Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“иң” – Tatar explanatory dictionary

иң (Cyrillic)
ä äbise äçen onıgı qaderlese, tormışınnıñ yäme bulgan.
message-reply
Häyläkär Büreneñ kıska yuldan böten köçenä
message-reply
исем
1) Нәрсәнеңдер бер чи теннән икенче читенә кадәр булган ара; киңлек.
Рушад иңе бер генә метр булган тыкрыктан килә. М.Мәһдиев. Анда урын да
иркен. Каралты-кураларың белән теләсәң – буйга, теләсәң иңгә таба җәел.

Н.Гыйматдинова
2) Әйбернең киңлеге, аркылы үл чәме. Бар да искечә. Капкалар чүгеп,
ишегалды бераз тарайган сыман, --- алмагачлар иңгә киңәйгән, миләшләр
буйга күтәрелгән.
К.Кәримов. Иңен җөйләргә инә сапласам да, буен җөйләргә
инә сапласам да, шатлык-куанычлар теләп, үзем генә башкарыймсана.

Н.Гыйматдинова. Нәкъ ишек турында, түрдә көмешкә алтын белән йөгертеп
эшләнгән зур өстәл тора, кеше гәүдәсе биеклегендә, иңе өч терсәк булыр.

Мәдәни җомга
3) Арканың калак сөякләре туры сындагы киңәеп киткән өлеше; иң баш, ике
кулбаш арасы. Арслан тирән уйга бирелгән атлы булып, чалбарын киде,
күлмәген иңенә салды...
Р.Мөхәм мәдиев. Капкадан кызның ата-анасы чыкты,
сулкылдаудан иңнәре калтыраган кызны җитәкләп, ишегалдына таба
әйдәделәр.
М.Хәбибуллин.
--- төсле утлар балкышында дәртле музыкага иң уйнатып биегән ярым
шәрә кызлары белән кафелар рәте артта кала.
М.Галиев
4) күчерелмә мәгънәдә Өс; буй; җилкә. Ил язмышы ир иңендә. Әйтем. Кулың белән
эшләгәнне иңең белән күтәр.
Әйтем.
– Тссс! – диде Шәвәлиев, имән бармагын тырпайтып. – Әнә кара Әминәгә,
Нуриевка, Гомәровка, миңа... Һәрберебезнең иңенә мең төрле вазифа йөк-
ләнгән.
Ф.Садриев

Иң бирү Бер башы яки бер очы белән бер берсенә янәшә, берсе икен чесенә
терәлеп урнашкан булу. Колхоз идарәсе йортына иң биреп торган ашханә
янына берничә машина килеп туктады.
Ялкын. Иңгә басу кара иңгә төшү.
Монда һәр өй, һәр тыкрык, һәр капка сиздермичә дә үз тарихы белән синең
хәтереңә кагыла. Әллә соң шул хәтер иңнәргә басамы?
М.Галиев. Урамга
чыккач, саф һава җанга җиңеллек өрде, иңгә баскан мәшәкатьләрдән
тугарылгандай иркенәеп кителде.
Н.Хәсәнов. Иңгә берегү Кемнең яки нәрсәнең
дә булса башка берәүләр исәбенә ашавы, яшәве. Ул бала хәзер Халитовлар
иңенә гомерлеккә береккән инде.
Б.Камалов. Иңгә салу кара иңнәргә күтәрү.
Хәзер, ярты мең ел узгач, гаеплеләрне эзләү, җаваплылык йөген теге яки бу
халык иңенә салу ахмаклык булыр иде.
Р.Мостафин. Иңгә терәлеп кара иңгә-иң (1
мәгъ.
). – Яшь чагында бик фырт булгансыңдыр, иеме?
– Иңемә терәлеп үк утырган баягы кортка күңел кылларын тарткалый.

Р.Мулланурова. Иңгә (ишелеп) төшү
1) кара иңнәргә күтәрү. Йортны тоту унҗиде яшен тутырып кына узган
Илһамия иңнәренә төште.
Б.Камалов. Хатынының йөрәк өянәге соңгы елда
ешаеп китүгә йорт башының гомумән кәефе кырыла. Чөнки өйдәге бөтен эш үз
иңенә төшә.
Б.Камалов; 2) Кай гы хәсрәт, борчу хафа, бәхет шатлык килү. Кинәт
кенә иңенә ишелеп төшкән тау хәтле кайгысыннан нишләргә белмичә, Мәрзия
әби тәмам катып калды.
Ә.Сафиуллин. Искәрмәстән иңенә ишелеп төшкән бу
бәхеттән Гөлнисаның аңына зыян-зарат килмәсә генә ярар иде.
М.Хәсәнов.
Иңен иңләү Берәр җирне аркылыга үтү. Хәйрулла абзый, киң Россиянең буен
буйлап, иңен иңләгәннән соң, 1925 еллар тирәсендә
--- шушы шәһәрчеккә тукталган иде.
Г.Әпсәләмов. Иңеннән алу Кешенең
иңбашына кул салу, иңбашыннан ко чаклау. Елап утырганда, Тәскирәнең
иңеннән ала.
Г.Зәйнашева. Иңеннән буена Берәр әйбернең бөтен өслеген
кертеп (карау, томалау, йөрү һ.б. турын да). Җамали [үтүк белән] --- киемнәр-

