Tatararrow-right-bold-outlineKumyk Learn Tatar

“абруй” on Tatar-Kumyk dictionary

abruy
абруй (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
исем, фарсы теле
1) Җәмгыятьтә, халык алдында ышаныч, хөрмәт, зур ихтирам казанганлык; авторитет. Соңыннан бу мәшһүр ханым [Нурсолтан] Казан вә Кырым ханнары нәсел җебен башлап җибәрүчеләрдән саналып, абруе үсә, исеме төрле дастаннарда җырланып, риваять-легендаларга кереп китә. Ф.Урманче. Мәхдүмнәрнең берсенә никахланып алсаң, --- дәүләт байлыгы да, шөһрәт абруе да табыла. Т.Гыйззәт. Бәяләрне куйганда, сыйфаттан бигрәк, теге яки бу малны эшләп чыгарган фирманың, илнең, хуҗаның абруе өстенлек ала. Т.Галиуллин // Рейтинг. Гәзитнең абруен һәм популярлыгын, еш кына очракларда, аңа язышкан мәшһүр шәхесләр, аларның заманга муафыйк язмалары билгели. Р.Әмирхан. Фирка исеменнән сыланган җәзаның абруе нинди югары иде ул заманда. Кол муенына сугылган тамга төсле, ерактан күренеп, хәбәр салып тора. Т.Галиуллин

2) Исем, дәрәҗә, кайсы ягы белән булса да танылганлык, атаклылык; намус, дан. Хәтта ул үз баласының абруе өчен генә дә көенми, сугыштагы ирләрен онытып, азып-тузып йөрүче хатыннарның барысын да күралмый, алар Хәдичә түтинең иң авыр дошманнары иде. Г.Бәширов. Нәфыйк Чумара шундый абруйга ия. Аңардан куркалар

ул усаллансамы! Ул тузынсамы!..

Ш.Галиев

3) Намус; гыйффәтлелек, сафлык. Кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә – юл өстендә. Мәкаль. Егет, кызаруын яшерер өчен, йөзен читкә борды. Бу инде егетлек абруена сугу иде. Г.Бәширов

4) Берәр төркем, коллектив эчендә дәрәҗәле, ихтирам казанган кеше. Нык абынгач ялган абруйларга, Таныйм хәзер алар битлеген. А.Хәсәнов. Көнчыгыштагы дини сүз, агымнар белән җәдитчелек арасындагы зур аерма менә шуннан гыйбарәт тә инде – абруй артыннан барумы, әллә инде, тәнкыйтьчел фикер йөртеп, аң-белемеңне күтәрүме? Казан утлары

Абруен җую кара абруе югалу.
Абруе югалу Исемен, дәрәҗәсен җую, үзенә, сүзенә илтифат бетү. Ниһаять, урам сүзләре белән ваксынса, килене каршында абруен югалтачагын тоеп, сүзне Нәфисәнең йөрәгенә якын урыннан башлап җибәрде. Г.Бәширов. Япон сугышыннан соң абруйларын югалттылар. К.Нәҗми.
Абруй казану Яхшы исем алу, халык арасында хөрмәткә ия булу. «Син теге җыелышта критика сөйләп кенә абруй казанмакчы идеңмени?»дип, теңкәмә тия башлады председатель. А.Расих
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
сущ.
1) честь, доброе имя (коллектива, своей родни, девушки); добрая репутация (слава), авторитет (начальника, предприятия, учреждения)
см. тж. авторитет
кыз абруй е кыл өстендә, кылдан төшсә - юл өстендә — (посл.) девичья честь - на волоске, не удержаться - на дороге ей валяться
2) в притяж. ф. абруе честь, гордость (чего, кого.-л.)
илебезнең абруй е ул — он - честь (гордость) нашей страны
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
и. honour
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
1. ansehen n., achtung f., guter ruf m. 2. tugend f., ehre f.
message-reply
Meaning of “абруй” in Kumyk language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "абруй"?
Ask a question if something is not clear about the word "абруй".