Tatararrow-right-bold-outlineKumyk Learn Tatar

“кабер” on Tatar-Kumyk dictionary

qaber
кабер (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
исем, гарәп теле
1) Мәет җирләү өчен махсус тәртипләрен үтәп
казылган чокыр; мәет җирләнгән урын, гүр. Кабер өелеп бетүгә,
рота командиры үзенең будёновкасын салып, Бикмуш бабайның
кабере өстенә куйды.
Г.Гобәй. Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
каберенә эзне суытмас.
М.Җәлил. Аның ире полк командирының
урынбасары булган, ул хатын иренең каберен күрергә килгән.

Г.Ахунов
2) күчерелмә мәгънәдә Үлем, һәлакәт. Дошман өчен совет иле кабер генә була ала.
Ә.Исхак. Бу чокыр калганнарына – немец, фин еланнарына –
котылмас кабер булыр.
Ф.Кәрим
Кабер алу Үлү, гүр иясе булу. Анамны хәтерли алмыйм: минем
гомерем яшь ярымга җитмәстән элек, аны кабер алган.

Г.Ибраһимов. Кабер
газабы
1) Ислам динендә: үлгәннән соң кабергә күмелгәч чигеләчәк
газап;

гүр газабы. Уф Алла, кабер газабы да хак, Мәкәрҗә дә хак диеп, бик
киң сулыш алды.
Ш.Мөхәммәдев; 2) поэт. Газаплы, авыр тормыш.
Кабер газабы чигү 1) Ислам динендә: үлгәннән соң кабердә газап
чигү; 2) Бик нык борчылу, өзгәләнү. Кабергә басу кара кабер якасына
басу
. Әй, картлач, үзенең бер аягы кабергә баскан, үзе кеше
тикшереп торган була.
Р.Ишморат. Кабергә кертү Вакытсыз
үтерү яки үләр хәлгә җиткерү. Салкын барак өч баласын тереләй
кабергә керткән.
Г.Кутуй. Син түгелме әтине вакытсыз кабергә
кертүче?
Ш.Әхмәдиев. Кабергә керү кара кабер табу. Кабаланып,
кешедән элек кабергә барып керде.
И.Гази. Кабердән чыккан кебек
(төсле)
1) Бетеренгән, хәлсез, авыру кеше турында; 2) Ерактан, тонык
кына ишетелгән тавыш турында. Шушы арада лабазның аръягыннан
әллә нинди сөйкемсез җикеренүләр, кабердән чыккан тавышлар
шикелле авыр ыңгырашулар ишетелә башлады.
Ш.Камал. Каберең
ерак булсын
«Бу яман кешеләр белән бәйләнеш тотарга ярамый»
мәгънәсендә. Каберең якын (янәшә) булмасын кара каберең ерак
булсын
. Кибетче Сирайныкыларга каберең якын булмасын.
Ф.Хөсни. Куян Кыямның ачуы килүен яшереп булмый, Миргазыйга
тәмам үпкәләп, турсайган иренен итәгенәчә асылындырып,
бөтенләй дә икенче урынга ук күченеп утырган. Имеш, мондый
кешегә каберең якын булмасын, рәхмәтсез, гөнаһ шомлыгы!
Ф.Яхин.
Кабер казу Үлем теләү, һәлакәт әзерләү, юкка чыгару өчен астыр-
тын эшләр башкару. Революция яши, һәм ул үзе турында белдерер әле
сезгә, кабер казучы әфәнделәр…
К.Нәҗми. Кеше үлем алдында
булган, үлә башлаган, ә сез, бәладән йолып аласы урынына гайбәт
чәйнәшеп, аңа кабер казыгансыз.
Г.Кутуй. Ул мәңгегә кире кайтмас
итеп искелеккә казый каберне.
Ә.Исхак. Кабер кебек Бик тар, кы-
сан һәм караңгы. Өй бер якка салынып тора, тәрәзәләре ватык, эче
кабер кебек караңгы...
Ш.Камал. Бүлмәң кабер кебек: тар, кысан,
утырам дисәң – урындыгың юк.
И.Гази. Кабер кочу

кара кабер алу. Күптән инде мескенне салкын, юеш кабер кочкандыр.
Ф.Бурнаш. Кабер сөале (соравы) Ислам дине буенча: үлгәннән соң
кабердә соралачак сорау(лар). Кабер табу Һәлак булу, үлү, юк булу.
Йолдыз кебек атылып төштем туфрагыңда кабер табарга. А.Алиш.
Кабер тынлыгы Шомлы, тирән тынлык, бернинди хәрәкәт
беленмәү. Дөнья тынды, зинданны кабер тынлыгы каплады.
Г.Ибраһимов. Кабер якасына басу Үләр көннәре якынлашу,
гомер бетү. Кабер якасына килгәнсең бит инде. Ш.Камал. Кабер
якасына җитү
кара кабер якасына басу. Кабер якасына килү кара
кабер якасына басу. Кабер якасында 1) Үләр хәлгә җиткән, үлемгә
якынлашкан, гомере беткән. Каберем якасында мин инде. Ф.Бурнаш;
2) Үлгәндә. И туганым, алтыннарның алтын түгеллеген, ә дөньяның
– кояш, урман-кыр, су-дәрьяларның – чиксез кадерле алтын
икәнлеген без бик соңлап, кабер якасында гына аңлыйбыз икән шул!

Р.Хисмәтуллин
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
сущ.
могила, погребение, захоронение книжн. || могильный, гробовой, надмогильный, надгробный
туганнар кабере — братская могила
кабер ташы — надгробный камень
••
кабер алу — умереть
кабер газабы — очень тяжѐлая, мучительная жизнь
кабер казу — рыть могилу, готовить смерть, готовить гибель (кому-чему-л.)
кабер табу — найти себе могилу (где-л.)
кабер тынлыгы — гробовая тишина; гробовое молчание
кабер якасына килү (җитү) — см. кабер якасында тору
кабер якасында булу — быть на краю могилы
кабергә (гүргә) кертү — вогнать в гроб
кабергә кергәнче — по гроб, по гроб жизни
кабердән чыккан төсле (кебек) — как (вышедший) из могилы (об очень худом и слабом человеке)
каберең ерак булсын, каберең якын (янәшә) булмасын — не дай бог лежать с ним рядом (в могиле)
- кабер якасында тору
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
и. grave, tomb
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
grab n.; grabhügel m.
message-reply
Meaning of “кабер” in Kumyk language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кабер"?
Ask a question if something is not clear about the word "кабер".