🕥 32-minute read
Әлдермештән Әлмәндәр - 08
Total number of words is 4131
Total number of unique words is 1990
33.6 of words are in the 2000 most common words
46.2 of words are in the 5000 most common words
53.8 of words are in the 8000 most common words
Кинҗә. Галиҗәнап, Канкай углының сездән түбәнчелек илә сорый торган гозерен сезгә җиткерергә рөхсәт итегез. Әгәр фатихагызны бирсәгез, аның никахлашуга уе бар.
Пугачёв. Кем белән? (Бәхтиярга.) Кайда кәләшең, полковник?
Бәхтияр. Командам янында.
Пугачёв. Болай уйлыйк, Кинҗә. Әгәр дә кәләш матурлыгы белән Канкай углының батырлыгына тиң булса, фатихабызны бирербез. Государьны туйга чакырырга онытмасалар, туй итәрбез. Алып кил кәләшеңне, полковник.
Ут сүнә.
Тугызынчы күренеш
Сигезенче күренештәге болдыр. Тәхетендә Пугачёв утыра. Янында Кинҗә Арсланов, Белобородов, Югары совет, Хәрби коллегия членнары, Бәхтияр Канкаев һәм Нурсолтан. Факеллар яна. Туйның кызган чагы. Менә бер төркем сугышчылар – руслар – болдыр янына килеп кияү белән килен хөрмәтенә җыр башлыйлар.
Вьётся, вьётся, стелется,
Вьётся, вьётся, стелется
По лугам трава шелковая,
По лугам трава шелковая.
Мил со милою сходятся,
Мил со милою сходятся.
Целуются, милуются,
Целуются, милуются…
Руслар җырлап үтәләр, аларны марилар алыштыра.
Суан толеш – соет толеш,
Путат пеле шыл кулеш;
Путат пеле шылым шолташ
Артанат пеле пу кулеш,
Артанат пеле пу погашыже.
Ончылно шогышо удер кулеш,
Ончылно шогышо удержо – лай
Сагус марийым йодалеш…
Мариларны чувашлар алыштыра.
Туй, туй, туй теше,
Туй, туй, туй теше.
Пурнас йытта ветерсе,
Парапан туса килтемер.
Пат-пат, параппан!
Пат-пат, параппан!
Сок парапаан мен калать.
Вуник туя кайрам, тет,
Кун пеккине курман, тет.
Ой, йой, ой-йорах…
Болдыр янына татарлар килә.
Уҗикәрәм, буҗикәрәм,
Болыт тамырланадыр;
Кыз куенына кергән чакта,
Егет сабырланадыр.
Келәтеңнән башкынасын
Болыт белән япканнар;
Ни гаебеңне тапканнар –
Кыз янына япканнар…
Пугачёв. Шигаев! Әйт, тагын бер мичкәне ватсыннар.
Белобородов. Галиҗәнап, таң беленүгә, поход чыгабыз.
Пугачёв. Атаман! Халык күңел ача, ачсын. Казанга җиткәнче айнырлар. Шигаев, әйт!
Шигаев (алга чыгып). Тыңлагыз! Бөек государь сезгә тагын бер мичкә бал бүләк итә… Тәгәрәтегез мичкәне!
Шау-шу башлана. Берничә кеше мичкә тәгәрәтеп чыгара. Халык мичкә артыннан ияреп чыгып китә.
Пугачёв. Полковник Бәхтияр Канкай углы, туең үзеңә ошыймы?
Бәхтияр. Мәрхәмәтле падишаһымыз…
Пугачёв. Рәхмәтең кирәкми. Тик шуны бел: Канкай углы, мондый бәхет минем һәр полковнигыма эләкми. Шуны да бел: иртәгә хатыныңны авылга илтеп куй. Кайтканыңны шунда көтсен. Минем полковникларым сугышка хатыннары белән йөрмиләр. Инде тагын хатыныңның йөзен күрдек, полковник, тавышын ишетәсебез килә.
Бәхтияр. Әгъзам падишаһымыз, ул ояла.
Пугачёв. Кемнән?
Бәхтияр. Бөек падишаһ алдында кайсы татар хатыны авызын ачарга базган.
Пугачёв. Без татар хатыннарын беләбез, Канкай углы. Татар авылы Каргалыда безне хатын-кызлар баш иеп каршыладылар, җырлап-биеп озаттылар.
Бәхтияр. Сезнең сүзегез, галиҗәнап, безнең өчен әмер. Падишаһымызның әмере үтәлергә тиеш. Нурсолтан!
Нурсолтан Бәхтиярның колагына нидер әйтә.
Бәхтияр. Кичерегез, падишаһ, мулла барында хатын-кызга җырлау тыела, гөнаһ.
Пугачёв. Кем ул мулла? (Кинҗәгә карап.) Синме, Кинҗә? Без сине башкортларның старшинасы дип белә идек, соңра полковник чины бирдек.
Кинҗә. Укымышлы кешеләргә мөселманнар «мулла» дип эндәшәләр, галиҗәнап. Курыкма, кызым, без син уйлаган мулла түгелбез.
Пугачёв. Шулай да син өйгә кереп тор, Кинҗә.
Кинҗә. Баш өсте. (Өйгә кереп китә.)
Пугачёв. Хатыныңның теләген үтәдек, полковник. Инде безнең теләгебез үтәлсен.
Нурсолтан Бәхтиярның колагына нидер пышылдый, ике арада тавышсыз бәхәс.
Бәхтияр. Кичерегез, бөек падишаһ, аңа минем сүзем үтми, ул җырларга теләми.
Пугачёв кинәт сикереп тора. Барысы да нидер көтеп үрә каталар, тынып калалар. Пугачёв Нурсолтан каршына килә, Бәхтияр араларына кереп өлгерә.
Пугачёв (усал). Канкай углы! Патша әмереннән йөз чөерергә батырчылык кылган хатын-кызлар дөньяга сирәк туа. (Тиз генә өйгә кереп китә дә, аннан затлы киемнәр күтәреп чыгып, Нурсолтан алдына ташлый.) Алсын, бездән бүләк. Әгәр болар аз икән, син сугышта затлырак бүләкләр табарсың һәм безнең исемебездән хатыныңа бүләк итәрсең.
