🕥 36-minute read
Ак Бүре
Total number of words is 4698
Total number of unique words is 1753
39.7 of words are in the 2000 most common words
54.6 of words are in the 5000 most common words
62.4 of words are in the 8000 most common words
Борынгы заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар иде. Берзаман патша үзенең хатыны белән, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыкты. Сахрада яткан вакытларында, төннең бер мизгелендә, боларның чатырларын бик каты җил исеп күтәреп ташлады. Шул ук вакыт һавада бер дию патшасы пәйда булып, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте. Шул сәгать патша уянып, куенындагы хатынының юклыгын белеп, тиз генә кучерын уятып, икәүләп эзләргә киттеләр. Болар, шул төнне эзләп, хатынны таба алмыйча, таң аткач, үзләренең шәһәренә кайттылар. Патша, ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, төрле якка эзләүчеләр җибәреп, хатынын эзләргә тотынды.
Хатынның югалганына тәмам бер ел булган вакытта, патшаның өлкән улы, укуын бетереп, атасы янына кайтты һәм атасына әйтте:
- Инде, әти, мин укуның чигенә чыктым. Син инде миңа әнине эзләргә бер ел рөхсәт бир, – ди.
Атасы моңардан сорады:
- Рөхсәт иттем, сиңа ниләр бирим? - дип.
Атасыннан үзенә юлдашка бер йөз солдат алып, бер елга җитәрлек акча, азык-төлек алып, анасын эзләргә чыгып китте.
Ай китеп, ел китеп, әйләнгән җирдә әйләнмә үсеп, тулганган җирдә кызыл тубылгылар үсеп, ташка тары үскәндә, бозга бодай үскәндә, аны шатыр-шотыр урып ятканда, болар барып җиттеләр бик куе бер урманның эченә. Шул урманның эче белән, беләк буе трубканың куышы белән барып яткан вакытта килеп җиттеләр бер су буена — сахралык җиргә.
Шунда патшаның улы: «Без шунда берәр көн ял итеп, атларыбызны ашатып китәрбез», — диде. Иптәшләре, атларыннан төшеп, куышларын корып, шул ук сәгать су эзләргә киттеләр. Суны алып килеп, ашларын пешереп ашап утырган чакта, патша улының чатырына бер Ак бүре килеп сәлам бирде һәм әйтте:
— Әй, ахмаклар, кем рөхсәте белән минем урманыма кереп, үләннәрне таптап йөрисез? Рөхсәт юк, хәзер үк чыгып китегез, — диде.
Патша улы:
— Син үзең кайдан килдең, шунда кит. Менә минем йөз солдатым бар, хәзер аттырырмын да үтертермен, — диде.
Бу сүзләргә Ак бүренең ачуы килеп, һаман да боларга моннан чыгарга кушты һәм куды. Куган саен чыкмагач, Ак бүренең ачуы килеп, боларга карап, бер дога укып өргән иде, бар да тораташ булып каттылар.
Инде без килик патшаның үзенә. Биш айдан бирле улыннан хәбәр көтте. Алты ай көтте - улыннан һичбер хәбәр-хәтер юк. Бер елдан соң укый торган ике уртанчы улы укудан кайттылар. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, болар да аталарыннан рөхсәт сорадылар:
— Без дә әнине эзләргә чыгыйк, — диделәр.
Патша, боларга таба карап:
— Олы абзагызның киткәненә инде бер ел булды, һичбер хәбәр-хәтере юк. Инде мин, сездән аерылып, берүзем нишләрмен? — диде.
Болар, аталарының ай-ваена карамыйча, һәр көнне рөхсәт сорыйлар иде. Бер дә бер көнне аталары, бик күп сорый торгач, боларга да бер елга рөхсәт бирде.
— Ләкин бер елдан артык йөрергә рөхсәт юк, — диде.
Һәм болар да, аталарыннан йөзәр атлы солдат алып, бер елга акча, азык-төлекләр алып, агай-эне, аталары белән саубуллашып, ике йөз дә ике кеше булып, юлга чыгып киттеләр. Иртә киттеләр, кич киттеләр, арт итәкләре җирдән китте, төкерекләре билдән китте, ат өстенә ятып, агач мылтыклар атып, муеннары аладай булган чакта, битләре тургайдай булган чакта барып җиттеләр баягы урманның бер як читенә.
Боларга да бик яхшы су, үләнлек очрап, ял итәргә туктадылар. Атларыннан төшеп, чатырларын корып, су эзләп алып килеп, аш пешереп ашарга утырган чакта, баягы Ак бүре килеп җитеп, баягыча:
— Кем рөхсәте белән килеп, бу чаклы солдат, атлар белән урмандагы үләннәрне таптыйсыз? - диде. — Һич рөхсәт юк, — дип, боларны да куа башлады.
Бу патшаның улы, ике йөз атлы гаскәренә таянып, Ак бүредән болайрак ачуланып:
— Син үзең кайдан килдең, шунда кит, — диде.
Боларга яхшылык белән берничә әиткәннән соң тыңламагач, Ак бүре баягыча бер әфсен укып өргән иде, болар да тораташ булып каттылар.
