Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“егет” – Tatar explanatory dictionary

yeget
егет (Cyrillic)
исем
1) Яшүсмерлектән өлгер гәнлек чорына күчкән, балигъ булган, буйга
җиткән яшь ир кеше. Тулган ай
кыюсыз басып торган егет белән кызны яктыртты.
Ф.Латыйфи. Баш та әле
мин сезгә шуны әйтергә тиеш: ул чагында әле мин дә сезнең шикелле япь яшь егет
идем.
А.Шамов
2) Өйләнмәгән, буйдак ир ат. Яшь тән сөйгән үз танышың егет башы белән
шулай өзелеп тора икән, әйдә, кире какма, андыйлар хәзер бик исәпле.

Г.Бәширов
3) Гомумән төрле яшьтәге ир кеше. Бөтен җирдә, бөтен дөньяда бары тик
җыр, шушы җыр гына калды, ул әле генә боегып утырган егетләргә ка нат куйды,
йөрәкләргә дәрт, кыюлык өстәде, аларны бөркет итеп күккә кү тәрде.
Р.Вәлиев.
Карсак кына буйлы,

киң җилкәле бу егетнең Гали Галиев исемле икәнен белми идем әле. М.Әмир
4) егете, егетем тартымлы формада Ярат кан кеше, сөйгән яр. [Каимә] Тегеләргә, чебен
кугандагы кебек, кулларын гына селеккәли: – Йә, йә, йөрмәгез юкка, еге тем бар!

С.Хафизов
5) егетем, егеткәем энд. сүз мәгънәдә, тарт. форм. Яратып йөргән ир егеткә ягымлы
мөрәҗәгать сүзе яки гомумән ир кешегә карата әйтелгән иркәләү сүзе. Күр ничек
күкләрне, егетем, балкыта дыр йөзләрең, Аһ, мине тоткын итә, егетем,
сихерле күзләрең.
Ф.Бурнаш. Мин сиңа сокланам, аны табарыңа ышанам.
Бәхетеңне китереп бирмәсләр, егеткәем.
Ф.Латыйфи. Шул, егетем, те ләгең
булса, өйрән – әкренләп, барысын да төшендереп бирермен.
Г.Әпсәләмов
6) егетләр энд. сүз мәгънәдә, күпл. Бер ничә ир кешегә берьюлы мөрәҗәгать иткәндә,
«иптәшләр, дуслар» мәгънә сендә кулланыла. – Егетләр, карагыз әле, бу олы
борын безнең өскә килә түгелме соң? – диде.
Ә.Еники. Шул искә ябышып
була бит, ә, егетләр?!
З.Фәтхетдинов
7) күчерелмә мәгънәдә Ир кешенең уңганлык, тәвәк кәллек, кыюлык, батырлык, намуслы лык
сыйфатларына ия булуын белдерә (гадәттә, мактау сүзе буларак кулланы ла).
Төпле егет икәнсең, энем, бәрәкал ла, машалла. Г.Ибраһимов. Начальник Акбүзгә
карап алды да, шаярып, бармак янады: – Ләкин, карагыз аны, авызы гызны
ачып калмагыз! Анда да таш астыннан чыккан егетләр бар.
Г.Гобәй
Егет солтаны Егетләр арасында абруйлы, үрнәк, дәрәҗәле булуы бе лән
аерылып торган егет. Аягыңдагы итегең – Болгар икән олтаны; Сине сөйми,
кемне сөйим, Син бит – егет солтаны.
М.Фәйзи
message-reply
1. Үсмерлектəн өлгергəнлек чорына күчкəн, буйга җиткəн яшь ир кеше.
Өйлəнмəгəн, буйдак ир кеше (төрле яшьтəге). Гомумəн ир кеше.
тарт. форм. Сөйгəн яр мəгънəсендə [сүз биргəн егетем бар]. Эндəш сүз, күплек
санда: `иптəшлəр, дуслар` мəгънəсендə.
2. күч. Уңганлык, тəвəккəллек, кыюлык,
батырлык, намуслылыкны белдерə торган мактау сүзе
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “егет” in Tatar language – 1) Яшүсмерлектән өлгер гәнлек чорына күч...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "егет"?
Ask a question if something is not clear about the word "егет".