Кинәт артта тавыш куба, ишегалдына халык төркеме кереп тула. Алда ике казак бер симез адәмне сөйрәп алып киләләр. Болдыр янына җиткәч, әлеге адәмне җиргә ташлыйлар.
Пугачёв. Кем?!
Беренче казак. Без пикетта идек. Моны качып барганда тоттык.
Пугачёв. Кем?
Беренче казак. Кем икәнен әйтмәде. Җиккән атлары яхшы токымлы, өстендәге киемнәре затлы, үзе симез.
Пугачёв (симез адәмгә). Кем син?.. Җавап бир, синең каршыңда бөтен Русиянең государе Пётр Өченче басып тора.
Симез адәм. Син государь түгел, син – юлбасар, син – карак…
Пугачёв. Шигаев, хөкемеңне чыгар.
Шигаев. Атларын бирегә китерергә, киемен – ялангачларга, үзен – иблис кочагына.
Симез адәмне сөйрәп китәләр.
Пугачёв (Бәхтиярга). Туеңа тагын бер бүләк. Кара халыкның канын эчеп күбенгән кандаланың әҗәленнән дә зуррак бүләк юк.
Белобородов. Таң сызылып килә, галиҗәнап.
Пугачёв. Күзең үткен, акылың салкын синең, атаман… Казанга!.. Казанга!..
Баскычтан йөгереп төшеп китә. Аңа бүтәннәр иярә. Шау-шу. Атлар кешнәгәне, тояк тавышлары ишетелә. Болдырда Бәхтияр белән Нурсолтан, ишегалдында Теләчев, Мортаза, тагын бер-ике кеше кала.
Бәхтияр. Йә, ни дисең, Әбүбәкер?!
Теләчев. Сөбханалла! Бу дәрьяны туктатыр көч җиһанда бар микән.
Бәхтияр. Юк, Әбүбәкер. Бу дәрья – мәңге кипмәс дәрья. Ул дәрьяны дистә меңләп елга, чишмә туендыра. Ул чишмәләрне ачучылар – без. Тагын гаскәр җыйнарга кирәк, Әбүбәкер.
Ут сүнә.
Унынчы күренеш
Бәхтияр Канкаев отрядының лагере. Бәхтияр һәм Теләчев бер читтәрәк Пугачёвның хәрби коллегиясенә хат язалар. Бәхтияр әйтеп тора, Теләчев яза.
Бәхтияр. Рәхимле падишаһымыз Питыр Фидрувич хәзрәтләренең Вуянный коллегиясенә пулкувник Бәхтияр Канкай углындан бәндәчелек илә рапорт.
Кайсы ошбу сәфәремездә тапдык ошбу Казан өязенең җенесле халайыкларыны, кайсылар, безнең каршымызда күз яшьләрен түгеп, «рәхимле падишаһымыз һәм шәфкатьле атамыз Питыр Фидрувич хәзрәтләре күп-күп йыллар вә озын гомерләре сау вә сәламәт улсын» дип теләк телиләр.
Һәм бу заманда каршымызда йөгерүче гаскәремез алты йөздән артыктыр. Бер үк анларның эчендә киемсез һәм атсызлар вә коралсызлар бардыр. Юлымыз өстендә йакын торучы боярларның үзләрендән калган мал вә хайваннарын аламыз, хәзинәгә тапшырмак хакында… Һәр тарафларга пикит каравылларына командалар йибәрәмез, дошманнар хәбәрен белер өчен дип. Һәм йәнә Иделләрдәге барча пыравузларны иллешәр кешеләр йибәреп каратамыз, вурлар партиясенең хәбәрләре бар өчен. Бетте.
Теләчев. Сәнә 1774, ийүлнең 14 көне.
Бәхтияр. Кичекмәстән җибәрергә кирәк. Әллә үзебезгә барып кайтасы?.. Казанны күрәсе килә, Әбүбәкер. Үзебезнең Казанны, этләрдән арынган Казанны.
Теләчев. Казаны Казан, Бәхтияр, Мәскәү, Питырбур нишләр?
Бәхтияр. Алары да алыныр, Әбүбәкер.
Теләчев. Алынырмы?..
Бәхтияр. Шигең бармы?
Теләчев. Юк дип әйтсәм ялган булыр.
Бәхтияр. Дәлилең ни?
Теләчев. Дәлилем юк, күңелемдә шигем бар.
Бәхтияр. Аңламыйм мин сине, Казан алынганга шатланасы урынга, күңелеңдә шик йөртәсең. Илебездә – ирек, өебездә нигъмәт булса, ни кирәк. Бүген без үз иркебездә – анысы да олы бәхет.
Теләчев. Бүген ирекле булу бәхеттер. Киләчәктә зиндан көткәнен сизеп яшәү дә бик авыр.
Бәхтияр. Әбүбәкер, син сөйләгән сүзләрне башкадан ишетсәм, ул сүзләрне сөйләүчегә яман булыр иде. Сине үзем эзләп таптым. Әмма шунысы да мәгълүм: мин сиңа кайтып китәргә рөхсәт бирдем. Ирекнең кадерен, тәмен, ләззәтен татып өлгергән кеше зиндан турында уйлыймы?
Теләчев. Бәхетле кеше син, Бәхтияр, зиһенең һәрдаим ачык, икеләнүләрнең ни икәнен белмисең!
Бәхтияр. Алай димә, мулла. Мин дә адәм баласы. Абдулла Мостайдан ни өчендер хәбәр юк.
Теләчев. Сугышып яткан чагыдыр.
Бәхтияр. Шуран перевозын сакларга кирәк. Беррәттән керәшен Гирачемга боерык җибәрергә онытмыйк, уяу булсын. (Теләчев кәгазь ала, язарга әзерләнә; Бәхтияр әйтеп тора.) «Пулкувник Бәхтияр Канкай углындан бирелде приказ сән Гирачем Сабай углына. Чистай кичүенә сәкез авылдан – һәрвакытта даимчелек илән унбиш кеше тормак үзләренә кичүдә. Ошбу эш тапшырылды Көчек авылының Мәнди Туктамыш углына, һәрвакытда яхшыдан һәм ямандин хәбәр булса, юкарыда язылган Гирачемга рипуртавайт итмәгә. Бу мәзкүр сәкез авыл җәмәгатьләренә пухут сорап һичкемне рәнҗетмәскә». Һәр ике язуны илтер өчен чапкын җибәр, Әбүбәкер.