Инде без тагын патшаның үзенә килик. Иң өлкән улына - ике ел, уртанчыларына бер ел булган чакта, төпчек улы мәдрәсәдән укудан кайтты. Кайтып керүгә, атасыннан исән-
лек-саулык һәм абыйларын сорашып, хәбәр-хәтер алганнан соң, патша моңарга:
— Менә иң өлкән абыеңның китүенә - ике ел, уртанчыларына бер ел булды, һичбер хәбәр-хәтерләре юк, - диде.
Моны ишеткәч, төпчек улы:
— Инде алар кайтмады, берәр хәл булгандыр. Миңа да рөхсәт бир дә, мин дә китим, — диде.
Патша:
— Мин, синнән дә аерылгач, кемгә карап торырмын?! Югалганнар югала торсын, әмма сиңа һич рөхсәтем юк, — диде.
Бу атасына көн-төн ирек бирмичә сорый торгач, атасы моңа да рөхсәт бирсә дә бирде, бирмәсә дә бирде. Атасы моңа рөхсәт бирмәскә теләгәч, ул:
— Әти, мин сине гаскәр сорап, азык сорап борчымыйм бит, мина бары бер елга, кая барсам да җитәрлек итеп, акча гына бир, - диде.
Моңа каршы атасы җитәрлек акча бирде.
Бер бик яхшы атка яхшы ияр салып, Аллага тапшырып, юлга чыгып китте. Шул көннән соң, күп айлар, күп көннәр, сәгатьләр, күп минутлар киткәннән соң, абзалары яткан әлеге урманның читенә бу да ялгызы барып җитте. Бу да, урманны үтәргә теләп бара торгач, юл буенда бер бик һәйбәт аланга очрады. Һәм: «Бик күп кәннәрдән бирле атымны ял иттергәнем юк, тукта, монда бераз туктап ашатыйм», - дип, атыннан төшеп, бер зур тирәкнен ботагына атның башын югары күтәреп бәйләп куйды. Муенындагы мылтыгын корып, үзенә ашарга берәр кош атып килә алмаммы икән дип, урманның эченә кереп китте. Бер ун адым гына киткән иде, баягы Ак бүре килеп чыкты һәм әйтте:
— И егет, син монда нишләп йөрисең, кая барасың, кайдан килдең? Монда минем рөхсәтемнән башка үләннәрне тап-тау җитмәгән, тагы урмандагы кошларны атарга барасың, — диде.
Егет бүрегә:
— Әнә теге күренә торган кошны атып алып, үземә пешереп ашарга уйлаган идем. Бик арыдым, талдым. Бик ерак җирдән килдем. Инде алай булгач, синең рөхсәтеңнән башка, мин монда бер эш тә эшләмим: кошыңны да атмыйм, атымны да ашатмыйм. Әнә күрәсең, атымның башын югары күтәреп бәйләп куйдым. Чыгам да китәм, — диде.
Бүре аңа каршы:
— Инде, егет, мин сине күрәм, үзең күркәм, сүзең ямьле, һичбер каршы килгән җирең юк. Алай булгач мин сиңа урманымда йөрергә, атыңны ашатырга, кошларымны атар-
га рөхсәт иттем. Теләгәнеңне эшлә. Тик менә бу күренгән кошны атма. Әнә теге зур тирәкнең артында бер кош бар, тирәкнең башында утыра. Бар да шуның күкрәгенә төзәп ат. Бер атуда егылыр да төшәр. Аннан соң алып кайт та тазартып пешер. Аш ашарга мин дә килермен, - дип әйтте дә үз юлына китте.
Егет, бүренең сүзен тыңлап, тирәккә якын барып, кошны күреп, күкрәгенә төзәп, мылтыгының чакмасын сугып җибәргән иде, кошның нәкъ күкрәгенә барып тиде дә, кош әйләнеп төште. Соңра егет аны аты янына алып кайтып чистартып куйды. Үзенең чатырын корып, аш әзерләп, атын үләнгә җибәреп, әлеге Ак бүрене көтеп калды. Моның чатыры янына искәрмәстән генә бер яктан бер яшь кенә егет килеп чыкты да моңа сәлам бирде. Егет тә, якты чырай белән каршы алып, әзер булган ашны куеп, чатырга моны да ашарга чакырды. Кунак егет, сүзне тыңлап, чатырга кереп утыргач ашый башладылар. Карыннары бик ач булганга күрә, әзерләнгән ашны тәмам ашап бетерә аздылар. Шулчакта, келт итеп, патша улының исенә Ак бүре төште һәм: «Аңа куярга инде ашым азайды, бетеп үк бара, килә калса, ни куярмын», – дип, йөрәгенә курку төште.
Кунак егет, моның уйлаганын күреп:
– И дустым, яхшы гына, күңелле генә утырган чакта, әллә ни кунелсезләнеп киттең. Нәрсә уйлыйсың, ник эчең поша? – дип сорагач, егет кош атуын, Ак бүренең очраганын, аның белән бергә ашарга вәгьдә куюларын - барын да, аермачык иттереп, баштанаяк сөйләп бирде:
– Хәзер шул Ак бүре килсә, ни ашатырмын икән, дип уйлый башладым, - диде.
Кунак егет аңа каршы:
– Әй, егет, син аның өчен бер дә кайгырма. Ул бүре булып күренгән нәрсә мин идем. Минем җитмеш төрле һөнәрем бар, җитмеш төрле сурәткә керә алам, - диде.
Шуннан соң егетнең кайгысы бетеп, башка нәрсәләр уйларга тотынып, үзенең кая, ни өчен юлга чыгуын, анасының югалуын, агаларының, аны эзләргә китеп тә, юлда югалып калуларын - барын да баштанаяк сөйләп бирде.
