Tatararrow-right-bold-outlineKhakas Learn Tatar

“ачы” on Tatar-Khakas dictionary

açı
ачы (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
сыйфат
1. 1) Лимон, миләш, балан, мүк җиләге, серкә кебек нәрсәләрнең тәмен хәтерләтә торган, шундый кискен тәмгә ия булган. Атасы ачы алма ашаса, улының теше камашыр. Мәкаль. Җир җиләге ачы була, Үз вакытында пешмәсә. Җыр

2) Әрем, борыч, хинин тәме кебек.

Ачы дару

3) Сизү органнарына бик начар тәэсир итә торган, агулы. Парпылый дәдәй, дилбегәне чанадагы саламга ташлап, тәмәкесен төрде, чакма чагып ут кабызды, җил тау битенә ачы тәмәке исе таратты. Р.Батулла

4) диалекталь сүз Бозылган, искергән, ачыган. Ачы катык кирәк булса, асраулардан сорарсың. Т.Гыйззәт

5) диалекталь сүз Махсус ачытылган. Саҗидәләрнең авылларына баручы бер-бер хатынны ишетсә, ул кичтән үк, авыл сатучысыннан гына он алдырып, ачы күмәчләр сала, биш-алты гына вак бәлеш ясый... Г.Исхакый

6) диалекталь сүз Кислотасы артыграк булган (җир, туфрак). Безнең үз колхозыбызда гына да әллә ничә төрле туфрак бар. Берсе ачы аның, берсе төче, дигәндәй, берсе структуралы, икенче төрлесе – тузан гына. Г.Бәширов

7) күчерелмә мәгънәдә Кайгы-хәсрәтле, моң-зарлы, бик күңелсез, бик авыр. Муса аны үзенең ачы хисләр тулган йөрәге белән, яртысын ярып бирердәй үз җаны белән тергезде. Ш.Маннур // Кайгы аркасында булган, кайгы китергән. Элеккеге ачы күз яшьләре хәзергенең тәмле ашларына таммасыннар әле. А.Әхмәт

// Каты авыртулы, үзәккә үтәрлек. Тик Борисов шул минутта ук күкрәгендә кинәт бер ачы сызлау сизде. Г.Бәширов

8) күчерелмә мәгънәдә Физик һәм рухи яктан зур түземлек сорый торган. Шул афәт-

тән соңгы беренче елларны ук без, ачлыктан кая барып бәрелергә, кемгә

сыенырга белмичә, аптырашып, ачы ятимлекнең ни икәнен татый башладык. Р.Хисмәтуллин

9) күчерелмә мәгънәдә Бик үзәк өзгеч, ярсулы. Аның җеназасын күтәреп чыкканда, нинди ачы тавыш белән: «Бәхил бул, бәхил бул!» – дип кычкырган иде. Г.Исхакый

10) күчерелмә мәгънәдә Бик көчле, үтә яңгырап торган. Авыл һаман үзенең тирән вә тыныч йокысында; тик сирәк кенә кайдадыр берәү ачы сызгырып җибәрә, кемдер өзек кенә җыр көйли дә музыка тартып куя. Г.Ибраһимов

11) күчерелмә мәгънәдә Ачулы, усал, үткен. Назыйр кереп китүгә, Җиһангир тагы ачы сүзләр ата башлады. Г.Ибраһимов

12) күчерелмә мәгънәдә Үткен, көчле. Г.Камал, ачы сатирасы аркылы, буржуа-мещан тормышындагы ваклыкларны, җитешсезлекләрне, тискәрелекләрне рәхимсез тәнкыйть уты астына ала. М.Гали

2. и. мәгъ. 1) Билгеле бер нәрсәләр составында булып, сизү органнарына начар тәэсир итә торган тәм, ис һ.б.ш.

2) Кислота, селте. Без эшләп чыгарган сабынның ачысы ашаган [синең кулыңны]. Ә.Фәйзи

3) Кискен авырту, сызлану. Әй казак камчысы, Сыртка тия ачысы. Җыр

4) күчерелмә мәгънәдә Кимсетелүләр тәэсирендә туган халәт, бәхетсезлек, уңышсызлык аркасында булган авыр хис. Илаһының юмарт бүләге – Чатыр тау тәхете бирелгән, Бөеклекнең данын, ачысын Тоемлау бәхете бирелгән. М.Галиев. Вакыт үткән саен, көндәшлек ачысы кимемәсә дә, Сәгыйдәнең ачыга чыдавы арта барды. Г.Исхакый

5) күчерелмә мәгънәдә Төрле газаплар, михнәт, кайгы-хәсрәт тәэсирендә булган авыр хәл. Ачыны татымаган – татлының тәмен белмәс. Мәкаль. Ярый, туган, дөньяның ачысы да булды, төчесе дә булды. Г.Ибраһимов

3. рәв. мәгъ. 1) ачыга диалекталь сүз Ачытып, чүпрә салып. Мәләкәс сөйләшендә «йывача – раштуага каршы кичтә, сарыклар күп булсын дип, арыш оныннан ачыга мич төбендә пешерелә торган бавырсак» дип күрсәтелә. Г.Мөгътәсимова

2) Үзәк өзгеч итеп. Шулвакыт кинәт Алтынчәчнең ачы кычкырган тавышы ишетелә. М.Җәлил

4. хәбәр функциясендә Зәһәр, усаллык, явызлык белән тулы. Келт-келт итеп, Гөлкәй көлеп куйды: «Ай-һай телең ачы, Харис!» – дип. М.Җәлил