Теләчев китә. Бәхтияр ялгызы. Нурсолтанның җыры ишетелә. Ут агачка сөялеп җырлап торучы Нурсолтанга төшә.
Нурсолтан җыры:
Өзелеп-өзелеп китә үзәгем,
Әле дә сабыр башкынаем, түзәмен.
Уф дип әйтсәм, аурый башларым,
Аурый башым, түгелә яшьләрем.
Иртә генә торып тышка чыксам,
Кара урман шаулый җил белән;
Маңгайга ла язган язмышларны
Сыпырып ташлап булмый җиң белән.
Җыр барышында Бәхтияр, Нурсолтан янына килеп, Нурсолтанның җырлавын тыңлап тора.
Бәхтияр. Уйларың кайларда, асылзатым, Нурсолтаным? Җырның моңлысын сайлап алып җырлыйсың.
Нурсолтан. Падишамызга җырлый алмаган җырымны җырлыйм. Өеннән куып чыгарылган эт сыман озак йөрербезме, Бәхтияр?
Бәхтияр. Нигә андый сүзләр, Нурсолтан?
Нурсолтан. Хатының иттең, оя корырга вакыт җитмәдеме?
Бәхтияр. Ашыкма, Нурсолтан, шундый оябыз булыр.
Нурсолтан. Син һаман вәгъдә итәсең.
Бәхтияр. Мин сиңа оя вәгъдә итмәдем, асылзат. Мин сиңа мәңгелек гыйшкымны вәгъдә иттем. Кил кочагыма, ямьсез уйларыңны куй. (Нурсолтанны кочагына ала.) Син нигә патша хәзрәтләре бүләк иткән асыл киемнәрне кимәдең?
Нурсолтан. Кеше киемен кияргә тәнем тартмый, Бәхтияр. Кайчан үзең эшләп алырсың миңа яңа күлмәк, шунысын киярмен.
Бәхтияр. Явыз хатын булырсың син, Нурсолтан.
Нурсолтан. Үзең сайлап алдың. Утыз яшеңнән ашканчы мине көткәнсең. Үзең әйттең.
Бәхтияр. Юк, болай булгач, мин сине берәр авылда калдырам. Патша хәзрәтләренең сүзенә каршы килеп, мин сине үзем белән йөртәм, ә син…
Нурсолтан. Мин калмыйм. Гомерем буе тагылып йөриячәкмен үзеңә. Мин күрәсен әллә кем күрмәс. Тәкъдирдә язылганнан яманы булмас.
Бәхтияр. Әгәр дә кодрәтемнән килсә, мин сине ир-егет итәр идем, Нурсолтан. Дөньясын айкар идең син.
Нурсолтан. Айкар идем, синнән ким булмас идем. Син миңа әйт, Бәхтияр, бу айкавыңның очы-кырые булачакмы?
Бәхтияр. Патша хәзрәтләре Казанда.
Нурсолтан. Әйдә, без моннан китик, Бәхтияр.
Бәхтияр. Кая?
Нурсолтан. Бер тыныч урын тап. Күңелем сизә, мин япа-ялгызым, тол калачакмын.
Бәхтияр. Сөйләмә андый сүзләр, акылсыз хатын.
Нурсолтан. Калачакмын, Бәхтияр. Бигешкә мин ияләшкән идем, аердылар. Күңелемне син яуладың, хәерлегә түгел.
Бәхтияр. Хәерлегә булыр, Нурсолтан. Синең кебек гүзәл, синең кебек кыю балалар үстерербез.
Нурсолтан. Туктаусыз кыйналган хатыннан нинди бала, Бәхтияр. Булмас инде ул.
Бәхтияр. Син яманлык юрама, Нурсолтан. Яманлык юрамасаң да килә. Син көл.
Нурсолтан. Көлүнең ни икәнен белмәдем.
Бәхтияр. Өйрәнербез, асылзат. Сине җылатканнар җылаганда без көләбез. Каерылган канатлар төзәлгәч, без көләрбез, Нурсолтан. Адәм баласы җылар өчен генә түгел, көләр өчен дә яратылган.
Кинәт бер төркем сугышчыларның кычкырып көлгәннәре ишетелә.
Ишетәсеңме, көләләр. Бәлки, иртәгә үләрләр, тик бүген көләләр. Алар бүген иректә. Көлгән өчен камчы белән суктыручы юк. Син адәм баласы түгел, син хайван дип мыскыллаучы юк.
Көлү дәвам итә. Ут яктысы түгәрәкләнеп утырган сугышчылар төркеменә төшә. Түгәрәк уртасында – Мортаза. Ул биек кенә төп башында аякларын бөкләп утыра.
Василий. Карагыз, җәмәгать, ярты грошка ярамый торган йолкыш иде Мортаза. Хәзер кем булды?! Алла урынында утыра. Молодец, Мортаза!
Мортаза. Бәчели дәдәй, җәмәгать, патша гына булыймчы. Ходай Тәгалә булып кылансам, гөнаһысын кая куярмын?
Тавышлар. Әйдә, әйдә!.. Гөнаһысы уртак!..
Арадан берәү (Мортазага). Төш аннан. Азындыгыз. Тәһарәтсез башың белән…
Мескен бүрек. Син тик тор, абзый. Гөнаһтан курыксаң карама… Безгә теге дөньяда барыбер тәмуг. Монда көлеп калыйк. Мортаза, башла!
Мортаза. Алайса, Аллага тапшырдык, гөнаһысы уртак.
Тавышлар. Уртак!.. Уртак!..
Арадан берәү. Йа Хода, ахырзаман. (Борылып утыра.)
Мортаза. Кемнән башлыйбыз? Бәчели дәдәй, кил.
