Latin

Ак Канатлы Бөркет Баласы

Total number of words is 4496
Total number of unique words is 2403
33.9 of words are in the 2000 most common words
48.1 of words are in the 5000 most common words
56.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Язның беренче җылы нурлары белән килгән назлы җил тау башларын салкын кардан арчып, үләннәрне уятуга, без дә, авыл малайлары, шунда йөгерәбез. Дөньялыкны рәхәтләндергән кояштан борын өсләренә һәм бит очларына сипкелләр сибелә. Тау битендә йомшак кыякларын тибрәтеп юалар калкый башлый. Табигатьнең бу татлы да, ачы да нигъмәтенә юлыгуга, икенчесен һәм өченчесен табасың. Сәгатьләр буена тау битендә онытылып йөрисең, ә югыйсә, чак кына тайпылып китсәң, аска, түбәнгә, андагы караңгы һәм куркыныч чытырманлыклар, йөзьяшәр имәннәр һәм, алардан да арырак, ташып сулар аккан упкынга очачаксың. Кайвакытта шулай тоела ки, гүя иңеңдә канатлар үсеп чыгар да, аларны җилпеп, җәйрәп күтәрелеп китәрсең сыман. Бөркет булып, бер талпынуда мөгаен да бөтен җиһанны кочагыңа алып, барлык дөньяга үзеңне хуҗа итеп тоеп.
Әнә ул — бөркетнең үзе! Ничек оча!.. Безнең бөркет!.. Ә нигәдер ул һаман да ялгызы. Аны танып беләбез, канатында ак каурыйлары бар аның, нәкъ уң канатының очына таба.
Элекләрне аның оясы тау сыртында үскән имәндә иде. Хәзер нәкъ упкын өстендәге кыя ташка кунаклый ул. Әллә арабыздан берәр ахмак малай аның оясын туздырдымы, әллә яшен ташы сугып куркыттымы, белмибез. Инде хәзер аның оясына күз дә сала алмыйбыз. Бәлки ул хәзер ялгызы гына да түгелдер? Дустым Расих, пошык борынлы, белмәгәне юк тел бистәбез:
— Аларның икесен бергә күрдем,— сөйләнгән иде. Әллә төшенә генә шулай кергән, Ходай белсен? Әмма сүзендә хаклык бар сыман, чөнки барыбыз да аның шулай булуын тели. Ул бөркетне бала чагыннан ук беләбез. Аның әти-әнисе дә, туганнары да бар иде. Алар каядыр китеп бардылар, ә ул, ак канатлы бөркет баласы, бездә, туган җирендә яшәп калды. Кайбер сындырып җибәргән кышның җылымса көннәрендә дә каяндыр көньяк тарафыннан килеп чыга да, аваз салып, биләмәләренә күз ташлап китә. Беләбез, тиздән яз җитәр һәм ул кабат кайтыр. Хәер, бөркетләрне әллә кая еракларга китми диләр бит, шулайдыр ул, шулайдыр, монда гынадыр...
Әйе, Расих хак әйтә, күзе очлы аның, дөрес күргән булырга кирәк, быел ул бөркетебез оясына парын да алып кайткандыр әле! Шулай булмый ни! Парсыз яшәп буламыни? Күршебез Рәшидә апа әйтә:
— Безнең әмирнең борынына ис кергән бугай, парта күршесе Фәниянең чәчен тарткан,— ди.
Болай булса, йөреп тә китәрләр, өйләнешерләр дә. Минем Гранит абый да гашыйк мәҗнүнгә әйләнде әле. Элекләрне утлы табада йөргән кебек иде, хәзер бөтенләй сагышланып калды, сабырланды. Кичләрен тау башында учак ягып, ялгызы шуның янында сәгатьләр буена онытылып моңсуланып утыра. Йа Ходаем, әгәр бу яшеннән өйләнә калса, халык нәрсә әйтер? Әмирнең ярый әле аның, миннән яшьрәк булса да, амбар кадәрле ике катлы йортлары бар. Ә безнең соң, безнең? Кечкенә генә алты почмаклы йорт, эче тулы апа, сеңел, абыйның үзе, әткәй, әнкәй... Кайбер көннәрдә югары очтан әбиебез дә куна килә. Кичен өйне тутырып, идәнгә сузылышып ятабыз, иртән уянып китәбез, юынгыч янында чират җиткерә алмый аптырыйбыз. Абыйга, берүк, өйләнергә ашыкмаса да ярар иде. Әле җиденче сыйныфта гына укый шул ул. Ә Әмир инде үзенә карар, мин, шәхсән, аның ул ниятенә каршы килмәм, инде былтыр ук башлангыч мәктәпне тәмамлады, быел дүртенче сыйныфны ук бетерергә тора. Буйга да үсеп китсә...
Менә бөркетебезгә дә күптән үз парын табарга вакыт. Аның моңа тулы хакы бар. Чеби чагыннан, бала вакытыннан ук тормышка яшим дип ябышып үсте ул.
* * *
Әүвәлрәк аның әти-әнисе бер генә бөркет баласы үстерә иделәр. Ә бу елны, ни гаҗәп, дүртәү булдылар, берсеннән-берсе әче тавышлы, сары томшыклы көрәнсу-кара йолкыш чебешләре күккә багып чәрелди-чәрелди гаҗизләделәр. Аларның ябык һәм зәгыйфь булулары гаҗәпләндергәнгәме, миңа ач һәм мескеннәр кебек тоела иделәр.
Май ае гадәттәгедән эссерәк килеп, кояшның үткер пычак нурлары болын һәм басуларның бәгыренә кадалып, өметтәгеләрне тәмам хәерхаксызландырып, авыл картларының телендә: “Ачлык галәмәте, башкача булмас, Аллаһының әмередер!”— дигән сүзләрен колакларыбызда кабатландырып, җаннарыбызны өшетә башлады.
