Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“иңсә” – Tatar explanatory dictionary

iñsä
иңсә (Cyrillic)
исем
1) Арканың иңбаштан һәм җилкәдән торган югары өлеше, ике иңбаш
арасы. Шунда Фарсил: – Кеше ялгышмый тормый, Сәмәт. Хатаңны аңлагансың
икән, молодец! – дип, Сәмәтнең иңсәсен кагып алды.
З.Фәйзи. Безнең ---
авылдашыбызның киң иңсәләрен киереп, бөркет карашларын еракларга текәп
төшкән рәсемнәрен газеталарга басып чыгарганнар.
Р.Фәизов
2) Киемнең шул турыдагы өлеше
3) кара иңбаш. Бик җаваплы заказлар гына кабул итә торган кисүчеләр
иңсәләренә үлчәүләрен салды ---.
Р.Мө хәммәдиев. Бервакыт алданрак барган
Кәримнең иңсәсенә ике чәүкә килеп кунды.
З.Фәйзи. Диләрә көзге каршына
басып бөтерелеп алды да иңсәсенә сумкасын асты.
Асылъяр
4) диалекталь сүз Башның арткы йомры өле ше, баш чүмече. Ике көн иңсәләрем чатнап,
хәтта намазга да чыга алмадым.
Ш.Камал
5) Кием элгеч, киергеч. Алинә, --- кыюлыгын җыеп пәрдәне ачып җибәрсә,
иңсәгә эленеп куелган үз күлмәген күреп шаккатты.
Х.Ширмәт
6) техника термины Рычагның (көянтәнең) терәк ноктасыннан алып, көч кую ноктасына кадәр
булган өлеше. Бораулау иңсәләре, олеин кислотасы, модификатор, --- кебек
продукцияләр илебездә бары тик


Татарстан предприятиеләрендә генә җитештерелә. Казан утлары
Иңсәләрен җыеру кара иңбашларын җыеру. Иңсәләрен сикертү кара
иңбашларын сикертү. – Син миңа бу хакта бер дә сөйләмәгән идең, – дип
ризасызлык белдереп, Наталья иңсәләрен сикертте ---.
Р.Мирхәйдәров.
– Сәер кеше бугай син, – дип, иңсәләрен сикертеп алды егет. Р.Мөхәммәдиев.
Казембек башын килешле итеп бер уңга, бер сулга ташлый-ташлый, иң-
сәләрен сикертеп, Сәидәгә таба килә иде.
А.Каһһар
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “иңсә” in Tatar language – 1) Арканың иңбаштан һәм җилкәдән торган...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "иңсә"?
Ask a question if something is not clear about the word "иңсә".