TatarTatar

Definition of бату – Tatar explanatory dictionary

batu

бату (original transcription)

batu (english transcription)

1) Авырлык көче сыеклыкныкыннан зуррак булу сәбәпле, өслектән үзеннән-үзе төпкә төшеп китү. Сыек сөт бит, бата, һич тә табактан ычкынып булмый. Г.Тукай. Әмма аның

саен төпкәрәк батты. Г.Бәширов. Авыздан су агу тукталганнан соң, суга баткан кешене чалкан әйләндереп яткыралар һәм ясалма сулыш алдырырга керешәләр. Йорт эшләре

2) Көпшәк, йомшак, үзле һ.б.ш. масса эченә кереп урнашып калу, кереп чуму. Каты буранның икенче көнендә, безнең авыл башында, остабикәсе белән кунактан кайтучы бер мулла аты белән карга баткан иде. Г.Тукай. Һәр чанага, юрганнар, мендәрләр эченә батып, ирле-хатынлы икешәр кеше утырган. Г.Ибраһимов. Фәрит машинаны тагын да кискенрәк бордырып та алды – су тулы чокырга төштек тә баттык. К.Миңлебаев

3) Су яки үзле масса эченә күмелеп, тончыгып үлү. Күгәрчен, суда бер кырмысканың батып һәлак булырга җиткәнен күргәч, дәрхаль, авызына бер яфрак капты да суга ташлады. Г.Тукай. Тукта әле, мин бит суга батмаган. А.Әхмәт

4) Юл яки баскан җир, көпшәк, сулы, үзле һ.б.ш. булу сәбәпле, уелып керү. Аяк асты тубыктан бата, кайбер җирләрдә кыска кунычлы итек бөтенләй чумып-чумып китә. Г.Ибраһимов. Исмәгыйль, комга тездән батабата, җәяүләп китте. Г.Тукай Сукмак тар, аякларны туп-туры басарга кирәк, юкса, батасың. М.Маликова

5) Эчкә уелып керү, чокырланып тору. Яңак итләре батып, битенең эреэре сөякләре калкып чыктылар. Г.Ибраһимов. Аның бик аз гына эчкә баткан моңсу күзләре йомылды, һәм кара күз керфекләре аша, сыгылып, яшь бөртекләре чыкты. А.Әхмәт. Шушы берничә сәгать эчендә ул күзгә күренеп ябыкты, күзләре батып, күз төпләренә күләгә төште, яңак сөякләре калыкты, ике каш арасындагы сызыгы тирәнәйде. И.Гази

6) Бик нык чылану яки буялу. Сезгә кем соң мал таба, эшләп йөреп, тиргә батып? Н.Исәнбәт. Бердәнбер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батканчы сугышканнар. А.Алиш. Тырыша-тырмаша торгач, тирләп, ап-ак күбеккә батты.

Тәмуг чәчәге

7) Бик мул, куе булган берәр нәрсә белән каплану, томалану. Барысы караңгылыкка баш игән, барысы да болыт астына баткан иде. Г.Исхакый. Кияү бүлмәсе ак, кызыл, кара, яшел, саргылт, зәңгәр, күгелҗем кара, сыек миләүшә төсләре дулкыны эченә батты. Г.Ибраһимов

8) Күк җисемнәре офык артына төшеп күмелү, баю. Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата; Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата. Г.Тукай. Менә шәфәкъ батты, төн булды, Күләгәләр җирдән сөрелде. Н.Исәнбәт. Без авылга кергәндә, кояш баткан иде инде. М.Әмир

9) күчерелмә мәгънәдә Берәр нәрсәнең артык күбәюенә, басып китүенә дучар булу. Бурычка баткандыр, я әйберен саткандыр. Г.Ибраһимов. Җиргә ябышып каткан ясмыкларым. Ак әремгә баткан солылар. Ш.Маннур

10) күчерелмә мәгънәдә Нәрсәгә дә булса ирешергә һичнинди мөмкинлек күренмәүдән, нәрсәнеңдер ишәюеннән котылу чараларын таба алмаудан, авыр хәлдә калу; эчке кичерешләрнең тирәнлеген чагылдыру. Берничә генә секундка дәвам иткән бу хәлдән соң, кинәт, йөрәк үзенең үткәннәреннән, сикереп, читкә китте дә авыр өметсезлеккә батты. Ф.Әмирхан. Гомумән алганда, шушы сәбәпләр аркасында, ул, наданлык, фәкыйрьлек чокырына батып, башка милләтләрдән бик күп артка калган. Ш.Камал

11) күчерелмә мәгънәдә Нинди дә булса халәт биләп алу, шул халәт чолганышында калу. Вокзал юлларында туктаган ике эшелон, үлгән шикелле, тынлыкка баткан. Ш.Усманов. Бикбулат, калын кашларының бөркәве астында посынган кечкенә күзләре белән идәнгә текәлеп, авыр тынлыкка батты. Г.Бәширов