Аңа каршы Ак бүре:
— Я, егет, син ул агаларыңны хәзерге көндә исән-сау дип уйлыйсыңмы? - диде.
Егет аңа каршы:
– Мин, әлбәттә, аларны исәннәр дип уйлыйм. Чөнки алар бер бозык юлга яман уй белән киткән кешеләр түгел, өч агам өчесе дә йөзәр атлы солдат белән һәм акча, азык белән чыгып киткәннәр, - диде.
Ак бүре моңа каршы:
– Соң, син ул агаларыңны күрсәң таныр идеңме? Әйдә әле монда, мин сине бер җиргә алып барыйм, - дип, иң олы агасының тораташ булып каткан җиренә алып китте. Алып барып, өстенә күкле-яшелле мүк үсеп беткән таш янына китереп: - Менә бу нәрсә, син таныйсыңмы? – дип күрсәтте. – Алай булгач, син белмәсәң, мин эйтим: менә бусы – синең өлкән агаң, әнә янында яткан ташлар - аның батыр сугышчылары. Алар минем сүземә каршы килделәр дә, мин аларны менә бу сурәткә керттем, – диде.
Егет, бу ташларның агасы һәм гаскәрләре икәнен белгәч, күңеле нечкәреп елап җибәрде. Ак бүредән аларны яңадан әүвәлге кыяфәтләренә кайтаруын сорап ялына башлады.
Ак бүре егеткә:
- Ярый, мин, синең сүзеңне тыңлап, аларны әүвәлге кыяфәтләренә кайтарам. Мәгәр синең бу агаң, аның гаскәрләре синең эшкә вә сиңа юлдаш булырга ярый торган кешеләр түгел. Терелгәч тә, син аларны тиз генә шәһәрегезгә кайтарып җибәр, — диде.
Шуннан соң Ак бүре, тискәре якка карап, озын бер дога укып, ташларның өсләренә өргән иде, бар да сикереп торып, үзләренең иске кыяфәтләренә кереп, кайсы мылтыгын тота, кайсы атын иярли башладылар. Боларны күреп, патша улы:
— И егетләр, тизрәк булыгыз. Без бик озак йоклаган икәнбез. Тизрәк үз юлыбызга китик, – дип кычкырган иде, бу ике егет, килеп, сәлам биреп, бик һәйбәтләп күрештеләр.
Патшаның өлкән улы, әлбәттә, моны танымады. Әнесе, агасына үзенең кем булганын сөйләп:
— И агай, мин синең иң кечкенә энең булам. Сез, мин укыган чакта, әнине эзләргә дип киткәнсез, һәм ничә еллардан бирле әти сезне көтсә дә, сездән һичбер хәбәр булмагач, елый-елый күзсез калды. Инде мин дә сезнең арттан, әтидән рөхсәт сорап, әнине эзләргә дип чыктым. Бу урманга килеп, Ак бүрегә очрадым. Сез, аңарга карышып, үзегезне үзегез һәлак иткәнсез. Әмма мин, аның белән дуслашып, сорашып, сезнең монда икәнлегегезне белдем һәм аңардан сезне әүвәлге сурәтегезгә кайтаруын үтендем. Ул да, мине кызганып, сезне аякка торгызды. Инде сез сау-сәламәт көенчә кире өйгә кайтып китегез, — диде.
Бу сүзләрне ишетеп, агасы үз гаскәрләре белән бергә шәһәренә кайтып китте.
Соңра уртанчы агалары янына барып, Ак бүредән аларны да әүвәлге сурәтләренә кайтаруын үтенде. Ак бүре, тыңласа да, болардан һичберсен үзенә юлдаш итеп алырга ярамаганлыгын белдерде:
– Бик кирәк булса, үзең теләсәң, бары үзеңнән бер яшь зур агаңны гына алып калырсың. Башкалары синең эшка ярамаслар, алар кайтып китсеннәр, - диде.
Баягы кебек, бүре, бер дога укып, боларны да тергезде, һәм болары да, агасы кебек саубуллашып, шәһәрләренә кайтып киттеләр. Әмма егет үзеннән бер генә яшькә олы агасын үзенә юлдаш итеп алып калды.
Соңра бу егет агасы һәм Ак бүре белән өчәүләп чатырларына кайтып киттеләр. Чатырга кайтканнан соң, бу егет Ак бүрегә:
— Я инде, Ак бүре, мин юл кешесе, юл кешесенең юлда булуы яхшы. Син мине тотма. Урманыңнан чыгып китәргә рөхсәт бир, — диде.
Ак бүре аңарга каршы:
– Ярый, мин сезгә рөхсәт бирәм. Мәгәр мин сезне, бу урманнан чыгып киткәнче, үзем озатып җибәрим. Алайса бу урманда бик зур ерткыч җанварлар бар, алар сезгә зарар китерерләр дип куркам, – диде.
