Latin

Акчарлаклар - 1

Total number of words is 4462
Total number of unique words is 2088
36.2 of words are in the 2000 most common words
51.4 of words are in the 5000 most common words
59.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Диңгез көлә
Җәй башы иде. Каспий диңгезе буендагы балык промыслоларында елдагы рәвешчә хәрәкәт башланган; селдь тотарга хәзерләнәләр; аралары өчәр-дүртәр чакрымнан диңгез кырые буйлап тезелеп киткән һәм кыш буе диңгез моңнары, дулкын аккордлары тыңлап кына йоклаган промыслоларның лабазларында инде кешеләр кайнаша башлаган иде.
Һәр көн иртә-кич тимер юл станцияләреннән төркем-төркем дә, берәм-сәрәм дә эшче халык диңгез буена тарала һәм промыслоларга урнаша торалар иде. Төркемләп килгәннәре күбрәк Бакуда яисә Дербент, Петровский кебек калаларда ялланып, берәр җитәкче белән туп-туры билгеле берәр промыслога килеп төшәләр; берәм-сәрәмнәре промыслодан промыслога барып хезмәт хакы турында сатулаша, урын сайлаштыргалап йөриләр.
Промыслоларда эшләр әле кызып китмәгән, шулай да гомумән җыену хәрәкәте башланган иде инде.
Мартның калган атнасы чат аяз һәм салкынчарак бер көн иде. Кояш иңәр алдыннан гына диңгез чите буйлап ике кеше, сүрән-сүрән адымнар белән, Мительбаум промыслосына якынлаша иделәр. Көнчыгыштан искән йомшак кына җил диңгезнең өс катын азрак җыерчыкландырып бизи, матурландыра һәм диңгезнең чит буйларында вак-вак дулкыннар ясап, кырый ташлары белән ачусыз гына бәрештерә тора иде.
Мительбаум промыслосында чаннар тазартып маташкан эшчеләр инде эштән туктадылар.
Монда әле неводчылар килеп җитмәгән. Тачкачылар гына эшләп маташа иделәр. Боларның барлыгы биш татар егете, өч рустан гыйбарәт иде. Алар лабазга якын ук, диңгез кырыеннан унбиш-егерме сажиннар гына читтә, бер баракта тора иделәр. Барак калкурак җирдә булып, яртысы комга күмеп ясалган, арт ягында диңгезгә караган бер генә тәрәзәсе бар, ул да җир белән тигез иде.
Эшчеләр баракка җыелгач, десятник Исак үзе белән ике кеше ияртеп керде дә:
– Менә монда сезнең земляклар да бар. Теләсәгез алар белән бергә эшләргә мөмкин булыр, – диде һәм, мондагыларга карап, эш турысында сөйләп китте:
– Егетләр, кызурак кирәк... Баягынак та әйттем, хозяин телеграммасында әйтә: ике йөз кеше яллаган, Әстерхан казаклары, ди. Бик җитез халык, алар инде юлдалардыр. Озакламый җитәрләр чамасы; невод сала башлагач, чаннар белән маташырга ярамас...
Бу шулай сөйләп торган арада, сары мыеклы бер эшче, яңа килгәннәрнең берсенә төбәп, шатланган тавыш белән:
– Әй, синме бу? Кайдан болай? Таныр хәл дә юк, – диде дә, нык кына кул кысышып, алар белән күреште.
Сүзен бетерергә өлгермәгән Исак, кинәт сүзе киселгәнгә оятлы булган төслерәк кәефсезләнсә дә, сиздерергә яхшысынмады күрәсең, бер яңа килгәннәргә, бер сары мыеклыга күз йөгертеп:
– Менә, әйттем ич, земляклар, танышлар, тагын. Мин шулай ук белдем дә... – диде һәм, шул көйгә сөйләнә-сөйләнә, ишектән чыкты. Чыккач, тагын ишектән башын сузып:
– Менә шулай, иртән конторага кереп чыгарсыз, – диде.
Сары мыеклы егет:
– Ярар, ярар, керерләр, – диде һәм теге ишекне япкач:
– Шылт итмә, егетләр, эшчегә пачут арта башлады, күрдең ничек чакыра, читкә җибәрәсе килми бит, хәзер кечкенә генә назлангаларга да ярый, – диде.
Берәү ялгап:
– Солдатка иртә саен чәй янына кайнар коймак итсәк нишләр? Бирерләр бит? Булмаса, үзең эшлә, дияргә кирәк.
Икенче берсе:
– Варенье, яхшысын гына, каз ите, салкынга куйганы! Миколай белән икесенә, ха-ха-ха! – дип кешнәп җибәрде.
Миколай дигәннәре татарча яхшы белә иде. Ул өстәл өстендә чәчелеп яткан чүп-чар һәм икмәк валчыкларын кулы белән җиргә сыпырып җибәрде дә:
– Өйрәгә май сорарга кирәк, май, киндер мае, тоз да су, су да бәрәңге; ул бит эчәгеләрне генә бөрештерә, ә сез коймаклар да вареньелар белән саташасыз, эх сезне, – диде.
Сары мыеклы егет аны аркасыннан сугып:
– Менә озакламый балык ашый башларбыз, балык! Бер дә кайгырма, Миколай Петрович, тешең генә түзсен! Балык булыр озакламый, – диде.
Аның исеме Хөснетдин иде, тик аны монда Солдат дип кенә йөртә иделәр.