12) күч. гади с. Каядыр китеп, озак кайтмый тору, китеп югалу, көттереп зарыктыру. Берегез Мәскәүгә китеп батып торды, икенчегез областкомга барып ябышып калды. Ш.Камал. Батып калма Дубки ягында! Ш.Маннур

13) күч. гади с. Ярау, яраклы булу, кабул ителерлек булу. Хикмәт – сүзнең

рәтен белүдә, рәтен белеп сөйләсәң, ни турында булса да бата. М.Әмир. Миңа

нәрсә сөйләсәң дә бата. Р.Мөхәммәтҗан. Әнә шундый җирдә хикәят бик бата инде ул, әкият! К.Миңлебаев

14) күчерелмә мәгънәдә Аш-суның үзләштерелүе, кабул ителүе. Безгә ни бирсәң дә бата, талымланып тормыйбыз. Ә.Еники

15) күч. гади с. Үзләштерелү, урлану. Тирә-якта, кооперацияне таласалар, андагы мал да Батыршаларда бата, имеш, дигән хәбәр тарала иде. Ф.Сәйфи-Казанлы

16) күч. гади с. Начар юлга басу, бәлагә тару, төрле авырлык, кыенлыклар күрү. Кешенең бата башлавын белә торып, аңа ярдәм кулыңны суза алмавың – нинди гаҗизлек! Г.Бәширов. Ил батырны сыный батканда. М.Җәлил

Баткан аяк чыланган Ярамаган эшкә бер катнашкансың икән, аннан ваз кичү мөмкин түгел, мәгънәсендә. Батканнан, саламга тотыну Кыен хәлдә калганда, аптырап, юк чарага ябышу. Баткан тайганнан көлгән Үзе дә шул хәлдә булуга карамастан, кешедән көлгән; икесе дә бер хәлдә булган. Батмастан, күбеккә (саламга) тотыну кара батканнан, саламга тотыну

Бата бару 1) Торган саен ныграк бату

2) күчерелмә мәгънәдә Булган берсе, һәрберсе бату. Ләкин җибәргән берсе – боларда бата барды. Г.Ибраһимов

Бата башлау Батарга тотыну

Бата төшү Тагы да бераз бату

Батып алу Бераз вакытка бату. Ике тапкыр тәнәфес ясалды, ирләр тәмәке төтененә батып алды. М.Мәһдиев

Батып бару Акрынлап бату. Ә яр буендагы кафеның тәрәзәсе исә шулхәтле көчле балкый, әйтерсең диңгезгә бер кырые белән батып барган кояш, икенче кырые белән, шул тәрәзәдән мең мәртәбә артык ялтырап чыгып килә. Г.Әпсәләмов

Батып бетү Тәмам, бик нык бату. Канга батып беткән гәүдәсен чак-чак кыймылдатып, Шәрифулла янә ерак юлга чыга. В.Имамов

Батып йөрү Әле, хәзерге вакытта баткан булу. – Син нәрсә, түли алмаслык бурычың булгандай, кара кайгыга батып йөрисең? – диде ул иренә. И.Хәйруллин

Батып калу Чыга алмаслык булып, тәмам бату. --- әүвәл заманнарда гөрләп, шаулап торган бу ишегалды хәзер әллә нинди серле тынлык – җанны авырайта торган тынлыкка батып калган иде. Ф.Әмирхан

Батып килү Баткан хәлдә булу. Тешләре кысылып-кысылып килгәндә, яңаклары батып килде. Н.Хәсәнов.

Батып китү Кинәттән тоташ, тулысынча бату. «Разия» дигән сүзне ишеткәч, карчык нур эченә батып китте. Ф.Әмирхан

Батып кую Кинәт, уйламаганда бату

Батып тору Һәрберсе, булган берсе бер-бер артлы бату

Батып утыру Әле, хәзер баткан хәлдә булу. Бу шәһәр бакча эченә батып утыра. Г.Гобәйдуллин. Кышларын үтә алмаслык кар-бураннарга батып утырган, җәйләрен тирән тау елгалары һәм төпсез сазлыклары белән сагалап торган кырык сырт. Ф.Бәйрәмова

-ф.
1. Сыеклык төбенə китү. Көпшəк яки үзле масса эченə өлешчə яки
бөтенлəй кереп урнашу. Сыек яки үзле масса эченə кереп үлү. Басканда
уелып керү, көпшəк булу, тотмау (юл яки аяк баскан җир тур.) 2. Уелып керү,
чокырланып тору 3. Нык чылану яки буялу. Мул, еш, куе булган берəр нəрсə
белəн каплану 4. күч. Нин. б. (гадəттə кирəкмəгəн) нəрсəнең артык күбəюенə
тару. Рухи кичерешкə тару яки шуңа нык бирелү 5. күч. Китеп югалу, озак
кайтмый тору, көттереп зарыктыру 6. Офык артына төшеп күмелү, баю (күк
җисемнəре тур.) 7. күч. Кабул ителерлек булу, ярау [кара халыкка барсы да
бата]. Үзлəштерерлек булу, үтү (аш-су тур.) 8. күч. Урланып яшерелү,
үзлəштерелү 9. күч. Бəлəгə тару, гаеплəнеп һəлак булу