— Хәерсезлек галәмәте!— диделәр өлкәннәр.
— Дөньялык бозылды!— диделәр ил агалары.
Һәрхәлдә дөньялыкның бозылуында без, бала-чагалар, үзебезне гаепле дип белә идек.
Ул бөркетләрнең оясын күрәсе килми идемени, теләк зур булды. Чагыл тавының Минзәлә инеше ягыннан текәләнеп күтәрелүе һәм югарыдан тәгәрәп төшкән ташның аска таба омтылып очуы исә котларны ала. Дага кебек алга ике яктан чыгып торган бу сыртның уртасындагы сөзәгрәк сыман тоелган, куе агач-чытырманлыгы үскән җирдән шул бөркетләр оясына гүяки якын килеп булырдай. Әмма куркыта. Ара вакыт тиюгә, шунда баргалап килдек. Бөркетләр ерактан чыпчык кадәр дә күренмиләр. Юк, моңа гына канәгатьләнү ярыймы соң!
Дустым Расих белән чытырманлык аша узарга һәм бөркет оясына якынрак барып тамаша кылырга уйладык. Әмма, анда җитүгә, аяк астыбыздагы җир убылып, дөньялык хәрәкәткә килде һәм мин бер якка, дустым икенче бер үзәнгә аркаларыбызда шуып төшеп киттек. Расихның агач ботагына ябышып калганлыгын чамалап өлгердем. Ә миндә андый җәһәтлек юк идеме, әллә юлым уңмады, сыртымда һаман түбән таба тизләнгәннән-тизләнәрәк оча бирдем. Баштарак көлке тоелган бу халәтемдә чарасызлыгымны аңларга өлгердем, йөрәкне курку өне өтеп алды. Әгәр дә бу очудан туктамасам, мин ахырда түбәндәге текә кыяның очына килеп чыгачакмын һәм, җәһәннәм коесына олагып, ватылып-җимерелеп бетәчәкмен.
Иске яфрак һәм урман тузаны, ком һәм балчык җиңнәремә, чалбар балакларыма, авыз һәм борын-колак тишекләренә тула барды. Кая ябышып калырга да белмәдем. Хәлем харап иде. Кул астыма эләккән ташлар урыннарыннан кузгалды, ботаклар шартлап сынды. Алар белән бергә, зурайганнан-зурая барган ташкын булып, түбәнгә таба томырылып актым-актым да, йа хикмәти Хода, кинәт туктап калдым. Өстемә, авызыма, муенга, колак тишекләренә, күзләремә тузан, таш, балчык кебек һәммә чүп-чар буалып килеп өелде.
Аякларым белән агач төбенә терәлеп калган идем. Минем аркада кузгалган ташлар, агач ботаклары һәм туфракның буалмый калган өлеше, юлларын дәвам итеп, шаулап ага бирделәр. Ә бераздан сәер тынлык урнашты. Гүяки шушы мизгелдә дөньялык тәмам үзгәреп, тормыш яңадан башлангандыр сыман тоелды. Шау агачлар өстенә җәелгән иксез-чиксез күктән өзелеп-өзелеп кенә монда зәңгәрлек тамадыр кебек. Һәм дөньялыкны кинәт башка төрле шау күмде. Бу, инде аңларга өлгергәнемчә, мин кузгаткан таш-балчык һәм туфрак елгасының тын агышлы Минзәлә инешенә котын алып кушылуы иде. Кинәт купкан бу тавыштан өркепме, әллә аңа куаныпмы, ачы итеп куркулдаган аваз ишетелде. Мин аның бөркетнеке икәнлегенә шикләнми идем.
Бераздан соң чүп арасыннан сак кына күтәрелдем. Янымда гына нидер селкенеп куйды. Ул да башын күтәрде. Агызып алып төшкән туфрак, чүп-чар һәм чынык агач ботаклары арасыннан миңа карап торган бу җанварның күз өстендә сызылып киткән ап-ак каш иде. Күп тапкырлар китапларда сурәтен күргәнем булганлыктан аны тиз таныдым. Шунлыктанмы котым алынмады. Гүяки ул иркәләвемне яратыр сыман тоелды. Матур хайван бит. Бурсык. Мин аңа каба кулымны сузарга өлгермәдем, ниятемне аңлапмы, ул ыжгырып-ыжгырып куйды.
Аңа зыян итәргә теләгемдә дә юк иде. Шуны сизенепме, болай куркытуыннан туктады да, инде торып басарга өлгергән хәлендә башын боргалый-боргалый, күзен дә алмыйча миңа туры карап тора башлады. Елмая идем. Белмим, нигә шулай тоелгандыр, ул да җавабында елмайды сыман. Ул миңа шушы мизгелдә бик якын, үз, хәтта дустым кебек тоела башлады. Инде аңа кулымны суздым. Әмма ул тагын ыжгырып, азау тешләрен күрсәтеп җавап бирде. Тәнем буйлап бу юлысы курку йөгерде, кулбашым авыртып куйды. Мин торып басарга иттем. Әмма көчем җитмәде. Бурсыкларның ерткыч хайваннар затыннан икәнлеген белә идем. Ул шунда ыжгырудан туктады, әйдә, торып бас инде минем сыман, аннан соң китәрмен дигәндәй карап торуында булды.
Чүпләрдән арынып мин аягыма күтәрелә бирдем. Җилкә артыннан һәм кулбашыннан гайре авырткан төшләрем юк иде. Ярый, исән-сау икәнмен әле дип куанып куйдым. Шунда җәнлек тагын да елмаеп алды сыман.