Соңра чатырларын бозып, атларына атланып, үз юлларына өчәүләп йөри бирделәр. Юлда барганда, Ак бүре егеткә:
— A, егет, син - озак юл кешесе, мин белгәнем кадар юлларыңны өйрәтим, бәлки, минем әйткәннәрем сиңа файда булып төшәр. Менә бу - минем урманым. Шул җирдән өч көн, өч төнлек юл. Минем урманымнан чыгып, өч көн, өч төн киткәннән соң, дию патшасының җиренә барып чыгарсыз. Ул дию җиреннән өч көн, өч төн барганнан соң, алтмыш колач юанлыгы бер алтын тирәккә очрарсыз. Ул алтын тирәкнең астында бер кечкенә генә күл булыр. Ул күлгә җиткәч, аның янына бер землянка казып, абзаңны шул көпкәдә калдырырсың. Үзең тирәкнең бер ягына бер баз казып, үзеңне үзең күмәрсең, тик ике күзең генә калсын. Берничә сәгать үткәннән соң, бу күлгә бер көтү елкы килеп,
су эчәр. Алар менеп киткәч, бер сәгатьләрдән соң, күк күкрәтеп, җир дөбердәтеп, өермәләр өереп, алтмыш чакрымнан аяк тавышлары ишетелеп, алтмыш колачлы бер ала айгыр килер дә алтмыш колачлы алтын тирәкнең бер ягына ялын ышкый башлар. Ышкып арыганнан соң, бик сусап, әлеге күлнең суын бөтенләй эчеп бетерер дә, әлеге агачка килеп, икенче як ялын ышкырга тотыныр. Шулвакытта, күлдә су беткәнлектән, күлнең төбендә булган балыклар барысы да җыелышып калырлар, агаң шуларны үзенең базына ташып куйсын. Алар ашарга азык булыр. Айгыр, озак ышкына торгач, әлеге алтмыш колачлы алтын тирәкне сындырыр. Аның шатыр-шотыр сынган тавышына син базыңнан сикереп чык та бик тиз генә әлеге алтмыш колачлы ала айгырга атланырга тырыш. Атлана алмасаң - ялына ябышырга, ялына ябыша алмасаң, койрыгына ябышырга тырыш. Әгәр дә син аңарга эләгә алсаң, бәлки, анаңны таба алырсың. Инде бер аңарга эләксәң, ул утка керсә — утка кер, суга керсә —
суга кер, ябышкан җиреңнән кулыңны ычкындыра күрмә.
Әгәр дә ычкындырсаң, шунда ук һәлак булырсың. Шушы михнәтләргә түзә алсаң, анаңны табарсың, чыдамасаң, анаңны таба алмассың, — диде.
Егет:
— Инде мин ни күрсәм дә чыдарга, анамның юлында корбан булырга әзер, һәммәсенә түзәчәкмен, — диде.
Ак бүре аңа каршы:
— Ярый, егет, мин синең анаңны табуыңа да ышанамын.
Анаңны табып, шәһәрегезгә кире кайтканда, минем яныма керми китә күрмә. Урманымның теләсә кай җирендә туктап, атыңны ял иттереп, үзең теләсә ни аша. Әмма миндә кунак булмыйча китәргә һичбер рөхсәтем юк. Инде, бер килеп, урманыма төшкәч, кайда туктасаң да, мин сине үзем табармын, — диде.
Егет, Ак бүре белән саубуллашып, аның урманыннан чыгып китте...
Егет Ак бүре әйткән айгырны очратып, аңа менеп атлана. Айгыр нәрсә генә эшләсә дә, аның өстеннән төшми. Ат аны утка алып керә, диңгездә батырырга тырыша, кара урманда бәреп-сугып йөртә. Ләкин егет, Ак бүренең сүзләрен истә тотып, аның ялын ычкындырмый. Котылып булмаслыгын аңлагач, айгыр егетнең теләген үти: аны ком тавы янына китереп куя.
...Eгeт, моңарга күп рәхмәтләр укып, өстеннән төшеп, тау итәгендә калды. Алтмыш колачлы айгыр үз юлына китте.
Бу егет, шул сәгать азрак тамагын туйдырып, тауның өстенә чыгарга теләп, тауга менә башлады. Бераз менгән иде, ком ишелеп, янә түбән төште. Никадәр менәргә тырышса да, ком ишелеп, һичбер менә алмады. Бик арып-талып, күңеле тулып, анасы исенә төшеп елап, аптырап утырганда, һавадан бер кара болыт кисәге төшеп килгәнен күрде дә куркып китте. Карап торды, болыт һаман төшә дә төшә. Төшеп җитә башлагач, егет күрде: бер кош, пырылдап әйләнеп, моның янына килеп төште дә:
— И егет, әидә, минем өстемә менеп утыр. Мин сине бер җиргә алып китим, – диде.
Егет утырырга да, утырмаска да белмәде. «Утырсаң да һәлак итәр, утырмасаң да һәлак итәрә, - дип шикләнеп, Аллага тапшырып менеп утырган иде, шул сәгаты бу кош күз куреме һавага алып менеп китте. Егет һавага менгәннән соң курка башлагач, кош:
— И егет, син куркасыңмы? — дип сорады.
— Мин куркам, — диде.
Кош моңа:
— И дустым, син мин барында курыкма. Син үзеңнең егетлегең аркасында әллә нинди куркынычлардан котылдын, Инде мин, сине ала айгыр белән бу ком тавына кадәр килгәндер дә анда менә алмый торгандыр дип кызганып, сәмруг кош сурәтенә кереп килдем. Мин - күптәнге дустың Ак бүре. Мин сине хәзер Каф тавының башына илтеп куярмын, аннан ары барырга миңа рөхсәт юк. Үзең ничек булса да чыгарсың да анаңны табарсың, - диде. Шулай итеп, сәмруг кош егетне Каф тавы башына китерде дә:
- Инде миңа монда озак торырга ярамый. Тизрәк үз юлыма китим. Сау бул, Алла ак юл бирсен, - дип саубуллашып, үз юлына очып кире китте.
