Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“әле” – Tatar explanatory dictionary

äle
әле (Cyrillic)
Kalfakkay! Ebiyeñ yanına barıp kayt äle. Hälen belep kaytırsıñ.
message-reply
1
Cir yöze äle surätsez
message-reply
1
рәвеш, гарәп теле
1. 1) Шушы вакытта, хәзерге моментта, хәзер. [Буран] Элеккечә үк әле нык себерә иде. А.Мифтахетдинов. Әле беренче мәртәбә сугышка чыгучы яшьләр, сизелерлек каушап, картраклардан төрле киңәшләр сорый башладылар. Ш.Усманов. Әле менә тагын фронтка китеп барам. М.Җәлил

2) Хәзер дә, хәзерге вакытта да; һаман да (дәвамлы эш-процесс турында). Авыл, инде яктырып көн туса да, әле уянмаган, тирән йокыда сыман. Г.Тавлин. Лейтенант җилкапкага чыкты, тәнендәге киеренкелек әле сүрелмәгән иде. З.Фәтхетдинов

3) Моңарчы, моңа кадәр, бу көнгә кадәр. Татар театрының әле беркайчан да кешеләрне бозыклыкка өйрәткәне юк. Т.Миңнуллин. Тукаебызның да әле әллә никадәр серләре ачылмыйча ята булыр. Р.Батулла

2. кисәкчә 1) Боерык фигыль янында килеп, кемнән дә булса берәр төрле эш башкаруны сорау, кушу, үтенү яки берәр нәрсә эшләргә тәкъдим итү, мәгънәсен белдерә. [Сатучы Наиләгә:] Аларга лаек бүләк монда булмас, әйдәгез әле, үзем сайлашыйм. А.Гыйләҗев. Кәримҗан, Кәримҗан! Шул икраны, бик калын итеп, булки өстенә салып бир әле! Ф.Әмирхан. Мә әле, Сөләйман абзый, бусы – синең өлеш. М.Фәйзи

2) Теләк фигыль белән килеп, берәр нәрсә теләүне, үтенеп сорауны, ялваруны, нинди дә булса эшне бергә башкаруны һәм җиңелчә кушуны белдерә. Мин тагын: – Тагы бераз гына, бик аз гына торыйк әле; монда шундый рәхәт, шундый матур, – дидем. Ф.Әмирхан. Бераз йөреп керим, һавада булыйм әле, дип, урамга чыккан идем. А.Шамов

3) Сорау, хикәя җөмләләрдә үткән заман хикәя фигыль һәм соң кисәкчәсе

янында, килеп чыккан нинди дә булса бер хәлдән аптырап, каушап калуны, төрле сораулар белән бимазалануны, сәбәбен ачыкларга теләүне һәм ни эшләргә белмичә торуны белдерә. Нигә соң шулай булды әле бу? Нигә соң бүген генә Искәндәр аның төшенә килеп керде әле? Г.Үзиле. Ни өчен соң әле без туп-туры ут нокталары өстенә килеп чыктык? И.Гази. Безнең кунагыбыз кайда соң әле? Р.Ишморат. Нишли соң әле ул сездә? А.Шамов

4) Үткән заман хикәя фигыльнең барлык формалары янында килеп, эш яки хәлнең яңа гына башкарылуын белдерә. Нечкә бармаклар, дигәннән, күңелгә килде әле. Ш.Камал. Әнә аның аяк эзендә үләннәр дә калкып өлгермәгәннәр әле. Г.Бәширов

5) Хәзерге заман яки үткән заманның юклык формасындагы фигыльләр белән килеп, җөмләдә хәбәр ителгән эшпроцессның дәвам ителүен, ахырына кадәр тәмамланмаган булуын белдерә. Өянке бүгенгедәй хәтерли әле: бәйрәмгә ике көн кала, төне буе, гарасатлы давыллап, яшенле яңгыр яуды. М.Галиев. Ә доцент һаман сөйли иде әле, ак башлыгын түгәрәк башына кыңгыр салып, бүлмә буйлап йөренә-йөренә сөйли иде. М.Маликова

6) Киләчәк заман хикәя фигыльләр белән килеп, эшнең киләчәктә булубулмавын, үтәлү-үтәлмәвен, ихтималлыкны белдерә. – Басылып чыккач, үзеңә берне бирермен әле, Ает абзый, дип йөргән иде, бирә алмады, – диде Ает. М.Гали. Анысы өчен бер дә хафаланма, дөнья булгач, аларның да әче вакытлары булыр әле. Г.Камал. – Безнең очта да яңадан бәйрәм булыр әле! – дип кычкыра-кычкыра, мине коткардылар. Г.Ибраһимов

7) Исем, сыйфат, алмашлык, вакыт рәвешләреннән соң чикләү яки тыю мәгънәсен белдерә. Ул [илаһи рәссам]

«табигать» дип аталган олы картинасына һәр мизгелнең берәр яңа төсмерен кертеп тора. Бу үзгәрешләр әле зур останың иҗаты вакытында күзгә чалынмый, алар, бары тик эш тәмамланып беткәч кенә, бөтен матурлыгы белән күзгә ташлана. Ф.Яруллин. Син

