Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“күп” – Tatar explanatory dictionary

küp
күп (Cyrillic)
күп
message-reply
рәвеш
1. 1) Шактый санда, байтак санда; саны ягыннан аз түгел,
ишле; киресе: аз . Дуслары һәм укучылары күп иде аның... Г.Садә. Ул
алып кайткан дәфтәрне Өлфәт: --- – Быел күп калмады инде,
дүртенчедә башлармын, – дип, ераккарак җыеп куйды.
Г.Сабитов.
Дәвам итүче үзгәрүчәнлек һәм сайлап үткәрелә торган затларның
саны күп булу ясалма сайланышка ярдәм итә.
Дарвинизм нигезләре
2) Микъдары ягыннан гадәттәгедән артык яки артыграк. Сукырлар –
гаҗәп кызык халык, бөтенләй бүтән дөнья, аларга көн дә бер, төн
дә бер, дип, мавыктыргыч итеп, күп тапкырлар сөйләгәне бар иде
аның.
М.Галиев. Болар аркасында килгән зыян каравылчы тоткан
чыгымга караганда күп тапкыр ким.
Ә.Моталлапов
3) Чамадан тыш, тиешеннән артык. Күп хыялландым инде мин матур
тормыш, олы бәхет турында.
Ф.Яруллин. Аннан, барысы да иркен
сулыш алгач, бу хакта күп сөйләнеп йөрмәскә булдылар.
Н.Хәсәнов.
Бик үткен һәм күп сөйләшүчән булгач, Равил аны алдагы рәтләрнең
берсендә утыра булырга тиеш дип уйлаган иде ---.
В.Нуруллин
4) Шактый озак. Чит җирләрдә бик күп йөрдем, Белә алмадым
хәлеңне.
Җыр. Мирза гомеренең күп өлешен Азиядә үткәрде.
Ә.Моталлапов. Кырлы стаканга салынган су кайнап чыксын өчен күп
кирәкми.
Р.Мөхәммәдиев
5) Бик, нык, ифрат дәрәҗәдә. Кунак, кымыздан авыз итә биреп, ерак
җирләрдә бу йортны сагынып күп кайгырганын сөйләде.

Г.Ибраһимов
6) сөйләм телендә Сыйфатлар алдыннан килеп, билгенең артык булуын
белдерә. Ул мин сөйләгәнгә караганда бик күп матуррак иде.
А.Шамов. Тормыш юлы кыска булды, дөрес, Иҗат чоры аннан күп
кыска.
З.Мансур
2. с. мәгъ. 1) Саны ягыннан шактый, ишле. Ләкин әдәбият
укытучыбызның дәресне күңелле итеп алып баруы аркасында, күп
кенә әсәрләр белән танышырга өлгергән идем.
Г.Камал
2) Зур, шактый зур (микъдары,
күләме һ.б.ш. яклары). Ләкин имгәнгәннән соң озак вакыт үткән,
шун-


лыктан, исән калган нерв күзәнәкләрен кабат эшләтә башлау өчен,
күп тырышлык куярга кирәк булачак.
Ф.Ярул лин. Бүлеккә
Фәридәнең дә бик күп ярдәме тиде

3) -лы кушымчалы исемнәр алдыннан килә һәм «берничә» яисә
«саны ягыннан шактый» дигән мәгънәне аң латып, кушма сүз ясый.
Шул хәтлек күп санда төзелгән җилкәнле, күп ишкәкле, палубалы,
пушкалар куярга җайланган кораблар кая булганнар соң?

З.Зәйнуллин. Гүзәлия Шакирова Азнакай шәһәренең яшелләндерү
һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү оешмасында
хезмәт куйган.
Ирек мәйданы
3. хәбәр функциясендә Күплекне, күп булуны белдерә. Чибәрләр күп, Җан
сөйгәнем бер генә.
З.Мансур. Сөт, кабак, бәрәңге, әтәчтән башка да
мактанырлык нәрсәләр күп әле авылымда.
И.Юзеев
4. күпләр и. мәгъ. Күп кешеләр. Алай санасаң, күпләр күпләргә
бурычлы инде. --- Алар да түләргә тиеш.
Р.Ай затуллин. Дуслары һәм
укучылары күп иде аның... Дөресен әйтик, аларның да күпләре Сарьян
кебек бакый дөньяга күчте, сирәгәйде.
Г.Садә. Нәҗмиев күпләр
белән кул биреп күреште ---.
Ф.Садриев
Күп беләмлек (дәгъвасы , чире ) Кемнең дә булса үзен бик
белдекле санавы. Бигрәк тә аның артык иркәләнүләре,
мактанчыклыгы һәм бөтен кешедән күп беләмлек дәгъвасында
булуы Хөснуллага һич тә ошамый иде.
Ш.Камал. Күп булса Иң күп
дип исәпләгәндә, иң күп дигәндә. Күп булса ике метр чамасы ара
булгандыр, шылт иткән аваз да юк, тик утырабыз.

Р.Мөхәммәдиев. Күп дигәндә кара күп булса. Бу [фәнни] нигез – әле
гектарыннан күп дигәндә утыз центнер ашлык чыккан җирләрдән
иллене, алтмышны үстерү дигән сүз.
Х.Сарь ян. Күпкә китү Арту,
артып китү, чамадан чыгу. Туган көннәр, төрле бәйрәмнәр күпкә
китә башлады.
Ә.Мо таллапов. Кыстаулар күпкә китә башлагач,
ул яңак астындагы бизләрен тотып: – Минем ангина бизләрем бар,
әчкелтем нәрсәләрне яратмый, –


диде. Ф.Яруллин. Сүз болай да күпкә киткән иде. Х.Сарьян. Күпне
белү
Нәрсә белән дә булса кирәгеннән артык кызыксыну. Аның бу
торышы миңа:
«Юк инде, күпне белсәгез, тиз картаясыз!» – дип әйтә иде кебек.