Чын да, ул ике-өч ел гына элек солдатта булган икән. Әле дә аның кайсыбер кыйланышларында андагы манералар күренгәли иде. Ул яңа килгән егетләрнең сумкаларын алып, сәкегә үз урыны янына урынлаштыргач, аларны мондагы иптәшләренә дә таныткан булды:
– Болар минем настоящий дус кешеләр. Петровскида без болар белән бервакыт дөнья куптарып тордык! – диде. Һәм кара күзле матур кыяфәтлесен күрсәтеп:
– Әлеге, таза дип, мактап сөйләгән идем ич сезгә, Гариф исемле егет менә шушы егет инде ул! Сигезәр потлы капчыкларны уйнатып ала торган егет, – диде.
Солдат шулай дигәч, төрле яктан бу егеткә берничә күз төште, гүя сокланып карый иделәр.
Ул карарга да таза күренә, өсте-башы да иптәшенекеннән шомарак иде. Аның шактый эре башында арзанлы, бәйләгән бүрек белән өстендәге иске генә кышлык пальто да никтер килешле күренә иде.
Солдат аларның кайларда йөреп, кайдан монда килеп чыкканнарын сораша башлады. Ул арыган кыяфәттәрәк, бер терсәге белән өстәлгә таянып, янтайган килеш утырган, кыскалык белән өзеп-өзеп баштан үткәннәрен аңлата. Иптәше аның сүзләрен дөресләгән рәвештә баш ишарәсе генә ясаштырып утыра иде.
Алар көзен Солдат белән аерылышкач, Дербентка килгәннәр. Дербентта бераз вакыт пристаньда эшләп, соңыннан Бакуга килгәннәр. Анда кыш буе нефтьтә эшләп, инде менә балыкка чыкканнар икән...
Ул сөйләгәндә, башкалар күңел куеп тыңлый, аның авызына карап тора иделәр. Ул үзе дә тәмам үзсенгән рәвештә янындагы кешеләргә һәм баракның буена сузылган сәкегә күз йөртә иде. Үзсенерлек тә бар шул: менә алама-шалама сөйкемле генә егетләр, һәммәсе дә үз кешеләр, әнә сәкедә түшәгән, җыйнак кына, рыясыз гына аларның урыннары... Җил юк, ышык. Ерак юл йөреп арыган өстеннән, шушы иптәшләр арасында рәхәтләнеп йоклап китәргә генә.
Алар сөйләшеп торган арада аш килде. Аш әлеге күптән түгел генә Николайның зарланганы – өйрә иде.
Буланып торган бәрәңге өйрәсен яңа килгән егетләр дә тәмле генә арыш икмәге белән яратып ашадылар. Тик туя торгач кына, гүя Николайның баягы сүзе исләренә төшеп: «Бу нәрсә эчәкләрне бөрештермиме икән?» – дигән сөаль белән зиһеннәре мәшгуль төсле күренә иде.
Аштан соң кайсы кайда сузылып, тәмәке төтәтә башладылар. Барак эче махорка төтене белән тулып калды. Урта бер җирдә генә саргылт-кызыл якты биреп тора торган асмалы лампа кисәге болытлы һавада төнлә белән, диңгез уртасында уйчан булып күренгән маяк утына ошый иде. Сәкегә сузылган кешеләр дә төтен дулкыннары астында диңгез мәхлуклары төсле күренә иделәр.
Шул арада ишектән дәү генә бер кеше килеп керде. Аның башында йончылган кара эшләпә, өстендә кыска гына иске соры чикмән, чикмәненең алгы чабулары ике якка ачылып киткән; күкчел-кара күлмәгенең изүеннән йонлы күкрәге күренеп тора иде. Буе уртачадан озын булмас, тик иңбаш араларының киңлеге, кулбаш әгъзаларының эрелеге аны шактый дәү күрсәтә иделәр. Хосусан, түгәрәкләнеп кырыккан чал сакалы, киң һәм кара тутлы йөзе белән, ул төтен дулкыннары арасында әллә нинди «дию» кыяфәтендә булып күренә иде.
Кергәч тә карана-карана эчкә таба узды.
Сафа дигән егет өстәл җыештырып маташа иде.
– Менә әйткән идегез килмәс дип... Әйдүк, Шәрәфи абзый! – диде. Теге эндәшмәгәч, тагын ялгады:
– Хәзер генә Исак сине эзләп йөридер иде. Җир тишегенәме кергән, һич табар хәл юк, ди, үзен!
Теге карлыккан тавыш белән ашыкмыйча гына:
– «Кашыкларыңны саташтырма, санап кына куй», дип әйтмәдеме? – диде.
– Юк шул, ансын әйтмәгән иде.
– Әнә иң кирәклесен әйтми калдырган!
Ул, яна килгәннәрне күрмәгәнгә салышып, илтифатсыз гына:
– Солдат, шашка уйныйбызмы? – диде. Солдат гафу үтенгән сымак:
– Бик арыган идем шул, Шәрәфи абзый. Менә иптәшләрне дә сагынылган, серләшәбез әле үзләре белән... – диде.
Шәрәфи карт боларны яңа гына күргән булып:
– Ә, якташлар, кайсы губерна? Ә өяз кайсы? Бәләбәй диген... Авыл кайсы? Ярый... – диде дә, бер аягына тайчанган көе, икенчесен алгарак җибәреп, тәмәке урый башлады; тәмәке урагач, иреннәре белән чылатып ябыштырганда:
– Бәләбәйнең минем бер дус кеше бар иде. Хәер, мин үзем мишәр, Красный Слабудский өяз... Ну, шунда да...
Сафа янтыктан моның сүзен бүлде:
– Шәрәфи абзый, сүзеңне оныттырмыйм, Красный Слабудка өязендә бер генә дә юньле кеше юк диләр бит, һәммәсе дә ат караклары ди!
