Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“белән” – Tatar explanatory dictionary

belän
белән (Cyrillic)
da anı başmagı, kızıl kalfagı belän beryulı kabıp yotkan.
message-reply
Şul suzlärne äytü belän
message-reply
бәйлек

1.

  • 1) Бергәлек, бердәй эш итү, юлдашлык, янәшәлек, катнашлык нисбәтен белдерә. Ул әтисе белән әйбәтләп кенә, матур гына сөйләшергә тиеш. Г.Рәхим. Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән. Г.Тукай. Снаряд кыйпылчыгы Хисмәтнең тез башын чәлпәрәмә китерде, иптәшләре белән йөгереп барган Хисмәт нарат астындагы чокырга гөрселдәп барып төште. М.Мәһдиев

  • 2) Берәр объектка карата яки үзара мөнәсәбәтне аныклаганда кулланыла. Күбрәк эш белән танышырга, киңрәк практика алырга кирәк әле сиңа. Ш.Камал. Дулкыннар ике яклап сал белән уйныйлар. Г.Ибраһимов. Низамый үз

    бакчасының матурлыгы белән безнең

    каршыбызда мактанган төсле, минем дә Гаяз каршында мактанасым килде. М.Әмир

  • 3) Эш яки хәрәкәтнең нәрсәдән чыгып, нәрсәгә бәйләп, нәрсә нигезендә эшләнүен белдерә. Рушадның киңәше белән, ул инде флот турында күпме китап укыды. М.Мәһдиев. Аз гына булса да, үз тормышының эчпошыргыч якларыннан аерылды, хәтта аларны онытты да, күзләре алдындагы матурлык белән генә гомер сөрә башлады. Ф.Әмирхан

  • 4) Эш яки хәрәкәтнең башкарылу рәвешен белдерә. Түземсезлек белән көтеп тора башлады. Ф.Хөсни. Талчыккан аякларны көч-хәл белән атлап,

    --- чәнәшкәләрне тау башына сөйрибез. Г.Бәширов. Галиәсгар Габдуллага мөмкин хәтле каты кагылмаска, йомшак сүзләр белән генә сеңдереп әйтергә теләгән иде. Ә.Фәйзи

  • 5) Нинди дә булса эшнең яки гамәлнең сәбәбен белдерү өчен кулланыла. Яшь кызларның алсу йөзе саргаядыр хәсрәт-уй белән. Җыр. Сикерәсикерә чабып килгән атын, безне күрү белән, кинәт тартып туктатты ул. М.Әмир. Сездә гореф шулай икәнен яшьлегем белән белмәдем. С.Хәким. Бу җавап – сыныкка сылтау гына түгел, чыннан да, Гәрәйнең сәбәбе бар, һәм ул, авыр истәлекләр белән, күңелдә утырып калган. А.Гыйләҗев

  • 6) Шартны белдерә. Үсемлекнең тереклеге – су белән. Мәкаль. Кылыч белән түгел, турылык һәм чынлык белән көчле кешеләр. М.Җәлил

  • 7) Эш яки хәрәкәтнең максатын белдерә. Сәгыйтьҗан, ихтыярсыз бүленгән юлын тизрәк дәвам иттерү теләге белән, урынында түземсез генә кузгалып куйды. Ә.Фәйзи. Шушы максат белән --- мин мисалларны үземнең тик бер әсәремнән китергәләп үтәм. Ф.Хөсни

  • 8) Эш яки хәрәкәтнең нинди корал ярдәмендә башкарылуын белдерә. Суккалыйдыр балта белән кыстырылган чөйгә бу. Г.Тукай. [Фәүзия килен] --- озын сәнәк белән чүмәлә зурлыгында чәнчеп бирелгән печәнне тырма белән тартып ала. Г.Ибраһимов. Өйалдына

    чыгып, чиләк белән бозлы су алып керде, нәни генә шешәгә салынган спиртын чыгарды. Р.Мөхәммәдиев

  • 9) Материалны белдергән сүз янында кулланыла. Алар урынына, сирәксирәк кенә, корыч белән өртелгән броневиклар үтеп китәләр. Ш.Усманов.

    Печән өстендә элек тана суя торган иделәр, җә, сыйлагыз әле бер авыл ите белән, – диде ул, учын-учка угалап. М.Әмирханов. Бөтен өй алды сарык йоны белән түшәлгән, алты-җиде карчык аларны таратып, тигезләп йөриләр... Ә.Фәйзи

  • 10) Эш-хәрәкәтне башкару чарасын белдергән сүз янында кулланыла. Ул көн буе авызы белән балчык ташый. Г.Тукай. Ә бит аның иртәнге самолёт белән очасы бар. Л.Ихсанова. Шәрәфи бер мең тугыз йөз егерменче елда Мәскәүдән Төркестанга шәрык поезды белән җибәрелде. Г.Ибраһимов. Аннан соң океанның һавасы да икенче, тозлы су белән тамагыңны да чайкап җиффәрсәң, тавышлар ачылып китә, бер дә Илһам Шакировныкыннан ким түгел. Тәмуг чәчәге

