Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“абый” – Tatar explanatory dictionary

abıy
абый (Cyrillic)
исем
1) Үзеннән олырак яшьтәге ир туган. Менә хәзер дә ул аны күргәндәй булды, һәм абыйсы, имеш, ишекне ачып керер дә: «Солтан монда торамы?» – дип, энекәше белән килеп күрешер төсле. Г.Кутуй. Шул арада бертуган абыйсы Гомәрнең, туганнан туган абыйсы Ибраһимның «халыклар атасы» җәһәннәмендә һәлак булулары турындагы хәбәр килеп ирешә әтиебезгә. Р.Әмирхан. Күпме генә яшереп маташсаң да, үзеңнең – мулла малае, абыеңның әүвәлге Колчак әфисәре икәнен дә беләләр анда. Р.Әмирхан

2) Яшь ягыннан сөйләүчедән олырак ир кеше исеменә кушып әйтелә. Карт сугышчы Давыт абый сөйләвеннән туктады. Г.Кутуй. Әкрен генә [баян] уйный башладым. Гадәттәгечә, салмак көйләрдән башлап, кыскарак көйләргә, аннары бию көйләренә, соңрак мажор ладка, тантаналы моңнарга тоташканымны Сафуан абый сикереп торгач аңладым. Ә.Баян

3) сөйләм телендә Яше ягыннан олырак, исеме билгеле булмаган ир-атның профессиясенә кушып әйтелә. Матрос абыйлар чуен бүкәнгә эләктерелгән тимерчыбык арканнарны пароход эченә тартып алдылар. Г.Мөхәммәтшин. Бала-чагалар да, борыннарын тартып, башларын бәпкә төсле кыңгырайтып, ят абыйга шикләнеп карыйлар иде. А.Гыйләҗев
message-reply
1. Үзеңнəн олырак ир туган 2. Үзеңнəн олырак ир кеше.
Шундый кеше исеменə кушып əйтелə. Шундый кешегə эндəшү сүзе.
Балаларның ир укытучыга эндəшү сүзе
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “абый” in Tatar language – 1) Үзеннән олырак яшьтәге ир туган. Менә...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "абый"?
Ask a question if something is not clear about the word "абый".