Latin

Акчаң Гына Булсын!

Total number of words is 610
Total number of unique words is 444
47.0 of words are in the 2000 most common words
61.7 of words are in the 5000 most common words
66.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Хәзер, мин сиңа әйтим, кибетләрдә җаның ни тели — шул бар. Хәтта күгәрчен сөте дә саталар. Акчаң гына булсын. Ә төрле хезмәт күрсәтү турында сөйләп торасы да юк. Радио, телевизор, сәгать төзәттерү, өч бөртек йоны булган тунны, майлы тәбикмәк тиеп тапланган чалбарны тазарттырып алу турында сүз куертмыйм мин. Сүзем яңа, заманча хезмәтләр күрсәтү турында иде.
Хатын Кырымга ялга киткәч, мин дә рәхәтләнеп ял иттем малай. Эштән кайтам да, ашап-эчеп телевизор карап ятам. Егерме көндә аш бүлмәсе пычрак табак-савыт белән тулды. Ул юылмаган кер, идән турында әйтеп торасы түгел.
Бушлай таратылучы реклама гәзите алып «Бер сәгатьлек хатын» фирмасына шалтыраткан идем, унбиш-егерме минуттан бер мөлаем гына кыз чүпрәк-чиләкләрен тотып килеп тә керде. Фатирны карап чыкты да: «Аңлашылды», дип эшкә дә тотынды. Мин кибеткә сырага чыгып кергәнче өйне ялт иттергән. Бакчага баргач чүп савытына ыргытырмын әле дип йөргән иске ботинканы да кремлап, тазартып куйган бу. Акчаң гына булсын.
Хатын иртәгә кайта дигән көнне «Бер сәгатьлек ир» фирмасына шалтыратып оста куллы ир чакырдым. Пеләш башлы, аз сүзле ир, юри сәгатькә карап тордым, кырык сигез минут ярымда чалшайган балкон ишеген төзәтте, торбаларны тазартып, суы агып утырган унитазны көйләп мең тәңкәне кесәсенә салып чыгып та китте. Күрми дә калганмын, теге адәм өйдәге янмаган лампочкаларны да алмаштырган икән.
Хатынның шатлыгын күрсәгез. «Тик ятмагансың бөтен җирне җыештыргансың. Хәтта яңа лампочкалар куйгансың», дип мине мактый. Мин Берлинны алган солдат кебек кукраеп торам.
Әлбәттә мин аңа Интернеттан гына заказ биреп итальяннар пиццасы ашап , сыра эчеп ятуымны әйтмәдем. Белсә, асып кына куя бит инде.
Бер көнне әлеге дә баягы шул Интернетта казынып утырганда бер бик кызыклы игъланга юлыктым. Бер язучы өч кисәктән торган зур романын язып бетү өчен өч каләм тибрәтә белүчене эзли. Акча түлим дигән.
— Син электр энергиясенә түләү өчен квитанцияне дә тутыра белмәгән, дүрт хәрефле сүздә алты хата ясаган бәндәне кем роман язарга кушсын, юләр,— дип хатын минем ниятемә каршы төште. Бармадым теге язучы янына. Бераздан аның «негрлар»ы язган романы кибетләрдә сатуга чыкты. Һи-и, хәзер акчаң гына булсын...
Бер көнне гәзиттә билгеле рәссамның чираттагы иҗат җимешен төгәлләп кую өчен ярдәмчеләр кирәк булу турында игъланга тап булдым.
— Юләрләнмә инде,— дип хатын тагын каршы төшеп маташа.— Син пумала тотып бакча коймасын да буяганың юк бит...
Аның бу сүзләренә игътибар итеп тормадым, киттем. Барып кердем рәссамның иҗат мастерскоена. Анда ике студент киндергә төшерелгән өчпочмакларны буян булашалар. Йөзен сакал-мыек баскан, зур корсаклы рәссам үзе кофе эчеп утыра.
— Сез миңа ярдәмгә игълан буенча килдегезме!— ди миңа мөрәҗәгать итеп.
— Әйе...
Миңа пумала, буяу биреп бер өчпочмакны зәңгәр төскә буярга кушты. Минем янда теге ике студент та »иҗат итәләр». Ике сәгать дигәндә эшне төгәлләдек.
— Ну, просто супер булды бит бу!— дип рәссам картинаның аскы өлешенә сары буяу белән автографын куйды. Автографны картинаның кайсы ягы асты, кайсы өсте икәнен белү өчен шулай куялар икән. Безгә санап биштәр йөз тәңкә акча тоттырды.
— Бу картинаны иртәгә килеп алалар. Киләсе атнага заказ бар. Квадратлар эшлибез, чакырырмын,— дип озатып калды.
Акчаң гына булсын... Хәзер үзеңә рәсем төшереп утырасы да юк. Автографыңны гына куясы кала.
Бүген дә бер кызыклы игълан укыдым бит әле, мин сиңа әйтим. Шәһәребездә бер бик кирәкле фирма ачылган. Яшерен-батырын түгел бит инде, беребез дә чиратта торырга яратмыйбыз. Шушы фирмага мөрәҗәгать итеп сәгатенә биш йөз тәңкә түлисең дә, аннан хезмәткәр килеп синең өчен чиратта тора. Паспортка мөһер суктырган җирдәме, кибеттә сөт алыргамы, мунчада җылы су артыннанмы, маршрут автобусы көткәндәме — үзеңә иренсәң яисә вакытың булмаса фирмага мөрәҗәгать ит. Акчаң гына булсын...
Мин дә мөрәҗәгать итәргә булдым... эш сорап. Эшсез өйдә яту ялкытты. Күрсәтелгән адрес буенча эзләп таптым теге фирманы. Ләкин ишек төбеннән үк чират. Эшкә керергә теләүчеләр чират тезелгән. Дөресрәге, башка кеше урынына чиратта тору өчен чират.
— Вакансияләр чикле икән, улым. Азрак төртсәң — эшкә бик җиңел алалар, имеш,— диде чиратның иң очында учына акча йомарлаган карчык.— Акчаң гына булсын...
You have read 1 text from Tatar literature.