Tatararrow-right-bold-outline Kyrgyz Learn Tatar
“кинә” on Tatar-Kyrgyz dictionary
kinä
кинә (Cyrillic)
№ 74257 most common word
исем, фарсы теле
1) Үч саклау, үчегү; яшертен дошманлык. Адәмиләр
кинәсендин син саклангыл... Кол Гали. Сөюне аяктан ега Көнләү,
сүзләү, үч, кинә... Э.Шәрифуллина. Бергә булган ул елларга синдә
каргыш, кинә… Тик шулай да, кавыштырган апрельгә тимә.
Р.Фәйзуллин
2) Үпкә, хәтер калу. Күңелемнең әзрәк кенә кинәсе бар, Телемнең
дә зәһәр очлы инәсе бар. Дәрдемәнд. Тик бу канәгатьләнүдә, тәм
табуда, бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр, ихлас куану түгел,
ниндидер салкын кинә, рәнҗү хакимлек итүен абайлаган кебек
булдым. Ш.Рәкыйпов. Югыйсә бу игелекле, саф күңелле, һәрвакыт
көләч абыйга бернинди үпкәм дә, кинәм дә юк иде. Ә.Рәшит
3) Читләтеп әйтелгән сүз; аллегория. Равил Фәйзуллин иҗатында
кинәсе дә җитәрлек, инәсе дә бәгыреңне тишәрлек. ---
«Җаныңның ваклыгын сылтама заманга» шигыренең исемендә үк
кинәсе дә, инәсе дә күз уңында. Т.Галиуллин
◊ Кинә куу кара кинә тоту. Кинә саклау кара кинә тоту. --- Сүзгә
мавыгып, озынгарак суза калсам, күңеленә авыр алмаса иде укучым,
кинә сакламасын, кичерә генә күрсен иде. К.Миңлебаев. Әнә шундый
кинә саклый белмәгән ха-
тыннарны минем җир йөзендә бүтән беркайда да күргәнем юк.
В.Астафьев. Кинә тоту Яшерен дошманлык, эч кере саклау, ачу, үч
саклау. Әгәр дусларым вә юлдашларым күп булсын дисәң, кинә
тотма. К.Насыйри. Яманнарның яманы – кинә тотмак. Т.Ялчыгол.
Ул һаман миңа кинә тотып йөри, кинә сакларга яратмыйм мин.
Н.Исәнбәт

Meaning of “кинә” in Kyrgyz language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кинә"?
Ask a question if something is not clear about the word "кинә".
If maintaining and improving Tatar-Kyrgyz dictionary is important to you, please support the project.
Since compiling dictionaries is a time-consuming process, you can help us by adding word definitions to the database or by making a donation.
Thank you for your support!