  • 11) Эш-хәрәкәтнең башкарылу урынын, юнәлешен белдергән сүз янында кулланыла. Якуб әкрен генә чыгып китте. Килгән сукмак белән кайтасы килмәде аның. И.Гази. Ул яңадан күзләрен ачканда, юлдаш абыйлар юк, ат ниндидер авыл урамы белән бара иде. Ә.Фәйзи. Урманнан юл белән килеп чыккан турыда Идел зур борылыш ясап ала. Г.Ибраһимов

  • 12) Эш-хәрәкәтнең башкарылу вакытын белдерә. Иртә белән кайнамакта бу базар, Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр. Г.Тукай. Иделнең текә ярында ялгыз карт имән бар. Гомере ничә йөз еллар белән санала. Г.Ибраһимов. Бер көнне шулай, ай яктысы белән таң яктысы бергә кушылган вакытта, бәпкә үләне өстенә сузылышып ятканбыз да газетны сукалыйбыз. М.Әмир

  • 13) Эш-хәрәкәтнең тиз генә алмашынуын белдерә. Апрель числосы керү белән, мәдрәсәдәге бай шәкертләр таралып бетәләр. М.Гафури. Гыйлемхан абыйсы турында уйлый башлау белән, Сөмбел җырлавыннан туктап калды.

    М.Хәсәнов. Йортка килеп керү белән үк, ул өйдә ниндидер күңелсез бер хәл барлыгын сизеп алды. Ә.Фәйзи. Теге кеше ишектән керү белән, Халыйк карт, маңгай уртасында бер күз һәм бер генә мөгезе булган хайван күргән төсле, гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде. Ш.Камал

  • 14) Эш-хәрәкәтнең кире нәтиҗәсен белдерү өчен кулланыла. Шушы зифалыгы белән ялгыз яшәде микәнни? Г.Ахунов

  • 15) Чагыштыруны, бердәйлек, тиңлек, тәңгәллекне белдерә. Саклар өчен зифа буен яман күздән, Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан. Дәрдемәнд. Югарыда, көмеш болытлар белән бер биеклектә --- бер бөркет оча. Ш.Усманов. Караңгыда без – чәйдә эрегән шикәр белән бер. Ә.Гаффар. Сарай астында җиңел тарантаска бәйләнгән зур кара айгыр гына, солы сораган тавыш белән, әкрен генә кешнәп куйды. М.Әмир

  • 16) Тышкы күренешне бирү өчен кулланыла. Йокларга ята идем аклы күлмәкләр белән. Бәет. Өй түрендәге киезле сәке өстенә сары белән чуптарлап чиккән киҗеле ашъяулык җәелде. Ә.Фәйзи

  • 17) Эш-хәрәкәт булган урынның күләмен белдергәндә кулланыла. Без тоткан фронт сызыгы 40 – 50 километр белән исәпләнә. Х.Мөҗәй. Хуҗаның кодасы, бер чама белән, сайлауда үз ягына аударыр өчен, кемгә нәрсә бирергә тиешле булачагын исәпләп карады. Г.Ибраһимов

  • 18) Гомумиләштерүне, барысы җыелышып, һәммәсе бергә, дигән мәгънәне белдерә. Алар нәсел-нәсәпләре белән гаскәри кеше булганнар. Д.Зөбәерова. Йортның түрендә балалар белән уйнап йөрүче ябык кына, сипкелле бер малайны чакырып алды. Ә.Фәйзи

  • 19) Тулылык төсмере бирү өчен кулланыла. Очрый һаман миңа юлларда илһам белән тулы йөрәкләр. Х.Туфан

  • 20) Төшем юнәлеше белән белдерелгән эш-хәрәкәтнең үтәүчесен күрсәтү өчен кулланыла. Карак карак белән тотылыр. Мәкаль

  • 21) Ничәнче яшькә чыгу, ничәнче яшькә җитүне белдерә. Җиде яшькә җитү белән, малайны мәдрәсәгә бирделәр. Г.Ибраһимов

  • 22) Иярүне, катнашып китүне белдерә. – Кодаларым да килә, сезнең белән бергә киңәш итмәсәк, хәлебез яман, – диде. Г.Ибраһимов

  • 23) Ким җөмләләрне оештыруда катнаша. Агач – җимеше белән, адәм – эше белән. Мәкаль


2. терк. мәгъ. Бер үк дәрәҗәдәге, уртак мөнәсәбәттәге бер пар, бербөтен була алырлык тиңдәш кисәкләр арасына куела. Госман, тиз арада, Кәрим белән Мәдинәгә Машаның кем булуын аңлатып бирде. И.Салахов. Керсәм, абзыкай белән җиңгәчәй өсләренә киенгәннәр, чыгып утырырга гына торалар. Ә.Еники. Кыз белән Харис арттарак калдылар. Ә.Еники. Кыз белән ана арасында тулы эчке ышану, сердәшлек, дуслык яши иде. Т.Галиуллин

message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “белән” in Tatar language – 1. 1) Бергәлек, бердәй эш итү, юлдашлык...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "белән"?
Ask a question if something is not clear about the word "белән".