TatarTatar

Definition of кыен – Tatar explanatory dictionary

kıyın

кыен (original transcription)

kyien (english transcription)

с. 1. 1) Башкару, үтәп чыгу өчен көч, тырышлык һәм зур
хезмәт сорый торган. Бик беләмен: хәреф тезүкыен бер эш, Кыен
эшләр җиңеләя, булсаң тырыш.
Ш.Бабич. Күп разведкаларда
аеруча кыен заданиеләрне Попов үти.
Ә.Айдар. Әйе, кеше булып
туган кешегә бөтен гомере буе кеше булып калу һәм, ниһаять, кеше
булып дөньядан китү – шактый кыен эш.
Ф.Шәфигуллин
2) Аңлау, төшенү яисә чишү өчен зур акыл көче, зиһен сорый торган.
Бүген мин әллә нинди саташулы бер кыен йокы эчендә начар
төшләр күрдем.
Х.Сарьян. Кыен мәсьәлә
3) Җайсыз, читен, уңайсыз, ипсез. Буш арбаны икәүләп тартып
баруы кыен гына ул.
И.Сирматов. Мостафин ике ут арасында калган
кебек иде --- һәм ул шушы кыен хәлдән чыгу өчен тиз-тиз сөйләргә
тотынды.
Х.Камалов. Болар барысы да мине бик кыен хәлгә куйды.
М.Вәлиев. Без монда шактый кыен хәлдә калдык бит әле. Ф.Галиев
4) Авырлык, кайгы хәсрәт, мохтаҗ лыклардан гыйбарәт. Дөнья
булгач, төрле хәлләр була, Аерылудан кыен хәлләр юк.
Җыр.
Сугыштан соң бөтенебез өчен Кыен иде, белә бер Ходай.
Г.Сәгыйров
5) Шартлары уңайсыз, мөмкинлек ләре чикләнгән; кулай түгел,
читен. Урманнар, сазлар, таулар һәм исәпсезхисапсыз күлләр,
елгалар белән капланган Карелия җире сугыш операцияләре алып
бару өчен иң кыен урыннарның берсе санала.
Г.Әпсәләмов
2. и. мәгъ. Авырлык, читенлек, кыенлык. Бала чакта Йосыф бер
төш күргән иде --- аннары күп кайгы-хәсрәт чиккән иде – төрле-
төрле кыеннарга тарып имди.
Кол Гали. Бер куәтләү сүзе Илнең
миңа Йөз кыенны җиңәремә терәк.
Ф.Галиев. Белегез: хатын-кыз-
лар кыен килгәндә җебеп төшкән ирләрен аямыйлар, кичермиләр,
йомшаклыкны гафу итмиләр.
А.Гыйләҗев.
Аның ни кыены булсын! А.Иванов

3. хәб. сүз функ. Авыр, читен. Кыен миңа: сүнми йөрәгемдә
ялкыннары үткән назларның.
Г.Сәгыйров. Кешегә үз асылыңны
аңлату кыен шул.
Н.Гыймат динова. Бу аның чын исемеме, юкмы –
әйтүе кыен.
Г.Әпсәләмов
Кыен ашау Кыйналу, җәберсе телү; авырлыкка дучар булу. Ләкин
ул [Сабира] тыела алмады, иреннән ашаган кыеннарын, әрнүләрен
башкалар өстенә түгә торган булды.
Г.Ибраһи мов. Тотсалар –
[балалар] кыен ашадылар, тотмасалар – шатландылар.
Г.Кашапов.
Шуның аркасында [Йомабикә] иреннән яхшы сүз ишетмәде,
гомере буе кыен ашады.
Я.Зәнкиев. Никадәр кыен ашасам да,
яшьли буразна арасына тәгәрәп керсәм дә, мин – күңелемә авыл
турында олы уйлар төяп, олы юлга чыккан кеше.
А.Гый ләҗев.
Кыенга туры килү Башкарып чыгуы авыр булу, читенгә әйләнү.
Ярдәмчесез кыенга туры килә бит. А.Иванов. Балаларны укырга
йөртү генә кыенга туры килер иде килүен, чөнки станциядән
шәһәргә тикле ара – егерме миль.
А.Тимергалин. Кыен күрү кара
кыен ашау

1. Башкару, үтəү өчен зур көч, тырышлык һəм хезмəт сорый торган.
Аңлау, чишү өчен зур акыл көче сорый торган 2. Кыенлык -Авырлык, кыенлык,
мохтаҗлыклар белəн тулы, авырлыкларны үз эченə алган; мохтаҗлыклар һəм
кайгылары күп. Четерекле, авыр, читен, уңайсыз 3. Шартлары уңайсыз; кулай
түгел 4. и. Авырлык, читенлек, кыенлык. Кыйналу, җəза алу