Tatararrow-right-bold-outlineKarachay-Balkar Learn Tatar

“кече” on Tatar-Karachay-Balkar dictionary

keçe
кече (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
сыйфат
1. 1) Күләме зур булмаган, кечкенә; киресе: зур. Бераздан
кече капка тар гына булып ачылды, юан чылбыр аңа киң ачылырга
ирек бирми иде.
Р.Батулла
2) Берәр кеше белән чагыштырганда ел исәбе буенча яшьрәк. Апуш
кыюсыз гына сәке йөзлегендә утыра. Аны хуҗабикә Зөһрә, аның
өлкән кызы Сабира, кече кызы Саҗидә җентекләп тикшерә.

Р.Батулла
3) Рәсми атамаларда: дәрәҗәсе, вазифасы буенча түбәнрәк булган.
Отставкадагы милиция майоры, ул вакыттагы кече лейтенант,
университетның юридик факультетын бетереп эшкә килгән егет
---.
Ф.Яхин. Шулай бервакыт кар тутырып чәй кайнатып эчим
генә дигәндә, Әхәт янына кече лейтенант һәм аның иптәше килеп
басты ---.
Р.Кадыйров

4) Кайбер атамалар һәм ялгызлык исемнәре составында: кечерәк
күләмдә булган. [Сәетзадә хәзрәт Гыймаев:] Ватан – ул абстракт
төшенчә. Ә менә кече ватан – тәгаен нәрсә. Ул – туган нигез,
туган авыл
---. Ватаным Татарстан
2. и. мәгъ. Сабый, бала; гомумән кечкенә булу. Олы, кече берләшеп,
илгә хезмәт итәрбез, Берләшеп хезмәт итсәк, рәхәт гомер итәрбез.

Г.Камал. Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә.
Ф.Яруллин
Кече күңелле Башкаларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучан,
кешеләрне ихтирам итүчән, хөрмәт күрсәтүчән зат турында. «Сәер
кеше!
дип уйлана карчык аның [шагыйрь] артыннан. – Ләкин
әйбәт кеше үзе, кече күңелле ---».
Ә.Еники
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
1. прил.
1) маленький, малый
кече зал — малый зал
2) младший; малый; меньший, меньшой
кече сеңел — младшая сестра
кече яшьтәге балалар киеме — одежда детей младшего возраста
3) младший (по званию, должности)
кече лейтенант — младший лейтенант
кече фәнни хезмәткәр — младший научный сотрудник

- кече капка
- кече тел
- кече як
- кече яшьтән
••
кече күңелле — добрый, почтительный
кече телгә дә йокмау (тимәү) — было слишком мало (о еде, питье)
олы телдән үтмәде, кече телгә дә йокмады — (погов.) с языка ушло, до язычка не дошло (т. е. не распробовал)
2. сущ.
младший, малый
олылар сөйләгәндә, кечеләр тыңлап тора — (погов.) когда взрослые говорят, малые слушают
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
с. 1. little, small; с. 2. junior, younger
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
klein
message-reply
Meaning of “кече” in Karachay-Balkar language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кече"?
Ask a question if something is not clear about the word "кече".