Ачы белән авызлану 1) Авыр, газаплы, михнәтле тормышта туу, үсү. Василий ачы белән авызланды. Шактый озак татыды ул ачыны. А.Гыйләҗев;

2) Телгә ачы, усал булу. Ачы сабак кара ачы тәҗрибә. Киртә ватып алга ыргылырга маташканнарны, җәмгыятьнең язылмаган законнарын бозып, серне читкә чәчкәннәрне, телләренең урыннарын белмәгәннәрнең чәчрәп егылып төшүләрен Асаф күреп торды, күрде дә ачы сабак алды. Р.Батулла.
Ачы су Күңелдәге ачу, үпкә, рәнҗү. Алай да малайның күңел төбендә бүген ачы су тора: кемдер кергән дә ятим хатын Пикланы талап, Миңнешне матур күлмәксез калдырып чыгып киткән. Р.Батулла. Ачы тәҗрибә Баштан үткән нәрсәләр, яшәештә булган авыр хәлләр аша килгән тормыш тәҗрибәсе.
Ачы телле Усал, чәнчеп, «йөрәккә кадап», төрттереп әйтә торган кеше турында. Гөлләр, ап-ак сакаллы картның бу кадәр ачы телле булуына гаҗәпләнеп, сүзен дәвам иттерде. Г.Әпсәләмов.
Ачы тир кара әче тир. Безнең күпме ачы тир сыгылып салынган ул сабынга. Ә.Фәйзи.
Ачы-төчене тату кара әчесентөчесен тату
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
1. прил.
1) кислый (лимон, щавель, запах силоса), терпкий (недозрелый плод); кислый (терпкий) на вкус; предик. кислить разг.
яшь әле бу алма, ачы — недозрело ещѐ яблоко, терпкое
ачы туфрак — кислая почва
2)
а) горький (хинин, перец, полынный запах); горький на вкус; предик. ≈≈ горчить
ачыдан ачы ни ачы? — (загадка) что горше горького?
б) перен. горький (урок), жгучий, тяжкий, горестный; полный горести
ачы минутлар — горькие минуты
ачы газап — жгучая мука
ачы сынау — тяжкое испытание
ачы тәҗрибә — горький опыт
3) едкий (дым, запах, вкус чего); въедливый, въедчивый
4)
а) жгучий, пронизывающий, пронзительный, резкий
б) едкий, колючий, колкий, ехидный, язвительный, ядовитый, острый как бритва (язык чей)
ачы ирония — едкая ирония
ачы тәнкыйть — беспощадная критика
ачы көлү — язвительный смех
ачы нәфрәт — жгучая ненависть
в) пронзительный, душераздирающий, раздирающий, истошный прост. (голос, возглас, крик), отчаянный, полный отчаяния
г) пронзительный, резкий, залихватский, дикий (свист)
"ашыгыч ярдәм" машинасының ачы сигнал тавышы — пронзительные звуки сигнала "скорой помощи"
2. нареч.; перен.
1) едко (высмеять кого-л., что-л.), язвительно
2) пронзительно, истошно прост. (закричать)
3) пронзительно, резко, залихватски, дико (свистнуть); громко
3. сущ.
чаще ачысы
1)
а) кислый вкус (привкус); кислое ощущение
б) кислый запах
в) кислое (мн. нет); кислятина (мн. нет)
ачыны яратмау — не любить кислого
2)
а) горечь (мн. нет), горький вкус (привкус); горькое ощущение
кайнатып алган гөмбәнең ачысы бетә — в прокипячѐнных грибах исчезает горечь
ул даруның ачысы һаман тамак төбендә тора — горечь от этого лекарства всѐ ещѐ стоит в горле
әрем ачысыдай ниндидер ачы тойдым авызымда — я ощутил во рту какой-то горький привкус наподобие полыни
б) горечь (мн. нет), горький запах; едкий (въедливый разг.) запах
түзәрлек түгел бу төтен ачысына — невозможно вынести этот едкий дым
в) (едкий запах) угар
мунчага керергә ашыкмагыз әле, ачысы бетмәгән — подождите идти в баню, ещѐ не весь угар вышел
3) перен. горечь (мн. нет), горесть (мн. нет); горькое (тяжкое) чувство; горькое
гарьләнү ачысы — горечь обиды
ачы белән төчене татыган белер — (посл.) горькое да пресное познал тот, кто их испытал
4) разг. кислота
сабынның ачысы кулны ашый — мыльная кислота разъедает руки
5) разг. яд; зелье, отрава
ачы биреп үтерү — дать отраву; отравить
6) устар.; см. ачылык 4)

- ачы әйбер
- ачы нәрсә
- ачы бал
- ачы итеп
- ачы кайгы
- ачы какы
- ачы кузгалак
- ачы тавыш белән
- ачы тир
- ачы тоз
- ачы торма
- ачысын бетерү
••
ачы күз яше — горькие (горючие народно-поэт.) слѐзы
ачы су — горькая (о водке)
ачы таңнан (таң белән) — чуть свет, ни свет ни заря
ачы телле (тел, сүзле) — едкий (злой, беспощадный, язвительный, резкий) на язык, злоязычный
ачы язмыш — горькая (тяжкая, чѐрная) доля (недоля, судьба, судьбина)
ачыны тату — (много, порядочно) горя повидать (испытывать, пережить)
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
с. 1. bitter; Ачы дару - bitter medicine; с. 2. tart, sour; Ачы җиләк - tart berry
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
bitter; herb; sauer;; ачы тәҗрибә bittere erfahrung f.
message-reply
Meaning of “ачы” in Khakas language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "ачы"?
Ask a question if something is not clear about the word "ачы".