Егет, тау башында бик күп ат, адәм сөякләре күреп, хәйран-вәйран булып торганнан соң, ике кулына ике ат сөяге алып, таяк итеп таянып, тауның бер ягына таба төшеп китте. Өч ай дигәндә, тауның аргы ягына төшеп җитте. Бераз бара башлагач, бер көтү арыслан чыгып, бу егеткә ыргылдылар. Тәмам ашарга дигәндә генә, араларыннан берсе чыгып, боларга «Ашамагыз!» дигән кебек итеп, барын да егет яныннан куып җибәрде.
Шулай итеп, бу бәладән азмы-күпме котылып ятканда, яна бер кечкенәрәк кенә тауга очрады. Тауның башына менеп караса, ерактан бер ялтыраган нәрсә күреп: «Бу нәрсә икән?» — дип, шул ялтыраган нәрсәгә карап китте. Ялтыраган нәрсәнең янына килеп җитсә, дөнья зурлыгында эшләнгән бер бакыр сарай булып чыкты...
...Шул минутта бер бик сылу, матур, кызыл битле, кара кашлы бер кыз, ишекне ачып, егетнең сәламен алды:
— И егет, син адәми затмы, пәри затмы? — диде.
Егет аңа каршы:
— Адәми затмын, — диде. Кыз егеткә:
— Ат килсә, тоягы кәл, кош килсә, канаты кол торган җиргә син, адәми зат, ничек килеп җиттең? — диде.
Егет аңа каршы:
- Минем куп заманнардан бирле ашаганым юк, бик ачмын, мине сарайга алып кереп, бераз ашарга бир, тамагымны туйдыр, - диде.
Кыз моңа каршы:
- Алай булса син бераз туктап тор. Минем абыстам - адәми заттан, диюнең хатыны. Мин аңардан рөхсәт сорап чыгыйм. Ул ни әйтсә, мин шуны эшләрмен, - дип кереп китте. Һәм, абыстасына барып: - И җаным-солтаным, ишек төбенә бер адәми зат килгән. «Кертеп, бераз ашатыгыз» дип ялынадыр. Кертергә рөхсәт итәсезме? - дип сорады.
Абыстай:
- Адәми зат булса керт, ашат, рөхсәт, - диде.
Кыз, моны иптеткәч, ишеккә барып, егетне кертеп, абыстай янына алып килде. Егет, сәлам биреп, абыстай белән күреште. Шуннан соң абыстай, бер урынга утырып, кызга ашарга китерергә кушты. Кыз, шул заман төрле кош итләре куырып китереп, егетне сый-хөрмәт итте. Егет ашаганнан соң, абыстай, аның янына килеп:
— И егет, син кайдагы кеше буласың, нинди җирдән? - дип сорады.
Егет әйтә:
- Мин - фәлән җирнең патша улымын. Мин укуда вакытта, анам югалган иде. Мин, атамнан рөхсәт алып, анамны эзләргә дип чыгып китеп, бу җиргә килеп җиттем. Инде моннан соң кая барасымны үзем дә белмим, - диде.
Абыстай аңа каршы:
- Инде, егет, ерак җирләрдән үк михнәтләр күреп килгән икәнсең. Әгәр дә анаңны табып кайта алсаң, минем сараема кереп кунак булмый китмә. Бу сарайның иясе - җиде башлы дию - тугыз айлык юлга китте. Әгәр дә тиз көннән кайта калсаң, һич курыкма, минем сараема сугылмый китмә, — диде.
Егет тә керергә вәгһдә кылды. Абыстай янә:
— Мин синең коры сүзеңә ышанмыйм. Син анаңны тапкан шатлыктан мине онытырсың. Син онытмасаң, шуны онытмассың: менә мин сиңа шул үзеңә ишек ачкан кызны никах-
лап бирим дә, ул монда калсын. Син дә, аны исеңә төшереп, минем яныма керерсең, - диде.
Егет шуңа риза булды. Аннары агасы исенә килеп төште дә:
— Мин монда рәхәттә ятам, минем агамның ашый торган ризыгы бетеп аптырап ята торгандыр. Инде мин бара торган җиремә барып җитим, - дип, абыстайдан рөхсәт сорап, юлга азыклар алып, бикәче белән саубуллашып, юлга чыгып китте...
Егет көмеш сарайга барып чыга. Анда аны кунак итеп җибәрәләр, кире кайтканда да туктарга кушалар.
Бара торгач, егет алтын сарайга килеп җитә. Монда да аны бер кыз каршы ала.
— Адәми затмы, пәри затмы? - дип сорады кыз.
Егет, кызның матурлыгына хәйран калып бераз карап торганнан соң исенә килеп, адәми зат икәнен белдерткәч, бу кыз да,абыстайдан рөхсәт сорап, бу егетне сарайга, туры абыстасы янына алып керде.
Абыстай белән күрешеп, күрсәткән урынына утырып, китергән кош итләрен ашап, китергән эчемлекләрне эчкәч, егет, абыстайга карап:
— И абыстай, син кайсы шәһәрдән буласың? — дип сорады.
