның белән бәхетле булмаячаксың, диләр. Син әйт, ничек?
Вахит. Мин, Хәлим абый, андый сорауга җавап бирә алмыйм. Ничек инде кешегә бәхетле булмаячаксың дип әйтәсең? Минемчә, дөньяда ничаклы кеше бар, бөтенесе үзенчә бәхетле. Сез миннән үзем турында сорасагыз, мин әйтә алам. Мин һәрвакыт бәхетле булачакмын. Әминә апа турында сорыйсыз икән, шуны гына әйтәм, Хәлим абый, ул мин яраткан әйберне яратмый.
Хәлим. Җирнеме?
Вахит. Әйе. Бу минем үз карашым. Сезгә ничектер, белмим.
Хәлим. Син мине ни өчен яхшы кеше дип атыйсың соң?
Вахит. Мин яратканны яраткан өчен.
Хәлим (Вахитның иңбашына кулын салып). Ярый, бар, кайт, Вахит, йокла, ял ит.
Вахит. Мин арымадым. Өч төн йокламасам да, берни булмый. Йоклап ни файда? Менә урак бетә. Клуб ачыла башлар. Танцылар. Хәзер безгә клубка барып танцевать итәргә ярый инде, укучы түгел… Хәлим абый, гармунны монда алып килимме? Чишмә буенда гармунның тавышы бик әйбәт чыга.
Хәлим. Кирәкми. Мин хәзер комбайннар янына китәм.
Вахит. Бергә барабыз. Юлда уйнармын.
Хәлим. Сиңа ял итәргә кирәк бит. Иртәгә тагын эшкә.
Вахит. Алып килим инде, Хәлим абый? Сагындым гармунымны. Урамда уйнарга уңайсыз. Ичмасам, кырда уйнармын. Алып килим?
Еракта яшен яшьни.
Хәлим. Бар, алайса, тизрәк. Әнә яшен уйнап тора.
Вахит. Уйнасын. Мин аңардан курыкмыйм. (Йөгереп чыгып китә.)
Хәлим еракта яшьнәгән яшенне күзәтә. Шулвакыт ашыгып Фәния керә. Хәлимгә очрагач, кинәт туктап кала, ирексездән артка чигенеп куя.
Хәлим. Фәния?
Фәния. Юк! Юк!!
Хәлим. Сиңа ни булды?
Фәния. Ә?.. Юк… Берни дә юк.
Хәлим (нидер сизенеп, Фәния янына килә). Яле, кара әле? Бөтенләй төсең киткән ич.
Фәния. Җибәрегез мине, өйгә кайтасым бар. Мине әнием көтә.
Хәлим. Тукта! Нишләдең син?
Фәния. Нигә? Нигә сез мине саклап тордыгыз? Мин бит… Китегез!
Хәлим, ни әйтергә белми, читкә тайпылып, Фәниягә юл бирә. Фәния, бер-ике адым атлагач, тагын туктап кала, үзен кулга алырга тырыша.
Хәлим абый, мин… аныңянына бардым.
Хәлим. Син больницада булдыңмы?
Фәния. Мин аңардан гафу үтендем.
Хәлим. Гафу үтендең?
Фәния. Кызганам мин сезне, Хәлим абый.
Хәлим. Нәрсә? Ни өчен?
Фәния. Юк, берни дә юк. Ул мине гафу итте. Сез дә мине гафу итәрсез дип уйлыйм.
Хәлим. Ни өчен?

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Әлдермештән Әлмәндәр - 24
- Parts
- Әлдермештән Әлмәндәр - 01
- Әлдермештән Әлмәндәр - 02
- Әлдермештән Әлмәндәр - 03
- Әлдермештән Әлмәндәр - 04
- Әлдермештән Әлмәндәр - 05
- Әлдермештән Әлмәндәр - 06
- Әлдермештән Әлмәндәр - 07
- Әлдермештән Әлмәндәр - 08
- Әлдермештән Әлмәндәр - 09
- Әлдермештән Әлмәндәр - 10
- Әлдермештән Әлмәндәр - 11
- Әлдермештән Әлмәндәр - 12
- Әлдермештән Әлмәндәр - 13
- Әлдермештән Әлмәндәр - 14
- Әлдермештән Әлмәндәр - 15
- Әлдермештән Әлмәндәр - 16
- Әлдермештән Әлмәндәр - 17
- Әлдермештән Әлмәндәр - 18
- Әлдермештән Әлмәндәр - 19
- Әлдермештән Әлмәндәр - 20
- Әлдермештән Әлмәндәр - 21
- Әлдермештән Әлмәндәр - 22
- Әлдермештән Әлмәндәр - 23
- Әлдермештән Әлмәндәр - 24
- Әлдермештән Әлмәндәр - 25
- Әлдермештән Әлмәндәр - 26
- Әлдермештән Әлмәндәр - 27
- Әлдермештән Әлмәндәр - 28
- Әлдермештән Әлмәндәр - 29
- Әлдермештән Әлмәндәр - 30
- Әлдермештән Әлмәндәр - 31
- Әлдермештән Әлмәндәр - 32
- Read the next literature work for 8th Grade
- Алсу