яшь әле, постта тору – синең эшең түгел. Г.Гобәй. Юк, юк, гаилә турында уйларга иртә әле, дөнья күрәсе бар. А.Мифтахетдинов

8) Вакыт рәвешләре алдыннан, җөмләдәге хәбәрнең вакытына басым ясап, көчәйтү төсмере белән әйткәндә кулланыла. [Садрый:] Әле иртә икән, берсе дә килмәгән. Г.Камал. Әле кичә генә балалар ул ояны ашыга-ашыга эшләп бетерделәр. А.Алиш

9) Төрле сүз төркемнәренә караган сүзләр янында килеп, эшнең тәмамланган булуына ишарә итә; инде. 1942 елда ук әле Хуҗа Насретдин мәзәкләре аерым китап булып басылган булган. Татар иле

10) Бит, ич кисәкчәләреннән соң килгәндә, җөмләнең экспрессив-эмоциональ әйтелешен тагын да көчәйтү чарасы буларак кулланыла. Аларның бөтен гомере алда бит әле. М.Маликова. Гөлгенә кайтып кына төште бит әле. М.Җәлил. Шуның өстенә бит әле ул йорт эшләрен дә алып бара. Р.Ишморат

11) Нинди дә булса фактны ассызыклау, әйтелә торган фикернең тәэсир итү көчен арттыру яки бер төрле предметлар, билгеләрнең, бер һөнәр ияләре арасыннан берәрсенең нинди дә булса сыйфаты белән аерылып торуын күрсәтә. Уянып күз салсам, бүлмәм якты – Кай арада әле таң аткан? Ш.Галиев. Сугышта ул пулемётчы булган икән. Һәм ниндие генә әле! Ә.Гаффар

12) Хәбәрлек сүзләр, ләкин теркәгәче белән килгәндә, җөмләнең экспрессивлыгын көчәйтү чарасы буларак кулланыла. Ул сезнең өйдән күчеп киткәч, аның янына барганыгыз да юк әле, ахры. Р.Ишморат. Боларның тын калуын көпшә күплеккә юрап, ярый әле малайлар ябырылды. Ә.Баянов. Чаллыярдан китүемә байтак вакыт узды инде, ләкин әле ниндидер бер тойгы һаман да андагы эшләр, анда кичергәннәр белән яшәргә мәҗбүр итә. Г.Кашапов

3. терк. мәгъ. Тезмә кушма җөмләләр яки тиңдәш кисәкләр алдыннан килеп, вакыйгаларның, күренешләрнең яки предметларның бер-бер артлы, берсе икенчесен алыштырып, чиратлашып торуын яки кабатлануын белдерә.

Матушкин әле – елга аръягына, әле – кояш баешына, әле Аняның йөзенә, кояш баешы чагылган күзләренә карады. Ә.Мушинский. Әле аръяктагыларның җырлап таралуы ишетелә, әле түбән очныкылар сыздырып җибәрә. К.Тимбикова. Бу юлдан байтак кешеләрне әле – сугышка, әле, бәхет эзләргә, Пермь, Яраслау якларына озатканым бар. А.Гыйләҗев

Әле алай, әле болай Төрлечә, төрле рәвештә; тегеләй дә, болай да. Йөзен кара сакал-мыек баскан рум базарганы, юан, симез куллары белән, аларның билләреннән, беләкләреннән тотты, әле алай, әле болай боргалап, ханга аларны яхшырак карарга булышты, тегесен-монысын әйтеп торды. Н.Фәттах. Әле (дә) булса Шушы вакытка (көнгә, сәгатькә) кадәр, әлегәчә. Василий Михайловичның формалы кием яратуы һич тә аның элекке хәрби кеше булуына һәм, шуңа күрә, әле дә булса, хәрби тормыштан аерылып җитә алмавына кайтып калмый иде. Н.Фәттах. Аның нечкә хәтфә шикелле йөрәккә ягылган тетрәүле матур тавышы, әле дә булса, Мохтарның исеннән чыкмый иде. Ш.Камал.
Әле генә Яңа гына, хәзер генә, күптән түгел; шушы арада (булып үткән эш-хәл, вакыйга турында). [Кызларның] Икенчесе әле генә өзелгән каен себеркесе белән --- идәнне себереп йөри иде. Г.Гобәй. Бик күптәнге танышлар яки каядыр еракка китеп торган һәм әле генә очрашкан кешеләр кебек, бер-берсенә сыенышып утырдылар. Г.Кашапов. Әлерәк кенә кара әле генә. Әлерәк кенә Хәнифә апаны алып кайтып киттеләр. А.Гыйләҗев. Фәрхәнә апа, әлерәк кенә үзенең укучылары янында уңайсыз елмаеп торган кебек, бу юлы да елмаеп тик торды. Н.Фәттах
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “әле” in Tatar language – 1. 1) Шушы вакытта, хәзерге моментта, хә...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "әле"?
Ask a question if something is not clear about the word "әле".