Шәрәфи карт, аңар җавап бирмичә, сүзендә дәвам итеп:
– Хәер, авылныкы булгач, сез аны белмисез, бик һәйбәт кеше иде. – Сафаны күрсәтеп: –Әнә шундый агач авызларга күп лыгырдарга бирмидер иде ул; чалт иттереп авызга куя да җибәрә: чүплә инде аннан соң тешләреңне идән буеннан... Атаң белән тиңдәш кешене мыскылламассың, – диде.
Ул сүзен әйтеп бетерү белән Сафага шундый бер җиңгән кыяфәттә карады, гүя теге чынлап та идәнгә чәчелгән тешләрен чүпли иде.
Сафа оятлы булган кебегрәк:
– Юк, Шәрәфи абзый, мин бит тегеләй генә, мыскылларга ходай сакласын... Болай мин кеше сүзен генә әйтәм... Син бәлки гомереңдә дә ат урлаганың юк; ә кеше сөйли ул! – дип сүзне шаяруга сабыштырды.
Карт инде тынычланган тавыш белән:
– Өяздә чакта, энем, минем үземнең дә менә дигән атым бар иде, – диде.
– Бар өстенә бар – май өстенә бал диләр, нәрсә генә булмасын, Красный Слабудскийларны мактамыйлар, Шәрәфи абзый! Аның өчен ачуың килмәсен! – диде, үзе шаркылдап көлеп җибәрде. Бу юлы башкалар да көлгәнгә күрә, карт үзе дә көлкегә кушылып, аптыраган кыяфәттәрәк бераз көлемсерәп торды.
Шул арада Солдат Гарифны күрсәтеп:
– Менә бу егет монда калса, мин инде шашканы икегезгә тапшырам... Шәрәфи абзый, бу кеше, баксаң, сиңа да нужник биргәләр иде, – диде.
Карт Гарифка кырын гына көлемсерәп карады.
– Менә күрерсең, – диде Солдат.
Монда эштән туктаган арада еш кына шашка уйнап маташа иделәр, әмма картка каршы уйнаучы юк иде. Башкаларга караганда Солдат яхшы уйный, ләкин Шәрәфи агай белән уйнаганда, ул да һаман җиңелә иде.
Шәрәфи карт калын һәм тупас бармак араларында бик кыска калган тәмәке очын актык мәртәбә бик тәмләп чытырдатып суыргач, җиргә ыргытты һәм аны аягы белән баса-баса:
– Калырга кирәк, нәрсә, иптәшләр яхшы... күңелле... Башка промыслоларга китеп тә нинди иптәшләргә очрарсың, – диде.
Сафа Солдатка күз кысып:
– Бабаң яхшы партнерны читкә җибәрәсе килми ул! – диде.
Шәрәфи карт аның сүзен ишетмәгәнгә салышып:
– Ярый, хушыгыз... Кайтып йоклап карыйк... – диде һәм салмак кына хәрәкәт белән ишеккә таба юнәлде.
Ул яланаякка арты басылган чүәкләр генә эләктергән: ялангач аяк үкчәләре арттан әллә нишләп бик килешсез һәм дә күңел өшеткеч булып күренә иделәр.
Ул чыгып барганда Сафа:
– Ләкин кара, әбине нык кына кочаклап ятарга! – диде.
Теге, чыгып барышлый, салкын кан белән иренеп кенә:
– Ансы була, – диде.
Ул чыккач, Солдат яңа килгән иптәшләренә аның кемлеге һәм монда нинди хезмәттә торганлыгы турында сөйләде: ул монда солильщик (сельд тозлаучы) икән. Хәлбуки бу егетләр күргән башка бер промыслодагы шома итекле, байковый тужуркалы, ялтыравык козыреклы картуз астыннан чыккан тип-тигез кисүле һәм майлаган чәчле солильщик белән бу «Красный Слабудский» солильщик арасында тышкы яктан һичбер охшаш күренми иде: солильщик булгач, солильщик төсле булырга тиеш бит. Чөнки аның жалованьесы да гади эшчеләрнеке белән бертигез булмый, урыны да югарырак йөртелә. Әмма бу карт, бер ояга кунаклап, искергән мещаннарның искергән аяк киемнәрен иске күннәр белән ямап-йөрмәштереп утыручы «гакыллы сапожник»ка охшый!
Шулар Гарифның күңеленә килеп китте. Ләкин ник алай да ник болай дип сорашмады.
Сүз мондагы эш җаена күчте. Солдат та, башка иптәшләре дә яңа килгән егетләрне мондагы эшкә кызыктыра һәм үзләре белән калырга димли иделәр.
Эш кызыгырлык иде шул! Алар болай простой айлыкчы булып түгел, «сдельный» керешкәннәр бит. Хәйрулла исемле тәбәнәк һәм тупас кына егет бу турыда әллә ничә мәртәбә сөйләгән бер мисалын бу юлы тагын бер кат сөйләргә кереште. Бервакыт әллә кем промыслосында шуның кебек тачка эшләрен аларга берничә иптәшкә вагон башыннан бирмәкче булганнар. Болар разый булмыйча, айлыклап керешкәннәр. Менә шушы елны балыкның булуы – бер дә гаҗәп! Каян гына чыккан икән бу балык! Егерме чаңның барлыгы тулып, бишне яңадан, каладан мастерлар китереп, бер көн, бер төн эчендә өлгерткәннәр. Тик инде боларның берсе генә тулган.; Шулай да бит егерме бер чан! Сдельный керешкән булсалар да, биш атна эчендә утыз биш-кырыгар сум аласылар икән шул, болай унбишәр сум белән сыптырып калганнар.