Василий (Мортаза каршына килеп). И Тәңрем, мин синең янга килгән идем.
Мортаза. Ни өчен?
Василий. Оҗмахка керәсем килә.
Мортаза. Син кем?
Василий. Үзеңнең урысың.
Мортаза. Әйдә кер, пумушнигым булырсың.
Көлешәләр. Василий төп янына сузылып ята. Мортаза каршына Ертык чикмәнле сугышчы килә.
Ник килдең?
Ертык чикмән. Оҗмахка керәсем килә.
Мортаза. Син кем?
Ертык чикмән. Чувашың.
Мортаза. Әйдә, табак-савыт юарсың.
Ертык чикмән. Юк, мин андыйга риза түгел.
Мортаза. Нишләтим соң сине?
Ертык чикмән. Бүтән эш тап.
Мортаза. Әйдә, алайса, яңабаштан.
Ертык чикмән (читкә китә дә Мортаза каршына әйләнеп килә). Оҗмахка керәсем килә.
Мортаза. Син кем?
Ертык чикмән. Чувашың.
Мортаза. Әйдә, булырсың йөзбашым.
Ертык чикмән. Амин. (Җиргә сузылып ята.)
Мортаза каршына Кара сакаллы сугышчы килә.
Мортаза. Син кем?
Кара сакал. Керәшен.
Мортаза. Бизәфчәкевә керәсең.
Арадан берәү. Йа Хода!
Мортаза янына Кызыл ыштанлы сугышчы килә.
Мортаза. Ник килдең?
Кызыл ыштан. Оҗмахка керәсем килә.
Мортаза. Син кем?
Кызыл ыштан. Чирмешең.
Мортаза. Чирмешең… Чирмешем… Әйдә, сиңа рөхсәт бирмешем.
Көлешәләр. Мортаза янына Мескен бүрекле килә.
Мортаза. Ә син ник килдең?
Мескен бүрек. Оҗмахка керәсем килә.
Мортаза. Син кем?
Мескен бүрек. Татарың.
Мортаза. Кит! Ботыңнан тотып атарым.
Көлешәләр.
Арадан берәү (сикереп торып). Йа Хода! (Мортазага килеп ябыша.) Төш, явыз, төш, бинамаз! (Мортазаны төп башыннан сөйрәп төшерә.)
Мортаза көлә-көлә чыгып йөгерә. Шулвакыт Кызыл ыштанлы сугышчы сикереп тора да биергә тотына. Бүтәннәр кычкырып аны хуплыйлар. Биюче арып туктый. Кулларын җәеп, чалкан ята. Халык көлешә.
Василий. Әй син! Хәлсез алаша! Бик тиз арыдың.
Кызыл ыштан. Ә син үзең биеп кара. Кеше биегәнгә сакал сыпырып тору җиңел ул!
Василий. Биедем дигән була, карачкы. Син бит аягыңны җирдән бер карыш та күтәрмәдең.
Кызыл ыштан. Безнең бию шундый.
Мескен бүрек. Чирмешкә аягын күтәреп биергә ярамый.
Василий. Нигә?
Мескен бүрек. Аягын күтәргәнне Питырбурдагы патша күреп алса, беләсеңме ни була? Әле син чирмеш башың белән аягың күтәреп биеп йөрисеңме дип, иманын укыта аның патша.
Кызыл ыштан. Дөрес түгел. Немка Катядан курыкмыйм мин. (Сикереп торып, әле бер аягын, әле икенче аягын күтәреп.) Менә берсе, менә икенчесе, менә икесе бергә.
Василий. Дөрес! Курыкма, туган! Анасының җиде бабасының сигезенче әбисен ярык тигәнәгә салып аягын кытыклагыры. Ул курыксын. Безнең патшабыз Пётр Фёдорович булганда аяк күтәрергә куркып торыргамы?! Эх! (Биеп китә. Әллә ниләр кыландырып бии. Төркемгә якынлашып килгән Мортазаны күреп.) Әй, Муртаза шайтан, кил тизрәк, дәдәеңә ярдәм ит.
Мортаза. Ярамый, Бәчели дәдәй. Кайгым зур.
Василий (биюдән туктап). Ни булды? Мортазага кем тиде?!
Мортаза. Яңа хәбәр ишетмәдегезмени?
Василий. Тагын ни кыландырырга чамалыйсың, шайтан?
Мортаза. Бу юлы юк. Яман хәбәр. (Кычкырып еларга тотына.)
Аны уратып алалар.
– Нәрсә бар?..
– Әйт тизрәк…
– Юри кылана ул…
Мортаза. Кыланмыйм, җәмәгать. Питырбурдан хәбәр килде. Казан губернатыры әле генә үзе килеп миңа сөйләде. Ишеттеңме, Мортаза, ди, Әби патшаның хәлләре мөшкел, ди, йокысы качкан, ди, бик куркыныч төш күрдем, Мортаза килеп өшкерсен, дип әйтеп әйткән, ди. Хәер-фатихагызны биреп, җибәрәсезме мине, җәмәгать, Питырбурга?
Кызыл ыштан. Әби патшаның күргән төше ниндирәк булган, Мортаза?
Мортаза. Бәчели атлы җирән сакаллы бер сөйкемсез адәм кочаклаган, ди үзен. Кочаклаганда сакалы белән муенын тырнаган, ди.
Көлешәләр.
Василий. Ах, шайтан! Аякларың эт арбасына тәртә булгыры! (Мортазаны куып китә. Куып җитеп эләктерә дә төркем янына алып килә.) Әйтегез, нишләтим?
Мортаза. Тимә, Бәчели дәдәй. Мин юри әйттем. Сөйкемсез адәм син түгел, син бик чибәр. Сакалың да матур. Сөйкемсез адәм… (Арадан берәүгә күрсәтеп.) Әнә ул. Әби патшаны ул кочаклаган.
Арадан берәү. Хасиятсез кеше син, Мортаза энем.
Мортаза. Кем хасиятсез? Мин кочакламаган Әби патшаны, син кочаклаган.
Арадан берәү. Нишләп мин марҗа кочаклыйм ди, әлхәмделиллаһ, үз Мәрфугам бар.
