TatarTatar

Definition of ишү – Tatar explanatory dictionary

işü

ишү (original transcription)

ishu (english transcription)

1. 1) Өелеп, оешып тор ган яки төзеп корып куелган нәрсә ләрне
таркатып җимерү, аудару. Балачагалар тезелешеп йоклаган урын-җир өстенә
сандык өстенә өеп куелган юрган, мендәр, ястык, киез ише нәрсәләр дә ишеп
төшерелгән.
М.Хәсәнов. Баш күтәрүчеләрне тәмам буйсындыру нияте белән,
Александр бөяне ишеп, суны агызырга куша.
А.Муранов
2) күч. мыск. Билгеле бер эшкә то тынып та аны башкарып чыкмау, эшне бозу.
Абрар сүзен очлап үз урынына үткәндә, иптәшләре чәнчештергәләп
калдылар аны артыннан: – Ну-у, бирдең дә соң!.. Иштең...
М.Хәсәнов.
«--- анда халык җыелган. Мин күз генә салдым да шунда ук синең янга
чаптым...» – «Ишкәнсең, – дим мин, канәгатьсезлегемне белдереп. ---».

Ф.Галиев // Бернәрсә дә эшли алмау, бернинди эш тә чыгара алмау. Теге ел-

ларны авылда калсак, ишәр идең инде. Р.Төхфәтуллин
3) күч. гади с. Кыйнау. Ничек булса да бер төрмәдән чыксак, --- Семёнов
--- Анненковларның кабыргаларын ишәрбез!
И.Туктаров. Клуб артында
--- китте сугыш, китте сугыш... Хәтерлисеңдер инде: иштек сезнең буынны
ул көнне!
М.Галиев. – Маташтырма! Кайнаштырма, ләгыйнь! – дигән дә
робот әти кешене чыбык белән туйганчы ишкән.
Мәдәни җомга
4) күч. гади с. Көчле, коеп яву. Самолёт төшәм дигәндә генә, төрекмән бүреге
хәтле генә болыт килде дә Эзи өстенә эленмәсме! Коеп яварга то-
тынмасынмы! Ишә генә!
А.Гыйләҗев. Март башларында карны иштеләр генә күк
кәнсәләрендәгеләр.
Ф.Шәфигуллин
5) күч. гади с. Күп итеп алу. Әнә минем малай Чаллыда ишә генә акчаны.
М.Галиев
6) күч. гади с. Нәрсәнедер чамасыз күп итеп башкару. Канәгать, көне буе ашамый
ураза тотуның үчен алып, карыны бүлтәеп чыкканчы иште ул кара ипи белән
солы кесәлен. Мөмкин булганда нигә ишмәскә?
А.Хәлим. – Сөбханалла,
елмаясың, кызым, – диде Мәйсәрә. – Мәрхүмә әбием әйтмешли, иштең йокы
кибәнен.
Н.Гыйматдинова
7) күчерелмә мәгънәдә Өстән күп булып таралып төшү. Аны-моны уйламастан, чәчемне
күкрәгемә ишеп төшердем дә түбәнгә тәгәрәдем.
Р. Н.Гүнтәкин
8) күчерелмә мәгънәдә Уйлау, фикер йөртү. Билләһи, дурак түгел син, әй, Дмитрий. Без икебез дә
бер юнәлештәрәк ишәбез төсле.
З.Фәтхетдинов
10) Тоташ томалау, каплап алу. Бу да дөньяларның хәсрәтеннән Ике күзем
генәмне кан ишкән.
Җыр
2. ишеп, ишеп-ишеп рәв. мәгъ. Күп булып, мул итеп. --- кинәт гарасат
купкандай, күкрәп-яшенләп яңгыр килгән, ди, дә, бөтен дөньяны иңләп, ишеп-
ишеп яварга да тотынган, ди...
Ә.Еники. Аннан ишеп-ишеп яңгыр коярга
тотынды.
Д.Гайнетдинова. Урамда ишеп-ишеп кар ява. Р.Вәлиев
Ишкәнсең икән кара ишкәнсең (иштең) ишәк чумарын (ишек бавын).
Ә мин бөтен гомеремне харап