Шәрәфи агайның тәҗрибәсе буенча, суның җылылыгына, акчарлакларның хәзердән үк чит буйларында очынып йөрүләренә караганда, быел да балык күп булырга чамасы юк түгел, имеш...
Алар байтак вакыт шулай, үзләренең салам түшәкләрендә сузылган килеш, рәхәтләнеп махорка яндыра-яндыра, шул турыларда сөйләшеп торгач, йокы баса башлады үзләрен. Кайсыберләре хырылдап йокыга да киттеләр. Сөйләп торганнарының да тавышларында инде йокы көе ишетелә иде.
Иң актыкта Солдат торып, болай да якты янмаган лампаны азрак бастырды һәм, авыз эченнән нәрсәдер укый-укый, иске шинелен башыннан ук ябынып ятты. Һәм дә озакламый ул да хырылдый башлады...
Тышта ай яктысы, көнчыгыш ягыннан йомшак кына салкын җил исә иде. Ерак-еракларга җәелеп киткән газамәтле диңгез ай яктысында аклы-күкле ялтырап, очсыз-кырыйсыз нур һәм серле күләгәләр эчендә гүя күңелсез генә көлемсерәп ята иде. Аның кырыенда тына караңгы баракларда салам өстенә түшәлеп яткан адәм балалары күбрәк балык тотып, аена кырыгар сум акча эшләү өмете белән һәм дә әллә кайларда, зиннәтле бүлмәләрдә йомшак түшәкләр өстендә сузылып яткан промысло хуҗалары шул ук балык хисабына кырыгар мең сум төшерү хыялы белән ләззәтләнеп төш күрә-күрә йоклаган чагында, табигатьнең матур һәм аңгыра мәхлуклары – балыклар, һичнәрсәдән хәбәрсез, бертуктамый айга каршы сикерә, уйный иделәр...
КАЛДЫЛАР
Иртә белән көн томанлы иде. Кичә килгән ике егет белән Солдат конторага киттеләр. Башкалар лабазда эшкә тотындылар. Контора дигәннәре лабаздан бер йөз адымнар чамасы читтә, тәбәнәк кенә бер өйчек булып, аның диңгезгә табангы ягында баракка якынрак шундый ук күренештә, тик кечерәк тагы бер казарма бар иде.
Солдат ике иптәше белән барактан чыккач та, тонык кына шыкылдаган тавыш ишетелә иде. Кечкенә казармага якынлашканда, томан эченнән бик зур бер карачкыл күренә башлады. Ул иелгән көе хәрәкәтләнеп, селкенеп тора иде. Тагын якын килгәч, ул ачыграк күренә башлады. Һәм «дию» зурлыгыннан гади кеше зурлыгына төште: Шәрәфи карт нәрсәдер юнып, ясап маташа иде. Аның турысына җиткәч, Солдат:
– Эшләр уңсын, Шәрәфи абзый! – диде.
– Шулай, господин унтер, бергә булсын! Конторгамыни киттегез?
– Әйе, барып иптәшләрне яздырырга кирәк.
Шәрәфи агай тирләгән маңгаен кул аркасы белән сөртеп:
– Кайтканда якташларны чәйгә алып кер, хәзер әбинең самавыры кайный... – диде дә, балта тоткан учына төкереп, тагын эшенә тотынды.
Болар конторага кергәндә, Исак та анда иде, кечкенә генә өстәл янында утырган бөдрә чәчле, ялтыравык күзле бер кеше белән еврейчә сөйләшеп тора иделәр. Ул, әһәмият бирмәгән рәвештә генә боларга карап, русча:
– А, килдегез, хәзер менә, тора торыгыз, – диде һәм тагы тегенең белән еврейчә сөйләшеп киттеләр.
Бүлмә арудан түгел иде. Идәнендә тәмәке очлары һәм төрле чүп-чар, кәгазьләр чәчелеп ята, җиһаз дигәннән дүрт-биш утыргыч, бер өстәл, бер тимер сандык кына бар иде. Тәрәзә төбендә дәва шешәләре күренә; шулардай булырга кирәк, тәмәке исе белән катыш, больница исләренә охшаган әллә нинди авыр исләр аңкый иде. Өстәл янына утырган кеше аркасына мехлы пальто салган һәм үзе туңа торган кыяфәттә калтыравык тавыш белән ашыгып-ашыгып сөйли һәм дә тәрәзә төбендәге шешәләргә кулы белән күрсәтеп куя; Исак та, тегене кызганыч рәвештә башын ике якка чайкаштыра да, кызу-кызу нәрсәдер әйтеп сала иде.
Солдат күз очы белән бөдрә чәчлесен күрсәтеп, Гарифның колагына шыпырт кына:
– Булгахтыр... – диде. Бухгалтер боларга юнәлеп:
– Паспортларыгыз бармы? – диде.
Гариф белән Муса куеннарын кармаштыра башладылар. Солдат алар өчен җавап биреп:
– Ансы бар... – диде.
– Ничек, сезнең белән, яисә айлап телиләрме?
– Әлбәттә, безнең белән.
Исак авызын ерып көлемсерәде:
– Бәхеткә инде... Әйдә сынап карагыз! – диде. Бухгалтер аның сүзен яратмаган рәвештә:
– Юк бит, балык булмаган тәкъдирдә дә алар һичнәрсә югалтмыйлар. Башка промыслоларда, әйтик, вагонлап керешкәндә, балык булсын, булмасын, шул вагон хисабыңны бел, башкача бер тиен юк! Ә бездә алай түгел. Балык бер дә булмый икән, рәхим ит: ун сум жалованье.