Арадан икенче (сикереп торып). Марҗага ни булган?
Арадан берәү. Ул безнең дин кешесе түгел.
Арадан икенче. Сезнең дин кешесе булмагач начармыни? Эх син, басурман.
Арадан берәү (арадан икенченең каршына барып). Син нәрсә дисең?!
Арадан икенче. Нәрсә ишеттең – шуны әйттем.
Арадан берәү. Юк, син әйт, нәрсә дисең?
Арадан икенче. Басурман дидем!
Арадан берәү. Басурманмы? Син безне мыскыл итәсеңме? Ах син, кяфер!
Билбауга кыстырган балтасын тартып ала. Арадан икенче дә пычагын суырып чыгара.
– Шаярмагыз!
– Туктагыз.
Ләкин Арадан берәү белән Арадан икенче аларны тыңламыйлар, бер-берсенә кара-каршы киләләр. Тавыш куба. Тавышны ишетеп, Теләчев, Бәхтияр, Лихачев керәләр.
Бәхтияр (сугышучылар янына үтеп). Нишлисез? Туктагыз!.. (Сугышучылар арасына кереп, аларны аера.) Ни булды?
Арадан берәү. Татарларны ул «басурман» дип әйтте.
Арадан икенче. Әйттем шул. Ә син нигә безнең хатыннарны мыскыл иттең? Нигә «кяфер» дип акырдың?
Бәхтияр. Василий, ни булды?
Василий. Уеннан уймак чыкты, полковник.
Бәхтияр. Бу уен түгел, Василий. Җәнҗал чыгаручыларны монда китерегез.
Арадан икенче белән Арадан берәүне Бәхтияр каршына китерәләр.
Бәхтияр. Нишләтим соң томана сарыкларны? Бер-береңне үтерер өчен яу чыктыгызмы? (Лихачев янына килеп.) Гаврила, сиңа тапшырам, син хөкем ит.
Лихачев. Мин бөек государь Пётр Фёдорович гаскәренең, полковник Бәхтияр Канкаев отрядының сотнигы Гаврила Лихачев әмер бирәм: отрядта җәнҗал чыгарган бу адәмне һәм бу адәмне унар камчы белән сыйларга… Син… син… Әмерне үтәгез! Карышсалар, тагын унар камчы өстәргә.
Сугышучыларны алып китәләр.
Бәхтияр (Теләчевкә). Әбүбәкер, гаскәргә әйтер сүзем бар.
Теләчев. Җәмәгать, тыңлагыз! Олуг император Питыр Фидрувич хәзрәтләренең өлкән пулкаунигы Бәхтияр Канкайның сезгә әйтер сүзе бар.
Бәхтияр. Җәмәгать! Олуг падишаһымыз әгъзам Питыр Фидрувич хәзрәтләренең һиммәтле гаскәре! Безки падишаһымыз тарафыннан пулкувник итеп куелган һәм дә сезләр тарафыннан башлык итеп танылган Бәхтияр Канкай углының сезләргә әйтер сүзе шулдыр, мәгълүм булсын, колакларыңыз ишетсен, без ворлар командасы түгел. Без – падишаһымыз Питыр Фидрувич хәзрәтләре өчен изге юлга сәфәр чыккан бер атаның балаларымыз. Атамыз Питыр Фидрувичның могтәбәр кулындагы бармакларымыз. Күктә йолдызлар бар, янә ай бар. Без – йолдызлар, падишаһымыз Питыр Фидрувич – ай. Йолдызларның яхшысы юк, яманы юк. Аларның барчасы ай тирәсендә ялтырап яналардыр. Олуг падишаһымыз барчабызны тигез күрә, барчабызга да аермаенча җир, су, урман ярлыкый. Ирек ярлыкый. Янә дә шуны әйтәм, үзләрегез дә беләсез, сугышка бергә янәшә йөрисез, бергә ризык җыясыз, кемнәр бар сезнең арада? (Кызыл ыштанлы сугышчыга.) Син кем? Син үзең, синең атаң һәм анаң нинди телдә сөйләшә?
Кызыл ыштан. Чирмеш.
Бәхтияр (Ертык чикмәнлегә). Син кем?
Ертык чикмән. Чуваш.
Бәхтияр (өченче сугышчыга). Син кем? Син үзең, синең атаң һәм дә анаң нинди телдә сөйләшә?
Сугышчы. Вотяк.
Бәхтияр. Күзләреңез күрәдер, колакларыңыз ишетәдер. Барчабыз бер җирнең балалары. Безнең сотнигыбыз Гаврила Лихачев урыс, бездә пулкавай старшина булып чирмеш Байки Туйкиев торды, сотник булып вотяк Илья Богданов торды, сотник булып чуваш Борис Савельев торды… Могтәбәр Салават башкорт иленең баласы. Канзафар Усаев татар углы. Алар олуг падишаһымыз Питыр Фидрувич хәзрәтләренең фатихасы илә бригадир чины алып меңләгән халык илә падишаһымыз Питыр Фидрувич хәзрәтләре өчен батырлык кылып йөриләр. Янә тагын шуны хәтереңездә тотыгыз һәм аң булыңызлар, головной атаман могтәбәр Белобородовның указын. Әгәр дә мәгәр кем дә кем тәртипсезлек кылса, ул һич кызганмыенча камчы белән суктырыладыр, әгәр урыс булса, урыс һәм дә татар командасы катнашында, татар булса, татар һәм дә урыс командасы катнашында. Башка халайыклар да шулай ителәдер. Олуг падишаһымыз импиратыр әгъзам Питыр Фидрувич хәзрәтләре үзенең гаскәре илә Казан каласында торган бу көндә безгә болай эшләү килешмидер. Озак булмас, Мәскәү каласында олуг падишаһымыз аягына баш орырга да безләргә насыйп булыр. Сүземне колакларыңыз ишеттеме?
Тавышлар. Ишетте.
Бәхтияр. Күңелләреңез ишеттеме?
Тавышлар. Ишетте.
Бәхтияр. Алайса, сүзем бетте.
Икенче чапкын керә. Бәхтияр янына килә.
