Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“кыз” – Tatar explanatory dictionary

kız
кыз (Cyrillic)
Borın-borın zamanda ber avılda keçkenä genä kız yäşägän.
message-reply
Kız urman buylap ozak bargan.
message-reply
исем
1) Хатын кыз җенесендәге бала. Кечкенә кыз Фагыйлә арды,
кояштан тирләп, кызарынып бетте.
Г.Ибраһимов. Минем әби
әйтә, ул инде без чәчби кыз чакта ук карчык иде, ди.
Р.Зәйдулла
2) Үзенең ата анасына карата хатын кыз җенесеннән булган бала.
Кызым, сиңа сөйлим, киленем, син тыңла. Мә каль. Ата улны
белмәде, Ана кызны белмәде, Кем урдасы кем якта – Явыр явын
белмәде.
Дастан. [Шәйхел:]
– Шаһвәли бабай, син миңа кызың Мәрхәбәне бир! – диде.

Г.Ибраһимов. [Гайшә:] Кызымны да шәһәрдә әйбәт эшкә
кертәлсәм, тормыш төрле яктан түгәрәкләнә, Ходай кылса.

С.Поварисов
3) Җенси яктан өлгергән, ләкин әле гә кияүгә чыкмаган хатын кыз.
Монда бытбылдык, тургай тавышлары аның кыз вакытта
үзенең тиңдәшләре белән урак урып, печән җыйнап йөргән
заманнарын искәртә иделәр.
Ш.Камал. Өмәгә җыелган кызлар,
суелган казларның йоннарын йолкып, түшкәләрен көянтә башларына
элделәр дә, инеш буена төшеп, әйбәтләп юып-чистартып менделәр.

М.Галәү. Гүя ул [Акъәби] ефәк кылганнар йөгерешкән даласына,
авыр чулпыларын


чыңлатып йөргән кыз чакларына кайткандай була. Ә.Еники
4) Кияүгә чыгучы кыз; кәләш.
– Ярый алайса! Аллага тапшырып, башлыйбыз, кызның, кияүнең
вәливәкилләре хәзердер бит, – диде [ахун].
Г.Ибраһимов. Әйт әле:
сезнең авылда кияүгә чыгасы кызны ничек киендерәләр?..
М.Галәү.
Самавыр кебек нәрсәне кияүгә чыгучы кызга гына илтәләр түгелме
соң?
Ә.Еники
5) Кызлыгын, гыйффәтен югалтмаган хатын кыз, бакирә, бикер,
гафифә. Кылый булса да кыз булсын. Мәкаль. Кучкар аның
[Филисәнең] кыз булуын шарт итеп куймаган иде дә. Утыздан узган
гүзәл бөтен була ала микәнни?
Р.Батулла. Китәрсең дә барырсың күк,
Бибинур... Шулай икән, кыз килеш кит.
А.Гыйләҗев
6) кызым тартымлы формада Өлкән яшь тәге кешенең кызы булырлык
яшь хатын кызга иркәләп эндәшү сүзе. Гарифә кызым, минем казан
астын гына кереп караштыра тор әле, әз генә ятып алмакчы булам,
бер генә дә хәлем юк.
Ә.Еники. [Миңлекамал:] Ни булды, бабай?
[Шәвәли:] Әй кызым, кызым, картлык шатлык түгел дип, белми
әйтмәгәннәр икән шул ---.
С.Поварисов
// кызлар күплек санда «Иптәшләр», «дуслар» мәгънәсендә үзара эндәшү
сүзе. Ул учак янында гитарага җырлап утырулар дисеңме, ул
биюләр, ул сөйләшүләр... шундый романтика анда, кызлар, шундый
романтика!!!
Х.Ширмән. Өстәлләрне күрсәгез, кызлар, исегез
китәр!
Безнең гәҗит
7) иск. сөйл. Фахишә, бозык, уйнаш чы хатын. Җиңгәчинең төне буе
бар кызлары Хаҗи байны сый итәләр төрлечә.
Г.Тукай. Бай
абзыйның акчасы күп, Рәхәт тора кызлар кочып.
Н.Исән бәт //
Сөяркә. Байлар эчәләр, тарталар, карта уйныйлар, бишәр җирдә
матур кыз асрыйлар.
Г.Ибраһимов. [Хан]
--- гәрчә хатыны ханбикәне яратса да, читтә кызлар асрый иде.

М.Хә бибуллин
8) күчерелмә мәгънәдә Үз ишенә, үз даирәсенә хас сыйфатларга ия буларак хатын
кыз.
Һәйкәл куям шигъри гөлләр бостанымда Милләтемнең ир йөрәкле
кызларына.


С.Әхмәтҗанова. Син башында егерменче йөзнең, Ә мин менә егерме
берендә – Ике чор һәм ике халык кызы Язмышларның уртак
элмәгендә.
К.Булатова
message-reply
1. Хатын-кыз җенесеннəн булган бала. с. Хатын-кыз җенесеннəн булган
(кыз кардəше) 2. Хатын-кыз җенесеннəн булган һəм җенси яктан өлгергəн,
кияүгə чыкмаган кеше; җиткəн кыз 3. Кияүгə чыгучы кыз 4. сөйл. Фахишə, бозык
хатын. Сөяркə
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “кыз” in Tatar language – 1) Хатын кыз җенесендәге бала. Кечкенә к...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кыз"?
Ask a question if something is not clear about the word "кыз".