Солдат акыллы сымак кына аның сүзен җөпләгән булды:
– Шулай инде, Мойси Абрамеч, условие булгач, ансы, әлбәттә, тик күбрәк балык булсын иде...
– Менә, менә, бигрәк шунсы кирәк...
Ул, паспортларын әйләндереп-тулгандырып карагач, уйга калган кыяфәттә башын чайкап:
– И-һи! Сроклары әллә кайчан чыккан икән... – диде һәм нишләргә икән дигән төсле иттереп, Исакка карады.
– Әйе, кызыксызрак икән ансы, – диде Исак. Солдат бер дә каушамыйча:
– Патша пичәте булгач ярый инде ул! Кем аның срогын тикшереп йөри монда! Кемгә бик кирәге бар! – диде.
Солдатның җавабы тегеләрнең һушына китте, күз-күзгә карап азрак көлгән булдылар.
– Ярар алайса, ничек булса да рәтләрбез, – диде Мойси. Солдат үзе белән бергә эшли торган берничә иптәшенең бер дә паспортсыз икәнлеген белгәнгә һәм шуны Гариф белән Мусага да әйтеп өлгергәнгә күрә, эшне болай да рәтләнгән, беткәнгә хисаплап, тегеләргә «Зинһар рәтли генә күрегез» дип ялынырга хаҗәтсенмәделәр дә.
– Менә инде хәзер унау булдык, – диде Солдат, – безнең артельгә артыгы кирәкмәс тә инде.
– Өлгерә алырсызмы соң?
– И, Мойси Абрамеч, балык кына булсын!
КЫЗЫ ЧИБӘР ГЕНӘ
Алар конторадан чыкканда, томан сыекланган һәм дә диңгез ягыннан аксыл томан аркылы тонык кына нур чәчеп торган кояш шактый югары күтәрелгән иде. Һава кичәгегә караганда шәп иде. Җил юк, йомшак кына саф һәм ләззәтле бер салкынлык сулыш белән эчкә керә дә, бөтен тамырларга җәелеп, җанны рәхәтләндерә иде. Сыек кына томан белән өртүле диңгез өстендә очынып йөргән акчарлакларның гыйгылдап көлгән шикелле үткен һәм күңелне кытыкландыра торган тавышлары диңгез өстендә асылынып торган әллә нинди тылсымлы сарайлардан ишетелгән шатлык шаркылдауларына ошый иделәр.
Бу өч иптәшнең рухлары шактый күтәренке иде. Солдат кулы белән селтәп торып:
– Кара мартышкаларны, көлеп эчләре ката бит! Значит, балык аз булмас! – диде.
Гариф Солдатның иңбашына кулын салып:
– Әй, картка нишлибез, керәбезме? Чәйгә чакырган иде ич, – диде.
Солдатның авызы ерылды, күзләре көлә иде.
– Сезне алып керергәме икән? – диде дә, күзләрен майландырып, Гариф белән Мусага алмаш-тилмәш карады. Тегеләр гүя бернәрсә дә аңламый иделәр. Ул, Гарифны иңбашыннан элеп җибәрде дә:
– Газизәгә күзең төшмәсен, дим жулик! – диде. Гариф хәзер генә исенә төшкән шикелле:
– И, кызы бар дигән идең чын да, менә юләр; әйтәм, нәрсә сөйли бу! – диде.
Солдат Мусага күз кысып:
– Бу нәгъләткә ышанырга ярамый, иптәш: исеңдәдер, теге Марфа Петровна ничек кабартмалар белән сыйлый иде үзен, – диде.
– Ә Петровскида, теге харчевня тотучы хатын? Әйе шул...
– Без каткан күмәч белән чәй эчәбез, ә ул Марфа Петровна янында кабартмалар сыта!
Солдат бу сүзләрне әйткәндә, күзләрен почмакландырып, күбрәк мәгънә аңлатырга тырыша һәм тегеләргә алмаш-тилмәш карый, көлә иде.
– Үзе чакыргач, ник утырмаска соң, юләр! – диде Гариф.
– Әйтерсең лә мулла остабикәсе белән рәхәтләнә; без, мескеннәр, каткан күмәч ашап җаныбыз чыга, ә алар майлы кабартмалар сыталар! Ха-ха.
Муса да Солдатка кушылып көлеп җибәрде. Гариф аз гына көлемсерәп:
– Майлыларны диген, ә, юләр син, Солдат! Дөрес сүз икән ул: солдат кешедә төшкә кадәр бер дә акыл булмый, имеш, тышта әле завтрак кына шул, – диде.
Кечкенә казарма алдында Шәрәфи карт үзе юк иде; кискәгә чабып куйган балтасы гына читтән караганда әллә нинди нечкә гәүдәле ерткыч кошка ошап күренә, тирә-ягында ап-ак йомычка кисәкләре чәчелеп ята иде.
Болар казарма ишегалдында тукталдылар.
– Шәрәфи абзый өйдәме? – дип Солдат кычкырган иде, озакламый ук ишек ачылып, ишек арасында мөлаем генә бер кыз күренде:
– Ул хәзер генә лабазга дип чыккан иде, – диде. Шулай дигәч, болар бер-берсенә карадылар. Теге тагын ялгады:
– Әйдә керегез, Хөснетдин абый... Ул, хәзер кайтам, дип әйткән иде... Сезгә керергә кушты...