Әмма ул минем хәлемә хәйран итеп тормады, бер сикереп куйды да, җәһәт-җәһәт атлап, үз юлы белән сулга таба, агачлар арасына мыштым-мыштым, чүгәләбрәк йөгергән хәлендә китеп юкка чыкты. Әйе, ул бурсык иде, олы һәм симез, үз кемлегенә канәгать бурсык иде.
Кинәт котым өшенеп куйды. Күтәрелеп карасам, кояш нурларының сарылыгында көрән булып күренгән лачын кош, канатларын җәйгән хәлендә, күк йөзен болыттай каплап, гүяки баш очыннан гына очып үтеп бара иде. Күзләренә күзләр очрашты. Өзеп алырлык томшыгы күкрәгемә кадалгандай тоелды. Ул мине гүяки үзенең калын һәм үткен тырнакларына элеп алды да күтәреп алып китте. Йөрәгем жу итте. Куркудан йөземне учларым белән каплап, күзләремне кысып йомдым. Әмма бу төш кенә түгел иде. Шулай да бәладән шушы рәвешле качуым белән котылып калырмын сыман.
Агачлар, көчле җил чыккан диярсез, шаулашып алдылар. Биеккә, бик биеккә очып менеп киттем. Мине лачын, тырнакларына эләктергән дә, әллә кайда, биек таулары һәм мәгърур кыялары белән дөньялыкны ямьсезләп торган Каф тарафына илтеп ташлар инде. Ә мин аннан ничек кайтырмын? Әтием дә, әнием дә юксынырлар, сагышланырлар. Балаларын югалту хәсрәтенә ничек түзәрләр? Еларлар, бик тә еларлар инде. Моннан соң кем, иртүк торуга, урамга чыгып чабар. Алар кемгә:
— Улым, чәй эч, аша, аннары уеныңа өлгерерсең!— дип эндәшеп калырлар?
Кем борылып керер дә:
— Ярар инде... Юкса, сүзебезне дә колагыңа элмисең, дип әрлисез. Менә, тыңладым. Күрше малайлары әле йокыларыннан уянырга уйламаганнар да икән. Бер үземә генә урамда күңелсез шул. Сезнеңчә булсын!— дип аларны куандырыр?
Беләм, бик беләм, әти-әниләребез дә шатлык-куанычларга мохтаҗлар. Ничек сөенә-сөенә:
— Менә улым, балдан кап, майдан кап, коймак аша, каймак китерик... Бөтенләй ябыгып беттең инде шушы уен артыннан йөгереп. Прәннектән аша, печәнкәдән кап. Кәнфитнең кайсысын алырсың? Менә, татлысы бар, әчкелтеме! Врачлар кәнфит тешне бетерә дип юри әйтәләр. Хәзер яңа теш куйдыру берни түгел ул. Аша, улым, аша, дип, уңымнан да, сулымнан да төшеп, берсен икенчесе уздырып моннан соң кемне сыйларлар? Абыйнымы? Ә ул бер елдан күрше авылдагы интернат мәктәптә укып ятмакчы. Аңа хәзер өйләнсә дә булыр, караватта минем почмак бушаганга куаныр инде. Безнең мәктәп сигезьеллык кына. Абый кебек җидене бетереп, аннары сигезенче узып, угызынчыга җитсәм, мин дә интернат мәктәпкә китәм әле. Менә рәхәт, менә ирек. Беркем дә сине көчләп ашатмый, кыстамый, уеннан тыймый.
Эһ, анда да барып укый алмам микәнни инде?
Сеңлекәш әле балалар бакчасына гына йөри, апалар кияү егетләре артыннан калага китеп барырлар. Билләһигазыйм, әткәй белән әнкәй кызганыч. Мин булмасам, шушы Каф тавына бөркет китереп ыргыткан җирдә адашып калсам, аларга күңелсезлек, сагыш, хәсрәт ирешер шул.
Юк, алай ярамас!
Мин күзләремне ачтым. Карасам, теге лачын дигәнем бер дә алай ук олы түгел икән. Әнә, йөзьеллык куе ботаклы имән башындагы ояларында алар, икесе дә шунда, шөкәтсезләр.
Бу юлысы ул бөркетләр миңа чеби балалары кебек кенә күренделәр. Һе, дип, чак кына уйлап куйдым. Мөгаен да бала чыгарганнар да икенче катка күкәй салганнар болар, Каф тавы тавыклары! Менеп, бер-икесен чәлдерсәм, кызык булыр иде. Безнең “Табигать белеме” укытучысы Марс Галиевич аның ише карга, чәүкә, чыпчык, күгәрченнәрнең йомыркаларын җыеп, дәрестә әйләндерә-әйләндерә күрсәтә. Крокодил белән филнеке генә юк, ди. Әле анда каз күкәе дә бар, үзем күрдем. Олы, учка көчкә генә сыя. Диварга чәпәсәң, бөтен бүрәнәләре сарыга буялыр, кызларның борынына сасы күкерт исе тулар, ә мин чыгып йөгерер идем. Тик алай эшләргә ярамый гына шул, ярамый! “Икеле” куячак.
Ә менә лачын күкәе казныкы ише генә булмый, кимендә өч литрлы банка кадәрдер, һич югы ике литрлы! Эһ, бер күкәен алып, Марс Галиевичка кайтарып бирсәң, кимендә бер “бишле”сен куя инде, олы итеп, дәүне — ел буена җитәрлеген! Әллә өчне берьюлымы?
