Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“елау” – Tatar explanatory dictionary

yılau
елау (Cyrillic)
фигыль
1) Яшь агызу, яшь чыга ру, күзләрне яшьләндерү (авыртудан, төрле

кичерешләрдән һ.б.). «Аһ, әни!» – ди, ләкин яшьләренә буыла һәм сүзсез генә,
бөтен тәне белән калтыранып елый, елый да елый.
Ә.Еники. Ә сәхнә
артында Айдар, кайнар шатлык һәм


чиксез югалту хәсрәте уртасында ка лып, үкси үкси елый. Р.Хисмәтуллин.
Күрәм: Мохтар абый да елый, солдат ларча, күз яшен күрсәтми генә елый.
Н.Дәүли
2) Кеше кычкырып елауга охшашлы сузынкы тавыш чыгару. Эт, авызын бакча
рәшәткәсенә таба сузып, елап елап өрә.
Ф.Хөсни. Яланнардан бер әй ләним дисәң,
Кошлар елый...
Х.Әюп
3) күчерелмә мәгънәдә Үзәк өзгеч, ялыктыргыч су зынкы тавышлар чыгару. Җил җан ачысы
белән сызгырды, үкси үкси ела ды.
Р.Вәлиев. Идел белән хыял тоташ кан ил,
Ничек карыйм синең күзеңә? Чиркәү нигезендә ташлар елый, Җан нар иңри,
йөрәк өзелә.
К.Сәгъдәтшин. Сары күлмәкләрен аяк астына салып ташлаган
каен кызларына карый ка рый, бар табигать тавышсыз гына елый иде.

Р.Вәлиев
4) Моңлы итеп, озын көй уйнау. Кайдадыр, илереп илереп, гармун ела ды.
А.Гыйләҗев
5) күч. сөйл. Кемнән яки нәрсәдән дә булса ризасызлык, канәгатьсезлек бел дерү
яисә аларның начар ягы турында сөйләү; зарлану. Түрәләрдән рөхсәт сорап
кына, Алга барып булмый, елап кына.
Г.Афзал
Елап алу Бераз, аз вакыт арасында елау. Карчык мышык мышык елап ала.
Ф.Сафин. [Гөлшәһидә] Аулакка китеп, туйганчы бер елап алгач кына бераз
тынычланды.
Г.Әпсәләмов. Пароход тагын озын итеп ялварып елап алды.
М.Юныс
Елап бетү Соңгы чиккә җитеп елау, озак һәм каты елау, елау дәрәҗәсе нә җитү.
Сагынып каршы алсыннар! Көтә көтә зарыгып, елап бетсеннәр. Хатын кызның
йөрәк хисләре, ачы күз яшьләре белән юылса, яңарып, ялты рап китә!

М.Маликова. [Мәрьям апа:] Елап беткәнсең, Роза. Бу ниткән эшең, ә? Б.Камалов
Елап җибәрү Көтмәгәндә, кинәт елый башлау. Сәлимәм җавап бирәсе
урынга елап җибәрде.
Ф.Яхин. – Го мәр! – диде дә: – Исән кешеләр бер
кайталар! – дип, үксеп елап җибәрде.
Ә.Еники. Бер кул белән якасыннан то
тып, икенче йодрыкны йомарлап тор


дым тордым да, үзем дә сизмәстән, елап җибәрдем. Р.Вәлиев
Елап йөрү Өзлексез, даими рәвештә елау. Их Дамир, Дамир, нинди генә кызлар
артыңнан елап йөрмәде.
Д.Са лихов. Күрәм: эшче халык баласын күтәреп елап
йөри.
Р.Мөхәммәтҗан. Ә мин... Алай елап йөрмим. Мин шун дый чыдам! Мин
бит... Караңгы чолан га Еларга чыгам.
Г.Гыйльманов
Елап карау Ышандыру өчен елау юлын сынау. Алар, туган көннәрендә
назлана төшеп, авызларын ачып бер ничә елап карасалар да, эштән буша маган
аналарыннан иркәләү ала алма гач: – Булмас, ахры, – дип, еламаска булдылар.

Һ.Такташ
Елап кую Кинәт елау. Сайрый был был, сайрый былбыл, Сайрыйдыр ла таң
булгач; Чыдый алмый елап куям, Сагынып, күңелем тулгач.
Җыр
Елап тору Сөйләү моментында елау, елаган кыяфәттә булу. Капка ба ганасы
янында бер нәни кыз елап тора иде.
М.Юныс. төксе, төмсә әтисе нең бер көнне
лапас эчендә елап торга нын күрде ул.
Р.Зәйдулла
Елап чыгу Нинди дә булса вакыт аралыгын елап үткәрү. Илфир белән
Галяның туе көнне мин төне буе елап чыктым.
Р.Кәрами. Шул янгын да ире
үзе дә янып үлмәде микән дип, төне буе керфек какмады, елап чыкты ул.
Р.Сибат.
Төннәрен мендәр кочаклап елап чыккан чакларым бар. М.Кәбиров Елый башлау
Еларга тотыну. Яны на барсам, ныграк елый башлый, бар масам, елый елый да,
тынычланып, йоклап китә.
Г.Гыйльманов. Предсе дательне управада туры
китерүе бик читен, ә туры китерсәң, вакыт юк дип
елый башлый.
И.Гази
Елый бирү Елаган саен елау, бер нинди юатуларга карамыйча, бертук тамый
елау. Мин аның саен ярсыдым, аның саен елый бирдем. Г.Ибраһимов. Әнием,
башын түбән игән килеш, та вышсыз гына елый бирде.
Н.Дәүли
message-reply
-1 Елаш -Яшь агызу, күзлəрне яшьлəндерү (авыртудан, кайгыдан,
көтелмəгəн фаҗигадəн һ. б.) 2. күч. Сузынкы эчпошыргыч яки моңлы тавышлар
чыгару (җансыз əйберлəр тур.) [өй түрендə җил елый]. Кеше кычкырып елаганга
охшаш тавышлар чыгару 3. күч. Зарлану
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “елау” in Tatar language – 1) Яшь агызу, яшь чыга ру, күзләрне яшьл...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "елау"?
Ask a question if something is not clear about the word "елау".