Tatararrow-right-bold-outlineNogai Learn Tatar

“котып” on Tatar-Nogai dictionary

kotıp
котып (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
исем, гарәп теле
1. 1) Җир шары (һәм башка планеталар) күчәренең
шар өс леге белән кисешкән ике шартлы нок тасының берсе; полюс.
Чү, күләгә! Нур бөркегән кояш Кергән кебек булды болытка, Түгел,
Амундсенның дирижабле Очып бара Төньяк котыпка...
Ф.Кә рим.
Ильич булыр җирнең һәр чигендә, Котыпларда, сахра, тауларда ---.
И.Шәфиев
2) Шуның төньякта урнашканы, төньяк полюс. Әгәр шушы Күктау
булмаса, Мәскәү дә, экватор да, котып та гап-гади географик
төшенчәләр булып кына калырлар иде.
А.Гыйләҗев.
--- Себер өчен монысы да гаҗәп түгел, чөнки котып белән чүл
арасында ята бит ул, монда җәй көне кар яварга, ә кыш көне яңгыр
коеп китәргә дә мөмкин.
Ф.Бәйрәмова

3) Гомумән, шул урын тирәлегендәге мәйдан; төньяк. Безне хаҗга
алып барам, ди бит, ә үзе, бәдбәхет, --- безне әллә нинди зәмһәрир
салкыннары булган җирләргә, котып якларына алып киткән!

А.Расих. Кыш ияртеп, котып якларыннан Килә кошлар – карабүрек-
ләр ---.
Ә.Баян. Бар да пардан... – Ап-ак кардан Кырлар юрган
ябынган. Салкын җилләр Әкрен генә Исә котып ягыннан.

Җ.Тәрҗеман
4) иск. күч. Ниндидер бер өлкәдә зур уңышларга ирешеп танылу
алган абруйлы кеше. Үзе яшәгән дәвернең котыбы булу
5) күчерелмә мәгънәдә Капма каршы якларның берсе. Мондый кыю тәвәккәллек тиз
арада халыкны социаль яктан ике котыпка аерды да куйды.

Ә.Еники. «Мөгаллим» һәм «Мөгаллимә» – әлеге фаҗиганең ике
котыбы.
М.Гайнетдинов
6) күчерелмә мәгънәдә Салкын урын; салкынлык.
Тагын котып эчендә кыш чыгасыз инде. – Ха-ха-ха! – дип кешнәп
кычкырды --- [Тимерҗан].
В.Имамов. Тора-бара бу йорт котыпка
әйләнгәндәй тоелды.
Р.Мулланурова. Ил кодрәте – кылган догабызда,
Кыйбла тарафына йөз тотып... Изге дога... намаз вакытында Эри
йөрәктәге мең котып.
Ф.Гыйззәтуллина
2. с. мәгъ. Котыпка 1. (1 мәгъ.) бәй ле. [Бату хан:] --- Минем Урдам
котып яктан, туң даладан алып Каф тауларына, Кырын Атауга
хәтле сузылачак.
В.Имамов. Алар [таулар] Зәйтуганны котып яктан
искән салкын җилләрдән саклап торалар кебек.
Ф.Бәйрәмова
Котып кебек Бик салкын. Котып кебек суык дәрьясында Ничек
кенә яшәп калырга?
Л.Шәех. Котып сал кынлыгы кара котып
салкыны
. Үзем сораган ихлас киңәшкә син әйткән боздай салкын
сүзләрне ишеткәч, --- бөтен тәнемә котып салкынлыгы иңде!

М.Вәли Барҗылы. Котып салкыны Үтә салкын һава, ачы, зәмһәрир
суык. Чүпрә саткан өчен тотып япканны, андый кыланмышлар өчен
утырталар да утырталар инде... һәм аның [Заһидәнең] бәгыренә,
котып салкыны булып өерелеп, утыз җиденче еллар-
ның шаукымы бәреп кергәндәй булды.


М.Маликова. Гамирның күз күреме тарайганнан-тарайды,
колакларында бертуктаусыз су шаулады, котып салкыны бөтен
тәнен биләп алды.
Х.Шир мән. Өйдә котып салкыны: мичкә ягыл-
маган, ашарга пешерелмәгән.
Ватаным Татарстан
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
сущ.
1) геогр. полюс || полярный, северный
Көньяк котып — Южный полюс
Төньяк котыпны тикшерүче — исследователь Северного полюса
котып бозлары — полярные льды
котып экспедициясе — полярная экспедиция
котып аюлары — полярные медведи
котып төннәре — полярные ночи
2) перен. полюс; противоположность
әйтерсең, кешенең тормышы уңыш һәм уңышсызлыктан гына тора, шушы ике котып арасында башка берни дә юк — как будто жизнь человека состоит только из побед и поражений и между этими полюсами больше ничего нет

- котып балкышы
- котып йолдызы
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
и.; с. pole; Котып даирә - polar ring
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
pol m.; төньяк котып nordpol m.; көньяк котып südpol m.; котып балкышы nordlicht n.; котып аръягы jenseits des polarkreises m.
message-reply
Meaning of “котып” in Nogai language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "котып"?
Ask a question if something is not clear about the word "котып".