Икенче чапкын. Пулкувник әфәнде. Мин пудпулкувник Абдулла Мустаев отрядыннан килгән чапкынмын. Китергән хәбәрем күңелсез. Пудпулкувник Абдулла Мустаев отряды җиңелде.
Бәхтияр. Ничек? Кайчан?
Икенче чапкын. Граф Меллин командасы белән сугышта, Шуран перевозында җиңелүгә дучар булды.
Бәхтияр. Мостай үзе кайда?
Икенче чапкын. Калган кешеләре белән чигенә.
Өченче чапкын кереп, Бәхтияр янына килә.
Өченче чапкын. Полковник хәзрәтләре, Иске Җөри авылы янында безгә каршы җибәрелгән отряд барлыгы беленде. Бу якка таба килә.
Бәхтияр. Әбүбәкер, йөзбашларына әйт, поход чыгабыз! Гаврила, синең отрядың алдан бара, хәстәрен күр! (Икенче чапкынга). Пудпулкувникка әйт, безгә кушылсын! (Өченче чапкынга.) Пикитларга хәбәр бир, уяу булсыннар!
Икенче һәм Өченче чапкын чыгып китәләр. Командалар яңгырый, походка әзерлек башлана.
Ут сүнә.
Унберенче күренеш
Сәхнәдә – Екатерина II белән Григорий Потёмкин.
Икесенең дә кулларында – бокаллар. Артта – бал мәҗлесе.
Екатерина. Сез тумыштан меланхолик, князь. Бүгенге мәҗлестә, минемчә, шат булырга сәбәп бар.
Потёмкин. Ләкин…
Екатерина. Явыз тотылды, бу сезнең өчен дә шатлык түгелмени?
Потёмкин. Шатлык, әлбәттә…
Екатерина. Шулай булгач?
Потёмкин. Явыз тотылды, аның башы киселер, ләкин…
Екатерина. Сезгә тагын ни җитми?
Потёмкин. Явыз тотылды, чир калды. Берничә баш киселер, миллион баш исән. Степан Разинның да башы киселгән иде. Россиянең бу төзәлмәс чир белән чирләве бүгенге шатлыгыма күләгә булып төшә, сөрем булып куна.
Екатерина. Бүген фәлсәфә көне түгел, князь.
Потёмкин. Кичерегез. Мин Россиянең киләчәге өчен борчылам. Безнең дворяннарның йөрәгенә курку оялады. Ул курку буыннан-буынга күчәчәк. Ә фетнәчеләр токымында үзләренә ышаныч арта барачак.
Екатерина. Куегыз фәлсәфәгезне, Григорий, минем бүген уйлыйсым килми, күңел ачасым килә.
Потёмкин. Күңел ачарга иртәрәк түгелме, государыня? Фетнә дәвам итә. Башкисәр башкорт Салават Юлаев Себер юлында хәрәкәт итә, Казан тирәсендә һаман да тыныч түгел. Яшерен комиссиянең хәбәр итүенә караганда, самозванец кулыннан полковник дәрәҗәсе алган Канкаев дигән ниндидер юлбасарның шактый зур һәм көчле бандасы бар.
Екатерина (ачуланып). Миңа нишләргә кушасыз, князь? Утырып җыларгамы? Әгәр сез Россиянең киләчәге өчен миннән күбрәк борчыласыз икән, әгәр Россиянең киләчәге куркыныч астында икән, әгәр фетнә дәвам итә икән, мин сезгә зур шатлык һәм бәхет бүләк итә алам. Сез, генерал-поручик, юлга әзерләнә аласыз. Үзегез әйткән башкисәр башкорт Юлаев белән полковник дәрәҗәсе алган Канкаевны тотып башларын кисегез. Фельдмаршал дәрәҗәсенә күтәрелерсез.
Потёмкин. Кичерегез, государыня, мин сезнең кәефегезне бозарга теләмәгән идем.
Екатерина. Әлегә мин сезнең бүтән теләгегезне күрмим, князь. Усал кеше сез. Сездә рәхим-шәфкать хисе юк. (Бокалын куеп, утыра.)
Потёмкин. Зинһар, гафу итегез.
Екатерина. Мин сез уйлаганча ук җилбәзәк түгел һәм сез уйлаганча ук ахмак та түгел, исегездә тотыгыз. Россия белән идарә итү авыр. Анда йөз төрле тел, йөз төрле халык, барысы да вәхши. Иң начары, аларда вәхшиләрчә дуслык. Хәтта дин дә аларны аера алмый. Буйсындырып кара ул халыкны үзеңә. Россия – бунтлар, фетнәләр иле. Сез, князь, шуны яхшы белгән хәлдә, бүгенге шатлыклы көнемдә минем җанымны әрнетәсез. (Кулъяулыгын күзенә китереп.) Хатын-кыз булуым хөрмәтенә кызганыр идегез, ичмаса.
Потёмкин (Екатеринаның каршына тезләнеп). Мәрхәмәтле…
Екатерина. Сез хаклы, Григорий, Россия чирле. Россия генә түгел, бунт чире Европага тарала. Беләсегез килсә, ул чирдән Россияне дәвалап була. Аның өчен, самозванец таләп иткәнчә, җирне, суны, ирекне сезнең кулдан тартып алып кара халыкка бирергә кирәк. Сез шуңа ризамы, князь Потёмкин Григорий Александрович? Күпме җирегез бар, бирәсезме?.. Юк! Нигә, алайса, минем каршымда фәлсәфә сатасыз?!
Потёмкин. Мин гафу үтендем, государыня, һәм мең тапкыр гафу үтенергә әзер.
Екатерина. Әлбәттә, гафу итәмен. Нишлим, каты бәгырьле була белмим. (Кыланчыкланып.) Утырыгыз яныма.
Потёмкин Екатеринага бокалын алып бирә. Үзе баскан килеш тора.
Утырыгыз. (Потёмкин утыргач.) Ни өчен күтәргән идек бу бокалны?
Потёмкин. Сезнең шәфкатьле булуыгыз, гаеплеләрне гафу итә белүегез өчен эчәргә рөхсәт итегез.
