Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бүлек” – Tatar explanatory dictionary

bülek
бүлек (Cyrillic)
исем
1) Бүлем, бүлемтек; өлеш, кисәк. Өй икегә бүленгән, ишектән аяк атлауга, беренче бүлмәгә керәсең. --- бу бүлектән үтеп, эчке якка атлыйм дигәндә – бик зур, тәбәнәк мич. Г.Ибраһимов. Кайткач, мине өч бүлеккә кис. Татар мифлары

2) Бөтеннең нумерация яисә исем белән (мәс., китапта, сәхнәдә) аерылып торган өлеше. Бүген алтынчы бүлеккә тотынып-тотынып карасам да, тиз генә юлны табып булмады әле. А.Гыйләҗев. План өч бүлектән тора: доклад, концерт һәм төрле уеннар. Ш.Камал

3) Тармак (мәс., предприятиедә, учреждениедә һ.б.ш.да). Кибетнең балык бүлегендә дә мичкә-мичкә уылдык – карасы да, кызылы да өзелмәгән, затлы балыклар да торган. Р.Мирхәйдәров. Бахырлар күпсанлы төрле бүлек, бюроларда, өсте-өстенә өелешеп дигәндәй, бушка гомер уздыралар – ыштан туздыралар бит. Р.Мирхәйдәров. Институтның тел белеме бүлеге

4) искергән сүз Төркем, даирә (кешеләр турында). Капканың теге ягында хатыннар күбрәк иде. Бу бүлеге [ирләргә караганда] бөтенләй башка иде. Г.Исхакый. --- ысуле җәдидә яклы байлар, муллаларны – җыенысын бер гөруһка бүлеп, аларны да үзләре берлән бер бүлеккә кертәләр ---. Г.Исхакый. Халыкның бер бүлеге хәзрәткә әйләнеп карадылар. Ф.Әмирхан. Чынлап та Хәяттә хатын-кызның бер бүлегендә бик куәтле була торган көнләшү тойгысы аз иде. Ф.Әмирхан

5) хәрби сүз Зур булмаган гаскәри берләшмә, часть. Олы Ширмә авылында акларның җәяүле бер бөтен бүлеге ята. Һ.Такташ. Бер урында дошманның резервта яткан кавалерия бүлекләре ике полк арасына килеп кергән. А.Шамов

6) Бүлеп алынган җир. Түтәлләр бүлеге белән кәбестә, помидор бүлекләрен аерган үзән турысында, камышлы күл

белән сөзәк арасындагы тигез чирәмдә учак корылган. Ш.Камал. Инеш буендагы сөзәк урынның Сакмарга табангы өлешендә берникадәр өзәннәр белән бүленгән аерым-аерым бүлекләрдә бик күп санда эшләнгән түтәлләр күренеп китә. Ш.Камал
message-reply
1. Бүлем, бүлемтек; кисəк 2. Бер бөтен составында булган, лəкин
аерымланып торган өлеш, кисəк [китап бүлеге] 3. Тармак (предприятиедə,
оешмада һ. б. ш.) 4. иск. Төркем, даирə (гадəттə кешелəр тур.) 5. Зур булмаган
гаскəри берлəшмə, часть
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бүлек” in Tatar language – 1) Бүлем, бүлемтек; өлеш, кисәк. Өй икег...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бүлек"?
Ask a question if something is not clear about the word "бүлек".