Бу сүзләрне әйткәндә, ул инде ишегалдына чыкты. Күзләрен кояштан ышыклар өчен, бер кулын кашлары өстенә куеп, лабаз ягына карана иде. Гариф күңеленнән: «Шул була инде күрәсең Газизә...» дип уйлап алды. Үзенчә исе китмәгән гади һәм гөнаһсыз рәвештә тегеңәр күз төшергәли иде. Ул төс-баш күренеше белән шәһәрләрдәге урта катлаудан түбәнрәк татар гаиләләрендәге бер кыз иде; өстендә тубыктан югарырак торган иске генә аксыл ситса күлмәк, аягында да каюлы һәм искерәк кенә кызыл читек белән ялтыравы беткән сары резин галошлар иде. Аның аз гына кызгылт ак йөзе, кош борынына охшаулырак килешле борыны, уйчан кара күзләре дә бер карашта гади генә күренәләр. Гариф, аның күзенә туры карарга яхшысынмаганлыктан, авызына күз төшергәләде.. Ләтыйф* гөл чәчәге кебек иреннәре гадәттән тыш матур иде. Ияк астына китереп бәйләнгән простой күк сарфинка яулык та аңа ярыйсы гына килешә иде, «Калфак кисә, тагын да шәп буласы икән...» дип, Гарифның күңеленә килде.
*Ләтыйф – матур, чибәр, нәфис.
Алар берничә минут керергәме, кермәскәме дип икеләнеп торгач, картның үзе белән бергә килергә булып, керми киттеләр.
Лабазга җиткәндә, Солдат Гарифның янтыгына төртеп:
– Ну ничек? – диде.
– Нәрсә ничек?
– Газизә?
– Ә... Газизә зарарсыз. Чибәр генә.
Болар лабазга кергәндә, анда кычкырыш, шау-шу бара иде. Эре бөдрә чәчле, кызыл чырайлы йөнтәс һәм таза гәүдәле Николай Шәрәфи картны, чикмән итәкләрен аркасына җыештырып, биленнән тоткан, арлы-бирле чайкап йөртә, башкалар читтән карап көлешә һәм кычкырышалар :
– Бирешмә, Шәрәфи абзый!
– Бәр таза гына! Күрсәт егетлегеңне!
– Җибәрмә, Миколай!
– Тот, Шәрәфи абзый.
Карт тегене бер дә тотмыйча, кулларын ике якка җәйгән, бернәрсә эшли алмый, аптыранган, күзләрен кысып көлә.
– Җибәр, дим, зинһар, җибәр. Миколай, бәйләнмә, юләр, эшем бар, әнә карчык чакыра... Әнә Солдат килде, аның белән көрәш... – дип, Николайга инәлә.
Николай аны ычкындыргачтын, ул йөдәп алҗыган хәлдә:
– Уф, тәмам хәлдән тайдырды, хәерсез! Нишләп анда азрак көтмәдегез, Солдат? Хәзер кайта идем бит... Йомыш белән генә килгән идем, – диде.
Шул арада Исак килеп керде.
– Ну, егетләр, кызурак тотыгыз, бүген бетерергә кирәк, иртәгә калмасын, кич белән неводчылар килә, иртәгә невод салырга булыр, – диде.
Шәрәфи карт:
– Ансы бетәр, Исак Моисеевич... Тик әле менә җылылар кирәк иде, кичә бит менә нинди салкын булды, хәерсез! Хәзер әле аларның (балыкларны әйтә) җыеннары унбиш чакрымнан да якын читкә сугылмыйлар... Бер чакрымлык неводны тик тартып азаплан!
Исак мөсәлләм булмады:
*Мөсәлләм булмады – күнмәде, килешмәде.
– Юк, Шәрәфи Осипич, хәзер инде алар читкә сугыла, чөнки инде вакыт! – диде.
– Аларның календарьлары юк шул, җылы кирәк аларга, Исак Моисеевич.
Шәрәфи карт белән Исак шулай сүз көрәштереп, лабазның икенче башына, тоз өемнәре һәм буш мичкәләр тулган сарайга киттеләр. Шәрәфи агай бүген кичәге гакыллы сапожник кыяфәтендә үк түгел, башында кичәге эшләпә, өстендә печемсез чикмән булса да, күкрәк йоннары күренми, – чикмән астыннан кыска камзул кигән, аягында да озын балтырлы шома гына итекләр иде. Гарифның күзенә ул бүген эшлекле генә бер агай булып күренә иде.
Солдат читтә торган бер ушатны алып, нык кына иттереп җиргә куйды да:
– Әй, егетләр, кунакларны бүген үк эшләтергә килешми дә инде... Ну, тот әйдә, мәгъзүм, назланып торма! – диде. Һәм ушатның ике як колакларыннан үткәрелгән нечкә арканны Гарифка тоттырып, үзе аягы белән ушатны чан эченә тибеп җибәрде.
Чан дигәннәре шушы бик зур лабаз эчендә уртадан юллар гына калдырып ясалган, төп һәм стеналары цементтан койган дүрт почмаклы зур гына базлардан гыйбарәт иде.
– Менә мин түбәнтен тутырып бирермен, – диде Солдат, – сез тегендә, канауга чыгарып түгәрсез; анда күрерсез: кая түгәләр...
Ул сәләмә пиджак җиңнәрен беләгенә таба җыештырды да чан эченә төшеп китте һәм, электән җайлап куйган такталарга басып, озын саплы лейка белән чалтырата-чалтырата, былтырдан калып сасыган селедка суын ушатка тутыра башлады.
