Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бәс” – Tatar explanatory dictionary

bäs
бәс (Cyrillic)
исем
1) Җир өслеге 00 С ка кадәр суынганда, төн аяз һәм җиләс булып,

җирдән җылы пар бәреп торганда, туфракта, үләннәрдә һ.б.ш. әйберләр өстендә барлыкка килә торган боз кристалларының калын булмаган катламы. Төнлә белән өй түбәләренә, капка башларына – бөтен җиргә җем-җем иткән ап-ак кырау төшә, агачларга бәс бәйләнә. Г.Бәширов. Бәс бозлары эрегән электр чыбыклары гүләүдән тынып калды. Р.Мирхәйдәров. Җиләкле аланнарны бәс сарды. К.Кәримов. Юньләп якмаганга, бүлмә һәрвакыт салкын була, ә бер почмакны бәс сара иде. Мирас

2) Һавада җиңелчә томан булып күренгән сыкы бөртекләре. Күктә йөзәдер Бәс белән томан. Дәрдемәнд

3) күч. кит. Чал; көмеш. Аның каракучкыл йөзенә, җыйнак кына җибәрелгән мыегына, ак бәс куна башлаган чәчләренә, иң мөһиме, якты нур бөркеп торган чем-кара күзләренә карап, Әнизә тагын бер уйлап куйды. Г.Гыйльманов. Күгәрченнәрнең чәлтерләре, сабый чагындагы шикелле, зәңгәр камәрдән чигелгән, ә менә чыпчыкларның күзләре бәс төртке белән бизәлгән булырга тиеш. А.Хәлим
message-reply
кереш сүз, фарсы теле, искергән сүз
Димәк, шулай булгач. Бәс, шулай булгач, яшел эшләпәңне батырыбрак ки дә, алдыңа карап кына, үз юлың белән йөри бир! Ә.Еники. Бәс, бу өч дус кызышып-кызышып сөйләшмәктә иделәр. М.Акъегет. Бәс, шулай булгач, изге китапларда бәян ителгән кануннар да камил түгелләр. Ш.Абдуллин
message-reply
исем, сөйләм телендә, кара
бәз. Мин аның кызыл бәс тышлы тунын, озын гәүдәсен ерактан ук күрдем. Г.Бәширов
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бәс” in Tatar language – 1) Җир өслеге 00 С ка кадәр суынганда, т...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бәс"?
Ask a question if something is not clear about the word "бәс".