Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“без” – Tatar explanatory dictionary

bez
без (Cyrillic)
bez sineñ ilahlarıñnı qaderlämäyäçäkbez
message-reply
«Bez ut eçenä öç kenä keşene bäyläp attık tügelme?! –
message-reply
исем
1) Тишек тишү өчен кулланыла торган, сапка утыртылган, үткен энә сыман нәзек очлы металл чыбык

2) Төрле коралларда: очлы штоклар, тишкечләр

Без белән кырыну Бик гади корал белән дә эшне үтәп чыга алу.
Без белән чәнечкән кебек булу, без булып кадалу 1) Кинәт бик каты авырттыру, кинәт көчле авырту тою; 2) Күңел әрнү, күңел рәнҗү. Без борын(лы) Очлы борын(лы). Безгә бастыру (баскандай итү) Бик нык ачулану; җәзага тарту. Без каккан Бер урында тик утыра белмәүче турында. Без күз Күзәтүчән, игътибарлы кеше
message-reply
алмашлык
1) Беренче зат алмашлыгының күплек формасы; сөйләп торучының үзе белән бергә бертөрле үк уйлый, фикерли, сөйли, нәрсәне дә булса бергә эшли торган затларның берлеген белдерә. Без, акны-караны күрмәс-

тән, кая басканны белмәстән, Зәңгәр

Чишмәгә чаптык. Г.Ибраһимов. Әгәр кешене яхшы итү безнең кулдан килә торган булса иде, без инде аны алтыннан ясап куйган булыр идек. Г.Камал.

Безнең мәрхүм әткәй әйтә торган иде, – диде Гарәфи абзый, тәмәкесен суыра-суыра, – алтынны – тоткан таныр, дияр иде. Г.Әпсәләмов

2) Үз ишләреңне башкалардан аерып күрсәтү өчен кулланыла. Без – җиде егет, җиде сугышчы, аның салмак, ләкин аз гына гыжлап чыккан картларча тавышын сулуларыбызны алмыйча тыңлап тордык. А.Шамов. Әле без татарларда --- гармонияләр төрлечә булса да зарар юк. Совет әдәбияты

3) Иҗтимагый-сәяси һәм фәннипублицистик әсәрләрдә автор сөйләмендә авторның үзен белдерә. Менә без хәзер шул кешеләр ясаган тәртипләрнең турылыгы, кәкрелеге хакында сүз сөйләмәкче булабыз. Г.Тукай. Ш.Камалның беренче әсәре булган

«Уяну»да ук инде без аңа чаклы татар әдәбиятында сирәк чагылган эшче тормышын очратабыз. М.Җәлил

4) югары стиль Кайбер очракларда сөйләүченең үз дәрәҗәсен, үз абруен белеп сөйләвен белдерә. Без, җиде икълимнең ханы, боерабыз. Әкият
message-reply
ияртем
Югары дулкындагы авазларны белдерә

Без-без килү Үзалдына сөйләнгәләп, юк сылтаулар эзләп, бәйләнеп, вакланып йөрү
message-reply
I. и. Күн, киез, такта һ. б. ш. əйберлəрне кечкенə диаметрлы итеп тишеп
чыгу өчен кулл. тор. һəм төп өлеше нəзек очлы корыч чыбыктан торган
инструмент. Төрле коралларда: очлы шток, тишкеч. БЕЗ БОРЫН[ЛЫ] -Бик
очлы борын(лы). II. БЕЗ -Беренче зат күплек форм. зат алмашлыгы:
сөйлəүчене һəм аның белəн бергə яки аңа иш булган тагы бер, берничə
кешене белдерə. Үз ишлəреңне башкалардан аерып күрсəтү өчен дə кулл.
3. Автор сөйлəмендə авторның үзен белдерə [без бу мəкалəдə... ]. Кайбер
очракларда сөйлəүченең үз дəрəҗəсен, үз абруен белеп сөйлəвен белдерə
[без, хан, боерабыз]
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “без” in Tatar language – 1) Тишек тишү өчен кулланыла торган, сап...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "без"?
Ask a question if something is not clear about the word "без".