Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“икән” – Tatar explanatory dictionary

ikän
икән (Cyrillic)
Kızıl Kalfak dip äytälär ikän.
message-reply
kaysıbız aldan kilep citer ikän?
message-reply
ярдәмче, фигыль
1) Фигыльдән башка сүз төркеменә караган сүзләр янында килеп,
аларга фигыль төсмере бирә. Тел ил белән икән, аерым түгел икән. Ил язмышы
тел язмышы икән.
С.Хәким.
«Ә ник үзең шалтыратмыйсың?» – дип әйтүдән чак кына тыелып калдым.
Билгеле инде ник икәне.
М.Маликова

2) Хәбәр составында килеп, җөм ләдә белдерелгән фикергә раслау, дө ресләү
төсмере кертә. Шунда тәрәзәгә күзе төште. Нәкъ манара өстендә генә тулган
ай эленеп тора икән.
Г.Бә широв. Тулы чүмечне ул тын да алмыйча эчеп бетерде
дә, ат кебек пошкырапошкыра, эчен угалап алды. – У-ух, бик эчәсе килгән икән.

Н.Фәттах. Баксаң, ике ел эчендә авылда ике оя кызлар өлгергән икән. Ике елда
малайлар үсеп җиткән икән...
М.Мәһдиев
3) Сорау җөмләдәге икеләнү, шик ләнү, шөбһәләнү, фараз кылу төшен чәләрен
көчәйтеп килә. Бу ни эш икән?.. Гөлбануның элекке йөргән егете булдымы
икән? Миңа дигән кызны алды, дип, үч итеп, кисәргә маташтымы икән? Ул кем
икән?
Г.Ибраһимов. Менә шушы минутларда, кай җирләрдә, ниләр эшли икән ул
[Госман]?
Л.Их санова. Дөньяда «бәхет», «мәхәббәт» дигәнең кешенең кай ягына
карап бирелә икән?
М.Маликова
4) Сөйләүче тарафыннан тормыш тәҗрибәсенә, күргән белгәннәргә ни гезләнеп
ясалган нәтиҗәне белдереп килә. Дөньяда иң авыр газап сөйләшмәү икән.
И.Салахов. Фаҗига башларны яргач, зиһенне ача икән. Җиңгәннәр итеге
белән күзеңә баса икән ---.
Р.Фәйзуллин. Кайбер илләрдә шосседан егерме биш
метр киңлегендәге арада печәнне терлеккә бөтенләй бирмиләр икән.

М.Мәһдиев
5) Шарт җөмләне баш җөмләгә бәй ләп килә. – Кирәк икән, кызлар бар! – Нәсим
кеткелдәп көлеп куйды.
Н.Фәттах
6) «Белмәгән идем, инде белдем» дигән мәгънәне аңлата. Булган икән. Күп
укыгансыз икән. Алай икән

7) «Имеш» мәгънәсендә килә. Сәрвиназ төш күргән төндә әнисе Хәйриягә дә төш
керде. Шушманың көмеш суы ярларыннан чыгарга җиткән, елга тын гына ага
икән.
Ирек мәйданы. Төшемдә күп акча тапканмын икән
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “икән” in Tatar language – 1) Фигыльдән башка сүз төркеменә караган...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "икән"?
Ask a question if something is not clear about the word "икән".