Tatararrow-right-bold-outlineNogai Learn Tatar

“иркә” on Tatar-Nogai dictionary

irkä
иркә (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
сыйфат
1. 1) Сөюне, иркәләүне, назлауны ярата торган. Артыкбикә иркә
балалар төсле шат һәм җил шикелле җитез кыз булып чыкты.
М.Әмир.
--- иңгә менеп кунакларга гына торган бәйләнчек, симез һәм иркә Тимошаны
бөтенләй җене сөйми иде Мәрьямнең.
М.Маликова. Әлегә мин – кадерле, иркә
малай. Әбинең, әти белән әнинең бердәнбере.
Р.Хафизова
2) Сөекле, кадерле, яраткан. Шаһзадәнең иркә сөяркәсе әйтте бер көн, назлап
сөйгәнен.
М.Җәлил
3) Артык иркәләү, яратудан узынган, көйсез; назлы. Ул арада назлы, иркә килен
Гыйззелбанат үзенең каенсеңлесе Гөлбануны теге өйдән --- бу өйгә китереп
тә җиткерде.
Г.Ибраһимов.
...Әйтерсең лә [Җәүдәт] --- кызларның кирәгеннән артык иркә, үзсүзле булып
үсүен --- хәтерләми.
Т.Галиуллин. Ул [Фирзан] – кап-кара чәчле, нәзек сөякле,
тугыз апасы куенында гына үскән иркә малай.
М.Галиев
4) Ягымлы, назлы, назлаучан, ир кәләүчән, йомшак. Зиләйлә иркә хәрәкәт белән
аның керфекләрен сыйпаштырды.
М.Маликова. – Нәҗип! – диде Наилә, кыз
чагындагы көмеш, иркә тавышы белән.
А.Гыйләҗев. Гөлгенә ирен таң калып
тыңлады һәм: «Баш бар икән үзеңдә!» – дип, Хәйригә иркә караш ташлады.

Ф.Яруллин
2. рәв. мәгъ. 1) Артык иркәләнеп, назланып. --- аның кулыннан бер эш килми:
ул хәлле ата-ананың бик көтеп алган, кадерләп үстергән ялгыз баласы иде,
иркә үсте.
Г.Ибраһимов. Фатыйма баланың иркә үсүен яратып бетермәсә
дә, иренең шатлыгын уртаклаша.
И.Гази. [Галя] Гаиләдә иркә үскән, ни
кыланса, шуны килештергәннәр, ни әйтсә, шуны үтәп торганнар.

М.Насыйбуллин
2) Ягымлы итеп, назлы итеп, йом шак итеп. Башкалар да гел мактап тора
иде бу сестраны, ләкин, минем ышануымча, ул бары тик миңа гына шулай
назлы, иркә итеп орына иде шикелле.
М.Маликова. --- сабыйның үзәк өзгеч моңы
--- әрем, эт эчәгесе, каз катламасы, пәйгамбәр сагызының хуш исләре белән
бергә кушылып, сулыш


юлларын иркә кытыклый ---. А.Хәлим
// Наз, сөю күрмичә. --- ата-анамның иртә үлүенә бик кайгыра идем. Назсыз,
иркәсез үскән сабый чагымны хәтерләп, баламны әнкәем өчен дә иркәләргә,
сөяргә тырыша идем.
Г.Кутуй
3. и. мәгъ. 1) Сөйгән, яраткан кеше (гадәттә, хатын кыз). Әйтсәгез лә минем
иркәмә, Зәңгәр күлгә барсын иртәгә!..
М.Җәлил. Бик ярата торган кеше
генә Сагына шулай үзенең иркәсен.
Р.Ишморат. [Сәет] Иркәсен коткарса,
аны башкача сөяр, --- гел матур сүзләрдән тәсбих төймәләре тезәр иде.

Т.Галиуллин
2) Иркәләү, яратып карау; яхшы мөнәсәбәт, наз. Ирнең каны уяна, ачуы югала,
Һаҗәрнең иркәләре ялкынында күңеленең барлык вәсвәсәләре юкка чыгалар.

Г.Ибраһимов
3) иркәм Яратып, иркәләп әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. Аерылабыз, иркәм,
мин китәмен Ватан сугышлары кырына ---.
Ф.Кәрим. Әби, ике арадагы читән
буена килеп, яңадан дәште:
– Эшең ашыгыч булмаса, кереп чыкчы, иркәм.
Г.Галиев. – Я, әйдә керик,
иркәм! – диде Мөнирә.
Ә.Еники
Иркә песи Гел иркәләнеп, наз ланып торучы (күбесенчә бала чагага карата
әйтелә). Үзенә игътибарны алмыйча, мыштым гына чишенеп, юрган
астына иркә песи баласыдай чума белгән Зөлфиясе сихерләдеме.
Т.Га лиуллин.
Иркә тай Ярату, наз көтеп сырпаланып йөрүче яшүсмер балага яратып
әйтелә. Карлыгач түзмәде:
– Ут эчендә калдым гуй мин дә, иркә таем! – дип, үзенең фаҗигасен сөйләп бирде.

Г.Ибраһимов
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new

1. прил.
    1) ласковый, нежный (взгляд, друг)

  • иркә сүзләрласковые слова
  • иркә тавышнежный голос

    2) изнеженный, избалованный, любимый

  • иркә балаизбалованный ребѐнок
  • иркә кешеизнеженный человек

2. сущ.
    1) баловень, неженка, любимица

  • ул анасының иркәсеон любимец своей матери

    2) нега, ласка

  • ата-ана иркәсеродительская ласка

    3) возлюбленная, избранник

  • язмыш иркәсеизбранник судьбы


  • - иркә тай
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
с.; и. 1. affectionate, delicate; и. 2. effeminate, sensitive; и. 3. pet, favourite
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
verzärtelt; verweichlicht; verwöhnt; verhätschelt // liebling m.
message-reply
Meaning of “иркә” in Nogai language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "иркә"?
Ask a question if something is not clear about the word "иркә".