Минем болай да бу елда дүрт “бишле”м булды. Нигәдер бүтән төрле билге куймыйлар миңа. Йә “икеле” томыралар, йә “бишле”. Аннары икесен бергә кушалар да, чиреккә “дүртле” яки “өчле” чыгаралар. Икене бишкә кушкач җиде булганлыгын кем дә белә, әмма урталай тигез бүлгәндә ничек дүрт йә өч чыгадыр, монысын укытучыларым гына чамалыйлардыр. Кыскасы, уку дәверемдә ни “өчле”не, ни “дүртле”не күргәнем юк әлегә, әмма чирек йомгакларында алар кайдандыр башларын калкытып чыгалар. Һич югы хезмәт яки физкультура дәресеннән булса да куялар миңа ул билгене. Ә аннары: “Безнең сыйныфның данлыклы “ударник”лары санын киметеп йөрисең!”— дип ачуланалар. Берсен дә тотып ашаганым юк әле, нигә шул сүзләрен әйтәләрдер?
Башлагач, әйтим инде, минем мәктәп дәреслекләрен ачып та караганым юк диярлек. Укытучыларым узган дәрестә ни сөйләгән булсалар, шуны гына кабатлап бирәм үзләренә. Куаналар. “Бишле” куялар, ә сыйныфташларым нигәдер “дүртле” белән “өчле” арасында гына адашып йөриләр. Әллә дәресләрне тыңлап утырмыйлар, әллә аңлап бетермиләр? Ә кайбер дәресләрдә укытучыларым, сорап та тормастан, миңа “икеле” утырталар. Сәбәбен әйтмиләр. Тәртибем начар, ахрысы. Ә-ә, алдыйм икән. Мин һәммәсеннән урыс теле белән әдәбияты дәресләрендә калышам бит әле. “Яшь гвардия”не сөйләргә кушсалар, мин — белмим. Бөтенесе укыганнар, ә мин — ачып та карамаган!
Менә шулайрак әле хәлләр...
Әгәр дә урыс теле укытучыбызга шул өч литрлы банка кадәрле лачын күкәйләрен илтеп бирсәм, “бишле” куяр идеме икән? Юктыр. Ул Асия апабызның моның ишегә исе дә китмәс шул. Аңа “Хәрби сер” кебек әкиятләр күбрәк ошый. Әнә сыйныфташларыма да андый юк-барлар ошый, ярыша-ярыша укыйлар, узыша-узыша, берсен-берсе бүлә-бүлә сөйлиләр. Ә мин хәйран итеп тыңлап утырган булам. Әйе, буржуйлар тырнагы астында калып та, шул ерткычларның аяк табаннарын кытыклап кара әле... Һе, корсаклары зур дигәч тә, юләрләр ди алар, ахмаклар, имеш. Икедән бишне аера белмиләр, ди...
Ярар инде, мин дә бер укып килеп сөйләрмен дә, Асия апабыз аһ итәр!
Ул көнне дә дустым Расих белән быдыр-быдыр гәпләшеп кайттык, тел тегермәнебез буш сүз капчыкларыбыздан коелган әкият һәм сафсата орлыкларын җиңел кулдан гына тартты да тартты. Теге ишелеп төшүебез гадәти хәвефтән олы бер зилзилә бәласенә очрауга әверелеп, дөньялыкны су басулар, Нух вакыйгасы, җир тетрәү, ул мәсьәләләрдә галимнәрнең көчсезлекләре, адәм затының, никадәр генә акыллы булмасын, хакыйкатькә ирешә алмавы һәм башка шуның ише эре-мере, вак-төякләрдә бер-беребезнең башларын катырып бетерүләр белән дәвам итте. Бөркетләребез дә гади чыпчык заты сыман кош кына булуларыннан аждаһага әйләнделәр дә, әллә нинди сәмруг һәм һомайлар кыяфәтендә бәян кылынылып, аларны тагын күрергә иртәгә үк барачагыбыз хакында сүзләр куешып, капка төпләребезгә җиткәч тә кимендә берәр сәгатьләп ләчтит сатканнан соң, өйләребезгә кереп, телевизор каршына чумып, гади һәм гадәти тормышыбызга кайттык. Монда күңеллерәк иде.
Иртәгә дигәнебез берсекөнгә, берсекөнгә дигәнебез атнадан да арыга калды. Шул арада җәй дә җитте. Күмхуҗ басуларында чөгендер эшкәртү, бәрәңге төбен өюләрдән тыш, мәктәп бакчасында иртәдән кичкә кадәр эш белән мәшгуль булдык. Ул да түгел, үзебезнең ихата бакчаларында да бил бөктек. Эшнең иге-чиге юк иде, кырыкмаса кырык төрле алар, һәммәсендә дә “сайрашырга” тиеш идек. Дустым Расих белән очрашып сөйләшергә дә вакыт юк. Мәктәп бакчасында эшләгәндә дә олы сүзне башлап булмый, кичкә калып кына кайтабыз. Йокларга ятарга да өлгермисең, инде уянырга, торырга вакыт.
Көн артыннан узган көннәр бөркет оясын да, тау буйларында юа ашап йөрүләрне дә, ишелеп төшеп китү вакыйгасын да оныттырган иде. Июнь ае узып, июль дә килеп җитте. Вакыт табылуга, инешкә балык каптырырга йөгерешә башладык. Шунда дустым Расих:
— Бөркет балаларын үстергән!— дип әйтеп салмасынмы.
Яр буена тезелешеп утырган без, ыбыр-чыбыр, аның күзләренә аптырап карадык. Әмир генә, аякларын болгаган җиреннән, ак калач кебек түгәрәк һәм тулып торган башын кашып:
— Нинди бөркет ди ул? Безнең якка каян килсеннәр алар!— дип кеткелди башлады, кулындагы озын кармак сабы төшеп китә язды.