Абыстай моңа:
— Мин - фәлән патшаның хатыны, фәлән шәһәрдән идем, мине, урлап, шушы дию бу җиргә алып килде. Инде минем югалганыма фәләнчә ел булды. Минем дүрт улым бар иде. Инде алар, үсеп, синең кадәр була торганнардыр, — диде.
Егет аңа каршы:
— Соң, улларыңнан берсе синең яныңа килсә, син аны таныр идеңме? - диде.
— Әлбәттә, таныр идем, кеше үз баласын танымыймы?! — диде.
— Соң, алай булгач мин кем булам? — диде.
Абыстай:
— Белмим, — диде.
Егет:
— Алай булса мин синең улың булам. Мин, фәләнчә айлардан бирле сине эзләп, монда килеп җиттем. Аллага шөкер, синең нурлы йөзеңне күрдем, — дип, муенына барып асылынды. Сорашып, шатлыктан елаштылар.
Атасының исәнлеген, ике агасының юлдан кайтып киткәнлеген, үзеннән бер генә яшь олы абзасының күл буенда базда калганын - барын да аермачык сөйләп бирде. Сүзләр тәмам булгач, абыстай улын алып чыгып, бер сарайның ишеге төбенә алып килде дә, сарайның ишеген ачып, алдан улын кертеп җибәрде. Сарай ачылгач, егет сарайның уртасында биш йез пот авырлыгында бер шар күрде. Анасы шул шарны егеткә алып чыгарга кушты. Егет шарны алып чыгыйм дип барып тотынып караган иде, урыныннан да кузгата алмады. Шуннан сон анасы улына:
— Синең кавырсының! да катмаган икән. Диюебез унике айлык юлга киткән иде. Киткәненә инде ике ай булды. Тагын ун айсыз кайтмаячак. Диюнең шундый бер җимеш бакчасы, бер күле бар: шул алмагачның алмасын ашап, күленнән су эчкән кеше дөнья йөзендә беренче батыр булачак. Син өч ай иркенләп шул алмагачтан алма ашап, күленнән су эч. Шуннан соң мин сине яңадан теге шарны кутәртеп сынап карармын.
Бу көйгә син батыр түгел әле. Сиңа ышанып юлга чыгарга ярамый, — диде.
Егет, анасының сүзен тыңлап, өч ай шунда ашап-эчеп ятканнан соң, янәдән килеп кергәч, анасы моңа шарны яңадан күтәреп карарга кушты һәм әйтте:
— Диюнең һөнәре шул иде: буш вакытларында шул шарны алып чыгып, менә шул биек тауның башына ыргыта да, шар төшкән чагында, бер кулы белән тотып алып, яңадан һавага чөеп җибәрә иде.
Егет, анасыннан ишеткән сүзләргә гаръланеп, шарны ачу белән тау башына ыргытып җибәрде. Шар тәгәрәп төшкәндә, егет аны тота алмый калды. Әләктердем дигәндә генә, шар, егетне бәреп егып, тау итәгенә барып төште.
Анасы, бу хәлне күреп:
— Балакаем, инде кавырсының яңа гына ката башлаган икән, тагын берничә айлар ирек алсаң, үзеңә бераз көч керер, — диде.
Егет, яңадан алма ашап, бакчада тора башлады. Егет шунда ай ярым торганнан соң, анасы:
— И балакаем, инде тагын бер сынап карыйм, вакытлар кыскарып бара, - дип, егеткә яңадан шарны ыргытырга кушты.
Егет, анасының сүзен тыңлап, әлеге шарны ыргытып җибәрде. Шар төшкән вакытта, бер кулы белән генә тотып, яңадан биек тауның башына сыңар кулы белән ыргытып җибәрде. Икенче кат тагын тотып алып ыргытып җибәрде.
Шулай итеп уйнаганнан соң, анасы улына:
— Инде хәзер көчең диюнеке белән тигезләнде. Дию аңсыздан кайтып керсә дә, көрәшерлек көчең бар, — диде. Анасы, улын җитәкләп өйгә алып кереп: — Я инде, улым, җитәр, кыз куеныннан чык, аңсыздан дию кайтып керсә яисә туганнарыннан берсе килсә харап булырбыз, — диде.
Шуннан соң анасы, тагын бер сарайга алып барып, ишеген ачып, икәүләшеп һавада очып йөри торган бер зур иске машинаны алып чыктылар, ватылган җирләрен төзәтеп, тузаннарын кагып, юлга китәргә әзерләп куйдылар. Кереп, ашап-эчеп туйганнан соң, сарайдан кырык бер кызны да, кәләшен дә үзләре янына утыртып, югарыга күтәрелеп киттеләр.
Киткән чакта, егетнең анасы, бер әфсен укып, алтын сарайларны һәм бакчаларны юк итеп, бер алтын күкәй итеп йомарлап, кесәсенә салды. Алтын сарайларның, бакчаларның, беленмәслек булып, кайбер урыннары гына калды. Шул машина белән иртәдән кичкә хәтле генә очканнар иде, килгәндә кунак булып киткән көмеш сарайга җиттеләр. Егет, анасына карап:
— Әни, без бераз монда туктыйк әле. Син машинаның рулен бор. Монда минем тагын бер кәләшем бар. Аны да алып чыгабыз, — диде.
