Tatararrow-right-bold-outlineUrum Learn Tatar

“белдерү” on Tatar-Urum dictionary

belderü
белдерү (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
фигыль
1) Кемгәдер берәр нәрсәне хәбәр итү, әйтү, белгертү, җиткерү. Син әтиләргә белдерә күрмә, мин, берничә тапкыр, үз теләгем белән Кызыл Армиягә язылырга барган идем, яшең җитми, дип алмыйлар. Т.Гыйззәт. Ә син алданганыңны Белдермәскә теләп тынасың. Һ.Такташ

2) Игълан итү, әйтү. Мине, бу елдан башлап, шәһәр мәктәбенә җибәреп укытырга теләвен белдерде. М.Гафури. Моңарчы тыныч кына утырган кыз да безгә катнашырга теләгәнлеген белдерде. М.Әмир. Җыелышны ябык дип белдерәм. Т.Гыйззәт

3) Күрсәтү, аңлату, эчтәлеккә салынган мәгънәне бирү. Ул [барс] хакимлекнең шаһият тарафыннан бире-

лүен, аның изгелеген, кагылгысызлыгын белдерә. Г.Дәүләтшин. --- бу урында [сүзләр] уңышсыз кулланылганнар, һәм алар тиешле мәгънәне белдерә алмыйлар. Р.Юсупов. Эчтәлекне максималь тулы саклау өчен, сүз сайлаганда бик игътибарлы булырга, оригиналдагы һәр сүзнең, бигрәк тә иң әһәмиятле фикер белдерә торган сүзләрнең мәгънәләре төгәл бирелергә тиеш, дип санаганнар. Р.Юсупов

4) Ишарә яки мимика белән нидер аңларлык итеп сиздерү, күрсәтү. Без, үзебезнең авылда концерт оештырырга уйлавыбызны әйтеп, аның да катнашуын үтенгәч, килергә ризалыгын белдереп елмайды. М.Әмир. Үзе миңа тегене үртәвен белдереп күз кыса. М.Гали. Шуңар күрә туганымнан дәлил-фәлән сорап тормады, йөзенә яңлыш вә салкын бер ачыклык чыгарып, җиңел генә башын селкеп, туганымның сүзенә ышанганлыгын белдертте. Ф.Әмирхан

5) сөйләм телендә Төшендерү, аңлату. Түзмәдем бит, Гөлнарга, гыйшык тотканымны белдереп, озын хат яздым. Ә.Айдар. Минем кесәдә бер сум гына барын парикмахерга белдергәч, безнең арада озак диалог, монологлар булып алды. Һ.Такташ. Пахомов, «тегендә»- нең кайда булуын белдереп, башы белән артка таба ымлады. Г.Бәширов

Белдерә башлау Белдерергә тотыну. Заманында «ике» иң зур сан булып исәпләнгән. Аның иң борынгы тамыры – [и]. Тора-бара, аңа күплекне белдерүче [к] авазы өстәлгән. Шуннан соң ул «күк» төшенчәсен белдерә башлаган. С.Поварисов

Белдерә төшү Яхшылабрак, аңлаешлырак итеп белдерү

Белдереп алу Тиз генә белдерү; берара белдергән булу. «Тукай турында опера язабыз» дип, җәмәгатьчелек алдында вәгъдә биргән, хәтта үзара конкурентлык дәгъвасы да белдереп алган хөрмәтле композиторларыбызның иҗат нәтиҗәсе әлегә күренми. Р.Фәйзуллин

Белдереп бару Һәрберсенә, һәр очракны даими белдерү. Өйдәге карчыклар аның сөйләменә, «Сөбханалла!»,

«Тәүбә-тәүбә!», «Ходаем сакласын!» кебек сүзләр кыстырып, үз мөнәсәбәтләрен белдереп баралар. Г.Гыйльманов Белдереп җиткерү Тиешенчә белдерү

Белдереп килү Даими рәвештә, күптәннән үк белдерү. Россиядә Казан татарларына карата бу рәсми тарихи теориянең дөрес булуына шикне узганның һәм бүгенгенең байтак күренекле кешеләре белдерде һәм белдереп килә. Т.Кәримов

Белдереп китү Сүз уңаенда, бердән белдерү. Галимнәрнең өлешенә кермәстән, сүз уңаеннан үз фаразымны белдереп китим. М.Вәлиев

Белдереп кую Кинәт белгертү. Вокзал тышындагы колокол да үзенең дөньяда барлыгын белдереп куйды. К.Нәҗми. Йозеф Пацкерт, бу табылдыкка карата, Урта гасырлар фальсификациясе җимеше, ягъни ялган акча түгел микән, дип, шик тә белдереп куйды. Р.Вәлиев

Белдереп тору Әле, хәзерге вакытта, сөйләп торганда белдерү. Правление ишегалдына бәйләп куелган, күбеккә баткан иярле ике ат көтелгән хәбәрчеләрнең дә килеп җиткәнен белдереп тора иде. Ш.Усманов. Дөньяның бетмәс мәшәкәтләрен белдереп тора иде. М.Гафури

Белдереп чыгу Барысына да, һәрберсенә аерым-аерым белдерү
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
1. сущ.
1) объявление, афиша
2) см. белдермә
2. перех.
1) осведомлять/осведомить || осведомление; сообщать || сообщение; информировать, давать/дать знать || осведомление, сообщение, информирование
2) объявлять/объявить || объявление
3) означать/означить, выражать/выразить
бу нәрсәне белдерә? — что это означает?
фикер белдерү — выразить мнение (мысль, идею)
4) в знач. нареч. белдермичә тайком, скрытно, не дав знать никому
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
и. announcement
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
bekanntmachen; mitteilen; informieren // bekannt machung f.
message-reply
Meaning of “белдерү” in Urum language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "белдерү"?
Ask a question if something is not clear about the word "белдерү".