— Чиртә-чиртә!— дип кычкырды Дилбәр һәм, кармагына терсәк буе алабуга каптырып, тартып та чыгарды.
Апаларның “Зоология” дәреслегеннән күреп белгәнебезчә, бу балыкны шушында ук таныдык. Әмма аның инешебездә барлыгы билгесез, кармакка капканы юк иде.
— Бәхетле икәнсең, Дилбәр!— дидем, аның балыгына кызыгуымны яшерә алмыйча.— Менә нинди була икән ул алабуга балыгы! Бөкере. Күрәсезме, малайлар! Сырты бар! Ә сыртында — энәләре!..
Алабуга балыгы чыннан да гаҗәеп матур һәм, шул ук вакытта, моңарчы беребез дә тотып карамагангадыр, куркыныч һәм шөкәтсез тоелды.
Ул арада Расих та кармагында шома һәм матур кызылканат тартып чыгарды. Миңа чиртми, калкавычым хәрәкәтсез иде. Башкаларыбыз да телсез калып, инде генә балык каптырачагына чын күңелләреннән ышанып, өмет җилкәннәрен киергән хәлдә шым гына утыра бирделәр. Расих, кызылканатын кармагыннан салдырып, алып килгән сулы банкасына җибәрүгә, яңа селәүчән эленгән кармагын җайлап, аңа:
— Тфү-тфү, балык кап, яр буенда ялтырап ят!— дип әфсен укып һәм лач-лоч төкереп, сайлаган уентыгына атты да: — Бала чыгарган икән дә, үстерергә өлгергән икән!— диярәк иске сүзен яңартып куйды.
Ялт кына аның банкасына карадык. Анда ялгыз кызылканаттан гайре һични юк иде.
Бераздан Дилбәр,— мулла бабабызның саташуыннандыр инде аны кызлар исеме белән атаганнар,— күрше малае:
— Чеби дип әйт!— диярәк көлеп куйды.— Безнең Айратның да аяклары чеби чыгарганнар.
Аңа ияреп без дә көлештек. Энесе Айратның аяклары чебиләнүнең сәбәбен яхшы белә идек. Ул яланаяк йөрергә ярата. Яңгыр дими, суык дими, әллүр, аягына башмакларын да элеп тормый, урамга чыгып йөгерә. Артыннан әнисе Нурсинә апа сандалиларын тотып килә:
— Ки инде, улым, авырырсың бит?— дип үтенә.
Аңа, Нурсинә апага, Минфалих абый очрый да:
— Кидереп булмыймы?— дип сорый.
— Юньсез малай!— дия Нурсинә апа, хәлдән таеп туктап.— Ну бу малайларны!
— Алар шулай инде,— ди Минфалих абый, үз малайларын исенә төшереп.— Чеби чыккач акыл керә аларга!
— И ул чеби чыкканчы әле,— ди Нурсинә апа зарланып,— тавыгыбыз кыртлый гына башлады, кайчан утыра да кайчан чебиләрен чыгара!
Боларның сүзләре шуның белән тәмамлана. Нурсинә апа кайтып китә, Минфалих абый:
— Хатын-кызның чәче генә озын шул, аңлата алмадым,— дип зар эчендә кала.
Моны шофер Фаиз абыйга сөйләгәч, тегесе көлә икән:
— Хәзерге хатыннарда чәч түгел, тел озын, тел! Бөтен хикмәт тә шуннан!— дип.
Аларның сөйләшкәннәрен колагына киртләп торган Фаиз абый малае Фәнис түкми-чәчми боларын безгә сөйләп бетергәч:
— Айратны Нурсинә апа озын теле белән генә эләктереп ала икән!— диярәк, сүз йомгагын алдыбызга тәгәрәткәч, теге юлы көлешүдән хәтта яр кырые ишелеп төшеп, бөтен балыкларны куркытып бетергән идек. Бу юлысы хихылдауга юл куярга һич беребез дә батырчылык итмәде. Әмма Әмир генә:
— Чеби чыгарганмы?— диде, аңламамышка сабышып.
Шул гына җитмәгән иде. Малайлар бер-бер артлы прых-прых иттеләр. Әмир һаман да тынычлана алмыйча:
— Көзгә Айратның чебиләре тавык булып җитлегә инде, бәрәкаллаһ!— диде дә: — Тавык ите ашыйсылар да бар икән,— дип өстәп куйды.
Монысы ук артык иде. Бу юлысы көлүләребездән яр буе гына тетрәп калмыйча, инешебез дә чайкалган чиләктәй түгелгәләп куйгандай булды. Чамасын югалткан Расих суга очты, аның артыннан Әмир килеп төште. Көлүләребезгә мыскыллаулар кушылды, төрткәләшүләр башланды. Балык тотуның кызыгы да, рәхәте дә китте. Бераздан соң көчкә генә тынычланып, суга чумганнарның киемнәрен киптерү өчен учак ягып, аның тирәсенә җыелыштык.
Расих тагын сүз башлады:
— Теге, кыя башындагы оядагы бөркетләрнең балалары дәү булганнар икән. Абыйлар урман аша узганнар. Сырт яныннан. Күргәннәр. Чи-чи киләләр, ди. Абыең сөйләмәдемени?— дип, миңа төртеп алды.
— Юк, бер сүз дә әйтмәде,— дидем, аның бөркет балалары хакында сөйләргә теләге барлыгын баядан бирле сүз кузгатып маташуыннан ук төшенеп алган идем инде.
— Әйдәгез, барып кайтабыз, малайлар!— диде ул, безне кызыктырырга теләп.
— Бүген үкме?— дидем, аны тагын да үртәп.