Анасы, егетне тыңлап, машинаны борды да, болар көмеш сарайга килеп төштеләр. Анда боларны бик тансыклап көтеп торалар иде. Ашап-эчеп, ял итеп, кунак булгач, бу сарайны да, алтын сарайлар кебек, көмеш йомырка ясап, кесәләренә салдылар. Әчендәге кырык бер кол кызны һәм үзенең хатынын алып, тагын алга таба очып киттеләр.
Шунда чак кына очып барганнар иде, бакыр сарай турысына килеп җиттеләр. Бу вакытта бакыр сарайның диюе кайткан иде. Болар килеп төшкәннән соң, һичкем каршы чыгып алмады.
Анасы, егеткә карап:
— Улым, без моннан китик. Күрәсең: монда безне каршы чыгып алучы юк. Боларның диюләре кайткандыр. Әгәр дә кереп китсәң, ул вакыт безгә зыян китерерләр, — диде.
Егет, анасына карап:
— Әни, монда кермичә китәргә һич ярамый. Монда минем өченче хатыным бар. Шулкадар алмалар ашап, сулар эчеп, инде бу диюдән куркып торыр хәл юк, — дип, машинадан төшеп, бакыр сарайның ишегеннән кереп китте.
Ни күзе белән күрсен, моны диюнең хатыны һәм кол кызлары үкереп елап каршы алдылар һәм егеткә:
— Бәхетебез юк икән, диюебез кайтты. Җир астында, фәлән сарайда йоклап ята. Тора калса, сине дә, безне дә үтерер, — диделәр.
Егет, үзенең хатынына карап:
— Кайсы подвалда йоклый? — дип сорап, подвалның ишеген ачып кереп китте.
Керсә, ни күрсен, дию, тугыз башын тугыз якка салып, бернәрсә белмичә, җәйрәп йоклап ята. Керүгә, алмаз кылычын чыгарып, бер башын кисеп төшерим дигәндә исенә килеп: «Тукта әле, йоклаганны кем дә үтерә. Мин моны уятыйм да көчемне сынап сугышып карыйм. Үлсәм, хак үлем булыр», — дип, диюнең баш очына килеп, бераз утырды. Дию һаман уянмады.
Соңра, сарайга кереп, диюнең хатынына:
- Бар, диюегезне уят. Мин, аның белән көрәшеп, сугышып, көчемне сынап карар идем, - диде.
Диюнең хатыны:
- Адәми зат килгәндә, аны уята торган бер без бар. Син шул безне ал да табан астына кертеп бетереп бута. Шуны сизеп, ул улныр. Уянгач та, сиңа тәмле сузлар сейли башлар. Әмма син аның алай йомшак сөйләвенә карап алданма. Ул бик хәйләкәр. Ул йомшак торган саен, син каты тор. Юкса ул алдар. Кара, алданырга тырышма! — диде...
Дию пәрие уянгач, алар сугыша башлыйлар. Егет, диюне җиңеп, сарайдагы тоткын картларны, карчыкларны азат итә. Аннары, кош ата торган мылтыгын алып, ауга чыгып китә. Бераздан кире әйләнеп кайтса, аналарының аны онытып китеп барганнарын белә. Сарай буйлап йөргәндә, ул бер чыбык табып ала. Гади чыбык булмый ул: чыбыкны җиргә бәрүгә, аның янына гыйфрит! килеп чыга, егетнең барлык теләкләрен үтәргә әзер икәнен әйтә. Озак та үтми, алар аналарын куып җитәләр.
Тагын бераз очканнан соң, болар Ак бүренең урманына килеп җиттеләр дә бер бик әйбәт аланга килеп төштеләр. Шардан төшеп, ашап-эчеп утырганда, болар янына Ак бүре дә килеп җитте. Бик матур егет сурәтенә кереп, болар белән килеп күрешкән иде, бөтен кызларның күзләре ут шикелле яна башлады, аңардан кузләрен ала алмадылар. Егет, моның Ак бүре икәнен белеп, күрешеп, бик ныклап сыйлады да, Ак бүрегә карап:
— И дустым Ак бүре, менә сиңа сүзем шулдыр, - өч кызны күрсәтеп, - менә болар - минем хатыннарым, - яна өчне күрсәтеп, - боларын агаларыма багышладым. Шул алтыдан калганнарыннан үзегезгә ошаган берсен сайлап алыгыз, — диде.
Бүре сайлап алганнан соң, кыз да:
— Бигрәк матур егеткә туры килдем, - дип шатланды.
Сонра болар, саубуллашып, яна үзләренең шәһәрләренә очып киттеләр. Ничә көннәр очып барганнан соң, бер зур шәһәргә җиткәч, көмеш сарай хуҗасы унике башлы диюнең хатыны: «Минем шәһәрем», - дип, егеткә күп рәхмәтләр укып, үз шәһәренә төшеп калды. Бу хатын шул шәһәрнең патша хатыны иде. Кайтып керүгә, үз патшасы белән күрешеп, бик шатланып, үз йортларында тора башладылар.
Янә аз гына очып барганнар иде, тагын бер зур шәһәргә килеп җиттеләр. Тугыз башлы диюнең хатыны бу шәһәрне: «Бу — минем шәһәрем», — дип, егеттән рөхсәт сорап, күп рәхмәтләр укып төшеп калды. Егет шулай, үзенең хатыннарыннан һәм агаларына атаган кызлардан кала, барысын да үзләренең теләкләрен үтәп азат итте һәм бу шәһәрдә калдырды.