Базның эче өстән яхшылап күренми, караңгы иде. Тик Солдатның озын йонлы Кавказ бүреге селкенеп торганы күренә дә, чылтыраган тавыш ишетелә, һәм дә әчкелтем-төчкелтем сасыган балык исләре куерып чыга иде. Башка иптәшләре башка базларда шулай ук чалтырата, шундый ук исләр куерта иделәр.
ЧУАР ОЕКЛАР
Газизә иртән йокысыннан уянганда, һәрвакыт ишетелеп, колаклары күнегеп беткән калын һәм тонык аваз ишегалдында әйләндереп куйган таз өстенә су тамчылары төшкән шикелле гөмбердәп тора иде. Аз гына туктый, тагын гөмбердәп китә... Ул чаршау аркылы әнкәсенең якында икәнлеген сизел:
– Әткәй кем белән сөйли? – диде.
– Тор инде, балакаем, торырга вакыт... Кем белән сөйләсен, – Мәкәйне (Мәһдине) станциягә җибәрә торгандыр...
Карчык соңгы сүзләрен бертөрле ризасызлык һәм рәнҗелгән тавыш белән әйтте. Газизә дә Мәкәйне станциягә җибәрүнең мәгънәсен аңлый иде. Шунлыктан аның йокыдан уянгандагы күңелле тойгылары шиңә куйды. Урыныннан күңелсез генә торып, ләтыйф һәм җылы аякларына оек белән читекләрен тарта башлады. Чаршауның икенче ягында арлы-бирле йөреп торган әнкәсенең күләгәсе үк гәүдәләнгән кәефсезлек булып аның күзенә, бигрәк тә күңеленә чагылып тора иде.
Аналы-кызлы аларның монда беренче мәртәбә килүләре иде. Газизәнең бала чагында ук алар Саричинда торалар. Шәрәфи агай байтак еллардан бирле промыселчы еврейләрдә хезмәт итә. Берничә елдан бирле сельд вакытында хуҗаларның шушы промыселында ай ярымнар чамасы балык тозлау эшендә тора иде. Быел инде сельд вакыты якынлашканда ук боларны да үзе белән алып баруын белдерде. «Үзегезне генә инде кемгә калдырасың... Далада булса да, ичмасам, үз янымда булырсыз...» дип аларга шәфкать күрсәтте. Вакыйган, быел болай да күп хәсрәт тарткан бу кечкенә гаиләнең тагын аерылып таралуы, хосусан, ана белән кыз өчен түзүе читен һәм эч өзәрлек бер хәл иде.
Шуның өчен бабайның: «Ичмасам, үз янымда булырсыз» дигән сүзе ана белән кызның кайгылы күңелләренә азрак юаныч бирде. Әмма китәр вакыт җиткәч, далага сәфәр нияте белән төялеп чыкканда һәм үзләренең ярлы гына фатир ишегенә йозак салганда, ниһаять, извозчик: «Ну, әйдә, бисмилла!» –дип, атын кузгатып, боларны пристаньга алып киткәндә, – карчык, эче өзелеп, үксеп-үксеп елады. Аның көз көне генә үлгән егет улы өчен булган хәсрәте яңадан кузгалган иде. Гүя аның бердәнбер сөйгән улы, элек вакытлар бай хезмәтеннән өйгә, әнкәсенең хәлен белергә кайтканы шикелле, хәзердә дә кайдандыр өйгә кайтып килә, ләкин ишек бикләгән була. Елап торган буш һәм күңелсез фатирның тәрәзәләреннән карый-карый да кире кайтып китә... Карчык шуларны күңеленә китереп, үксеп-үксеп елый, Газизә аңар карап, яшен тота алмый елый иде. Шунда да сәфәр дигән нәрсә яхшы: шатлыклының шатлыгына катнаша, хәсрәтлене дә төрлечә мәшгуль итеп хәсрәтен җиңеләйтә. Алар пароходка утыргач, еламый-сыктамый гына килделәр. Монда килгәч тә картның дала дигәне аларга бик үк начар тәэсир бирмәде. Тирә-як саф комлык бер якта очсыз-кырыйсыз җәелеп ялтырап яткан диңгез, икенче якта – еракта матур газамәтле таулар, караган саен аларны күңеллеләндерә, рәхәт кенә моңландыра иде.
Тора торган урыннары да иркен һәм якты гына булып, шушы тирәдә үк кайнашкан «үз кешеләр» – татар егетләренең булуы да алар өчен күңелсез түгел иде. Шулай да дөньяның тынычсызлыгы дөнья хәтле, берсенең сөекле улы, икенчесенең иң якын күргән туганы өчен булган хәсрәтләренә караганда байтак җиңел, ләкин даими булган бер җан тынычсызлыклары бар: монда ул аларның эчләрендә әллә нинди бер уңайсыз җирне һаман әкренләп тырный, рәхәтсезләндерә иде. Ул исә картның шактый гына исерткечкә мөбтәлә булуы. Аның аяктан егылырлык кадәр эчүе бик сирәк була. Ләкин акчасы була торып, тәмам аек йөрүе дә шулай ук бик еш булмыйдыр иде. Ул үзе аек чагында хатынына каты мөгамәләле түгел. Газизәгә шәфкатьле. Әмма исерек чагында тагын да йомшап китә, шулай да, бердән: һәрвакыт акчага интегеп торуга карамый, эшләп тапкан юклы-барлы акчасын әрәм итүе, икенчедән: үзләренә бердәнбер арка таянычы булган өлкән кешенең даими төпле һәм ышанычлы хәлдә генә булуын чын күңелләре белән теләп торганда шул кешенең кирле-мырлы сөйләнеп торучы бер юләр кыяфәтендә күренүе аларның җаннарын авырттыра иде.