нең иңеннән буена тагын бер йөреп чыга. Г.Ибраһимов. Иңеннән буена
айкау
1) Бер җирен дә калдырмыйча йөреп чыгу; 2) Берәр нәрсәне барлык
ваклыкларына кадәр җентекләп, яхшы лап, җиренә җиткереп тикшерү. Каенана
белән килен арасындагы бу талашлар һәр икесенең үткән тормышларын
иңеннән буена айкап чыгалар.
Г.Ибраһимов. Иңнән иңгә 1) Бер кы рыйдан
икенче кырыйга кадәр; бөтен киңлегенә. Урамны иңнән иңгә тутырып килүче
тыгыз колонналарның алгы сафында тынлы оркестр булган икән.
К.Нәҗми; 2) Бер
яктан икенче якка һәм кирегә (йөреп, йөзеп чыгу турында). Кандыр иңен йөзеп
буйлаганда, Уртасына басып тын алдым, Иңнән иңгә сине айкаганда, Синең
өчен, Кандыр, оялдым.
К.Тинчурин. Иңнән тау ташлану Бик авыр, җаваплы,
зур эштән арыну. Иңнән таш төшү кара иңнән тау ташлану. Егетләрне
сыйладым, иңемнән таш төште.
Б.Камалов. Тикшерүченең соңгы сүзләренә
Рузия ышанып бетмәгән кебек калды. Аның иңеннән тау төшкәндәй булды.
С.Зыя
лы. Аларның йөзенә күз салуга, Виленның иңеннән тау төшкәндәй булды: ул
Заһидәнең исән икәнлеген аңлап алды.
М.Маликова. Иңнәргә канат үсү Рух
күтәрелү, дәртләнү. Мансур Ибраһимович --- Гөлкәйгә кайчакта
«Бик яхшы! Молодец!» дип куйгалады. Мондый көннәрне Гөлкәйнең үзүзе
белән горурланудан күңеле тула, иңнәренә канатлар үскәндәй була.

Х.Ширмәт. Шул караш аның монда берьялгызы гына түгел икәнлеген ис-
кәртеп, Микәйнең оеп барган канына кайнар учак якты. --- Иңнәренә тагы
канат үсте.
Р.Мөхәммәдиев. Иңнәргә күтәрү Авыр, мәшәкатьле, күп көч
сорый торган эшләрне үз өстенә алу. Берәү дә --- сугыш вакыты кырыс-
лыгы белән күреләсе чараны үз иңенә күтәрергә теләмәгән.
Б.Камалов.
--- тормыш авырлыгын әле ныгып җитмәгән иңнәренә күтәргән яшь ге-
ройларын тасвирлаганда, язучы әлеге бурычны шактый уңышлы хәл иткән
---.
В.Нуруллин. Иңнәре белән күтәрү кара иңнәргә күтәрү. Әти тагын

өстәлгә сукты. – Юк, беркая җибәрмибез. Әгәр ирең гаепле икән, үз гаебен
иңнәре белән күтәрсен.
Ф.Яруллин. Иңнәрне җыеру кара иңбашларын җыеру.
Мин иңнәремне җыердым. Әйлешәйле торуымны чамалаган артистка апа
мине район клубына, театр директоры Исхак Дасаев янына җитәкләп
китте.
Б.Камалов. – Ә мин һич аңлый алмыйм, – диде Флора, йомры иңнәрен
җыерып, – нигә дип аларның үзләренә түгел, ирләренә таяк төшә?

З.Фәтхетдинов. Иңнәрне сикертү кара иңбашларын сикертү. Кыерсыты-
лучының берәрсе минем өстән шикаять кылса: «Нишләмәк кирәк, Чалы
кошыннан бүтәнне көтеп тә булмый инде аңардан», – дигән сымак, иң-
нәремне сикертеп кенә куя торган идем.
Р. Н.Гүнтәкин. Иңне иңгә куеп кара
иңгә-иң (1 мәгъ.). Сугыш гарасаты дөньяларын әйләндереп ташламаса, шулай
ипле-тыныч кына, кара гүргәчә бергә, иңне иңгә куеп, матур яшәрләр иде ---.