By шәһәрдән киткәч, озак бармадылар, үзләренең шәһәрләре күренде. Шәһәргә биш чакрым калганда, көн кич булгач, инде иртә белән керербез дип, шунда туктап калдылар. Егетнең анасы йомыркага әйләндереп кесәсенә салган сарайларны, бакчаларны чыгарып, нәкъ дию шәһәрендәге кебек итеп корды. Хатынның ике улы, үзләренең бүлмәләренә хатыннарын алып кереп, ятып йокладылар.
Шуннан соң егетләрнең анасы тышка чыгып, диюдән алып кайткан балдагын бармагыннан алып сызгырып җибәргән иде,- җирдәге чүпкә сан бар, гыйфриткә сан юк, — шулкадәр күп гыйфритләр килеп, моның катына җыелдылар.
— Ләббәикә, хәзрәт, ни боерасыз? — диделәр.
Хатын боларга:
— Менә бу сарайдан шәһәргә хәтле, таң атканчы, бер алтын күпер эшләгез. Ул алтын күпернең ике ягыннан ике елга: берсе анда, берсе монда агып торсын. Ул елгалар өстендә күз күрмәгән, колак ишетмәгән үрдәкләр, казлар йөзеп, бакылдашып, каңгылдашып торсыннар. Елганың ике читендә алмагачлар үсеп торсын. Алмалары пешеп, суга өзелеп төшеп торсын. Аны Иозеп йөри торган кошлар ашап торсын. Ул күпернең өстендә җигүле бер өчат булсын. Арбасының көпчәкләре алтыннан булсын. Өстенә утырган чакта селкенерлек булмасын. Ул атларның дилбегәләрен тотучы - кеше куркырлык, чуеннан да кара, бер зур мыеклы гыйфрит булсын. Шуларны таң атканчы тәмам итегез, - диде дә үзе йокларга ятты.
Хатын берничә сәгатьләр генә яткан иде, гыйфритләр, килеп, моның ишеген кактылар. Чыгып караган иде - бар да үзе дигәнчә тәмам булган. Соңра, гыйфритләрне үз юлларына җибәреп, бераз торган иде, таң да атты.
Таң атып яктыргач, патша, урыныннан торып, ишектән чыккан иде, ишек төбеннән сузылып киткән күперне күреп:
— Ах, харап булганбыз икән - ишек төбенә кадәр су баскан, - дип йөгереп кереп китте. Вәзирләренә: - Әйдәгез, тизрәк чыгыгыз, - диде.
Вәзирләр, чыгып карагач:
— И падишаһым, ялгышкансыз. Бу су түгел. Озакламый бер хәбәр булыр. Я хатының, я балаларың кайткандыр, - дип, патшаны сөендерделәр.
Патша шатланып, үзенең киемнәрен киеп, тәхеткә утырып көтеп торганда, патшаның хатыны хат язып, гыйфрит аны патшага китереп тапшырды. Хатта болай язылган иде:
«Хөрмәтле патша хәзрәтләре, сезгә сәламнәрем багъденда үтенеч шулдыр: Аллага шөкер, без исән-сау кайтып җиттек; сәгать унда шушы күпернең башында кардәш-кабилә, мулламәзиннәр белән көтеп торыгыз. Шушы гыйфрит сезне безгә кунакка алып килер».
Сәгать унга кадәр патша агай-энеләрен җыеп, яхшы киемнәрен киеп көтеп тора иде, гыйфрит болар янына килеп туктады да:
— Әйдәгез, утырыгыз, — дип, боларны утыртты һәм шул минутта ук әлеге алтын сарайга китереп җиткерде.
Патшаның уллары белән киленнәре боларны каршы алып, бик зурлап атпатып-әчерттеләр. Аш тәмам булганнан соң, килгән кунакларга каитырга рөхсәт бирелеп, алар өйләренә гыйфрит арбасына утырып кайтып киттеләр. Монда бары мулла-
мәзиннәр, уллары белән патша гына калды. Патшаның кечкенә улы, атасына анасын сау-сәламәт алып кайтканын әйтеп, аны яңадан никахлап алуын үтенде. Моңа патша да разый булды. Шул ук сәгать никах укытып, ун көн уен ясап, тугыз көн туен ясап, тумаган туры бияне суеп, шуның сөяген патша үзенең хатыны белән көн дә тотып кимерә иде, ди.
Шуннан соң патша хатынын үзенең өенә алып кайтып, бергә тора башладылар. Егет агаларын да аларга дигән кызлар белән никахландырып, яна утыз көн уен, кырык көн туен ясадылар. Агалары да хатыннарын үз өйләренә алып кайтып тора башладылар. Ә егет үзенең хатыны белән шул сарайда утырып калды. Тыныч кына торган вакытта тугыз башлы диюнең һәм унике башлы диюнең хатыны, егеткә хат язып, хатыннары белән кунакка килүен үтенделәр. Шул ук сәгать егет өч хатыны белән боларга кунакка барып, алар да егетне бик зурлап каршы алып, бик күп бүләкләр биреп, кадерләп, кире сараена озатып җибәрделәр. Егет, үзенең сараена кайтып, өч хатыны белән үз сараенда рәхәтләнеп тора башлаган, ди.

You have read 1 text from Tatar literature.
- Read the next literature work for 5th Grade
- Әллүки