Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“киләчәк” – Tatar explanatory dictionary

kiläçäk
киләчәк (Cyrillic)
сыйфат
1. 1) Киләсе, алга таба буласы; хәзергедән соң буласы
(көннәр, айлар, еллар һ.б.ш.). Нинди бәхетле! Мин үземнең киләчәк
тормышымны күрәм.
Г.Кутуй. Муса Җәлил --- изге теләкләрен,
рухи-фәлсәфи эзләнүләрен нечкә тоемлы нәфис шигъри әсәрләрендә
халкына, киләчәк буыннарга васыять итеп калдырган, киләчәк һәм
үткән гасырларның бөек шагыйре.
Т.Галиуллин
2) Алда, моннан соң яшәячәк (кеше, буын һ.б.ш.). Киләчәк буыннар
өчен искитмәле яхшы бер истәлек булыр ул [шәҗәрә]!
Ш.Мостафин
2. и. мәгъ. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса алдагы тормышы,
язмышы. Газиз җирем, синең халкың яши Бәхет теләп киләчәгенә.
Р.Зәйнетдин. Киләчәккә этәрердәй бер дәртле, куәтле рухта
җырыбыз юк, гел төшенкелек,
өметсезлек кенә анда чагыла.
М.Миначев. Киләчәгең тагы да матур булсын.
В.Хәйдәрова
2) Киләсе, алда була торган (вакыт тур.). Ялваралар алар Киләчәккә:
«Тылсым куәсе бир халкыма: Суга төшкәч – суда батмасачы,
Янмасачы – кергәч ялкынга!..»
Зөлфәт
3) күчерелмә мәгънәдә Алдагы көннәрдә булачак уңышлар; перспектива, карьера.
Киләчәгең алдан күренеп торган Укытучы булып уйный идең бит.
Р.Зәйнетдин
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “киләчәк” in Tatar language – 1. 1) Киләсе, алга таба буласы; хәзергед...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "киләчәк"?
Ask a question if something is not clear about the word "киләчәк".