Tatararrow-right-bold-outlineKhorasani Turkic Learn Tatar

“коточкыч” on Tatar-Khorasani Turkic dictionary

kotoçkıç
коточкыч (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
сыйфат
1. 1) Бик тә куркыныч, хәтәр; дәһшәтле. Коточкыч

тавыш белән күк күкрәп җибәрә. Г.Ибра һимов. Чынлап та,
коточкыч шартлау яңгырады, --- Хәсәнбай бөтенләе белән төтен
пәрдәсе астында калды, һәм ул төтен озак вакыт таралмыйча тор-
ды.
М.Кәбиров
2) Ямьсез. Күрәсең, бу минутта минем төсем коточкыч булган
булса кирәк.
А.Шамов. Мин барысы өчен дә Аны, тик Аны гаепләдем.
Ни өчен әле ул мине – коточкыч бер кешене яратырга булган?

А.Әхмәтгалиева
3) Бик көчле, каты. Бераздан коточкыч буран кузгала. А.Алиш. Ат,
боргычланган ирененең коточкыч әрнүеннән аңын җуйган кебек,
кинәт тынычланып калды.
Г.Әпсәләмов
4) Бик яхшы. Коточкыч хәтер үзендә: тарихчы белергә тиешле
йөзләрчә исемнәрне һәм даталарны ул күңелдән генә әйтә дә бирә.

Ә.Еники
5) Бик зур, чиктән ашкан, күтәрә алмастай, әйтеп бетерә алмаслык.
Бер көн эчендә бер-бер артлы ишелеп төшкән коточкыч яңалыкларга,
шулай итеп, тагын бер яңалык өстәлде.
Н.Фәттах. [Камәрия
Талиягә:] Никадәр гөнаһсыз җаннарны харап иттең... Иреңә ко-
точкыч борчу, хурлык китереп, йөрәген җәрәхәтләдең.
Г.Галиева
6) Бик авыр тәэсир итә торган (сүз ләр тур.). [Райбашкарма
председателе Галиуллин:] – Үз яныма торырга кермәссең бит, –
дип, коточкыч сүзләр тезеп китте.
Г.Кутуй. Ничек әйтә алды
икән карты шундый коточкыч сүзләрне?
Н.Фәттах
7) Бик начар, бик яман, тискәре; бик тәэсирле. Газеталардан
сугышның кайнар сулышы бәрелеп тора, фашистларның коточкыч
ерткычлыгы, алар коллыгына дучар булган совет кешеләренең
башыннан узган дәһшәтле вакыйгалар күз алдына килә.
Г.Бәширов.
Тора-бара мин инде боларның барысына да шулкадәр ияләштем,
үземнең дә шушы коточкыч дөньяда коточкыч кеше икәнлегемә
шулкадәр ышандым.
А.Әхмәтгалиева

2. кис. мәгъ. Бик тә, гаять, үтә, артык. Шуннан, улым, коточкыч зур
балык өскә килеп чыкты да кармакны өзеп ычкынды.
Т.Гыйззәт.
Бу коточкыч авыр сугыштан соң, Бу сагынычлы озак елдан соң,
Туган җирең түбәләрен күргәч, Таш булсаң да, дустым, еларсың.

Ш.Маннур. Кайда коточкыч тирән бер су ага... Шунда мин
ташлыйм бәгырьнең валчыгын... Нинди көч бар соң шуңардан
башкага?!
Ф.Бурнаш. Аннан соң аның ире коточкыч көнче булып
чыкты.
Ә.Фәйзи
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
1. прил.
1) ужасный, чудовищный, страшный, опасный, кошмарный
коточкыч хәбәр — ужасное известие; ужас, кошмар
коточкыч хәлгә тару — попасть в страшное положение
коточкыч давыл — страшная буря
коточкыч ыгы-зыгы — ужасная паника
коточкыч төш — кошмарный сон
2) невыразимый, неописуемый, неимоверный, безмерный; потрясающий; страшный, жуткий, чудовищный, зверский; адский
коточкыч хәсрәт — невыразимое горе
коточкыч көч — неимоверная сила
коточкыч явызлык — чудовищное злодеяние
коточкыч күренеш — потрясающее зрелище
3) плохой, дурной, скверный, дрянной, худой
коточкыч эш эшләгәнсез — вы совершили скверное дело
2. нареч.
1) ужасно, страшно, чудовищно, кошмарно
башым коточкыч сызлый — ужасно болит голова
2) перен.; прил. и нареч. крайне, слишком, чрезмерно, чересчур, не в меру
коточкыч авыр — крайне тяжело
коточкыч кыен — чересчур трудно
коточкыч матур — не в меру красивый
коточкыч күп халык — чрезмерно много народу
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
с. dreadful, horrid
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
schrecklich; furchtbar; ungeheuerlich
message-reply
Meaning of “коточкыч” in Khorasani Turkic language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "коточкыч"?
Ask a question if something is not clear about the word "коточкыч".