Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“әмма” – Tatar explanatory dictionary

ämma
әмма (Cyrillic)
Bik ozak azaplana, ämma sıya almıy.
message-reply
Ämma şulçak Rabbınıñ färeştäse küklärdän ön salıp
message-reply
теркәгеч, гарәп теле
1. 1) Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне яки тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләрне терки һәм аларның эчтәлеген бер-берсенә капма-каршы куя; ләкин, шулай да. Нурлыбикә, куллары белән диванга тотынып, кискен генә күтәрелде, әмма, хәзерге минутта нәрсә эшләргә тиеш икәнлеген исенә төшерә алмыйча, басып тора бирде. Г.Кашапов

2) Җөмлә башында килгәндә, аның мәгънәсе алдагы җөмләдә хәбәр ителгән фикергә каршы булуны белдерә. Мәхәббәт – кеше өчен иң кадерле, иң бөек хис. Әмма замана шаукымы кайчакларда бу олы хисне дә үзгәртмиме икән? М.Вәли-Барҗылы. Документларда әтинең туган елы 1903 дип язылган. Әмма, әтинең туганнан-туганы мәрхүмә Зөләйха апаның әйтүенә караганда, ул 1901 елларда туган булырга тиеш.Т.Миңнуллин

2. рәв. мәгъ. Бик, үтә, чиктән ашып. Әмма тупас кеше дә соң син, Фәйзи! Ш.Камал
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “әмма” in Tatar language – 1. 1) Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне яки тезм...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "әмма"?
Ask a question if something is not clear about the word "әмма".