Р.Мулланурова. Бакчада иңне иңгә куеп пар-пар йөргән чакларында,
дусларымның ни турында пышылдашуларын мин әллә каян белеп торам.
Р.
Н.Гүнтәкин. Иңне иңгә терәп кара иңгә-иң (1 мәгъ.). Ары таба егет белән кыз,
иңне иңгә терәп, кулларындагы сәнәкләрен алга сузып, үзләрен төрле
көтелмәгән хәлләргә әзер тотып атладылар.
Р.Фәизов. – Шулай итәрбез,
Зәкия, барысы да син дигәнчә булыр, – дип килешә әти. Шунда алар, иңне иңгә
терәп, бүрәнә өстендә янәшә утыралар, бер-берсенә карап елмаялар.
Р.Фәи
зов. Иң салыну Төшенкелеккә бирелү. Кем әйтмешли, ярык тагарак янында
калгач, минем иңнәрем салынды, эштән күңел бизде...
Р.Мирхәйдәров
message-reply
кисәкчә
1) Асыл сыйфат алдында килеп, артыклык дәрәҗәсе ясый; чик тән
тыш, гадәттән тыш, үтә, бик. Үзе аклы, үзе каралы бу, кыскасы, песиләрнең иң
дә, иң дә, иң дәсе икән бу.
Г.Шә рәфи. Ул бүләк өчен саклык белән генә капшанып
һәм сыйпанып, иң матур, иң бөдрә, иң йомшак, иң елкылдык, иң сыгылмалы, иң
купшы, иң көмеш зәркәнле, тагын да әллә нинди иң-иңнәр-
не өзеп карады.
А.Хәлим. Америка га-

лимнәре фикеренчә, Сатурнның иң зур иярчене булган Титанда нефть, газ һәм
ташкүмер запаслары Җирдәгедән йөзләрчә тапкырга күбрәк.
Мәдәни җомга
2) Асыл сыйфатлар өченче зат тар тым формасында килгәндә: «бигрәк тә, аеруча»
мәгънәләрен бирә. Мөдәррис өчен иң авыры шушы гинекология бүлегенә килү
иде.
М.Маликова. Гөлзадә – безнең арабызда иң озын буйлысы, иң матуры.
Р.Фәизов. Нәни дусларымның иң кечкенәсе җиде-сигез яшьлек малай иде. Р.
Н.Гүнтәкин
3) сирәк кулланышта Нәкъ. Хәсән иң урта җиргә
--- ачык хат кадап куйды.
Ф.Әмирхан
Иң аз дигәндә кара иң азында. Иң азы кара иң азында. Иң азында 1) Бик аз дип
исәпләгәндә. Мансур иң азында биш ел [хезмәт итәргә] җыена. Ш.Усманов.
Яхшы һавада һәр көн, иң азында, сәгать ярым булырга кирәк. Г.Тукай; 2) кер.
сүз мәгъ.
Ахыр чиктә, бер дә булмаса; һич югында. Аның бу ямьсез кыяфәтен
күргән кеше куркыр, иң азында, соң дәрәҗәдә авыр хәлгә калыр.
М.Гафури. Иң
әүвәл
кара иң башлап. Иң әүвәл, әлбәттә, хуҗабикәләре Зәйтүнәнең җир
биләмәсен, бакчасын сөреп, --- бирде.
М.Хәсәнов. --- мин Мишаның колагына:
– Иң әүвәл икенче катка кызлар янына меник ---, – дип пышылдарга өлгердем.

Э.Касыймов. Иң башлап Беренче булып. Иң башлап, Миңлегөл сүз ачты.
Ш.Камал. Иң башта кара иң башлап. Иң башта тәрәзәдән урманнарны,
кырларны карарга тотынды.
Г.Тукай. Иң башта «йөз процент»ны Хушият
абзый бирде.
М.Мәһ диев. Иң киме кара иң кимендә. Иң киме
--- ун мең сумнар акча кирәк булыр.
Г.Ибраһимов. Иң кимендә кара иң азында.
Иң кимендә берәр машина уйлап табарга иде аның исәбе. Ф.Яруллин. Иң
күбе(се), иң күбендә, иң күп дигәндә
Берәр нәрсә, берәр эш өчен кирәкле
әйберләрнең зур саны; «күп булса»,
«күп дип санаганда» мәгънәсендә кул ланыла. Иң күп дигәндә, гектарына
15 центнер алырбыз, дип уйлыйбыз.
Н.Исәнбәт. Иң күпкә киткәндә кара иң
күбе(се)
. Безне аерачак заман алты, җиде ай булыр. Иң күпкә киткәндә, бер
елга сузылыр.
Г.Ибраһимов
message-reply
I. и.
1. Əйбернең киңлеге, аркылысы 2. Арканың калак сөяклəре турысындагы
киңəеп киткəн өлеше (ике кулбаш арасы). Иңбаш. II. ИҢ -Асыл сыйфат алдында
килеп, артыклык дəрəҗəсе ясый; үтə, бик [иң зур, иң матур]. Асыл сыйфатлар
өченче зат тартым форм. килгəндə: барысыннан бигрəк, аеруча [арада иң
түземлесе] 2. Нəкъ [иң уртасына]
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “иң” in Tatar language – 1) Нәрсәнеңдер бер чи теннән икенче чите...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "иң"?
Ask a question if something is not clear about the word "иң".