иттем, авырга уздым... Фатыйха:
– Ишкәнсең икән! – дип, шелтә һәм әр белән бәрелде.
Х.Сафина. Ишкәнсең икән
шул арыш шишарасын
кара ишкәнсең (иштең) ишәк чумарын (ишек бавын).
Ишкәнсең (иштең ) ишәк чумарын (ишек бавын ) сөйләм телендә 1) Күп көч куеп, бик
тырышып та эшен яки тапшы рылган бурычын үти алмаучыга әйтелә. Киңәшмәдән
чыккач та, Мөнир мине бер кырыйга чакырып алды: – Иштең ишәк чумарын,
тәнкыйтьләдең! Бүлек данын саклый, имеш!
З.Вәли. – Батыр булу кызлар эше
түгел, егетләр эше. Һи, иштең ишәк чумарын, – дип, Тәүгиз, кызны ирештергән
кебек, иреннәрен чалшайткалап куйды.
Х.Камалов. Хатын кеше янә элеккеге
кыяфәтенә кайтты да куйды: – Нәрсә? Базага, дидеңме? Ишкәнсең икән,
алайса, ишәк чумарын.
М.Хәсәнов; 2) Куелган максатның асы лын аңламыйча
эшләүче кешегә карата әйтелә. – Иштең ишәк чумарын, Әсгать энем. Юк инде, ---
Нерон белән Цезарьны бутый башлагач, булмады бу, – диде Хөрмәтша агай.

Ф.Шәфигуллин. – Иштең ишәк чумарын, – диде дустым,
--- иреннәрен кыйшатып, – «Идегәй» дастаны белән таныш түгелме әллә
син?
М.Әмирханов. Иштең инде арыш салмасын (чумарын ) кара ишкәнсең
(иштең) ишәк чумарын (ишек бавын)
. [Гыймади:] Тарт, тарт, карчык
(аягыннан читек тарттыра. Читек кинәт чыгып, Гыймади егылып төшә).
Иштең инде арыш чумарын!
К.Әмири. Иштең арыш чумарын! Малай өчен өйгә
учитель йөртергәме?
Г.Әпсәләмов. Иштең йокы кибәнен Озак йоклау. –
Сөбханалла, елмаясың, кызым, – диде Мәйсәрә. – Мәрхүмә әбием әйтмешли,
иштең йокы кибәнен.
Н.Гыйматдинова
Ишә башлау Ишәргә тотыну.
--- әрҗәне саклык белән генә «кабергә» төшерде дә, өстенә такталар тезеп,
көрәк белән балчыкны ишә башлады.
С.Поварисов
Ишеп ату кара ишеп ташлау. Ольга торып басты, диңгез җиле аның ал-
тынсу-аксыл чәчләрен печән кибәнедәй ишеп атты ---.
Р.Сибат
Ишеп бетерү Тулысынча ишү; ба рысын да ишү. --- мал-туарга хуҗа

табылмады, көтү чыкса чыга, чыкмаса, сыер-сарыклар уҗымны таптыйлар,
печән кибәннәрен ишеп бетерәлер.
А.Гыйләҗев. Стенаның өске өлешен дә ишеп
бетерә иде – көчкә туктаттылар.
М.Галиев
Ишеп җибәрү Кинәт ишү. Чүмәләне ишеп җибәрү
Ишеп кую Алдан ишү; ишелгән хәлгә китереп калдыру. Капларны ишеп
кую

Ишеп ташлау Тиз тиз ишү; кинәт ишү. Алтынчәч, тезләрен бөгә төшеп, кайнар
комнан таучыклар ясый, аннары аларны ишеп ташлый.
М.Мали кова.
Ремонтларга ярамый бу бинаны. Аны ишеп ташларга гына кирәк.
Т.Миңнуллин
Ишеп тору Ниндидер вакыт дә вамында ишү; бертуктаусыз ишү

