The Tatar - Tatar dictionary. Search results:

allaIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
алла
1. 1) дини сүз Ислам динендә, бөтен дөньяны яраткан, «бар вә бер» итеп танылган иң югары илаһи зат, аның 99 исеменең иң әүвәлгесе; Тәңре, Ходай. Түкмә күз яшь: ярдәмендә һәр заманда Алла бар; Ал җәсарәт, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар! Г.Тукай. Шуны белегез, кадерле балалар, Аллага ихлас күңелдән ышанган, дингә тугрылык саклаган кешедән җинаятьче һичкайчан чыкмаячак. Р.Әмирхан. Мәгълүм ки, Җир кешесе өчен табыну затларыннан: иң әүвәл – Алла, икенче – Аның пәйгамбәре, өченче – ана. Сөембикә

2) мифология Мәҗүсилек чорында төрле өлкәләргә караган илаһи көч. Полите-

истик дини сүз, системаларга – күп санлы аллага, монотеизмга бер генә аллага ышану хас. Татар мифологиясе

3) күчерелмә мәгънәдә Табынырлык дәрәҗәдә олылау предметы, табыну объекты; күпчелек тарафыннан ихтирам ителә торган абруйлы, авторитетлы кеше. Мин ял көннәрендә, махсус Казанга килеп, рус театрының спектакльләрен карый башладым. Островский, Гоголь, Горький, Чехов… Болар Галяның дүрт алласы иде. М.Мәһдиев. Алар күптән таныш булганнар, баш врач Шәйхи Маннур дигән язучыны алла урынына күреп табынып яшәгән. М.Мәһдиев. Картлык көнендә ул дингә ышана башлады. Авыл советында эшләгәндә, мөһер үз кулында вакытта, ул үзе алла иде. Ф.Бәйрәмова

2. ы. мәгъ. 1) Соклану, гаҗәпләнү хисләрен белдерә. Алла ходаем, зур бүрәнә килә! К.Нәҗми. Ах алла, күрми дә торам, яңа күлмәгең ич… Ф.Хөсни.

Алла! Үтерде! Бигрәк югары күтәреп ыргытты. Ә.Фәйзи

2) Канәгатьсезлек, ризасызлык, килешмәүчелек һ.б.ш. хисләрне белдерә. Алла, инде бигрәк, әйтмәгән була. М.Фәйзи. – Уф алла! Билем, аркам, – дип сыкранганы ишетелә торган булды. Г.Ибраһимов

3) Хупламау, лаек санамау, җиңелчә көлү һ.б.ш. хисләрне белдерә. Алла, кем булган!

4) Әрнү, авырту, курку яки нәфрәт кебек хисләрне белдерә. Көрәкнең туфракка шомарып кайралган йөзе Габдулланың аяк тирәсендә ялтырады. – Алла! – дип, кинәт кычкырып җибәрде Габдулла… Ә.Фәйзи. --- утыра торгач онытылып китә, аш өе ягыннан көйгән ис килә башлагач кына: «Ай аллам!» дип сикереп тора һәм җан-фәрманга казан янына чаба. А.Гыйләҗев

Алла әҗерен бирсен Бәясе Алладан кайтсын, яхшылыкның савабын Ходай үзе бирсен, дигән мәгънәне белдерә. Бик рәхмәт, бик күп ярдәм иттең инде аңа, Алла әҗерен бирсен. М.Фәйзи. Алла бәндәсе Саф күңелле, беркатлы, карусыз, юаш кеше. Ишетәсеңме, Алла бәндәсе! Булмый,

дип әйтәләр бит инде сиңа! Г.Ахунов.

Без кешеләр ләбаса, Алла бәндәләре. Бер-береңә булышу – изге эштер. Казан утлары. Алла белә кара Алла белсен. Дим Агыйделгә коя, Агыйдел кая барадыр – анысын бер Алла белә. Г.Ибраһимов. Алла белсен Мәгълүм түгел, билгесез. Алла белсен, бу китаптан иске дуслар үчләшер! Һич белер хәл юк җиһанны, әллә бар да дуслашыр. Ш.Бабич. Акылың, фигылең Алла белә, Зифа буең яратам. Җыр. Алла бирсә сөйл. к. Алла боерса.
Алла боерса Берәр эшкә ниятләгәндә, өмет белдергәндә, аның уңышлы үтәлүен теләп әйтелә; насыйп булса, тәкъдирдә язган булса. Әле Әсмабикәләрдән килешем; аларда бик озаклап чәй эчтем, инде, Алла боерса, алар эшне башларга торалар. Г.Камал. Ходаның рәхмәте белән эшне җайласак, сездән бер генә бөртек җылы сүз, миһербанлы вәгъдә алсам, хаҗи аның ишедән генә тукталып тормас, Алла боерса. Ш.Камал.