— Юктыр, соңарылыр,— диде Расих, кояшның баю ягына якынлашуына ишарә итеп.
Ниятләнгән эшләребез тиз генә барып чыкмасын әлегә белми идек. Бу берничә көнлек кенә эләгеп калган ялдан соң кабат кыр эшләре башланып киттеләр. Без тагын әле чөгендер басуында чүп утадык, әле бәрәңге басуында бил бөктек. Вак-төяк бала-чагаларның ярдәменнән башка авылда эш бер генә адым да алга бармаганлыгын белсәк тә, күмхуҗ рәисебезнең күкрәк киереп, бүксә кабартып, мин болай эшләдем, мин булдыклы дип мактана торуларына тәмам күнегеп, баш күтәрми, хезмәт маен сыек сөяләребезгә җыелырга да өлгермәгән җилекләребездән сыга бирдек. Күмхуҗ эшен йорт арасындагысы алыштырды. Атна-ун көнләп тә түгел балык чирттереп ял күрүебез дә, кыядагы бөркет оясы да онытылды һәм шулай җәебез узып та китәсе иде.
Быел җиләк уңганлыгы хакында авыл халкы күп сөйләгәнлектән, эш арасында мине дә урманга кудылар. Бу эшне дустым Расихка да йөкләгәннәр икән. Бидонын күтәреп кергән. Без тырыс-кәрҗиннәргә җиләк җыюны китаплардагы рәсемнәрдән күреп белсәк тә, өч литрлы бидон белән баруны гадәт иткән идек. Ул кәрҗин дигән әйберне үрерлек тал чыбыклары су буенда күптән дегет афәте аркасында кибеп беткәнлектән, үрүчеләре дә осталыкларын оныткан чорда яшәгәнбездер инде. Ә бидон җайлы һәм уңайлы нәмәрсә шул ул. Тотасың да йөгерәсең.
Көннәрнең июль урталарына килеп кергән вакыты. Басу-кырлар өстеннән рәшә йөгерә. Күңелләрдә кояш тантанасы. Ул үзенең зәңгәр киңлекләрендә мәгърур падишаһ кебек сәяр кыла. Көннең эссе булачагын алдан ук сизенгән тавык-чебешләр койма һәм киртә буйларында үскән киң ябалдашлы әрекмәннәр астына посканнар. Дәртле сандугачлар дегет афәтеннән читтә сыенып калган тирәкләрнең сиртмә ботакларында җыр сузалар. Яңа сауган сөт кебек кабарып-кабарып чыккан ак мамык болытлар күз алдыңда кабат эреп югалалар да бүтән бер урында пәйда булалар. Мондый әкәмәттән кызык табып, бер тау башыннан икенчесенә күчә-күчә барганыбыздан арып, яшел чирәмгә сузылып яткан хәлебездә тамаша итәрәк, телләребезгә салына тордык. Иңкүлекләр арасында йөргән сыер-сарык көтүләренең авылыбыздан ары таба агылуыннан вакытның әлегә шактый иртә икәнлеген төшенсәк тә, бераздан урманга ашыгырга булдык. Безнең әле башларыбызны күтәрмичә күпме җиләк җыясыларыбыз да бар. “Тутырмыйча кайтмагыз!”— дип чыгарып җибәрделәр шул. Ким-хур калырга ярыймы инде!
Бу елда чыннан да җиләкнең яхшы уңганлыгын һәркөнне диярлек күрше апаларның чиләк тутырып кайтуларыннан белә идек. Аллаһ боерса, без дә бушка йөрмәячәкбез инде ул. Имеш, урманга килеп керүебезгә, ашъяулык кебек җәелгән аланнарда кып-кызыл татлы җир җиләкләре безне генә көтеп торалардыр сыман.
Әмма дә ялгышканбыз. Кая ди инде ул безгә андый сөенечләр! Аланнар изелеп-тапталып беткән, җиләкнең әллә инде бөресе дә калмаган?
Без әле ул вакытта җир җиләкләрен аяк өсте түгел, тәгәрәп һәм үрмәләп җыярга кирәклеген белми идек. Шунлыктан урманның эченәрәк атлый бирдек. Кергән саен авылдашларыбызны гына түгел, әллә нинди, колак ишетмәгән, күзгә күренмәгән апа һәм түтиләрне, малай-шалай һәм кыз-кыркыннарны да очратып, шактый вакытларыбызны буш бидон күтәреп йөрүдә уздырганыбызны аңлап, юл юнәлешен бөтенләй дә икенче якка борып, таулар сыртына килеп чыктык. Калкулык-сыртлар кинәт убылып, еракка-еракка сузылган киң һәм иксез-чиксез зәңгәр күккә барып тоташкан басулар, аларны ярып үткән зур асфальт юлдан агылган машиналар, күрше Куҗак авылының калын кара урманы уч төбендәгедәй күренә һәм, иң кирәге, рәхәт ягымлы җил йөзләребездән сыйпап, тәннәребезгә ял бирә иде. Монда чебен-черки, кигәвен ишеләрнең дә аз булуы күңелләребезгә хуш килгәнлектән, утырып ял алдык та, кулларыбызны сузып-сузып кына эре һәм кып-кызыл җиләкләрне җыя башладык. Шушы эшебез белән тәмам мавыгып китеп, онытылып шактый маташтык. Әмма бераздан Расих:
— Әллә кайчан шушында килмичә,— дип әйтеп куйды.
— Йөри торгач, таптык тагын,— дигәнемә ул:
— Монда җиләк кызыл яулык япкан кебек икән,— диде дә, тагын онытылып чүпли башлады.
