Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бәхәс” – Tatar explanatory dictionary

bähäs
бәхәс (Cyrillic)
исем, гарәп теле
1. 1) Үзенең хаклыгын исбатлап сүз көрәштерүдән гыйбарәт низаг; дәгъва. Фәнияр баштарак аның [Миша] белән бәхәскә керә,

шигырь – шигырь генә түгел, иҗат – күңелнең канаты, кешене шул күтәрә, дип, иҗат итүнең газаплы ләззәтен аңлатырга тели иде. Ф.Яруллин. Ләкин гаилә бәхәсе шуның өчен «бәхәс» дип атала инде ул, анда, һичшиксез, хатын җиңеп чыга. М.Мәһдиев. Боз белән тоз бәхәсендә тоз эрегән... Егет белән кыз бәхәсендә кыз эрегән... Ш.Галиев

2) Оттырган очракта, нәрсәне булса да үтәү, эшләү шарты белән ясалган килешү. Шулай итеп, бабай, бәхәстә җиңеп, сыерны үзенә ала, ә мактанчык бай хур була. Әкият. Кайсыдыр бәхәсен оттырган, имеш! Ә.Еники

2. бәхәстән рәв. мәгъ. Бәхәсләшеп, бәхәс итеп. [Бәдри] Бәхәстән, җиде төн уртасында мәзин мунчасыннан таш алып чыгуын сөйләде. И.Гази
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бәхәс” in Tatar language – 1. 1) Үзенең хаклыгын исбатлап сүз көрәш...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бәхәс"?
Ask a question if something is not clear about the word "бәхәс".