Tatararrow-right-bold-outlineUyghur Learn Tatar

“гел” on Tatar-Uyghur dictionary

gel
гел (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
рәвеш
1) Һәрвакыт, һәрчак, һаман. Гел тугры сөйлә, Балам, сүзеңне! Уйнап
та алдама, Тыңла сүземне!
М.Фәйзи. Ачык дәрестән соң әнә гел шулай була.
М.Мәһдиев. Эштән буш сәгатьләрдә аның кулында гел гармун булыр иде.
Г.Ахунов
2) Бертуктаусыз, өзлексез. Җилләрдә гел ишелә торды «Тормыш» дигән
кибәнегез.
Ф.Яруллин
3) Бары тик, гына. Улым – өйдә магнитофон, китап, кассеталар, пла-
стинкалар, гитара белән генә яшәгән, дөньяны гел алсу кершәндә генә күреп
өйрәнгән улым – чит җирләрдән хат яза.
М.Мәһдиев
4) Бөтенләй, тулысынча. Утызынчы елларда безнең авыл гел марксистка
әйләнде дә бетте.
М.Мәһдиев. --- игътибар белән укысаң, аларның, ки-
ресенчә, гел дөньяви рух белән сугарылган, хәтта кешеләрне гыйш-гашрәткә,
уен-көлкегә чакыручы «бидгатьләрдән» торган булуын күрәсең.
М.Госман.
Әллә соң мин гомерем буйларына Гел ят көйләр генә көйләдемме?
Х.Әюп
5) Төп-төгәл, нәкъ. Халык күңелен дәвалауда Гел табиблар төсле сез. Мә-
дәниятле, сәнгатьле, Рухиятле кеше сез.
И.Әширов. – Шахта бабай, бер
җырлыйбызмы? – диде. – Әйдә! – диде Габдрахман абзый, гел шуны гына көткән
кебек.
Ә.Галиев
6) Һәммәсе, барысы да, барчасы.
Тамашачы да – гел шул ук кешеләр,
«концертка» дигән акчалары җыелып өлгерми хәзер.
К.Кәримов
7) Бер дә, һич, әз генә дә. Һәрвакытта ул җиңгән. Мактаганнар аны
һәрчак, Бер дә төшерми телдән. Ләкин


Айгыр шатланмаган Бу мактауларга гел дә. Ф.Яруллин. Зәлия белән алар ин-
ститут коридорында гел көтмәгәндә очраштылар.
Р.Вәлиев. Авылда әле ту-
гыз баш ат бар. Аларның дүртесе гел җигелми, чөнки җигеп йөрер кеше юк.

В.Нуруллин
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
нареч.
1) всегда, всѐ время; часто
мин гел сине уйлыйм — я всегда думаю о тебе
ул гел өйдә утыра — он всѐ время сидит дома
сине монда гел телгә алалар — здесь тебя часто вспоминают
гел генә бал да май булып тормый — (погов.) не всѐ коту масленица (букв. не всегда тебе мѐд да масло)
2) постоянно, непрерывно, беспрерывно; всѐ, непрестанно, беспрестанно
яңгыр гел ява да ява — беспрерывно льѐт дождь
гел тиргәү — постоянно ругать, пилить
ул гел яза — он всѐ пишет
3) диал.
а) совсем, совершенно; окончательно; точь-в-точь
буйга гел атасы — по росту весь в отца
б) совершенно, совсем; окончательно
машинаны гел эштән чыгарганнар — окончательно испортили машину
төзәткәч, гел яңа булган — после ремонта совсем как новый
в) вовсе
мин аны гел сөймим — я его вовсе не люблю
4) все; один, только
монда гел бала-чага — здесь одни детишки
өйләр юк, гел сарай да бакча — нет домов, только сады да сараи
анда гел читләр — там все чужие
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
рәв. constant, perpetual
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
1. immer; ständig; ununterbrochen, 2. gänzlich; durch und durch
message-reply
Meaning of “гел” in Uyghur language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "гел"?
Ask a question if something is not clear about the word "гел".