Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“иде” – Tatar explanatory dictionary

ide
иде (Cyrillic)
Monda Eynşteyn üzeneñ telen kürsätä ide.
Monda Eynşteyn üzeneñ telen kürsätä ide.
message-reply
Allahınıñ ruhı-sulışı sular östendä gizä ide.
message-reply
miçne çamadan tış nık yakkannar ide
message-reply
ярдәмче, фигыль
1) Исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм хәбәрлек сүз булып килә торган
мөнәсәбәтлек белән бергә тезмә хәбәр ясый һәм аларның үткәнгә кара ганын
белдерә. – Өч каен иде, икесен кая куйдың? – дип, сорауга сорау белән җавап
кайтарды Гыйлемхан. Җаныннан саркып чыккан иң авыр сорау иде бу.

Р.Мөхәммәдиев. Зур иде аның күзләре, куркыныч иде. Г.Гобәй. Ул элек тә
төрле мәзәкләр, кызыклы әкиятләр уйлап чыгарырга оста иде.
Ф.Яруллин
2) Хикәя һәм ният фигыльләрнең тәмамланмаган үткән заман аналитик
формасын ясау өчен кулланыла. Кибет тәрәзәләренә, ишекләренә аркылы-
торкылы такта кадакланган, вывескалары җирдә аунап ята иде.
Г.Гобәй.
Көнчыгыштан ачыкланып, таң яралып килә иде. Н.Фәттах. Хәлимәнең, сөтле
чиләген күтәреп, иртә таңнан сепаратка Айсылу апаларына барышы иде.

Н.Хәсәнов
3) Хикәя һәм ният фигыльләрнең күптән үткән заман аналитик форма сын
ясый. Фәниярның бу зур шагыйрьне элек тә укыганы бар иде. Ф.Ярул лин.
Төркиядәге консуллыкка эшкә җибәргәннәр иде мине. Т.Әйди. Беренче тапкыр
алар сабан туена кайтканнар иде.
Н.Хәсәнов
4) Киләчәк үткән заман хикәя фи гыль ясауда катнаша. Әгәр мөмкин булса,
мин укучыларга берничә сүз әйтер идем.
Ф.Яруллин. Күз күрмәгән, хыял
ирешмәгән йөзлекләр ясарга иде үзләренә. Башка берәүнекен дә кабатламаган,
авылда тиңе булмаган йөзлекләр.
Р.Мөхәммәдиев. Солдат һаман ерагая бара,
хәзер аны куып җитү кыен булачак иде.
Г.Бәширов
5) Теләк фигыль ясауда кулланыла. Тәрәзә пәрдәләрен ачасы да якты көнне
күрәсе иде.
М.Хәбибуллин. И-их, авыл өендә мич каршында утырырга иде
хәзер ә?!
Р.Вәлиев. Тигез гомер иткән, чөкердәшеп яшәгән әби белән бабайны
күргәч: «Бәхетле картлык безгә шушылай килсен иде ул!» – дисең…

Н.Хәсәнов
6) Контекстта икенче бер фигыль белдергән эш шөгыль өчен фон булып килә.
Цехта реконструкция башлан-

ган, ул аяк-кулны богаулап куйган иде. Н.Хәсәнов. Зәйтүнә өенә кайтканда,
картлар кичке ашны ашап утыралар иде.
Ф.Хөсни
7) Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санында килеп, реаль мөм кинлек
була торып та эш хәрәкәтнең үтәлмәвенә ризасызлык белдерү өчен кулланыла.
Алданрак уйлыйлар иде аны
8) Үткән заман сыйфат фигыль бе лән килеп, икенче бер эш хәрәкәт белән кинәт
бүлдерелгән, тукталып калган, каршы куелган эш хәрәкәтне белдерә. Поезд
астына ташланмакчы булган идем. Курыктым, туры сикерә алмам да үлми
калырмын дип курыктым.
Р.Вәлиев. Шатлыктан бер мәтәлчек тә атынып
китәсе килгән иде – тыелып калды: аргы яктан берәрсе карап торса, ни уйламас.

Н.Хәсәнов
9) Киләчәк заман сыйфат фигыль янында килеп, тиешлек мәгънәсен
белдерүдә катнаша. Бу [февральдәге] революциядән әллә ниләр көткән идек:
янәсе, сугыш та бетәсе иде, эш сәгате дә кимисе иде, крестьянга җир дә би-
реләсе иде.
И.Гази
10) Кабатлаулы эш хәрәкәтне бел дерә. Куйбышев ТЭСы төзелгәнгә кадәр,
шәһәрне әледән-әле су баса торган иде.
Р.Мостафин. Эштән бушадымы, кулына
балта-пычкы ала торган иде.
Р.Мөхәммәдиев. Эшкә дә социалистик шәһәрчектән
парк аша җәяүләп кенә йөриләр иде.
Н.Хәсәнов
message-reply
-ярд.
1. Исем, сыйфат, сан һ. б. ш. белəн бергə тезмə хəбəр ясый, аларның
үткəнгə караганлыгын белдерə [кем идең, кем булдың] [юк иде əле] 2. Хикəя һəм
ният фигыльлəрнең аналитик үткəн заман формаларын ясауда кулланыла 1)[көн
туып килə иде]. 2)[анда бераз торган идем] 3)[табуы кыен булачак иде] 3. Телəк
фигыль ясауда кулланыла [барып җитсен иде]. [бу эш шомлыкка булмагай иде] 4.
[сугыш та бетəсе иде... ] 5. [шунда кунып та китə иде] 6. [ул кергəндə, ашап
утыралар иде] 7. [эшлилəр иде аны] 8. [тарта башлаган иде, тыйдылар]
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “иде” in Tatar language – 1) Исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм хәбәр...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "иде"?
Ask a question if something is not clear about the word "иде".