Екатерина. Юмаларга оста сез, Григорий. (Эчемлектән авыз итеп куя.) Безне югалтканнардыр, князь… Ой, башым әйләнеп китте. Фамилиясе ничек дидегез әле?
Потёмкин. Кемнең?
Екатерина. Казан губернасындагы сез әйткән теге юлбасар полковникның!
Потёмкин. Хәтерем ялгышмаса, Канкаев.
Екатерина. Татармыни?.. Үҗәт халык. Һич тик тора белмиләр. Кайда бунт, кайда фетнә – алар шунда. Казанда булганда, мине татарлар яши торган бистәгә алып барганнар иде. Шундагы бер татар кызы истә калган. Каршыма китерделәр, бер сүз дәшми, каш астыннан гына сөзеп карый. Кап-кара күзләрендә – усаллык, нәфрәт. Мин ул карашны күтәрә алмадым, төне буе күземә йокы кермәде. Мин аңладым, Григорий, ул халыкны чукындырып буйсындырырга тырышу зур ахмаклык булган.
Потёмкин. Сез үзегез фәлсәфәгә бирелдегез, государыня.
Екатерина. Ах, гафу итегез. Усал сез, князь, ялгышны тиз күреп аласыз. Киләчәктә дә шулай эшләгез. Икәүдән-икәү калгач, мин аз гына күңелсезләнсәм дә кисәтегез. Гафу итегез, теге юлбасарның исеме тагын хәтеремнән чыкты.
Потёмкин. Канкаев.
Екатерина. Җәза отрядлары ни карый?! Әрәмтамаклар, эшлексезләр, җилкуарлар!..
Ут сүнә.
Уникенче күренеш
Нократ елгасы ярындагы урман аланы. Бәхтияр һәм Теләчев.
Бәхтияр. Сизәсеңдер, Әбүбәкер, эшләребез шәптән түгел, без камалышта. Башларыбызның исән чыгуы икеле.
Теләчев. Ни әйтергә теләвең, Бәхтияр?
Бәхтияр. Ул-бу булса, кичер мине.
Теләчев. Ни өчен?
Бәхтияр. Авылыңнан, өеңнән сине мин аерып алдым.
Теләчев. Үкенәсеңме?
Бәхтияр. Мине каһәрләвеңне теләмим.
Теләчев. Без – өлкән кешеләр, Бәхтияр, сабыйлар сүзен сөйләшмик. Үлемнән өстен кешенең туганы юк.
Бәхтияр. Үлемнең мәгънәлесе, мәгънәсезе бар. Ни өчен үлгәнеңне белми үлү – мәгънәсез үлем.
Теләчев. Син кылган эшләрең өчен үкенәсең, ахры?
Бәхтияр. Юк, Әбүбәкер! Зиһенем – аек, мәсләгем туры булды. Кеше икәнемне аңладым. Бер ел буе тезләнми яшәдем. Әҗәл килсә, аның алдында да тезләнмәм. Синең өчен, минем белән бергә йөргән кешеләр өчен ут йотам.
Теләчев. Бәхтияр туганым. Туктат сүзеңне. Ничәмә айлар буе үзең белән ризык җыйган кешеләрне кимсетмә.
Бәхтияр. Ничә айлар мин сине һәм аларны алдадым. Бөек падишаһымыз, дип әйтә килдем. Ә ул падишаһ түгел иде, Әбүбәкер.
Теләчев. Мин аны белдем.
Бәхтияр. Белдең? Кайчан?
Теләчев. Синең туең көнендә.
Бәхтияр. Ничек?
Теләчев. Кара халык туй иткәндә, ул туйның түрендә кайсы патша утырган?
Бәхтияр. Кичер, Әбүбәкер, сиңа ышанмавым өчен кичер. Күңелем сизеп, сине юлдашым итеп сайлаганмын.
Теләчев. Бу мәҗлес түгел, Бәхтияр, бер-беребезне макташудан мәгънә юк. Син – полковник. Сиңа үлем турында уйларга ярамый. Мин дә теге дөньяга китәргә ашыкмыйм. Исеңдәме, син әйткән идең, кулыңа кылыч тоттырмам, дигән идең.
Бәхтияр. Әйттем һәм сүземдә тордым.
Әбүбәкер. Сүзеңне кире ал, Бәхтияр. Кулыма кылыч алыр көн җиткәнен сизәм. Кылыч бир син миңа. Билеңдә – ике кылыч, берсе миңа тиештер. Ир-егетләр каны коелганда читтән карап тора алмыйм.
Бәхтияр. Көткән сүземне әйттең, Әбүбәкер. Мең рәхмәт. Рәхим ит, туганым. Сиңа бүләк итәрмен дип саклап йөрдем. (Кылычын салып бирә.)
Әбүбәкер. Янә сүзем. Син – полковник. Камалыштан котылуның чарасын күр.
Бәхтияр. Киңәшең бир, Әбүбәкер.
Теләчев. Каршыбызда – Нократ суы.
Бәхтияр. Аръягында – кара урман.
Нурсолтан йөгереп керә.
Нурсолтан. Бәхтияр! Бәхтияр! Кач! Кач! Сине тотып бирәләр.
Бәхтияр. Ни сөйлисең, Нурсолтан?
Нурсолтан. Кач! Кешеләрең арасында язу йөри. «Бәхтияр Канкаевны тотып бирсәгез, гөнаһларыгыз кичерелә. Юкса барыгызның да башлары кисүле» диелгән. Харап буласың, Бәхтияр.
Бәхтияр. Тукта, сабырлан.
Нурсолтан. Юк! Ю-ук!!! Кач! Мине үтереп кач. Әнә киләләр, киләләр!
Аланга төркем-төркем булып сугышчылар җыела. Нурсолтан Бәхтиярны гәүдәсе белән каплый.
Килмәгез!.. Килмәгез!!.
Бәхтияр (Нурсолтанны читкә этеп). Кит, Нурсолтан!
Нурсолтан. Юк, җибәрмим. (Бәхтиярга асылына.)
Бәхтияр (йөгереп килеп җиткән Мортазага). Мортаза, алып кит!