Шактый вакытлар шулай җиләк җыйдык та җыйдык. Инде бидоннарыбыз да тулып килә иде. Мавыгуыбыз сәбәпле сизми дә калганбыз, ул арада кояш капланып, көн җиләсләнеп алды, кара болытлар сарып алырга өлгергән күкнең куркыныч булып күренүе күңелләргә шом салды. Салкынча җил чыгып өерә, яшен ташлары уңнан-сулдан атыла, җиһан сүрүе ертылып-ертылып китә, котлар бәрәкәт үзәне булган тән капчыгыннан атылып чыгарга җай эзләп бәргәләнә. Курыккан күзләребез шар булырга өлгерде. Ул да түгел, тамчылый башлаган яңгыр безне агач ышыгына таба куды. Менә әкәмәт, урманда, шаулап утырган йөзьяшәр каеннар һәм имәннәр астында качып калыр урын булмасын инде! Бер агач яныннан икенчесенә йөгердек. Киң ябалдашлысына туры килеп, шунда сыенырга ашкынуыбыз буш теләк кенә булган икән. Инде күлмәк-чалбарларыбыз лач су. Хәтта тәннәребез үтәли күренә башлаганнар иде. Без инде кабат икенче бер кыя читенә килеп чыгып, ары барыр юл юклыктан, ике ахмак, яшь наратлар ышыгына сеңдек. Ерактан гына алар купшы күренәләр шул. Ә сыендырыр ябалдашлары бөтенләй юк, энәләре арасыннан яңгыр үтәли керә.
Яшен шунда бар көченә берне сулдан, икенчесен уңнан ярып китереп сукты. Гүяки җир тетрәде. Безнең йомылган күз кабакларын телеп үткән яктылыгы җаннарыбызны котсыз калдырырга җитә иде. Җиргә сеңдек. Әгәр дә ярылса, тишелеп китсә, бу афәттән шунда кереп качуны мең тапкыр өстенрәк күрер идек.
Яшеннәр уйный бирде. Урман эченнән кычкырышкан авазлар ишетелде, без тагын да өрки калдык:
— А-а-а-а!..
Ул да түгел, күк күкрәгәнне икенчесе алыштырып, янда гына тагын яшен уйнады да тау түбән тәгәрәп төшеп китте һәм чатырдатып нәрсәгәдер китереп сукты, агач ауганы ишетелде, четер-четер яна башлаган идеме, ут күтәрелде. Ул да түгел, куе тыгыз яңгыр кабат тагын да көчәя-көчәя ишә бирде. Гүяки утлы яшен ташларын сүндерергә тырыша иде.
Без инде өши башладык. Бая гына янгын ураган агачның уты күренми иде инде. Дөресрәге, һәммә тараф куе яңгыр пыяласы артында калды. Кулны сузсак, ул аңа төртеләчәк иде. Һични күренми...
Ничек кинәт килеп чыккан булса, яңгыр шулай ук көтмәгәндә тукталып калды. Бөтен дөнья шаулый, дөбер-шатыр килә иде, тынды. Бу тынычлык котчыккысыз куркыныч булып колакларда яңгырады. Үзебезнең исән-имин шушы афәттән котылуыбызга сөенешеп, дөньяга ачык күз белән сокланып карадык. Ул чыннан та ямьләнеп, күпереп, купшыланып киткән. Хәтта агачлар арасына да сибелгән ал, кызыл, сары зәңгәр чәчәкләр гүяки көнгә нурлы балкыш белән көнгә таба чәчрәгәннәр. Сокланып туймаслык.
Күзләргә ияреп, күңел болыннарга, таулар ягыннан үтеп, басу-кырларга, авылга таба йөгерә. Ә авыл... Ә авылыбызның матур йөзе саф, чип-чиста итеп юындырылган. Ак шифр, кызыл калай түбәләр ямь-яшел бакчалар эченнән күренеп тора. Мәгәрем ки, иннек ягынып, сабантуйга чыккан түти-апаларның үзләре сыман.
Шунда ачыргаланып кычкырган кош тавышы дөньялыкны тамаша кылган күз һәм күңелнең дикъкатен бозды. Оясыннан егылып төште микәнни?
Һәр ялгыш адымыбыз тау сыртыннан безне элеккечә түбән убып алып китәчәк иде. Саклык белән килә-килә, тауның чагыл йөзенә чыгып торган олы-мәһабәт ташка җиттек. Урынны шуның өстендә җайлы дип табып, ачыргаланып кычкырган кош тарафын тамаша кылып карап тора башладык.
Хәйран итми мөмкин түгел иде: кош баласы оясының читендә генә, канаты каерылганмы, әллә инде очасы ук сынганмы — аны җыеп алалмый интегә, елый. Аларның оясы яныннан гына сыдырып, агачларның ботакларын сындырып-чәрдәкләп ауган икенче бер дәү имәннең яңадан калкынырга теләгәндәй башкаларга тотынган кәүсә-куллары инде җансыз калганнар, тик яфраклары гына әле хәвеф куркынычыннан азат хәлләрендә дымлы һавага куанышып көлешәләр сыман иде.
Яшен бая менә шушы агачка суккан икән. Яна ук башлаган иде әле, җитмәсә. Ярый ла кош оясына уты күчмәгән, юкса бөркет балалары кыздырылган тавыкка әверелгән булырлар иде.
Без сүзсез генә карап тора бирдек. Бөркетләр яңгырдан тәмам чыланган, каурыйлары асылып-асылынып төшкән. Аларның шөкәтсез кыяфәтләре куркыныч тоела, котны ала. Җитмәсә очлы һәм үтәли туры карашлары җанны каезлый. Олы күзләре дәү сары түгәрәк эченнән янып тора.
