TatarTatar

Definition of асфальтлау – Tatar explanatory dictionary

asfaltlau

асфальтлау (original transcription)

asfaltlau (english transcription)

Асфальт түшәү, асфальт җәю, асфальт белән каплау. Асфальтламый калган уч төбе кадәр җирдә дә төрле чәчәкләр үсеп утыра. Казан утлары

Асфальтлап бару Рәттән, тоташ, бер җирен дә калдырмый асфальтлау; торган саен күбрәк урыннарны асфальтлау

Асфальтлап бетерү Бөтен җирне дә асфальтлау; асфальтлау эшен тәмамлау Асфальтлап килү Өлешләп асфальтлау; акрынлап, рәттән асфальтлау
Асфальтлап тору Кабат асфальтлау; гел, әледән-әле асфальтын яңарту

Асфальтлап чыгу Башыннан ахырына кадәр асфальтлау

Асфальтлый бару Рәттән асфальтлау

Асфальтлый төшү Бераз асфальтлау

Асфальт җəю, асфальт белəн каплау