Мортаза Нурсолтанны читкәрәк алып китә. Тынлык. Нурсолтанның үксеп елавы гына ишетелә.
Бәхтияр. Әбүбәкер, сиңа иң соңгы гозерем: Нурсолтанны онытма. (Сугышчылар каршына бара.) Җәмәгать! Уеңыз, ниятеңез безләргә билгеле. Шуны белеңезләр: без сезне гаепләмибез. Авыр юлда юлдашларым булдыңыз, үзләреңезне аямаенча сугыштыңыз. Сезләргә рәхмәтемнән гайре сүзем юк. Мин сезләрнең иркендә. Ләкин шуны әйтәм: мин сезләрне үз янымда ирексезләп тотмадым. Максатым изге булды. Җир юклыктан, су юклыктан интеккән, ирек юклыктан тыны кысылган кара халыкны – сезләрне яклап яу чыктым. Һәм кылган эшләремә бер кәррә дә үкенмим. Әгәр Бәхтиярның үлеме йөзләрне әҗәлдән коткара икән – монысы минем өчен зур бәхеттер.
Василий (алга чыгып). Полковник, син сөйләгәнне без аңламыйбыз. Уегыз, ниятегез билгеле дип әйттең, сиңа нәрсә билгеле? Ачыклап әйт. Бәхтиярның үлеме, дидең. Нинди үлем? Аңлатып әйт.
Бәхтияр. Безне камаган ворлар командасы сездән Бәхтиярның башын сорый, дөрес түгелме?
Василий. Дөрес. Менә ул язу. Анда ни язылганын укып бирделәр. Мин яза белмим, телем белән әйтәм. Бәхтиярның башы берәү генә, ул безнең үзебезгә дә бик кирәк. Кем дә кем минем сүзгә ышанмый, минем яныма килсен. Йә, кем монда теләнче булырга тели, килегез, әбиегезнең җиде бабасын!.. Йә, кемгә бер тиен кирәк, кем Бәхтияр башы белән сату итәргә җыена, кил!.. Берәү дә дәшми, полковник. Бу халык синең яныңа баш сорап түгел, әмер сорап килде. Әмер бир, полковник. Кулыбыздагы сөңгеләр синең әмерне көтә.
Бәхтияр. Җәмәгать…
Тавышлар. Әмер бир, әмер бир!
Бәхтияр. Җәмәгать! Җирдәшләр! Кардәшләр! (Җиргә тезләнеп башын ия дә тиз генә торып баса.) Кардәшләр! Сезләрдән яшерен серебез юк. Ворлар командасына каршы барып, аларны куарлык көчебез әзәйде. Безгә көч җыярга кирәк. Аның өчен каршыбызда – Нократ суы, аръягында – кара урман. Шунысы мәгълүм: Нократ янында да ворлар, сугыш бик яман булачак.
Тавышлар. Әмер бир! Әмер бир!
Бәхтияр. Әбүбәкер!
Теләчев, ашыгып, Бәхтияр янына килә.
Әбүбәкер, тәвәккәлләдек. Әмерне бирәм. Ләкин сугыш бик яман булачак. Исәнлектә очрашырга насыйп булмаса, бәхил бул.
Теләчев. Яман булмаган сугыш юк, Бәхтияр. Әмереңне бир.
Бәхтияр. Җәмәгать! Әмерне тыңлаңызлар. Каршымызда – Нократ суы, аръягында – кара урман. Изге сәгатьтә! (Кылычын югары күтәрә.)
Ут сүнә.
Хор. Тып-тып тояк тавышы
Тынгы бирми бер көн дә,
Чыгарылган хөкем дә.
Тотып бирми беркем дә,
Йөри халкы иркендә
Канкай углы Бәхтияр.
Пәрдә.
Моңлы бер җыр
(Ике пәрдәле публицистик драма)
Катнашалар:
Муса Җәлил.
Шагыйрь.
Гайнан Кормаш
Абдулла Алиш
Әхмәт Симаев
Гариф Шабаев
Абдулла Батталов –
Фуат Булатов
Зиннәт Хәсәнов
Фуат Сәйфелмөлеков
Әхәт Аднашев
Сәлим Бохаров
Җәлилчеләр.
Ана.
Ланфредини – Италия гражданины.
Розенберг – рейхсминистр.
Шәфи Алмас – Идел-Урал Штаты «президенты».
Хаин.
Палач.
Беренче пәрдә

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Әлдермештән Әлмәндәр - 09
- Parts
- Әлдермештән Әлмәндәр - 01
- Әлдермештән Әлмәндәр - 02
- Әлдермештән Әлмәндәр - 03
- Әлдермештән Әлмәндәр - 04
- Әлдермештән Әлмәндәр - 05
- Әлдермештән Әлмәндәр - 06
- Әлдермештән Әлмәндәр - 07
- Әлдермештән Әлмәндәр - 08
- Әлдермештән Әлмәндәр - 09
- Әлдермештән Әлмәндәр - 10
- Әлдермештән Әлмәндәр - 11
- Әлдермештән Әлмәндәр - 12
- Әлдермештән Әлмәндәр - 13
- Әлдермештән Әлмәндәр - 14
- Әлдермештән Әлмәндәр - 15
- Әлдермештән Әлмәндәр - 16
- Әлдермештән Әлмәндәр - 17
- Әлдермештән Әлмәндәр - 18
- Әлдермештән Әлмәндәр - 19
- Әлдермештән Әлмәндәр - 20
- Әлдермештән Әлмәндәр - 21
- Әлдермештән Әлмәндәр - 22
- Әлдермештән Әлмәндәр - 23
- Әлдермештән Әлмәндәр - 24
- Әлдермештән Әлмәндәр - 25
- Әлдермештән Әлмәндәр - 26
- Әлдермештән Әлмәндәр - 27
- Әлдермештән Әлмәндәр - 28
- Әлдермештән Әлмәндәр - 29
- Әлдермештән Әлмәндәр - 30
- Әлдермештән Әлмәндәр - 31
- Әлдермештән Әлмәндәр - 32
- Read the next literature work for 8th Grade
- Алсу