Бөркетләрнең аяк асларында балалары тагын да шөкәтсезрәк кыяфәттә селкенгәлиләр, сөйләшкәндәй итәләр. Өчесе дә бергәрәк укмашкан. Аларны ата-аналары җаннарын атып саклыйлар. Ә читтәрәге, инде егылып төшәр кебек тоелган дүртенче лачын баласы, канатларының берсен һаман да асылындырган хәлендә җыеп алалмыйча талпына, кычкыра. Атасыдыр инде, бөркетләрнең олырагы һәм тагын да шөкәтсезрәге, куркынычы, аның саен иелгәләп аны чукый, төшереп җибәрергә теләп оясыннан арырак этә тора. Лачын баласы бирешми, һаман да ныграк ябыша. Һай, кыяфәте кызганыч, җаннар өзелеп китә.
Дустым да бу хәлгә игътибар иткән икән. Бер авыздан:
— Көш-көш!— дип кычкырып куйдык.
Олы бөркеткә куркытуыбыз ошамады. Усал итеп тагын да карап алды да, аваз салып һавага күтәрелде. Әйләнеп килеп, безнең баш очыннан гына үтте. Иелеп калдык. Канат җиле тәннәребез аша кисеп чыкты. Икенче кат әйләнеп килүендә безне күтәреп алып очар кебек иде. Тизрәк агачлар арасына йөгердек.
Безнең бу курку куәтле булган ахрысы. Йөрәкләр урыннарына утырып җиткәндә инде авылыбыз урамына ук кайтып кергән идек...
Ул елда бөркет-лачыннар көз буе безнең күктә, гүяки үз биләмәләренә хуҗа икәнлекләрен яшерергә теләмичә, һаман да очып, әйләнеп-әйләнеп йөрделәр. Алар биектә-биектә иде. Ничәү булуларына күнегеп беттек.
Көз коры килеп, күк йөзе бәрәңге вакытларында да, аннан соңрак та чалт аяз торды. Һәм менә кыш керер алдыннан гына болытлар күренә башладылар. Инде күз карашларыбыз күнегеп беткән бөркетләр дә югалдылар. Кошлар инде җылы якларга китеп барган иделәр.
Кышкы чана-чаңгы юллары салынгач, дус малайлар белән таудан шуарга җыелышып, урман ягына китә идек. Ә беркөнне теге, бөркетләр оя корган кыя тау өстенә килеп чыктык. Әүвәле һичнигә игътибар итмәдек.
Безнең көтелмәгәндә күренүебезме, әллә узышып сөйләшүебезме куркыткан булыр, агачлар арасыннан өнне алып олы кош күтәрелде. Талпынды, кагынды, инде-инде дә егылып китәр сыман тоелса да, канатларын киң җәеп һавага күтәрелде, очышын тигезләде һәм безнең нәкъ баш очыннан аваз салып бер әйләнде дә, еракка, бик еракка китеп барды. Уң канатының яртысы диярлек ак булуы аны теге, җәй көне котыбызны алган дәү бөркетләрдән аермалы итә иде.
Дустым Расих та миңа карап куйды. Тик бер сүздә әйтмәде. Әйе шул, диясе идем, бу бит теге, оясыннан егылып төшәргә тиеш булган, канатын яшен сугып еккан агач сыдырган бөркет баласы! Әмма мин дә эндәшмәдем. Ак канатлы бөркет баласы!
Ул да очты.
Бүтән елларда башка бөркетләр безнең якларга адашып та килеп чыкмадылар. Ә безнең ак канатлы бөркет баласы, елдан-елга зураеп, анда-санда күк йөзендә пәйда була иде дә, гүяки авылыбызның саулыгын-иминлеген белешеп, урап-урап очып йөри, аннан тагын югала иде.
Тик ул биектә-биектә оча. Аңа инде сай хәтерле йорт казлары да күнегеп беттеләр. Элекләрне, бәбкәләре кечкенә чагында, котлары алына, тизрәк койма буйларына киртә асларына йөгерешә торган иделәр. Әгәр дә козгын ише хәшәрәт кош булса, бәбкәләрне алыр иде дә, әниләр безнең кирәкне бирер иде. Әмма без хәзер, каз саклауның ни икәнлеген онытып, рәхәтләнеп туп тибәбез. Күктә лачын йөзсә, козгын, карчыга, тилгән ишеләр ерак кача икән ул!
Ә бер елны ак канатлы шул бөркетебез җепшек кышның куе зәңгәр күгендә күренде. Дустым Расихның сүзләре дөрескә чыкты.
Без мәктәптән телләребезгә салынып кайтып бара идек. Сәлам биреп ак канатлы бөркетебез аваз салды. Шым калып күккә төбәлдек. Ул бу юлысы чыннан да ялгызы гына түгел иде. Аннан бераз арырак тагын берсе күренде. Без, ура кычкырып, бүрекләрне чөйдек.
Әллә тавышларыбызга игътибар итеп, бөркетләрнең икенчесе дә аваз салды. Без тагын тындык. Телсез калып карап тордык. Бөркетләребез аваз белән сәламләп күк йөзеннән бер-ике әйләнеп уздылар да, безнеке дигәне түбәннәнрәк, шаулы маэмайларны да ояларына сеңдереп түбәннән очып үтте. Ак канатлы бөркет баласы инде олы лачын иде! Ә аннары алар юкка чыктылар. Бары тик өнне алырлык карашы һәм канатларында җил уйнавы гына күңелдә уелып калды.
Һәм алар бүтән бер генә дә күренмәделәр. Ә без аларны сагына идек. Кайда сез, бөркетләр?
2001-2002 (1 нче август).
You have read 1 text from Tatar literature.