TatarTatar

Definition of курку – Tatar explanatory dictionary

kurku

курку (original transcription)

kurku (english transcription)

1) Берәр нәрсә алдында көчсезлек, ярдәмсезлек кебек
уй хисләр кичерү. Ә гөнаһтан курка белү кирәк, Кача белү кирәк
гөнаһтан.
К.Бу латова. Курка икән, димәк ки, үзенең хак түгеллеген
чамалый.
А.Гыйләҗев. Батыр була алмый батыр, Курыкмаса әгәр –
башсызланып башын сала Батырлыкка кадәр.
М.Әгъләмов
2) Билгеле бер нәрсәдән шикләнү, сагаю, борчылу. Кот очу, курку,
шөлләү кебек хисләр юк иде күңелдә.
Т.Гали уллин. Малайлар, сулыш
та алмыйча, ни буласын көтәләр. Миңнәхмәт бабай куркырмы,
юкмы?
Р.Хафизова
3) Билгеле бер эшкә алынырга кыю лык җитмәү, батырчылык
күрсәтмәү. Курыксаң, әйтмә сүзеңне, Әйтсәң, кыю тот үзеңне.
Ә.Синугыл Куганаклы
4) Билгеле бер шартларда чыдамау (үсемлекләр һ.б.ш. тур.).
Помидор үсентесе язгы кыраудан курка
Курка торган (куркыр) күлмәк тузган Һич тә курыкмауны
белдерә. [Җәмилә:] Җангали ханнан курка торган күлмәгеңне
туздырдың түгелме инде, Сөембикә ахирәтем?
М.Хәби буллин.
Курыкканга куш күренү Бик каты куркудан нәрсәдер чынбарлыктан
артыграк тоелу. [Кенәз] Берара үтүгә, артына әйләнеп карады,
курыкканга куш күрендеме, аның артыннан кемдер килә кебек иде.

М.Хәбибуллин

Курка калу Бераз куркуга төшү, шикләнү. Кәримә курка калды, аяк
буыннары капылт йомшарып, тез астының хәле киткәндәй булды.

З.Хөснияр. Мин тагын да ныграк курка калдым. Ф.Яхин. Кинәт
каршыма [поши] килеп чыккач, мин дә курка калдым.

М.Хәбибуллин. Биредә сорашынсам, курка калган дип уйлаулары
бар.
Р.Төх фәтуллин
Курка төшү Бераз курку. Солтан, курка төшеп, Зиннурның
җыерчыклы кабаклары арасында хәйләкәр ялтыраган соры
күзләренә карады.
А.Расих Куркып бетү Бик каты курку, тәмам
куркуга бирешү. Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышы елларында
төрле серле кораллар куллану ихтималыннан куркып беткән
солдатлар күктә очкан пәрәвезне агулый торган матдәләрнең бер
төре дип кабул иткәннәр.
Кызык
лар дөньясында
Куркып йөрү Озак вакытлардан бирле курку. Түрәләрдән курку,
судтан курку Ана сөте белән сеңгән кебек. Адәм балалары бу
дөньяга Куркып йөрер өчен килгән кебек.
Г.Афзал. Сүз кату түгел,
туры карарга да куркып йөрим мин аңа.
Г.Гыйльманов
Куркып калу Ниндидер сәбәптән соң курка торганга әйләнү. Дәррәү
кабынган авыру ханымнан куркып калган врач кыз ачкыч тишегенә
сыярлык булып бөрешеп калды.
М.Галиев. Кичер, әнкәй! Өметеңне
Синең аклый алмадым. Куркып калдым. Бүреләрдән Сине яклый
алмадым.
Ф.Яруллин. Кайбер егетләр мондый чакта югалып, хәтта
куркып кала.
М.Маликова
Куркып китү Кинәт, көтмәгәндә курку. Аның тагы йөрәге куркып
китте.
Г.Исхакый. [Фәрхинур] Әйтмәгән идем, әйтим: синең белән
сәхнәдә уйнаганда, кинәт кенә мин сине танымый башлыйм:
бөтенләй бүтән буласың да алдыма килә башлыйсың. Валлаһи,
куркып китәм.
Н.Исәнбәт. Куркып киттем. Әмма Фазыйлә апа
мине ничектер йомшак һәм җылы итеп кочты ки, мин эредем.