Ә.Еники. Күпне кичерү кара күпне күрү . Үз гомерендә күпне
кичергән Хикмәт бик тетрәндергеч минутларда да йөрәген таш
белән бастырырга күнеккән ---.
М.Галиев. Күпне куу Күп нәрсәләргә
ия булырга омтылу яки нинди дә булса максатка ирешергә тырышу.
Күпне куган кешенең эше һич бетмәс. Мәкаль. Күпне күргән 1)
Күпне кичергән, тормыш тәҗрибәсе зур булган. Март ишектән
бактырыр, сәнәк-көрәк яктырыр, диләр күпне күргән картлар.

К.Тәхау. Күпне күргән Хикмәтулла өчен менә шушы минуттагы
җанга якын тынлык --- артык бәхет булып тоела иде.
М.Галиев.
Күпне күргән кеше булуына карамастан, директорны әлеге сорау
уңайсыз хәлдә калдыра язды.
Р.Мө хәммәдиев; 2) Таушалган, тузган;
иске. Күпне күргән, җил-яңгырда төсләре уңып беткән вагоннарга
төяделәр дә аларны Мәскәү – Смоленск юнәлешенә таба алып
киттеләр.
Р.Низамиев. Күпне күргән, күпне кичергән кара күпне
күргән
(2 мәгъ.). Ул сөйли, ә син күпне күргән, күпне кичергән бу
тылсым иясенең авызына карыйсың да аның сихри сөйләме артыннан
иярәсең.
И.Юзеев. Күпне күрү Бөтен ваклык ларга, әһәмияте
булмаган нәрсәләргә дә игътибар итү. – Маңгай бөдрәләрең күлмәк
ямауларың, чабата мыекларың белән бик пар килгән. – Сәкинә
Сәхиягә берәр нәрсә белән тондыра. – Күпне күрсәң, мә сиңа!

Ф.Яруллин. Күп сора мау Уйламыйча, үзе теләгәнчә эшләү. Мин,
мөгезсез сыер кебек, алдын-артын уйламыйча, үз советыбызга
барырга да күп сорамас идем, азактан ни буласын белгән юк ич.

К.Тимбикова. [Дөнья дигәнең] карышып, тезгенен тарткалый
башласаң, бер читкә селтәп, авызборыныңны җимерергә дә күп
сорамый икән кайчакта.
В.Нуруллин. Күп сулар агу Күп вакыт узу.
[Банаев:] Яшермим: ул вакыт мин чехлар яклы идем... Ләкин,
әфәндем, аннан бирле күп су-


лар акты. Г.Ибраһимов. Күп сүзле Күп сөйли торган, сөйләмчәк.
Марина Викторовна күп сүзле, шат күңелле кеше күренә.
Ф.Яруллин. Күптән тү гел Әле генә, моннан аз гына вакыт элек.
Күптән түгел Г.Ахуновның «Хуҗалар» исемле яңа әсәре басылып
чыкты.
Х.Сарьян. Күптән түгел генә аның яңа повесте – «Бер
ананың биш улы» басылып чыккан иде.
М.Галиев.
--- священник – яшь кенә юаш егет – күптән түгел семинарий
бетергән булса кирәк, кунак бүлмәсенең ишеге төбендәге урындык
читенә генә утырган.
И.Тургенев. Күп тә үтми Тиздән, тиз арада;
озакламый. Шуннан, күп тә үтми, яраланган Гарәфине яңадан авы-
лына кайтарып җибәрәләр.
Г.Әпсәлә мов. Күп тә үтмәс, ана тургай
оя корыр.
К.Тәхау. Күп тә үтмәде кара күп тә үтми . Күп тә үтмәде,
самолётларга тагылган ефәк арканны сузып, планерларга
беркеттеләр.
М.Галиев. Күп тә үтмәде, берничә малай йортлар ида-
рәсеннән озын баскыч сөйрәп китерделәр.
Ф.Яруллин. Күп тә
үтмәде, әнисе урынга егылды.
Г.Әдһәм. Күп уйлап тормау Озак
уйлап тормыйча, шунда ук, икеләнмичә эш итү. Күп уйлап тормый,
агач башына менеп китә.
М.Фәй зи. Күп чәйнәлгән Бик күп
сөйләнеп, бик күп мәртәбәләр кулланылып, үзе нең тәэсирлелеген
югалткан (тәгъбир, сүз, фикер һ.б. тур.). Күп яшә! Берәр тантанада,
мәҗлестә һ.б.ш. очракларда озын гомер теләүне белдерә. [Бураш:]
Рәхмәт, егет, күп яшә!
М.Җәлил
message-reply
кисәкчә, диалекталь сүз
Кайбер сыйфатлар белән артыклык дәрәҗәсе ясый.
Кәрим яклы булып ялган шаһитлык биргән иярченнәренең йөзләре
күп-күмгәк булып, тораташ булып каттылар.
Г.Ка мал. Аның ярасы
күп-күмгәк булып беленеп торса да, хәзер караңгыда бернәрсә дә
күренми иде.
А.Шамов. [Чечекәй әби:] Ят, ял ит. Күп-күмгәк булып
өшеп беткәнсең ич.
Т.Таһиров
message-reply
1. Шактый санда, ишле; киресе - аз 2. Микъдары ягыннан чамадан тыш,
гадəттəгедəн артык. Зур 3. Озак
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “күп” in Tatar language – 1. 1) Шактый санда, байтак санда; саны я...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "күп"?
Ask a question if something is not clear about the word "күп".