Апаң эшнең җаена төшенеп килә. Алла боерса, өч-дүрт елдан менә дигән умартачы булыр, – ди. Ф.Яруллин.
Алла бозавы Бик юаш, карусыз кеше. Аллага тапшыру Берәр эшне башлаганда, юлга чыкканда, уңыш теләп тәвәккәлләү. Соңгарак таба мин күләгәләрнең төшүенә карап юл табарга өйрәндем. Шул вакытта инде торасың да, Аллага тапшырып, бер якка китәсең. Гали Рәхим. Шулай байтак икеләнеп утырганнан соң, шактый ук күтәрелеп җылыта башлаган кояшка күз салды. Күрше-тирәдәге чәчүләргә карап алды да аягүрә басып: «Аллага тапшырдык!» – диде. Г.Бәширов.
Аллага шөкер 1) Тормыштан риза, канәгать булганны белдерә. Аллага шөкер, мин дә бөтенләй һөнәрсез малай түгел инде, дип уйладым. Ф.Әмирхан. Ерак юлдан килгән кунакны --- миңа алып килергә кирәк иде. Аллага шөкер, ишекнең кай якка ачылганын беләсең. А.Шамов. Аллага шөкер, абзар тутырып, сарык асрадык. Г.Мөхәммәтшин;

2) Артыгы белән күп, зур, бик мул. Күкрәк тә киң, корсак та Аллага шөкер. А.Расих.
Алла йорты 1) Кәгъбәтуллаһ, бәйтуллаһ; 2) тарихи Борынгы Багдад каласы. Борынгы Багдад, ягъни Алла

йорты каласында һәр мәчеттә әңгәмә корып, бәхәсләшеп утырырга мөмкин булган. М.Хәбибуллин; 3) Мәчет. Алла каберен якын итмәсен Кабере якын булса, гүрдә дә тынычлык бирмәс, шулкадәр явыз, дигән мәгънәдә.
Алла куәт бирсен Эш өстендәге кешене күргәндә яки авыруның хәлен белгәндә әйтелә торган изге теләк. Сәлим карт такта яручыларга сәлам ишарәсе күрсәтеп кулын күтәрде дә, пычкы чыжылдавын басып китәрдәй каты тавыш белән: – Алла куәт бирсен! – дип кычкырды. М.Галәү. Алла кунагы Чакырылмыйча, юл төшереп, ләкин бик вакытлы килгән кунак. Алла кушса кара Алла боерса. Бүген сине, чибәркәй, хәләл җефетеңә илтеп ташларбыз, Алла кушса… К.Нәҗми.
Алланың биргәненә шөкер кара Аллага шөкер.
Алланың биргән көнендә кара Алланың бирмеш көне. Алланың биргән көнендә аның күлмәген-ыштанын алыштырды. Г.Исхакый. Алланың бирмеш көне Һәр көнне, көн саен кабатланып торган бер эш яки хәлгә карата әйтелә. Алланың каһәре төшсен каргау сүзе Кешегә җәфа салучы кемне яки нәрсәне дә булса каты каргаганда әйтелә. Кадалып кына китсен! Муены астына килсен. Алланың каһәре төшсен! Бары да шуңардан. Бары да шул явыз килененнән! Г.Ибраһимов.
Алланың кашка тәкәсе Чин-дәрәҗә я ялган шөһрәт аркасында башкалардан аерылып торган, үзгә булган кеше. Алар – «югары каста», Алланың кашка тәкәләре, төрмә – «аларның төп йортлары», иреккә чыгып, алар әз-мәз һава үзгәртеп кенә яшиләр дә тиз үк төп йортларына әйләнеп кайталар. А.Гыйләҗев. Карагызсана бу чәүчәләк байбичәгә, Алланың кашка тәкәсе диярсең, гел үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, янәсе. Мирас. Алланың рәхмәте төшсен Яхшылык теләгәндә әйтелә. Алла сакласын 1) Кемнең дә булса исән, сау-имин яшәвен теләгәндә әйтелә; 2) Хәвеф-хәтәрдән саклану теләге буларак әйтелә. Ишек төбендә:

Абау, бәреп үтерер, Алла сакласын!

дип чырылдаган хатын-кыз тавышы ишетелде. Ф.Хөсни. – Я, атасы, шулай

язгандыр инде. Бирик. Алла сакласын, әллә ниләр күрербез, – диде ул һәм елап та җибәрде. Ә.Фәйзи. Давыл чыкса да, күк күкрәп, яшенле яңгыр башланса да, безнең әби: «Хәвеф-хәтәрдән Алла үзе сакласын», – дип кабатларга ярата иде. Мәдәни җомга. Алла теләсә сөйл. к. Алла боерса. Исән-сау кайтсын гына, Алла теләсә, барысын да сөйләп бирермен. Н.Думави. Без, Алла теләсә, иртәгә кичкә сәфәргә чыгабыз инде. Ф.Әмирхан. Алла язган булса кара Алла боерса. Алла ярдәм бирсен кара Алла куәт бирсен. Алла ярдәм бирсен мескеннәргә. Г.Мөхәммәтшин
message-reply
alläIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
аллә
ällaIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
әлла
älläIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
әллә
allayIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
аллай
allamIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
аллам
allañIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
аллаң
allarIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
аллар
allauIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
аллау
allahIn Tatar definitionsIn Tatar definitions
аллах