Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“багана” – Tatar explanatory dictionary

bagana
багана (Cyrillic)
исем
1) Җиргә кузгалмаслык итеп туры бастырып утыртылган бүрәнә. Багана артына посып, кул изәп кенә торыр идең бугай. И.Гази. Ике юл чатындагы күрсәткеч баганага аркылы-торкылы кадакланган ике такта кисәге кемгә кайда китәргә кирәклекне әйтеп торалар. Ш.Камал. Капка баганасы төбендә яшерендем дә торам. Г.Ибраһимов

2) Фронтоннарны, бинаның эчке ягын һ.б.ш.ны терәтеп торыр өчен, архитектура корылмасының бер өлеше буларак ясалган биек терәк; русчасы: колонна. Чыршылар арасыннан университетның ак баганалары күренә

3) күчерелмә мәгънәдә Тигез, тоташтан хәрәкәт итә торган нәрсәнең дә булса (су, төтен, тузан, чебен-черки һ.б.ш.лар) агымы. Галимнәр, шундый ук диаметрлы абсолют чиста су баганасын өзү өчен, 95 тонна чамасы көч кирәк булачагын исәпләп чыгарганнар. Р.Шаһморатова. Шуннан куе ак төтен чыгып, салкын тыгыз һавада аз гына да җәелмичә, таралмыйча, зур калын багана кебек, туры күккә менеп тора. Г.Ибраһимов. Якуб су баганасының шау итеп коелып төшүен карап торды. И.Гази. Бер

кизәнсәң, черки «баганасы» юкка чыга, аннары, күз ачып йомганчы, янә пәйда була. Р.Батулла

4) күчерелмә мәгънәдә Яссылык өстендәге буй-буй төшкән юллар, сызыклар, тасма сыман фигуралар. Су өстенә сузылган алтын багананы җимереп узды да, икенче яктагы пристань каршына җитәрәк, сузып-сузып кычкырып җибәрде. Г.Бәширов. Йолдызларның шәүләләре Агыйдел төбенә алтын багана булып сузылган. Г.Гобәй. Җемелдәп торган түм-түгәрәк салават күпере уртасыннан чиксез галәм тирәнлегенә утлы баганалар сузыла... искиткеч күренеш! М.Галиев

5) күчерелмә мәгънәдә Газета-журнал, китап-дәфтәр битләрендәге аркылыга яки буйга язылган цифр, сүзләр, текстлар рәте яки шулар язылачак урын. Әмма минем игътибарны җәлеп иткән нәрсә өр-яңа өстәмә текст түгел, бәлки ХIХ йөз башындагы яшькелт кәгазьгә ике багана итеп язылган шигырьләрнең аерым юллары иде. М.Госманов. Айсылу Тимеринең температура кәгазе яныннан озын-озын цифрлар баганасы тезелеп төшкән икенче бер кәгазь алды. Г.Бәширов. Беренче баганага «б» авазына, икенче баганага «в» авазына башланган сүзләр булсын. М.Мәһдиев

6) күч. ирон. Озын буйлы кеше. Аның тилиграм баганасы шикелле озын, шадра, кыек авызлы, кәкре аяклы кызын алмасам да, дөньяда киленсез калмам әле. Г.Камал. Багана өчен иң кулай кеше – син инде ул. И.Гази

7) күчерелмә мәгънәдә Үз чорының күренекле вәкиле, берәр иҗтимагый, фәнни һ.б. эшчәнлек өлкәсендә танылган шәхес. Шуңа күрә Галиәсгар Камалны, Каюм Насыйридан кала, татар милли культурасының тарих җебе барып бәйләнгән төп багана, дип атарга туры килә. М.Гали. Татарстан музыка өлкәсендәге алтын багана булган Салих Сәйдәшев үзе дирижёрлык иткән оркестрны тыңлау бәхетенә ия бит без. Сөембикә

Багана булып (баганадай) кату кара багана шикелле катып калу.
Баганага сәлам бирү 1) Бик түбәнчелекле булырга мәҗбүр булу. Югыйсә күрсәтермен мин сиңа балак бетен. Баганага сәлам бирерлек итәрмен! М.Хәсәнов.

Семьяда булып үткән фаҗига Саҗидәкәйнең күтәрелгән борынын түбәнрәк төшерде. Замана үз җырын җырлатты, баганага сәлам бирдерде. Г.Иделле; 2) Багана белән кешене аера алмаслык дәрәҗәдә исерү. Баганага сөяү Кешене алдап, авыр хәлгә калдырып китү. Рәхәтләнә кяфер, сине шулай баганага сөяп киптерә. Г.Тукай.
Багана саклау Эшсез басып тору, тик тору. Бөтен кешенең үзенә күрә эше бар, ә менә Наҗиянең бер эше дә юк: капка төбендә, багана саклап торгандай, тик басып тора. Ф.Хөсни.
Багана шикелле катып калу Аптыраудан, куркудан, гаҗәпләнү һ.б.ш. хисләрдән хәрәкәтсез калып басып тору. Таш багана шикелле катып калды. М.Гафури. Озак карап тордым... баганадай катып калып баскан урынымда. Ш.Маннур. Менә, баскычтан менеп, өйалды ишегенә барып җитте һәм, нидер күреп, баганадай катып калды. Г.Бәширов
message-reply
1. Вертикаль торышта кузгалмаслык итеп җиргə беркетелгəн бүрəнə,
юан терəү һ. б. . Һавага текə күтəрелгəн ялкын, төтен, тузан һ. б. тур.
2. күч. Яссылык яки өслектə буй-буй төшкəн нəрсəлəр: юллар, сызыклар; мəс.
чигүдə, бəйлəүдə һ. б. орнаментлы əйберлəрдə тасма сыман сузылган фигура.
Газета-журналларда һəм китап-дəфтəр битлəрендə буй-буй төшкəн текст яки
текст язылачак урын 3. күч. Озын буйлы кеше тур. БАГАНА УМАРТА -Куыш
кəүсəнең эчен киңəйтеп ясалган умарта, дадан. БАГАНА-БАГАНА -с. Күп
кенə баганаларның бергəрəк торуына охшашлы
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “багана” in Tatar language – 1) Җиргә кузгалмаслык итеп туры бастырып...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "багана"?
Ask a question if something is not clear about the word "багана".