Ф.Яхин
Куркып кую Аз гына вакытка, беразга гына курку хисе тою.
[Чикерткә] Әллә ташлап качтымы дип, бик бор-

чылып куркып та куя. Ә.Еники. «Ә шушында батсам?» – дип
куркып куя ул.
М.Мәһдиев. «Хәлсезлектән бөтенләй арындым шикелле
тоелган иде бит», – дип куркып куйды ул [Разия].
М.Юныс Куркып
тору
Гел курку; күпмедер вакыт курку; әле, хәзерге вакытта, сөй ләп
торганда курку кичерү. – Дөрест, гыйлем шәп инде үзендә: бөтен
тирәяк мулласы үзеннән куркып тора, – диде дә, мужик та зур
иттереп сулады.
Г.Исхакый. Кенәгинә каршына җилтерәтеп
китерелүнең сәбәбен белмәгән Федот агарынып калган, әле берсенә,
әле икенчесенә мөрәҗәгать итмәкче, әмма кыймый, авызын ачарга
куркып тора иде.
М.Хәбибуллин.
«Үзем дә шуннан куркып торам әле», – дип, Бүре Госманы авылга
таба китеп барды.
И.Сирматов
Куркып утыру кара куркып тору. [Әнисә:] Нишли алар анда?
[Кәримҗан:] Куркып утыралар.
А.Гыйләҗев.
--- Мөдир абзый селкенергә дә куркып утыра иде. И.Сирматов
Куркып яту кара куркып тору

Берәр нәрсә алдында
көчсез, ярдәмсез булудан, я шулай дип уйлаудан, шикләнүдән туган
рухи физиологик халәт. Минем күңелемдә әллә нинди курку, үз-үзенең
гаебен белү хисе уянды.
Г.Исхакый. Канга гына түгел, җанга сеңгән
Курку, үз-үзеңә цензорлык.
И.Юзеев. Шул мәхшәрләр исеңдәме,
Мөҗәй? Курку безне, ай-һай, талкыды!
Зөлфәт
Курку белмәс Бернидән дә курыкмый торган, йөрәкле; батыр.
Кур куга бату Бик каты курку. Куркуга бирелү Курку хисе
кичерү. Куркуга калу кара куркуга бирелү. Елена Глинская кайчан
уйлана-уйлана да тәмам куркуга кала.
М.Хәбибуллин. Куркуга салу
Куркыту; күңелгә шом салу. Бөек кенәгинәнең бу фәрманы
боярларны куркуга салды.
М.Хәбибуллин. Кур куга төшү кара
куркуга бирелү. Моны һич тә көтмәгән фашистлар куркуга
төшкәннәр ---.
Р.Мостафин. Курык канга – куш кара куш күренү.
Бәлки, ул кадәр озак та булмагандыр, «курыкканга – куш,
койрыгы белән биш»
дигәндәй, каршы яклар бер-берсен сы-

ныйлар иде. Г.Ахунов. Курыкканга – куш дигәнең шушы була
торгандыр, мөгаен.
М.Әмирханов

(КУРКУЛЫ) (КУРКУСЫЗ) (КУРКЫТУ) 1. Хəвеф-хəтəр алдында
көчсезлек, ярдəмсезлек тойгысына бирелү. Хəвеф-хəтəрдəн яки берəр
кыенлыктан качарга омтылу хисе. Хəвефлəнү, борчылу, шиклəнү 2. Бертөрле
шартларга чыдамау (дымнан курка торган)