Tatararrow-right-bold-outlineTuvan Learn Tatar

“кояш” on Tatar-Tuvan dictionary

koyaş
кояш (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
исем
1) астрономия Җир һәм башка күк җисемнәре: планеталар,
аларның иярченнәре, астероид, метеорит һ.б.ш. белән бергә бер
система тәшкил иткән һәм шул системаның үзәге булган бер дәнбер
йолдыз. Ауропа фәне ачканчыга кадәр, Җирнең түгәрәк булуын һәм
Кояш тирәли әйләнгәнен Галилейга, Колумбка кадәр, Коръәннән
чыгып, Сәйф Сараи әйткән иде инде...
Р.Батулла. Безнең Кояш
системасы да кайчандыр шушы рәвештә галәмдә яшәгән, аны
һичнәрсә борчымаган.
Ф.Яхин. Җирнең кечкенә космик җисем, Кояш
системасының бер өлеше булуын сез инде беләсез.
Материклар һәм
океаннар географиясе
2) Җир өчен яктылык һәм җылы лык чыганагы булган күк
җисеме. Кояш чыкты, Көзге яфракларга Алтын төсле нурлар
сибелде.
Х.Туфан. Күпмедер вакыт узгач, кызның тагын моңлы
җыры ишетелә: «Кояш бата, Айлар калка, Бик ямансу шул чакта...».

Ә.Еники. Онытылмаслык булып тоелса да, Сөйгән ярлар хәтта
онытыла. Әйтерсең лә безнең күңелебездә Бик еш
кына кояш тотыла.
Ф.Яруллин

3) Шул җисемнән тарала торган нур, яктылык, җылылык. Тәрәзәдән
кояш төшеп тора

4) күчерелмә мәгънәдә Иң якын һәм иң кадерле кеше, сөйгән яр. Дидем: «Нурлы
кояшым, мин мәхәббәт вәгъдәсен бозсам, Ходай үзе җәза бирсен,
яшендәй каһәрен салсын. Кусаң читкә, алырмын яктылык мин кем
карашыннан?»
М.Җәлил. Якты кояшым минем! Рушанна, бер
үбимче үзеңне, рөхсәтме?
А.Гыйләҗев. Кояшым, күз нурым! Оныт
җирдә бозлар барын, Болытлар барын оныт, Елмаеп тор яннарымда,
Алтын Кояшым булып.
Ф.Зыятдинова
5) күч. шигъ. Иң якын, иң кадерле, тормыш өчен иң кирәк булган
нәрсә чыганагы. Гаделлек кояшы. Өмет кояшы
6) күч. сөйл. Кояш төсендәге түгәрәк нәрсәләр (коймак, көнбагыш
тур.). Алсу-саргылт нәни «кояш»лар зәңгәр читле тәлинкәгә әллә
никадәр өелгән инде.
Г.Әдһәм
Кояш алу кара кояш ашау (1 мәгъ.). Кояш ашау 1) Кояш нурлары
тәэси рендә әйбернең төсе уңу. Өстендәге кояш ашаган җиләнендә дә
зыялылык нуры бөтенләй үк сүнеп бетмәгән.
С.Поварисов; 2)
Кызыну. Аларның каршысына яулыгын артка чөереп бәйләгән,
битен, беләкләрен кояш ашаган, озын керфекле яшь кенә бер кыз
килеп басты.
Г.Бәширов. Картның җыерчыклар яргалаган, кояш
ашаган, җил кискән йөзе бакырга охшап тора.
М.Хәсәнов; 3) Кар
эрү турында. Кояш кебек (төсле, шикелле) Көләч йөзле, мөлаем.
Әтиең-әниең шушы йомыкый малайга кояш кебек кызыбызны бир-
мибез дигәч, мин сине урлап качтым.
М.Хуҗин. Кояш кебек эшлекле
ярдәмчесе булган кешене кем җиңә алсын?
Ә.Баян. Кояш
колаклану
Әйләнәсен дә нур алкасы чагылу. Кояш сугу Кояшта
озак булудан бик нык баш авырту, укшыту, кайвакыт һуштан язу.
Кояш сукмадымы икән мине? А.Гыйләҗев.
– Бабай, минем баш ник авырта икән?
– Ай олан, сиңа бит кояш суккан. Айяй да каты суккан, – диде
бабасы ---.
В.Нуриев. Кояшы баю (бату) Иркен яшәү, эшләү, иҗат
итү мөмкинлекләре бетү. Шул хәлендә дә торып утырырга

көч тапкан, инде гомер кояшы баеп барганда, авыру сөягенә
музыкадан дәва сораган кешенең сүзләре Әнвәрне тетрәтеп кенә
калмады, анда сырхауга карата соклану да тудырды.
Шәһри Ка-
зан. Әмма семит цивилизациясенең дә инде кояшы баеп бара. Мәдәни
җомга
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
сущ.
1) солнце, солнышко ласк. || солнечный
кояш чыгуы — восход солнца; рано утром; ни свет ни заря
иртәнге кояш — утреннее (восходящее) солнце
кичке кояш — вечернее (закатное) солнце
кояш чыкканан кояш батканга кадәр — от зари до зари, целый день
кояш җылысы — солнечное тепло
кояш түгел - бөтен дөньяны җылыта алмассың — (посл.) не солнышко - всех не обогреешь
ерактагы кояш җылы була — (посл.) солнце далеко, а греет хорошо; солнце издалека лучше греет (букв. кто живет далеко от тебя, бывает ближе - о родственниках)
2) перен.; поэт. солнце (употребляется как символ, в смысле источник)
бәхет кояшы — счастье (букв. солнце счастья)
гаделлек (өмет) кояшы — солнце (источник) справедливости (надежды)
тиздән җиңү кояшы балкыр — скоро засияет солнце победы
3) как обращение кояшым ласк. солнышко моѐ
кил, кояшым, кил, нурым — приходи, солнышко моѐ, приходи, светик мой

- кояш баешы
- кояш батышы
- кояш баю
- кояш бату
- кояш баю сәгате
- кояш баю вакыты
- кояш ваннасы
- кояш двигателе
- кояш батареясы
- кояш карый торган як
- кояш төшкән як
- кояшка каршы як
- кояш кыздыруы
- кояш кызуы
- кояш сәгате
- кояш системасы
- кояш сугу
- кояш таҗы
- кояш таплары
- кояш торгынлыгы
- кояш торышы
- кояш чәчкәсе
- кояш чыгышы
- кояш яратучы үсемлекләр
- кояшка карап
- кояшка тартылу
- кояшта кызыну
••
кояш белән бергә — с солнцем, очень рано
кояш кире яктан чыкканда — когда на горе рак свистнет (букв. когда солнце взойдѐт с обратной стороны)
- кояш алу
- кояш ашау
- кояш иле
- кояш кебек ачык
- кояш шикелле ачык
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
и.; с. sun
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
sonne f.; кояш баю sonnenuntergang m.; кояш сугу sonnenbrand m.; кояш нурлары sonnenstrahlen m. / pl.; кояш торышы sonnenstand m.; кояш тотылу sonnenfinsternis f.; кояш чыгу sonnenaufgang m.; кояш яктысы sonnenlicht n.
message-reply
Meaning of “кояш” in Tuvan language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кояш"?
Ask a question if something is not clear about the word "кояш".