Менә хәзер, Газизәнең йокыдан уянгандагы матур тойгыларын җимергән Мәкәйне станциягә җибәрү әңгәмәсе дә шушы җан авырттыргыч мәсьәләнең бер кисәге иде. Шөйлә ки, карт аракысы беткәннең иртәгесендә, күп үтсә берәр көннән соң, мотлак каравылчы дагстанлы кумыкны станциягә җибәрү чарасын күрә башлый. Хәзер аның аракысы беткәнгә ике көн бар иде.
Кечкенә һәм иске генә, ләкин үзләренеке булганга һәм дә күптәннән бирле күрә-күрә ияләшкәнгә, үзләренә сөйкемле генә күренә торган самавырны Газизә өстәлгә күтәргәндә, аталары килеп керде. Сәгыйдә апа аның өстенә карамыйча гына: «Эшен рәтләгәндер, ахрысы, ничек яшь егетләрчә генә ишектән шома керә... Ишекне чалт иттереп кенә ябып куя!» дип, күңеленнән кечкенә генә бер мыскыллау кичерде. Ләкин тышка чыгарып бер сүз дә әйтмәде. Чөнки барыбер, ни генә әйтсә дә, тегенең мең мәртәбә тәкрар иткән җавабын тагын бер мәртәбә тәкрарлатуга гына сәбәп булачагын белә иде. Ул теләсә яхшылап, теләсә ачуланып әйтсен, Шәрәфи агайның җавабы һаман бер:
– Юк, болай, аз гына... Әллә ник эч авырта төшеп тора, уңайрак булмасмы, дим...
Карчыгы теләсә нихәтле сүз озайтсын, ул артык җавап биреп маташмый инде, я уйга калып эндәшми тора, яисә башка берәр сүз табып, моны артка калдырырга тырыша.
Кергәч тә ул сөйләнә башлады:
– Әрсез халык та соң! Неводчыларны әйтәм, йөз иллеләп кеше, хатын-кызы бергә, бер казармада чукырдашалар, умарта кебек кайный; кайда ул чаршаулар да ниләр: кайда оят, кайда изәт... Бер якта хатыны-кызы түшәлә, икенче якта ирләр аунап ята... Кичә кереп чыккан идем – кәмит инде менә!
– Хатыннары соң ни эшкә килгән? – диде Газизә.
– Алар, кызым, селедканы сорты белән сайлыйлар: бочонкаларга тезеп тутыралар. Анасы! Теләсә Газизә дә алар белән эшләр... Авыр түгел бит ул, җыр, көй, уен, көлке арасында харап күңелле була! Тәмам шайтан туе ясыйлар.
Карчык әкрен генә:
– Ни булган эшләмәскә... – диде. Һәм Газизә нәрсә әйтер дип көлемсерәп, сөйгән күзе белән аңа карады.
Газизә ачылып ук:
– Кешеләр эшләгәндә, ни эшләп мин тик торыйм! – диде.
Газизәнең күңеллеләнеп кенә биргән бу җавабыннан атасы белән анасы эчләреннән азрак сөенделәр. Анасының Шунда ук: «Үзенә һәйбәт кенә берәр күлмәклек эшләсә, ни яхшы булыр!» – дип, күңеленнән кичте. «Әйе шул, өч күлмәк өстенә тагын бер яшелле-кызыллы матур гына бизәүле күлмәк...» – дип, бераз тафсылга да күңеле китте. Әмма атасының зиһене андый матурлык ягына авышмады, тупас кына: «Ары-бире расходка ярар, ичмаса...» – дип, күңеленә килде.
Карт, ул мәсьәләне озайтмыйча, шулай гына калдырырга тиеш күреп, башка сүзгә китте:
– Әх, – диде, – элекке куршик* яхшы кеше иде... Быел килмәгән, авылында калган, инде энесе аның урынында. Начар, әллә нинди төмсә нәрсә. Әх, теге чибәр кеше иде. Урыстан, татардан андыйлар сирәк очрый, анасы, тәмам үз кешең – туганың кебек ягыла иде.
*Куршик – невод (балык авы) көймәсен турылаучы.
Карчык Газизәгә дигән кызыллы күлмәген күз алдына китереп уйлап торганда, картның әллә ниткән бер русны мактауларын, сагынып сөйләүләрен бер дә әһәмият биреп тыңламый. Эченнән: «Бергә эчкәнсез, шуңа күрә сүзегез дә килешкән булыр...» – ди иде.
Шәрәфи агай бер чынаяк чәй эчкәч, тагын шуны ук башлады:
– Юк, ул әйбәт кеше иде... Әнә Газизәнең зәңгәр сарфинка яулыгы бар иде ич, былтыр алып кайткан идем... Аның бүләге ул, Петровскида аерылышкан чакта: мә, имеш, Шәрәфи Осипич, кызыңа миннән падарка булсын... Ни дип әйтергә кирәк, алмый ярамый бит якынлык күрсәтә икән... Ярар дим, Степан Федрич, дай бох сиңа добрый здоровие...
Газизә аның сүзен бүлеп:
– Әткәй, син дә аның кызына берәр бүләк бирәсе идең, – диде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Акчарлаклар - 2
  • Parts
  • Акчарлаклар - 1
    Total number of words is 4462
    Total number of unique words is 2088
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Акчарлаклар - 2
    Total number of words is 4452
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Акчарлаклар - 3
    Total number of words is 4467
    Total number of unique words is 2007
    35.6 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    57.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Акчарлаклар - 4
    Total number of words is 2748
    Total number of unique words is 1454
    41.9 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.