Бауны, җепне яки җеп сыман нәрсәне нык булсын өчен бер ничә
катлы итеп үрү. Әсирлеккә дә эләктем, аркан да ишәм. Станокта аркан ишү
миңа таныш иде үзе.
М.Әмир ханов. Йөгереп уйнарга ярамаганлыктан,
Рәйхана бәләкәйдән үк өй тирәсендә чуалды: шәл бәйләде, чабата үрде,
юкәдән баулар иште.
З.Зәйнул лин. Шәвәлиевнең куллары калтырый,
бармакларын ул кая куярга белми, берберсе белән аралаштыра, бау ишкәндәй
ишә, кыса, боргалый иде.
Ф.Садриев
Ишә башлау Ишәргә керешү. Ул арада Сәгыйдулла уклау юанлыгы торбаны
бау кебек ишә башлады.
Ф.Баттал Ишеп бетерү Ахырга кадәр ишү.
– Арканыңны кайчан ишеп бетерәсең инде? – дим, эчем поша башлагач. М.Кә
рим. Шушы тойгылар әледән-әле йокыдан уяталар, ул әйләнә-тулгана җәй-
мәсен, одеялын бау кебек ишеп бетерә, бер рәхәтләнеп еласам, җиңеләеп калыр
идем, ди, әмма елый алмый.
Ф.Садриев
Ишеп кую Алдан ишү
Ишеп тору 1) Даими рәвештә ишү
2) Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында ишү. Кара Йомагылның кысык
күзләре кинәт зураеп китте дә ниндидер тылсымлы нур чәчә башлады. Нур
тәүдә аның итләч йөзенә таралды, аннан соң ул ишеп торган аркан буйлап
йөгерде.
М.Кәрим

1) Көймәне, корабны хәрәкәткә китерү максатыннан ишкәк,
тәгәрмәч калаклары белән суны этәрү. Океан – дөнья йөзендәге иң зур төрмә ул,
ялгызак төрмәсе, мин ирекле баштан шуның тоткыны идем һәм тәүлегенә
унбишәр сәгать ишәргә мәҗбүр ителдем.
А.Гыйләҗев. [Мәрдән абзый] Көй-
мәсен этеп җибәрде дә, сикереп кереп, тиз генә ишкәкләрен киертте һәм
шаулап килгән ак башлы дулкыннарга каршы каерып-каерып ишә башлады.

Г.Гобәй. Каһир белән Ильяс бер көймәдә йөзәләр. Әнә Каһир Ильяска каршы
утырган да җәһәт кенә ишә.
К.Латыйп
// Аяк, кул, тәпи яки берәр яссы нәрсә белән суда гәүдәне хәрәкәткә китерү.
[Кариле егете белән] Бәхилләштем дә
--- суга кереп киттем. Төенчекне уң кулыма алдым, сулы белән ишәм.
М.Мәһ
диев. Үрдәк бәпкәләре, тәпиләре белән ишеп, ярдан ерагайдылар
2) күчерелмә мәгънәдә Тормыш агымы кешене үзе теләмәгән якка алып китү. Шулай, ләкин
кирегә ишсә язмыш, Үлеп китсә хатын, күп тормый яңлыш.
Г.Тукай
Ишә башлау Ишәргә тотыну. Көймәчеләр, алты-җиде кеше алып, теге якка ишә
башладылар.
Р.Хәбибуллина. Вәли эре генә: – Күрерсез әле! – диде дә, артык
сөйләшеп тормыйча, елга уртасына таба ишә башлады.
Н.Фәттах. Прокофьев,
ишкәк очы белән этеп, көймәне кузгатты, ишә башлады.
Г.Әпсәләмов
Ишә бирү Бернигә карамыйча ишү; ишүен дәвам итү. Ильяс кошлар сизмәсен
өчен куе камышлыклар арасына яшеренергә дигән фикергә килде һәм
иптәшенә ишарә ясады. Каһир ишә бирде.
К.Латыйп
Ишеп алу Бераз, аз гына ишү
Ишеп карау Ишәргә тырышу. – Сәгыйть абый, – диде миңа сыеныбрак
Рузалия, – туктатыгыз әле, мин азрак ишеп карыйм. – Буйсындым. Рузалия,
кулларын төкрекләп, ишкәккә тотынды ---.
А.Гыйләҗев
Ишеп җибәрү Кинәт ишә башлау. Курыкма син бернидән, Ишеп җибәр кул
белән, Аягың күтәр җирдән, Кыю йөзәргә өйрән!
Ш.Маннур

#95454 most common word
https://speak.tatar