TatarTatar

Definition of агым – Tatar explanatory dictionary

agım

агым (original transcription)

agym (english transcription)

1. 1) Елга юлы буйлап аккан су хәрәкәте. Без тизрәк каты агымны үтеп, агым акрынрак булган аргы якка чыктык. Р.Рәхим. Ә елга коточкыч агым белән ага. Ф.Яруллин. Бикмуш бабай, чалбарының бер генә балагын салган килеш, су читенә үк килеп кычкырды: – Кызы-ым, бик эчкә кермә, агым алып китмәсен. Г.Гобәй. Менә пароход --- берничә тапкыр өзепөзеп кычкыртты да, каты су агымын ерып, авыр, салмак кына кузгалып та китте. Ә.Еники

2) Диңгезләрдә, океаннарда үзенең аерым сыйфатлары белән аерылып торган су массасы, ташкын хәрәкәте. Гольфстрим җылы агымы белән лабрадор салкын агымы бергә кушылган урында температура 10–12оаерма күрсәтә. Кызыклы география

3) Физик мохиттәге тирбәнешле хәрәкәт; һава дулкыны. Көчле һава агымы тәэсире нәтиҗәсендә җисемнәрнең хәрәкәткә килүе. Физика

4) күчерелмә мәгънәдә Бер-бер артлы бер юнәлештә хәрәкәт итүче ишле төркем, әйберләр

теземе. Күпме яшьләр шәһри Казанга укыр өчен агылып килмәде! Менә шул агымга ияреп, мин дә киттем. Ә.Еники. Озак та үтмәде, Болак ягыннан ташкын кебек килгән халык агымы күренде. Җ.Фәйзи

5) күчерелмә мәгънәдә Тормышка караш, уй, фикер һ.б.ш. кебек хис-тойгыларның эзлекле юнәлеше, барышы. Аларда язмышның бу агымына каршы барырлык куәт юк. Г.Ибраһимов

6) күчерелмә мәгънәдә Иҗтимагый эшчәнлек яки әдәбият-сәнгать өлкәсендәге юнәлеш. Шулар буенча аның [шәкертнең] сәяси, иҗтимагый агымнарга да карашы үзгәрде. Г.Ибраһимов. Уйлыйм ки, әгәр Каргалыда үскән булсам, мин дә шул агымга ияреп киткән булыр идем, бу

«язучылык» дигән шактый азаплы кәсеп, бәлки, төшемә дә кермәс иде. Ә.Еники. Бу әлегә без белмәгән, аңламаган «торгынлык» дип аталачак чор башланды. Яңа диссертацияләр агымы башланды. М.Мәһдиев. Әдәбиятта романтизм агымы

7) күчерелмә мәгънәдә Хисләр ташкыны, эчке кичерешләр агышы. Әминә көймәдән сикергәндә егыла язды да, мин аны тотып калдым. Аның тәненең җылылыгыннан минем тәнемә кайнар бер агым – бер электрик агымы йөгерде. Гали Рәхим

2. с. мәгъ. Ага торган, агып торган, хәрәкәттә булган. Ә агым су ага, миңа

«әйдә» дигән сыман бөтерелеп, уйнакланып ага да ага. Ә.Еники. Биек тауга менимме, агым суга керимме? С.Сөләйманова. Агым суга ташламыйлар Ак каен каерысын… Җыр

Агымга иярү Күпчелеккә иярү, башкалар ни эшләсә, шуны эшләү. Агымга каршы бару Җәмгыятьтә урнашкан, гадәти булган берәр шаблон карашларга, юнәлешкә, тәртипкә каршы чыгу, алар белән килешмәү. Агымга каршы йөзү кара агымга каршы бару. Агым уңаена йөзү 1) Тормыш барышына буйсынып яшәү; нинди дә булса юнәлеш уңаена хәрәкәт итү; пассив яшәү; 2) Үз фикерең булмау; кем өстен чыкса, шуның фикеренә кушылу

1. и. Агу(II) хəрəкəте. с. Ага торган [агым сулар өстендə].
с. Көчле ага торган, ташкын [агым сулы елга буенда] 2. Диңгезлəрдə,
океаннарда су массасы бер юнəлештə даими хəрəкəт иткəн урын
[Гольфстрим агымы] 3. Зур һава массалары хəрəкəте 4. Суның
өстендə агып бару 5. күч. Бер-бер артлы, өзлексез хəрəкəт итеп
торган əйберлəр теземе. Бер-берсеннəн калмыйча туктаусыз бер
якка баручылар хəрəкəте 6. күч. Тормыш, фикер, уй һ. б. ш.
нəрсəлəрнең юнəлеше, барышы 7. күч. Əдəби яки иҗтимагый-
политик юнəлеш. АГЫМ СИСТЕМАСЫ -Өзлексез, тоташ, конвейер
системасы белəн башкарыла торган җитештерү алымы