Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“анда” – Tatar explanatory dictionary

anda
анда (Cyrillic)
- Kem bar anda?
message-reply
алмашлык
1. 1) «Ул» алмашлыгының урын-вакыт килеше формасы; алда әйтеп үтелгән яки җөмләдән аңлашылган нәрсәнең (предметның) үзенә, урынына ишарәләп әйтелә торган күрсәтү алмашлыгы; ул урында, шунда. Җем-җем генә тамчылый кар, анда йолдыз җылысы бар. Р.Рахман. Мин гөж иттем: син хезмәт иткән частька барып керсәм, анда син юк, улым. Н.Хәсәнов. Тиздән үзенең Казанга барасын, анда Миңнеруйны очратасын уйлап юана булыр. Р.Хафизова. Анда, чыннан да, ниндидер йортлар, манаралар төшерелгән, шәһәр планына охшаган сызыклар бар иде. З.Фәтхетдинов

2) Нинди дә булса әйбергә (предметка), мәсьәләгә (эшкә) яки кешегә ишарә итеп күрсәтү өчен кулланыла. Авыл халкы баштарак чәйнәде-чәйнәде дә, хәзер ияләнде, ризалашты бугай – исләре китми, аерым торалармы, бергәме – авылның анда эше юк. З.Хөснияр. Ләкин эш анда түгел. К.Кәримов

3) Сөйләүчегә һәм тыңлаучыга таныш эш-хәл, вакыйгага ишарәләп күрсәтү өчен кулланыла; шунда, шул очракта, шул вакытта. Менә сиңа кирәк булса, гомеремдә бер ялганлаган идем, анда да эләктем. Р.Ишморат

2. мөн. сүз функ. Иярченле урын җөмләдә кайда, кая сүзләре белән мөнәсәбәттә булып, иярченле кушма җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Иртә белән кайнамакта бу базар, Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр. Г.Тукай

3. кис. мәгъ. Боерык җөмләнең ахырында килеп, боеру төсмерен көчәйтә

һәм сөйләмгә тупас тон бирә. – Бар әле, чык әле, әтиең нишли анда? – ди әни. Т.Миңнуллин
message-reply
-а.
1. Урынны күрсəтə һəм аның сөйлəүчедəн ераграк
икəнлеген белдерə; ул урында; киресе: монда 2. "Ул"
алмашлыгының урын-вакыт килешендəге формасы: ул кешедə,
аңарда. Нин. б. əйбергə, мəсьəлəгə яки кешегə ишарə итеп əйтелə
[анда эшең булмасын] 3. Шунда, шул очракта, шул вакытта [бер
алдашты, анда да тотылды] 4. кис. Боерулы җөмлəдə боеру төсмерен
көчəйтə, сөйлəмгə беркадəр тупасрак тон кертə [тизрəк булыгыз
анда!] 5. Мөнəсəбəтле сүзлəр составында: кайда - анда [кайда
баксаң, анда тулган сəүдəгəр]
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “анда” in Tatar language – 1. 1) «Ул» алмашлыгының урын-вакыт килеш...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "анда"?
Ask a question if something is not clear about the word "анда".