The Tatar - Tatar dictionary. Search results:

buIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
бу
1) Пар. Бу бөркеп, моңлы көй сузып торган самавыр килеп кунаклады. М.Хәсәнов. Ярты сәгать тә үтмәде, ул өстендә булары чыгып торган бер чиләк күтәреп килде. Р.Кәрами. Пешереп, өстәлгә утырткан ярмалы бәрәңгенең буы кебек. Р.Сибат. Уф, эсселәп беттем, калын мамык юрганымны көч-хәл белән өстән төшердем, дигәндәй, тир күрсәтте җир, ягъни сизелер-сизелмәс кенә буларын чыгара башлады. Г.Хәсәнов

2) Җылы һәм салкын һава аралашканда хасил була торган ак томан. Ишекне әледән-әле киң итеп ачып, өйне буга күмә-күмә, әрҗә, төенчекләр ташылып беткәч, барчасы өйгә җыелып торган бер арада, Сафиулла сандыкка утырды... Ә.Гаффар
message-reply
The image of бу
message-reply
Min menä bu yuldan kitim
message-reply